kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Матур д?вам т?рбиял??.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Халыкта борын - борыннан туган ил, туган ?ир, туган телг? м?х?бб?т; якыннарга, кард?ш - ыруга х?рм?т ??м кайгырту м?н?с?б?тл?ре яш?п килг?н, Алар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары б?ял?нг?н. Без бу г?з?л сыйфатларны, гомумил?штереп "?хлак" дибез.

Татарларда гар?п теленн?н керг?н "фарыз" диг?н с?з й?ри. Ул "бурыч", "?т?лерг? тиешле эш" диг?н м?гън?не белдер?. Ата-ананы, ?лк?нн?рне олылау, икм?кне кадерл??, туган - тумача, н?сел-н?себе?не х?рм?т ит?, м?галлимне ихтирамлау - фарыз гам?лл?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Матур д?вам т?рбиял??.»

Яппарова Миляуша Равиловна,

МБОУ СОШ № 3

учитель татарского языка и литературы

пгт Кукмор Кукморского

муниципального района

Республики Татарстан

Матур дәвам тәрбияләү.

"Илен белмәгән - игелексез,

Халкын белмәгән - холыксыз. Нәселен белмәгән - нәселсез"

Халыкта борын - борыннан туган ил, туган җир, туган телгә мәхәббәт; якыннарга, кардәш - ыруга хөрмәт һәм кайгырту мөнәсәбәтләре яшәп килгән, Алар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Без бу гүзәл сыйфатларны, гомумиләштереп "әхлак" дибез.

Татарларда гарәп теленнән кергән "фарыз" дигән сүз йөри. Ул "бурыч", "үтәлергә тиешле эш" дигән мәгънәне белдерә. Ата-ананы, өлкәннәрне олылау, икмәкне кадерләү, туган - тумача, нәсел-нәсебеңне хөрмәт итү, мөгаллимне ихтирамлау - фарыз гамәлләр.

Әле борынгы грек философы Сенека: “...әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”, - дигән гыйбарә әйткән. Шуңа күә балаларда әхлак сыйфатларын тәрбияләү - иң җитди максатларның берсе. Чөнки балалар һәм яшүсмерләр арасындагы төрле ямьсез күренешләрнең (дорфалык, каты бәгырьлелек, ялган сөйләү, масаю һ.б.) көннән - көн ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Шуңа да хәзерге көндә һәр педагогның, һәр ата - ананың алдында торган иң төп бурычы - балаларда шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәтләү, кечкенәләрне, көчсезләрне яклау, кешеләр белән әдәпле аралаша белү кебек матур сыйфатлар, күркәм гадәтләр тәрбияләү.

Укучының тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялибез. Еш кына үзебезнең мәктәп укучыларыннан, дәрес беткәч, "Сау булыгыз, авырмагыз, әйбәт ял итегез" дигән теләкләрне ишетеп була. Яки "Гафу итегез, минем кичә җитди сәбәпләрем бар иде. Өй эшен хәзерләп килә алмадым" кебек сүзләрне ишеткәч, баланың итагатълелегенә ышаныч туа. Андый укучы, билгеле, икенче юлы бөтен эшен дә җиренә җиткереп эшләп килә. Күзәтүләребездән чыгып, бер укучының иптәшенә уку буенча ярдәм итүе, икенчесенең уңышсызлыклары өчен чын күңеленнән борчылуы, көчсезне яклавы, ашханәдә тукланганнан соң, утырган урынын пөхтәләп китеп, пешекчеләргә рәхмәт әйтүе - болар барысы да гаиләдән килгән әхлак тәрбиясе нәтиҗәләре.



Укучыларда горурлык, вөҗдан, намус, оялу кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә без, укытучылар, дәресләребезгә зур игътибар бирәбез. Мин үзен татар телен укытам. Татар әдәбияты дәресләрендә бу гүзәл сыйфатларга бәя бирергә, үз-узләренә тәнкыйть белән карарга өйрәтү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә дә әдәби әсәрләребезнең төп максаты итеп олы кешегә яхшы мөнәсәбәт, игътибарлылык, ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, һәркемне әхлаклы итүне куябыз.

Чынлап та, бала әсәр герое белән бергә борчыла, читенсенә, уңышлары өчен сөенә. Шагыйрь әйткәнчә, ""Китап укып елый белгәннәрнең күңелендә булмый каралык". Менә ни өчен без, мөгаллимнәр, укучыларның китап укуларына, матур әдәбият укуларына басым ясыйбыз.

Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә, беренче чиратта әхлакый яктан тәрбия кылырга тырышабыз. Мәктәбебездә татар теле укытучылары тарафыннан әзерләнгән "Рамазан"' бәйрәме, чишмәләребезгә багышланган кичә, классик әсәрләребезне сәхнәләштерү гаилә бәйрәмнәре үткәрү, милли бәйрәмнәребезгә игътибар итү һәм бик күп башка чараларыбыз әлеге максатыбызга юнәлдерелгән.

Күренекле педагог К.Д.Ушинский бала тәрбияләүнең җаваплы чоры 7 яшькә кадерле чор дигән. Чөнки сабый бу яшьтә бар нәрсә белән дә кызыксына һәм әхлак сыйфатларының нигезе дә шушы вакытта салына. Тик шулай да, әгәр балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, нормалары белән даими рәвештә танышып торсак, гыйбрәтле хәлләргә игътибар иттерсәк, баланың хисләре, кичерешләре ваемсыз булмасак, үткән вакытны, бәлки, кайтарып булыр.

Безнең балаларыбыз - безнең дәвамыбыз. Ә ул дәвамны матур итеп күрәсебез килә.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Матур д?вам т?рбиял??.

Автор: Яппарова Миляуша Равиловна

Дата: 02.03.2016

Номер свидетельства: 301563


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства