Гәделева Ә.Ә., Бөгелмә ш.
Р.ФӘХРЕДДИН ТЕЛЕНЕҢ ГРАММАТИК ФОРМАЛАРЫ
Яңа чордагы әдәби телнең фонетик, лексик, грамматик яктан тотрыклы әдәби нормаларга күчү процессы халык сөйләү теле җирлегендә бара. Төрле аспектларда күзәтелә торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, элекке язма китап теленә хас кайбер борынгы төрки, угыз, чыгтай үзенчәлекләре телдән төшеп калалар яки сирәк кулланылышка күчеләр. Вакытлар үтү белән теге яки бу грамматик форманың кайбер функцияләре югалса да, шул ук форма нигезендә яңа семантик төсмерләр барлыкка килә [2:152].
Р.Фәхреддин әсәрләрен төрле үзгәрешләргә бай әсәрләр дип әйтсәк ялгышмабыз. Ул үзгәрешләр килеш, сан, тартым категориясе белән бәйләнешле. Мәсәлән, милли әдәби телдә юнәлеш килешендә төп норма булып кыпчак формасы -га, -гә, -ка, -кә кушымчалары санала. Р.Фәхреддин бу нормалардан бик оста файдалана: “Тәрбияле хатыннар дөнья гомерен тәрбясез хатыннарга караганда рәхәтлеккә кичереп, ахирәттә дә мәңгелек дәрәҗәләргә ирешерләр” [3:59]. “Сихерчегә, күрәзәчегә бер хатын ышанса, аның сәбәбен ире дә акрын-акрын ышана башлар...” [3:60]. “Тәрбияле хатыннар шаригатькә вә гакылга каршы булмаган урыннарның барсында да үзләренең ирләренә итагать кылырлар”[3, 60].
Татар телендә ясалма сыйфатлар зур урын алып тора: -лы, -ле кушымчалары барлык төшенчәсен белдереп, күп очракларда исемнәргә ялганып килә. Мондыйларны Р.Фәхреддин хезмәтләреннән дә табабыз: “Тәрбияле хатыннар, яхшы вә күркәм холыклы хатыннар белән собхәт итеп, ягъни аралашып, усал холыклы хатыннар собхәтеннән нәфрәт итәрләр”[10:63].“Чынлыкта, әгәр дә бала тәрбияле булса, аннан күп нәрсә өмет ителә”[3:130]. “Гайшә абыстай, әгәр дә дәүләтле берәүнең кызы булган булса, Габбас муллага түгел, бәлки аның хәлфәләренә яр булачак иде”[2:128]. “Үз балаларының икенче бер каты бәгырьле хатын тарафыннан җәберләнгәнне күз алдына китереп караган һәрбер хатын бу сүзнең дөрес икәненә ышаныр”[3:63].
Ә -сыз, -сез кушымчалары -лы, -ле кушымчасына капма-каршы буларак, юклык төшенчәсе бирә: “Шуның өчен, йөрәксез балалар кебек, аталарыгыз сөйләшеп утыруында катнашудан курыкмагыз вә белмәгән, һәм аңламаган нәрсәләрегезне алардан сорагыз вә һәрнәрсәнең асылын белергә тырышыгыз!”[3:69]. “Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән кеше – олыгайгач та акча тота алмас, бәлки бер байлыгын исраф итеп бәхетсез булып калыр”[3:69]. “Сез шулай инсафсыз булмагыз!” [3:70].
Татар әдәби телендә фигыль – грамматик категорияләргә иң бай һәм катлаулы сүз төркеме булганлыктан, аңа караган үзгәрешләр бихисап. Р.Фәхреддин әсәрләрендә бигрәк тә боерык фигыльнең икенче зат күплек санында -ыгыз-егез кушымчалары киң кулланылган: “Мәктәптән кайткач, ата вә аналарыгызга сәлам биреп, китапларыгызны вә дәрес әйберләрен билгеле урынга куегыз!” [3:74]. “Уйныйсыгыз килсә – әдәп белән уйнагыз, дәресләрегезне әзерләмичә йокламагыз!” [3:74]. “Каләмнәрегезне киемнәрегезгә яки чәчләрегезгә сөртмәгез, авызыгызга кабып йөрмәгез, бу нәрсәләр авыруга вә пычрак йөрүгә сәбәп булыр”[3:74].
Хикәя фигыль дә телнең тарихи үсешендә грамматик-семантик яктан төрле функция башкара. Мисалга киләчәк заман төшенчәсен белдергән -ыр,-ер,-ар,-әр кушымчалары ялганып килгән хикәя фигыльләрне алып карыйк. “Бер-беренә очрадыклары вакытта йөзләре нурланыр, йөрәкләре селкенер, тезләре тетрәр, җөмлә шатлык вә хәсрәтләре онытылып,ялгыз каршыларында бер-берене күрерләр” [1:331].
ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башында хәл фигыльнең төрле формалары киң кулланылышка керә. Моны Р.Фәхреддин хезмәтләреннән табылган мисаллар да раслый: “Казанда улган белешләрем илә күрешеп, видагь әйләмеш идем”[3:107]. “Бәгъзеләре урынлашып шөгыльләнмәктә вә бәгъзеләре нәрсәләрне күтәреп иптәшләрен югалтып, урын тапмай, кайда барырга белмәй йөрмәктәләр иде” [1:104].
Сыйфат фигыль шулай ук форма ягыннан бай һәм төрле үзенчәлекләргә ия. Бу чорда -ган,-гән,-кан,-кән кушымчаларының синонимик төре булган -мыш,-меш кушымчаларының сыйфат фигыль функциясендә кулланылу тирәлеге тарая, әмма Р.Фәхреддин язмаларында ул очраштыргалый: “Бу көндә кальга эчендә хан мәсҗеде дия мәшһүр улган биек манара татар ханнарынна калмыш әсәрдер”[1:106]. “Гәрчә бән һәм гарәп теленең сарыф вә нәхүләре укымыш вә соңра шәкертләремә укытмыш идем”[3:111].
Исем фигыльнең угыз телләре өчен хас -мак,-мәк кушымчалары белән ясалган формасы да Р.Фәхреддиндә очрый: “Сәлимә туташның йомшак вә мөлаем тавышы, күңелемә әсәр бирмәк вә йөрәкемне үзенә тартмак иде”[3:110]. “Дөньяда сәүдермәк яки биздермәк, бозмак бар дия игътикат итүчеләрдә күрелгән йөрәксезлек буңа дөрест шаһид ула белер”[3:108].
Мондый исем фигыльләр -та,-тә кушымчалары да кабул итәләр: “Ихтыярым китеп әсәрләнмәктә вә күзләремнән яшьләр акмакта иде”[3:108]. “Вакыт үткән соңында, үкенмәктә бер файда юктыр”[2:111].
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Р.Фәхреддин әсәрләрендә килеш, сан, тартым категорияләре белән бәйле үзгәрешләр зур урын алып тора. Китерелгән мисаллардан күргәнебезчә, санап үтелгән морфологик категорияләрнең аффикслары төләндергеч, бәйләгеч функцияләреннән кала сүз ясауда да катнашалар.
Әдәбият
Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. Татар мәктәпләренең 9нчы сыйныфлары өчен. – Казан, 2000.
Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 2003.
Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы / Төз.-ред. Р.Шаһиев. – Казан, 2005.