kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?и?? килде ?ирне нурга к?меп…

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: 1. Б?ек Ватан сугышы герое - Х?с?н Замановны? тормыш юлын, батырлыкларын ?йр?н?,а?а карата укучыларда х?рм?т хисе т?рбиял??. 2.Сугыш алып килг?н газапларны онытмаска, тыныч тормышны? кадерен белерг? ?йр?т?. 3.Укучыларда патриотик хис т?рбиял??. ?и?азлау: компьютерда слайдлар, геройга багышлап ясалган альбом, плакатлар: 1. ?лг?нн?рне? каберен, Ис?нн?рне? кадерен бел! 2. Советлар Союзы Герое Х?с?н Заманов – безне? горурлыгыбыз!. Д?рес барышы. 1. Укытучы: Бормаланып-бормаланып ага торган Ык елгасы тугайларыннан ерак т?гел К???к? авылы урнашкан. Иске Р?с?йне? башка авылларыннан ул берн?рс?се бел?н д? аерылмый. Шул ук ?ир почмагына сыенырга ?зер торган салам т?б?ле иске ?йл?р. Урам к?нчыгыштан к?нбатышка сузылганлыктан, к?ньяк р?тк? тезелеп утырган йортларны? кыйшаеп бетк?н яки инде ?имерелерг? ?зер торган ?йалдылары бел?н урамга карап утырганга, урамны т?ссезлил?р. Бары тик ?ске урам уртасындагы биек челт?рле к?рнизл?р бел?н ?йл?нг?н йорт кына тир?-яктагыларга бик югарыдан карап кукыраеп утыра. Йорт бел?н ян?ш? ак таштан салынган магазин ирт?нн?н алып кичк? кад?р эшли. Авылны икег? аерып инеш ага. Ике якта ике м?чет, олы як м?чете ян?ш?сенд? м?др?с?. Заманы ?чен шактый д?р???ле: тир?-як авыллардан да килеп белем алалар...
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?и?? килде ?ирне нурга к?меп… »

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

Актаныш районы «Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге

Кадет – интернат мәктәбе»












Бөек Җиңүнен 70 еллыгын каршылап...



Җиңү килде җирне нурга күмеп…

(Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате)










Төзеде 6 класс тәрбиячесе

Мокыймов Рәдис Рәфис улы


















Актаныш 2014



Максат:

1. Бөек Ватан сугышы герое - Хәсән Замановның тормыш юлын, батырлыкларын өйрәнү,аңа карата укучыларда хөрмәт хисе тәрбияләү.

2.Сугыш алып килгән газапларны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.

3.Укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютерда слайдлар, геройга багышлап ясалган альбом, плакатлар:

1. Үлгәннәрнең каберен, Исәннәрнең кадерен бел!

2. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов – безнең горурлыгыбыз!.


Дәрес барышы.

1. Укытучы: Бормаланып-бормаланып ага торган Ык елгасы тугайларыннан ерак түгел Күҗәкә авылы урнашкан. Иске Рәсәйнең башка авылларыннан ул бернәрсәсе белән дә аерылмый. Шул ук җир почмагына сыенырга әзер торган салам түбәле иске өйләр. Урам көнчыгыштан көнбатышка сузылганлыктан, көньяк рәткә тезелеп утырган йортларның кыйшаеп беткән яки инде җимерелергә әзер торган өйалдылары белән урамга карап утырганга, урамны төссезлиләр. Бары тик өске урам уртасындагы биек челтәрле кәрнизләр белән әйләнгән йорт кына тирә-яктагыларга бик югарыдан карап кукыраеп утыра. Йорт белән янәшә ак таштан салынган магазин иртәннән алып кичкә кадәр эшли. Авылны икегә аерып инеш ага. Ике якта ике мәчет, олы як мәчете янәшәсендә мәдрәсә. Заманы өчен шактый дәрәҗәле: тирә-як авыллардан да килеп белем алалар...

2 Укучы: 1912 нче елның язгы кояшы кечкенә тәрәзәләрдән кереп, күнелдә якты өметләр уятканда, шушы авылда, Шәйхезаман агай белән Гөлҗамал апаларның күптәнге яшерен өметләре чынга аша: дүрт кыздан соң малай туа! Мулла агай зәңгәр күзле малайга Хәсәнҗан дип исем куша. Бу малай кул арты җиңел була; бер-бер артлы тагын ике малай туа. Шәйхезаман агайның өе түбән очта була, урам бөдрә таллар белән уратып алынган яшел чирәмле турайга тоташа. Хәсәнҗан күршеләре Хәкимҗан, Мөхәмәтҗаннар белән шунда уйнап үсә. Иптәшләре арасында төрле уеннар уйлап табуы, тәвәккәл булуы белән аерылып тора. Гөлҗамал апага да шуклыгы белән күп кенә мәшәкатьләр тудыра. Кышкы суыкта, ул заманнарда, бәрәннәр дә өйдә була, Хәсән аларга да тынгылык бирми: тәкәләр белән "сөзешә", шаяра, "йөгерешкә" өйрәтә...

3. Укучы:Балачак бик тиз уза ...Авылның башка малайлары кебек үк Хәсәнҗан да тырмага чыга. Әтисеннән туры алашаны җигеп бирүен сорый, ә ул шактый усал, апалары якын барырга да куркалар. Хәсәнҗан көен белә, юкка гына кыш буе үзенә тигән ипидән өлеш чыгардымени?! Кыш буе әтисенең "уң кулы" бит ул, ярдәмче. Җирән айгыр да үзенә атландырта, сабантуйдагы йөгерешкә әзерләнәләр. Шуңа бу бәйрәмне аеруча көтеп алалар. Кайсы елны беренче килү бәхәтенә дә ирешәләр. Ел арты ел уза, Хәсәнҗаннар да кичке уеннарга йөри башлый, гармун уйнап авыл әйләнүгә дә мулла агай ачуланмый. Егетләр бит, алда ни көткәнен бер ходай белә. Мәчет картларын "Илләр, еллар болганчык, яшьләргә каты бәрелмәгез. Үкенечкә кала күрмәсен, көн буе эштә бит, ил-көннәр дә тыныч түгел,"- дип кисәткән.

Илдә булган зур үзгәрешләр авылга да килеп җитә. Власть үзгәрә. Хәсәнҗан бик аңлап җиткерми, ә Әхмир байның улы Вәли бик яхшы итеп аңлата, төрле газеталардан укый шул, матур итеп сөйли дә белә. Илдәге төзелешләр, үзгәртеп торулар, андагы егет-кызларның фидакарь хезмәтләре турында сөйләгәч, егетләр дә дәртләнә, китәргә җыеналар. Хәсәнҗан авылдашы Шәехҗан белән Донбасс шахталарына китә.


1. Укучы: Мул иген кырларда,

Бакчаларда ал чәчәк атканда,

Шартлады туплары дошманның

Изге җир чигендә - ал таңда.

Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!.

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды,

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.


Укытучы: 1941 ел, 22 июнь.Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр, арып эштән кайткан әтиләр – абыйлар изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота. Бөек Ватан сугышы башлана. (фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлану хәбәр ителә.)

2. укучы:

Кырык бернең гөлчәчәкле җәе

Кырау алып килде гөлләргә.

Гөлчәчәкләр таңда сулып төште

Башын куеп туфрак мендәргә.

Гөлчәчәкләр кабат терелмәде,

Урман – кырдан кошлар качтылар,

Ир-егетләр, кызлар иңнәренә

Шинель салып, мылтык астылар.

1 нче солдат.

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, Туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм!

(“ Озатып вокзаллар каршында” җыры башкарыла.)

Укытучы: Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Канлы, аяусыз сугыш, билгеле инде, Күҗәкә авылын читләтеп үтмәгән. Бу авыл Советыннан 515 кешене фронтка озаталар. Кызганычка каршы, аларның 129 ы гына кире әйләнеп кайткан.Сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган обелиск авылыбыз уртасында 1966 елның 9 Маенда ачылган.

3. укучы:

1941 нче елның шомлы хәбәрен Хәсәнҗан Ижау шәһәрендә каршылый.Ул инде шунда оя корган , өйләнгән , ике кызы Гөлҗиһан белән Гөлмәрьям туган була.

Сугышның беренче көннәреннән ук Хәсән Заманов, үзе теләп, фронтка китә. Кызлары Гөлҗиһан белән Гөлмәрьям әниләре белән вокзалга кадәр озата баралар . Гөлҗиһан бераз әнисенә тартса да, Гөлмәрьяме бигрәк Хәсәнҗанның үзенә охшаган. Зәңгәр күзләр, куе кара чәчләр. Бик кыен була Хәсәнҗанга аерылышу.

Сугышта да тәвәкәл була ул. Бала чактагы тәвәкәллеге бөтенләй ярап куя. Бирелгән һәр бурычны җиренә җиткереп барганы өчен солдатлар якын итәләр, командирларның да ныклы терәге була ул.

1. укучы:

Янган авыллар, җимерелгән шәһәрләр аша күп үтәргә туры килә. Чигенүнең газабын да күп күрә. Мәскәү яныннан алып Днепрга кадәр күп җир үтәргә туры килә. Бер йөреп кайткан юллардан икенче кат үтәргә кирәк. Никадәр аерма бу, фашистлар ниләр генә эшләмәгәннәр! Кеше дигән сүзне алар да күтәреп йөри бит, алар да ия бит... Кешеләр, кешеләр! Күзгә күренеп торганы, калганы гына бит әле болары. Күренмәгәне, тарих ачып бетермәгәне, күргән шаһитларның сөйли алмый үлеп китүләрендә яшеренеп калганнары күпме икән әле алар. Йөрәкләр тетрәнерлек. Сөйләргә сүзләр җитмәслек.

2нче солдат:

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите!

Ялтырый бүренең күзләре.

Бит моны төн буе атышып,

Тураган кешеләр үзләре.

Яралы ыңгыраша, саташа,

Каенга терәгән башкаен.

Кызганып егетне, җил белән

Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр,

аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.


1. укучы:

Днепр! Чал Днепр! Синең тарихың бу кадәр кабәхәтлекне беләме? Күргәнең бармы? Юк. Юк бит! Менә күпме батырлар килеп башларын салдылар.Бу юлы да сиңа килгәндә күпме кеше иде. Юк, алар бу юлы икенче кешеләр иде. Дошманның вәхшиләрен күреп, никадәр кырысланганннар, иреннәр бер-бересенә кысылган. Дошман һич кенә дә китәргә, кузгалырга теләми. Ята торган өнен ныгытып та өлгергән. Днепрны үзенә киртә итеп куйган да, аргы ягындагы тигезлекне буш калдырып, арырак урнашкан калкулыкта үзенең бөтен ышанычын баглап, мәкерле планын эшләгән. Кеше үтерә торган коралның ничә төре урнашкан монда! Бу коралны да кешеләр уйлап тапкан бит. Ул тавышларын әйтерең бармы?

2. укучы:

Хәсән Замановлар ротасына Днепрны кичеп, ары яктан яулап алырга кирәк була. Днепрның уртасына җитү белән, берөзлексез пуля, снаряд яудырып кына тора, әйтерсең күктән ут яңгыры ява. Күпме дусларны югалтырга туры килде аңа бу сугшыта! Днепрның бу ягына чыкканда санаулы гына калганнар иде алар. Артта Днепр. Алда ачык тигезлек. Бары тик хәйлә белән генә котылып калырга мөмкин. Хәйлә һәм тәвәкәллеккә Хәсән күршегә керә торганнардан түгел. Дуслары Сергей Белобродов, украин егете Марченко бераз читкә шуышты! Иясез калган минометка хуҗа булдылар. Дошман карачкыны күпме тукмагандыр. Соңынна аңына килгәндә соң иде. Төп көчләр чыгып җиткәнче көрәштеләр Хәсәнҗаннар. Сергей каты яраланды, Марченко бирешми әле. Дошманның миноменты якында гына шартлады. Безне гомеребез буе туендырып килгән туфрак, нишләдең син? Менә шул туфрак ееме Хәсәнҗанны күмеп китә. Миномет тынып кала.

3. укучы:

Дошман чигенергә мәҗбүр булды. Ул өмет баглаган калкулык кулдан ычкына, .мәкерле планнары Хәсәҗаннарга ярдәмгә килгән көчләр тарафыннан күккә оча. Иптәшләре Хәсәнне аңын югалткан хәлдә табып алалар. Госпитальләрнең берсендә аңга килә ул. Марченко нишләде икән? Сергей исәнме?.. Дусларның билгесез язмышы күңелне борчый. Ике ай дәвалангач, командованиенең ял бирүенә карамастан, яңадан алгы сызыкка килә." Ял итеп ята торган чак мени? Сугыш беткәч, иркенләп ял итәрмен ,"­- ди ул. Явыз дошман илдә чакта ничек түзеп ятмак кирәк?! Киң, иркен илебезнең һәр адымын көрәшеп кенә азат итәргә мөмкин. Туган -үскән илдә дошманны хуҗа итеп күреп булмас.

3 нче солдат: Без сугышканда таш – таулар тетрәп ватылды, тигез кырларда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында күлләр хасил булды. Җир – ана уфылдап ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде...

1. укучы:

Сугыш сугыш инде ул. Алдагы шәһәр өчен барган каты сугышта кабат яралана Хәсән. Врачларга аның бер аягын кисәргә туры килә. Кат-кат операцияләр ясала. Протез белән йөри өйрәнә. Госпитальдән 1944 нче елның азагына гына чыгарга туры килә.


Син ант иттең көрәшләрдә җиңелмәскә,

Саклаганда туган илнең мәнфәгәтен.

Артка табан беркарыш та чигенмәскә,

Тапламаска сугышчылык мәртәбәсен!

Яклап чыктың гаделлекне, тугрылыкны,

Дошманнарга “үч” дип сусап, янып аттың.

Сугышларда һәркайда да булды ныклык

Бу хак аның – кабул иткән Хәрби антың.

2. укучы:

Хәзер өйгә кайтырга, чөнки авыр контузия өстәвенә аяксыз калу... тик яшәргә, Җиңү көнен якынайту өчен илгә мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк. Тылда да уң аягына нык басып, Урал предпритиеләренең берсендә Хәсән Заманов Җиңү көнен каршы ала. Хезмәттәшләре белән бергә шатлана.

3. укучы:

Көндәлек тормышта гади, тыйнак, сабыр холыклы Хәсән Заманов иркенләп яшәргә тиеш иде дә, тик гомере кыска булган икән шул. 1951 нче елда Урал тау итәгелдәге Баяновка поселогында вафат була. Шундагы зыяратка күмелә. Беркем дә ГЕРОЙ иде дип уйламый, үзе дә кешелек бурычымны үтәдем дип уйлагандыр.

1. укучы:

Җиңү килде. Еллар үтте... Документлар тәртипкә салынды. Геройларның туганнары барланды. Күпләргә әтисенең, улының , туганының тапшырылмый калган бүләкләре тапшырылды. Хәсән Заманов кызы Гөлҗиһанга да өлкә шәһәре Свердловскийдан пакет килде. Ул гаҗәпләнде дә, дулкынланды да. Ни булыр, әтисе исән кайтты бит, орден-медальләре дә күп иде, тапшырылмый калганы да булды микәнни?! Документта әтисенең СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ икәне бәян ителгән!..

2. укучы:( Гөлҗиһан булып киенгән.)

— Әтием, Герой икәнеңне белми дә киттең бит,"—дип пышылдады Гөлҗиһан. Әле дә күз алдымда, әтием синең сугыштан кайткан көннәрең. Әтием сине танымадым мин, солдат киеменнән сыңар аяклы нинди “абый” килеп керде дип тордым бит... Соңрак без Североуральскга күчтек. Без дә башкалар кебек бик авыр яшәдек, ачлы-туклы үтте көннәр. Әти, син алып кайткан паек ипие безгә бик кадерле иде. Ләкин син әти безне нык торырга, тырышып эшләргә, намуслы булырга, кешеләргә ярдәм итәргә, яшәргә көч бирдең. Рәхмәт сиңа әтием, мең рәхмәт, авыр туфрагың җиңел булсын. Без синең белән горурланабыз.

3. укучы:

Күп тә үтмәде Свердловскийда Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка һәйкәл куйдылар, ачканда ике кызын ияртеп әнисе дә барды. Фотога да төштеләр. Ижау шәһәрендә илебез бәйсезлеген саклаучылар арасында Хәсән Замановның да фотосы бар.

1. укучы:

Туган авылы Актаныш районы Күҗәкә авылында мәктәп каешында бюсты бар.Хәсән Заманов исеме һәркемнең күңелендә саклана.

2. укучы:

Сибгат Хәким бу шигырен, Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып та, Герой икәнен белми үлгән, Хәсән Замановка багышлый.

Заман сиңа үзенең исемен биргән,

Заман белән исемең яралган.

Сугышта да син гел алда идең,

Син гел алда идең заманнан.

Сугыштагы кебек син каядыр,

Киттең кереп, киттең югалдың.

Синең арттан өлгермәде Ватан Тапшыралмый калды бүләген.

Йөрәгемдә әрнү уты яна,

Йөрәгемдә минем яна ут.

Син үлмәдең, сине эзли Ватан

Бер аваз бир безгә, Заманов!


Укытучы: Авылдашыбыз СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ - Хәсән Заманов гомеренең соңгы көннәрен үткәргән Урал итәгендәге Первоуральскийда Күҗәкә мәктәбе укучылары экскурсиядә булдылар. Алар авылдашыбыз каберенә туган авылы туфрагын алып бардылар. Хәсән Заманов һәйкәленә авылдашлар исеменнән венок куйдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Бу фотоларда Хәсән Заманов соңгы көннәрен яшәгән йорт, эшләгән шахтасы һәм аңа багышланган обелисгы.


...Ул тормышны мәңге ташламас,

Яшәү өчен җиргә килде ул.

Һич җиңелмәс,һәм һич какшамас

Ихтиярын безгә бирде ул.

(Зәки Нури)

Йомгаклау. Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә алар бүләк итте. Без аларга баш иябез. Советлар Союзы Герое – Заманов Хәсән Заманов белән горурланабыз.

Батырлык... Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә,

Күңелләргә - җанга уела торган.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
?и?? килде ?ирне нурга к?меп…

Автор: Мокимов Радис Рафисович

Дата: 04.12.2014

Номер свидетельства: 139406


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства