Тәрбия сәгатенең эшкәртмәсе.
“Сәламәтлекне сатып алып буламы?”
Максат:
Сәламәтлекнең әһәмиятен аңлату;
Үзләренең сәламәтлекләренә карата игътабарлылыкны арттыру;
Сәламәтлеккә зыян китерүче факторларны ачыклау.
Сәламәтлек саклауның кайбер ысуллары белән таныштыру;
Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү;
Материаллар: презентация, видеофрагмент, таратма тестлар.
Дәрес барышы.
1. Дәресне оештыру.
- Хәерле көн кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.Әйе “Саулык – иң зур байлык”, ләкин күпме генә байлыгыбыз булса да, без сәламәтлегебезне сатып ала алабызмы? Шул турыда сөйләшербез бүген.
- Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.
- Укучылар сез ничек уйлыйсыз, сәламәтлекне сатып алып буламы? Аның бәясе нинди?(Укучыларның җавабы) (1мин +2 мин)
- Дөрес балалар, сәламәтлекнең бәясе юк. Ләкин без бит даруханәдән дарулар сатып алабыз, бу сәламәтлекне сатып алуга керми мени? Ни өчен? (2 мин)
- Сәламәтлекне сатып алып булмый дибез, ә нишләргә соң безгә алайса???
- Дөрестән дә сәламәтлекне сатып алырга түгел, ә сакларга кирәк! Нәрсәдән? Ничек? Шул сорауларга җавап эзләп карыйк эле?
- Хәзерге заманда дөньяда сәламәтлеккә зыян китерүче факторлар бик күп. Ул заводлар, техникадан чыккан төтеннәр, цифровой, бытовой техникалар – барысыда безнең сәламәтлегебезгә бик зур зыян китерәләр. Аңа карамастан сәламәтлегебезнең 90% ын без үзебез саклый алабыз.
- Әйдәгез, көн саен сәламәтлегебезне саклау өчен, арттыру өчен без ниләр эшли алабыз? (Шәхси гигиена саклау, физкультура белән актив шөгыльләнү, дөрес туклану, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланмау, тәмәке тартмаска, сезон буенча дөрес киенеп йөрү, ихтибар белән сакчыл хәрәкәт итү һ.б.).(5 мин)
- Дөрес укучылар, молодцы!
- Әйдәгез әле, аларның кайберләренә тукталып китик.
Бүгенге көндә һәрберебезнең сәламәтлегенә зыян китерүче иң актуаль фактор булып цифровой техника кулланышы тора. Бигрәк тә күп зыянны кесә телефоннары һәм компьютер китерә. Чөнки кеше телефоннан бер генә минутка да аерылмый. Ул аны кулланмаса да кесәсендә яки сумкасында үзе белән йөртә, хаттә йоклаган да, ашаганда да ул аның янында. Нинди зыян китерә соң телефон?(укучыларның җавабы).
-Дөрестәндә, гамилнәр мобиль элемтәнең – кеше сәламәтлегенә бик зарарлы электромагнитлы нурланыш чыганагы булуын ачыклаганнар. Хәзерге вакытта, электромагнитлы дулкыннар клеткаларның авыруына һәм яман шеш барлыкка килүендә катнашканы исбатланган. Бигрәк тә сотовый телефон балаларга зыян китерә. Телефон кулланучы балаларның күбесендә хәтер һәм йокылары бозылуы сизелә. Укучыларның иммунитетларына зыян килә. Кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясауның төп билгесе булып
баш авырту, йокычанлык, ярсучанлык, хәтернең начараюы, дәвамлы арыганлык, көчәя баручы күрү сәлатенең начарлануы, артерия басымы һәм пульсы төшүе булып тора. Аңа карамастан, начар электромагнитлы кырлар йогынтысы астында организмда иммун системасының киеренкелек реакциясе барлыкка килә. Табиблар сүзе буенча, моннан организмның төрле чирләргә каршы торучанлыгы кими. Галимнәр фикере буенча, озак вакыт электромагнитлы нурланыш чыганагы янында тору вакытыннан алда картаюга, алмаштыру процессларына, нерв системасының авыртуына, сизеп белү органнарына бик зур зыян китерә.
Әлеге чирләр сезнең сәламәлегегезгә зыян китермәсен өчен берничә киңәш әйтер идем. Хәзерге заманда, телефоннарсыз без үзебезне күз алдына да китермибез, ләкин әгәр аны чама белән генә, дөрес куллансак сәламәтлеккә зыяны кимрәк булыр иде. Мобиль телефоннарны куллану вакытын һәм ешлыгын чикләгез: бер сөйләшүдә 2-3 минуттан да артык сөйләшмәгез, көнгә 10-15 минуттан да артык кулланмагыз. Мөмкин булганча ерактанрак, ягъни “громкая связь” аша сөйләшегез. Телефон белән бергә йокламагыз. Тәнегезгә якын, тиеп торган җирләрдә йөртмәгез, мәсәлән кесәдә түгел, ә сумкада йөртергә торышыгыз. Ябык пространствода бик кулланырга торышмагыз. Элемтә операторы эзләгән вакытта колагыгыз янына китермәгез, чөнки ул вакытта электромагнитлы нурланыш иң көчле була.Телефон начар тота торган җирдә шулай ук нурланыш бик күпкә көчәя, шуңа күрә андый җирләрдә кулланмаска торышыгыз.
-Тагын бер киң таралган начар гадәт ул – тәмәке тарту. Тәмәке тартуның зарарлы икәнен барыгызда бик яхшы беләсез. Алдагы дәрестә без сезнең белән бу турыда сөйләшкән идек инде. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алыйк эле. Игътибар белән тыңлагыз һәм егет биргән сорауларга сорауларга җавап бирегез.
- Тәмәке сатучы ярмаркада үзенең товарын мактый.
Сатучы: Тәмәке алыгыз, бик шәп тәмәке! Минем тәмәке гади түгел, ә серле. Минем тәмәкедән картаймыйсын, эт тә төшләмәс, караклар да өйгә кермәс”.
-Бер егет тәмәке сатып ала да һәм сатучыдан сораша башлый:
Ә ни өчен картаймыйсын?(Чөнки картлыкка кадәр яши алмыйсың)
Ә ни өчен эт тэ төшләми?( Таяк белән йөргәнгә)
Ә ни өчен караклар өйгә кермәсләр?( Чөнки төне буе йөткереп чыгачаксын).
Укучылар игътибар белән экранга карагыз, тәмәке нишләтә бит безнең организмны, һәм шулай ук кесәгә дә бик каты суга.
“Тартыргамы, әллә тартмаскамы” – ниндидер тормыш мизгелендә күп кешеләргә чишәргә, җавап бирер өчен мөһим сорау. Һәм шул мизгелдә, сезгә сайларга туры килгәндә, әлеге һәм алда үткән чараларны искә төшерегез һәм уйланыгыз, нәрсә сайларга – тәмәке тартумы эллә сәламәтлекме.
Яшьләр арасында бик киң сагыз чәйнәү таралган. Төрле Орбит, Дирол,Файф кебек сагызлар чәйнәү файдалымы, әллә зарарлымы? Бу сорауга җавап бирү өчен видео карап китик әле.(Видео фрагмент).
Күрүегезчә, иң гади сагыздан да нинди күп зыян китерәбез без үзебезнең сәламәтлегебезгә. Сагыз чәйнәмичә дә яши алабыз, ләкин сәламәтлексез – Юк! Уйланыгыз бу турыда, 35, 40 сумга жвачка алганчы кирәклерәк әйбер алуыгыз яхшырак булмасмы?
Уйлансак, сәламәтлеккә зыян китерүче факторлар бик күп. Аларның барысында 45 мин өчен дә генә сөйләп бетереп булмый. Сезгә шундый үтенечем бар иде. Һәр берегез үзегезнең сәламәтлеккә игътибарны арттырыгз! Көндәлек режим, шәхси гигиенаны саклагыз, компьютерда озак утырмагыз, телефонны куллану буенча минем киңәшләргә колак салыгыз.
Ә хәзер без сезнең белән тест эшләп алабыз. Әлеге тест безгә һәр кешенең сәламәтлеккә карашын, мөнәсәбәтен белә алачакбыз. Нәтиҗәне икенче дәрес башында ясарбыз.
Сәламәтлеккә дөрес туклану да бик зур йогынты ясаганын беләбез. Укучылар сәламәтлегебезгә зыян килмәсен өчен ничек тукланырга кирәк сон?(Укучыларның җавабы)
Икенче тест ярдәмендә сез үзегезнең дөрес тукланасызмы, эллэ юкмы икәнен билгеләрсез. Һәм әлеге битләрдә язылган киңәшләргә колак салырсыз дип өмет итәм.
Сәламәтлек – ул кешенең иң әһәмиятле байлыгы, ә кеше – ул илнең иң әһәмиятле байлыгы. Һәм ил сәламәтме әллә юкмы икәне бездән, һәрберебездән тора! Шулай булгач һәрвакытт да сәламәт һәм матур булыгыз, сезгә табигать биргәнне бушка сарыф итмәгез, саклагыз һәм яхшырту өстендә генә эшләгез.
Барыгызга да бик зур рәхмәт. Шуның белән дәрес тәмам. Әлеге дәрес барыгызга да бик файдалы булгандыр дип өметләнәм һәм һәрберегез үзенә файдалы, дөрес нәтиҗә ясарсыз дип көтеп калам!