Тема : Бала язмышы – безнең кулларда
Максат : гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү, ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм мондый хәлләрне анализлый белергә өйрәтү; балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү, бала тормышында мәктәп билгеләренең ролен күрсәтү, тест ярдәмендә ата-ана буларак үз-үзеңә бәя бирү
Җыелышның үткәрү рәвеше :өйрәтү характерында
Җиһазлау : Презентация , тест , ситуация язылган карточкалар
Көн тәртибе
Ата-аналар һәм балалар арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары
А) бала тормышында мәктәп билгеләре
Б) балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү
В) бала тормышында компьютер һәм телефон
2. Ата-аналар белән тест үткәрү
Әти-әниләргә киңәшләр
Йомгаклау
Җыелышның барышы
Хәерле көн , хөрмәтле әти –әниләр ! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы : “Бала язмышы – безнең кулларда”
Гаилә-тормышның нигезе. Гаилә нык ,тату икән , димәк , дәүләт тә нык , тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җы-лы учак ,тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Бу узара мөнәсә-бәтләрдә ,шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара.Ә балаларга җылы мөнәсәбәт , игътибар кирәк . Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан ,аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый.Нәтиҗәдә үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә ,ягъни конфликт туа
Нәрсә соң ул конфликт ? Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул-кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .
Иң киң таралган конфликтлар - гаилә конфликтлары .Алар һәркөнне булып тора .Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан да артып китә. Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр .Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр , авыр кичерешләр – болар барысы да гаять көчле җимергеч факторлар . Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый . Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң ? ( Презентация)
- Бер – береңне аңламау
- Канәгатьсезлек
- Фикер каршылыклары
-Бер-береңне кимсетү
-Артык зур таләпчәнлек
-Мөнәсәбәтләрне өзү
Шулай ук күчеш чоры да балаларда ата –аналар белән аңлашылмаучылык китереп чыгара.Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә .Бу чорда алар белән бәрелешләр дә ешрак була.Яшүсмер тиз үпкәли,кызып китүчән. Кызлар да, малайлар да әти – әниләрен якын итеп сөйләшмиләр .Кайчакта ата – ана моңа бик борчыла, баланың үзләреннән читләшү сәбәбен эзли , бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да була. Ата – аналарның ул читләшүгә ышанасылары килми . 14 яшьлек бала-ларда үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы барлыкка килә .Тик иң якын дустына гына ул серен бераз ача . Өлкәннәр исә аны хиссезлектә гаепли . Бу дөрес түгел. Килеш –килбәте ,начар укуы,өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть сүзләре яхшы нәтиҗә бирми .Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку ,аның ачуын китерә,ул әти – әнисеннән тагын да ныграк читләшә . Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә тиеш. 14 яшьтә үсмер тагын әти – әнисенә якынлаша башлый
Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар . Күп кенә ата –аналар балачакта үзләре әти- әниләре белән низагта булганнар икән . .Ата-ананың балачакта әти – әнисе белән булган низаглары үзеннән – үзе аның баш миенә языла бара.Бу хәл бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә ук,уйламыйча эшләнә .Ә инде олыгайгач, ата- ананың бала белән аралашу алымы үзеннән –үзе шулай кабатлана бара.Шулай буыннан –буынга дәвам итә :күп кенә әти – әниләр үзен ничек тәрбияләгән булсалар , балаларын да шулай тәрбиялиләр .Димәк, бала - ата - аналарда булган сыйфатларның чагылышы .Ата –ана әхлаклы булса ,бала да бәхетле була ,диелә татар халык әйтемендә . “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана ; кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да , әмма ул өйрәнә “,-дигән Ж.Ж. Руссо .
“Нәрсәсе куркыныч соң моның диярсез? Чынлап та, әгәр тормышыгыз белән канәгать булсагыз , үзегезне бәхетле итеп тоясыз икән , мөһим проблемаларыгыз килеп чыкмаса , сезнең бу турыда уйлавыгыз бик икеле. Димәк ,сез тәртипле гаиләдә үскәнсез,сезнең балаларыгызга шуның белән бәхетле
Яратуга ,кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык – һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтыяҗларының берсе.Димәк ,кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп ,без балаларыбыз белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз .Ә баланың үзе белән исәпләшү ,аңа мөрәҗәгать итү ,аны үсендереп җибәрә . Ул һәрнәрсәне төптәнрәк уйлый башлый . Димәк ,ул кемгәдер кирәк бит.Балага ярату ,мактау сүзләре бик кирәк .Урынлы мактау балага көч бирә ,аны яңа уңышларга дәртләндерә. ”Әле ярый син бар ! “,Син өйдә булганда нинди рәхәт “ ,Сине күрүемә шатмын ” дип йомшак кына кагылып ,сөеп ,иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә. Аны матур булганы ,яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел ,ә бала буларак кабул итәргә кирәк .Безнең иркәләүләребездән ,яратуыбыздан ,игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде.Әгәр балагызны игътибарсыз калдырып ,битарафлык күрсәтәсез икән,аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр “ рәтенә килеп эләгер . Бөтенесе дә ата – аналардан тора. “Җылы сүз таш эретә”, дип юкка гына әйтмиләр шул . Димәк ,конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез инде? (Презентация )
1.Ягымлылык,мөлаемлылык.
2.Юмор ,мәзәккә борып җибәрү
3.Компромисс – юл куеп килешү
4.Арадашлык - -проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы
5.Үз гамәлләреңә бәя бирү
6.Бер – береңне аңларга тырышу
7.Фикер бердәмлеге
8.Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү
- Ә хәзер сезнең анкета сорауларына җавап бирүегезне сорар идем.(анкета№1)
Конфликтларның иң еш очрый торганы – бала алган мәктәп билгеләре . Хөрмәтле әти-әниләр, балалар белән “Ни өчен укыйм?” дигән темага үткәрелгән анкета нәтиҗәләре белән танышып китегез.
1. Дәресләрдә кызык булган өчен укыйм.
2. Начар билгеләр өчен әти-әни орыша, шуның өчен укыйм.
3. Эшләгәндә җиңел булсын өчен укыйм.
4. Әти-әниемә рәхәт булсын өчен укыйм.
5. Иптәшләремнән калышмас өчен укыйм.
6. Үземә ошый, шуның өчен укыйм.
7. Укытучы уңышларым өчен мактый, шуның өчен укыйм.
8 . Күп яңалыклар беләм, шуның өчен укыйм.
Әлеге тема буенча сезгә берничә киңәш бирәсем килә.
1 нче киңәш. Баланың билгеләргә мөнәсәбәте.
- Начар билге алган өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.
- Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз.
- Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.
-Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.
2 нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?
- Балага эш өстәле булдырыгыз. Көндәлек режим, дәрес расписаниесе язылган битне күз алдына элеп куегыз.
- Дәресләрне бары тик бер эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.
- Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.
- Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.
- Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз. Бала 2-3 сәгать ял итеп атсын (1 нче сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар тагын да яхшырак). Дәрес хәзерләү өчен иң яхшы вакыт көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр. Кич белән дәрес хәзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
- Барлык фәннәрдән дә дәрес хәзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән сон 10-15 минутлык ял кирәк.
- Ә хәзер анкета сорауларына җавап бирегез әле. (анкета№2)
Конфликтларның бик кызганыч булып тәмамланучы, барыбызны да борчыган мәсьәлә балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары.
Суицид – йогышлы чир Мондый фаҗигагә юл куймас өчен, бала белән ничек аралашырга?
Россиядә үз-үзенә кул салучы яшүсмерләр саны арта бара. Суицидның массакүләм төс алуына үлем турында тәфсилләп аңлатып язган интернет-сайтлар да сәбәп булырга мөмкин, ди белгечләр. Әлеге сайтларны шарлатаннар, "кара маг"лар, сектантлар оештыра, дип шикләнәләр. Шулар ярдәмендә алар, кешенең аңына кереп, клиентлары санын арттыра, акча эшли, дигән фикер дә бар.
Үз-үзенә кул салу очраклары арткач, дөнья белән хушлаштыра торган шактый сайтларны ябарга керешәләр. Ростов өлкәсендә генә 30лап шундый сайт барлыгы билгеле булган. Суд аша 5есенә керү мөмкинлеген чикләгәннәр. Амур өлкәсендә дә суд интернет-провайдерларга шундый эш йөкләгән. "Әлеге сайтлар бер көнне бер төрле исем белән теркәлсә, икенче көнгә аны башкага үзгәртәләр", – ди шундый сайтларда утырып караган бер ана.
– Судларның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе юк. Сайт хуҗаларын җавапка тарту бик авыр. Чөнки Җинаять кодексында интернет-сайтларның үлемгә этәрүе турында берни дә әйтелмәгән, – ди ТР Прокуратурасының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
Татарстанда узган ел 14-17 яшьлек балалар арасында 27 суицид очрагы теркәлгән. Шунысы аптырата: мин андый адымга бармам, дип әйтүче яшүсмерләр үз теләкләре белән якты дөньядан китә дә инде.
Суицид очракларын озак еллар буе өйрәнгән табиб-психотерапевт Владимир Леви, балалар ярсыган хәлдә, көтмәгәндә үз-үзләренә кул сала, ди. "Суицид – йогышлы. Әгәр дә шундый бер хәл чыкса, артыннан бер дулкын килүен көт тә тор", – ди ул.
Мондый фаҗигане булдырмас өчен, ата-аналар нәрсә эшләргә тиеш соң?
"Бала белән бары аралашырга кирәк. Ышанып, ихластан, гаепләмичә, акыл сатмыйча сөйләшергә. Аның дөньясын аңларга тырышыгыз. Күбрәк вакыт бергә булыгыз, гел элемтәдә торыгыз! Ата-ананың баласы белән дуслыгы – ашату-эчертү, киендерү генә түгел! Бу мөнәсәбәтләрне идарә, җитәкчелек итүгә дә алыштырырга ярамый. Аз аралашучан балага да игътибар, нечкә күңел һәм ихласлылык кирәк.
Баланы үз-үзенә кул салудан коткарып калу өчен кайчак әти-әнинең бер җылы сүзе җитә дисәк...җитми икән шул!
Бу фаҗигадә әлеге дә баягы җавапсыз калган мәхәббәтне, йә булмаса, туганнары белән уртак тел таба алмауны, әти-әниләренең аерылышуларын гына сәбәп итеп китереп булмый. Проблема тирәндәрәк, эчтәрәк ята. Шулай да, ни өчен мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора? Ни өчен яшүсмер проблемадан котылу, килеп туган авыр хәлдән чыгуның бары бер генә юлын күрә?
Еш кына белгечләр фаҗигане яшүсмер белән гаилә яки дуслар арасында низаг килеп чыгуга, йә булмаса, «җавапсыз мәхәббәт»кә кайтарып калдыра. Әмма болары, кем әйтмешли, айсбергның күзгә күренгән өлеше генә. Моның ише хәтәр омтылышларның сәбәбен күп вакыт ахыргача ачыклап бетерә дә алмыйлар. Беренче карашка, өйдә дә, мәктәптә дә, дуслары белән дә... барысы да әйбәт.
Ә бала көннән-көн үз эченә бикләнә, берни белән кызыксынмый, беркем белән аралашмый, дөньяга битараф, йөзендә борчу, шомлану, курку. «Бу үзгә-решләрне вакытында күреп-тотып алу мөһим», – дип киңәш итә безгә психологлар. Күрмисең икән, фаҗига буласын көт тә тор.
«Сердәш» медик-психологик ярдәм хезмәтенең педагог-психологы Светлана Владимировна Берцец сөйләгәннәрдән һәркайсыбыз гыйбрәт алырга, нәтиҗә ясарга тиештер дип уйлыйм. Әйе, бәлагә юлыккан яшүсмернең күбесе серләрен, күңелдәгесен әти-әнисе белән уртаклашырга ашыкмый.
«Әнидән куркам»
– Сәбәпләре төрле, – дип аңлатырга керешә психолог. – Йә ул әти-әнисеннән курка, йә үзен гаепләрләр дип шикләнә. Бала депрессиягә кереп китә һәм көннәрдән бер көнне: «Башка болай яши алмыйм», – дигән фикергә килә. Нәтиҗәдә ни булганын беләсез инде. Әле шушы арада гына бер әни шалтырата. Яхшы гына билгеләргә укыган кызы кинәт кенә начар укый башлаган. Өйдә дә үзен бик сәер тота. Элеккечә түгел, кыскасы. «Минем белән сөйләшми, бәлкем, сез сөйләштерә алырсыз», – ди әнисе. Икәүләшеп килде болар. Әнисенә чыгып торырга куштым. Икәүдән-икәү калгач, кыз үзе белән булган хәлне ачыктан-ачык сөйләп бирде. Көчләгәннәр икән баланы. 15 кенә яшь әле үзенә. Шуннан бирле ул үзенә урын таба алмый. «Инерция буенча: яшимме –
яшим», – ди кыз. Күз алдына китерәсезме?
Ике мәртәбә үзенә кул салып караган. Ярый әле, коткарып калганнар. «Нигә әниеңә сөйләп бирмисең соң?» – дим дә, ул һаман бер сүзне кабатлый: «Әнидән куркам». Кыздан рөхсәт алдым да, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. Әнисе эшнең нидә икәнен белгәч, кызын кочаклап елады. Җайлангандыр хәлләре. Бүтән мөрәҗәгать итмәделәр. Балага игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Алар бит әти-әнисен, якыннарын, хәтта дус-ишләрен «мин асылынам» яки «тиздән миннән котылырсыз», «башкача сезгә проблемалар тудырмам» ише хәвефле сүзләр белән кисәтеп тә куя. Чынында ул үләргә теләми. Шул рәвешле үзенә, үзенең проблемаларына җәлеп иттерергә генә тырыша. Элмәккә менеп, чактан гына үлгәндә калган унбер яшьлек малайның: «Куркытасым гына килде. Ә үләргә җыенмаган идем», – дип әйткәненә хәйраннар калган идем.
Яшүсмерләр «үлемле» уйный, үлем белән шаяра. Күбесе әнә шундый уенның ни белән бетәсен күз алдына да китереп карамый. Аңа югары таләпләр кую, «син булдыксыз...», «син бернинди эшкә ярамыйсың», дип кимсетеп, үртәп тору яшүсмернең психикасына тискәре йогынты ясый. Тора-бара ул үзен, чыннан да, бер булдыксыз, кирәкмәгән кеше итеп тоя башлый.
«Син тиеш!» дигәнче...
Быелның гыйнвар ахырында булган фаҗигане хәтерлисездер. Унике яшьлек малай үзе яшәгән фатиры тәрәзәсеннән – җиденче каттан ташланып һәлак була. Бу хәлләргә кадәр малай энесенә әти-әнисенең аны яратмавына зарлана. Мәктәптә укытучылары, сыйныфташлары белән дә низаг килеп чыга, җитмәсә. «Син әйбәт укырга тиеш! Әйдәүче булырга тиеш!» – дигән сүзләрне берөзлексез кабатлап торсыннар да сиңа... «Син тиеш, син тиеш...». Ә бала «3»легә укый. Ул шуннан артыгын булдыра алмый. Һәм көннәрдән бер көнне: «Мин беркемгә кирәк түгел!» – дигән нәтиҗәгә килә. Малай әти-әнисен: «Үз-үземә кул салам», – дип бер генә мәртәбә кисәтмәгән. Әмма алар бала әйткәнне җитди кабул итмәгән. Һәм юкка...
Моның ише йөрәк өзгеч вакыйгалар, үч иткәндәй, республиканың әле бер, әле икенче почмагында бер-бер артлы кабатланып кына тора.
Июнь аенда Түбән Камада унынчы каттан мәңгелеккә сикергән 12 яшьлек кыз баланың үлем сәбәпләре әле дә билгесез. Гадәти гаиләдән, тәртипле генә бала... Әти-әнисенә калдырган язуда ул алардан гафу үтенә. Әлбәттә, һәр очрак буенча җинаять эше ачылып тора. Бәлкем, тикшерүчеләр сәбәпләрне табарлар да. Тик күбесенчә алар ачык-ланмый кала шул. Хәер, хикмәт андамыни?
Эш узгач, инде күпме генә өзгәләнмә... Безгә бу фаҗигане булдырмый калу чараларын күрү мөһимрәк. Иң аянычы – балаларны кайтарып булмый.
«2»ле алу – бала өчен фаҗига
Суицидны бер генә сәбәп тә акламый. Кызганыч, шундый карарга килгән бала гына моны аңлар хәлдә булмый. Ул үзенең баш җитмәс булып тоелган проблемалары белән бер ялгызы бит. Әти-әнисенең аның белән сөйләшеп, аның хәленә кереп торырга вакыты юк. Аңа берәү дә ярдәм итә алмый. Ул шулай уйлый.
– Бала начар билге алуны бик авыр кичерә, – дип сөйли республиканың Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина. – Начар билге алган өчен аны ачуланачаклар. Ул үзенә карата булган гаделсезлекне дә тирән кичерә. Безгә – өлкәннәргә – моны аңлавы кыен: безнең өчен ул кайгы да түгел, проблема да түгел... Ә бала өчен «2»ле алу – чын бәхетсезлек.
– Яшүсмерне суицидка этәргән сәбәпләрнең иң җитдие, еш очрый торганы, – дип үстерә бу фикерне педагог-психолог Светлана Берцец, – мәктәптә, гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучылык, балага карата игътибарсызлык, баланың начар билге алуы, ата-ананың аерылышуы... Суицид «уңышсыз» гаиләләрдә генә очрый дип әйтү дә дөрес түгел. Бар яктан җитеш гаиләләрдә дә очраштыргалый ул.
«Яшисе килми», – дип, тирән депрессиягә төшкән балаларның, иң элек, сәламәтлегенә игътибар итәбез. Бала психик авыру түгелме? Ул чагында без аны кичекмәстән белгечләргә җибәрәбез. Мөрәҗәгать итүче яшүсмерләрнең унысыннан сигезе үзенә үзе кул салу теләген таный. Яки турыдан-туры, ачыктан-ачык: «Асылынам», – дип ярып сала. Агуланып үләм, дип, дару йоткан кызларның бу хакта SMS-хәбәрләр җибәрүләрен дә ишеткәнебез бар. «Коткарыгыз!» дип чаң сугулары булган бит ул аларның.
Яшүсмер көн саен стресс кичерә. Гаиләдә, мәктәптә, урамда... Тормыш – үзе бер зур стресс... Балаларыбыз кичерешләрдән, көтелмәгән хәлләрдән качып котыла алмый. Яшүсмерләр арасында суицидның гадәти күренешкә әйләнеп китүе ихтимал.
– Соңгы ун елда бу хәл башка илләрдә дә еш кабатлана башлады, – дип аңлата Юрий Калмыков. – Биредә гаилә институты кризисына гына сылтау дөрес булмас. Баланың эчке дөньясына да игътибар итик әле: әйтик, ул үз-үзенә урын тапмыйча, каршы-лыклы кичерешләрдә йөрмиме... Экологиянең начараюы, һәм әлбәттә инде, телевидение, интернет, компьютер аша берөзлексез ишелә барган мәгълүмат муллыгы һәм тетрәнүләр дә сәбәпче балаларның үз-үзенә кул салуына. «Депрессия яшәрә», – дип кисәтә безне психологлар. Ул яшәгән дөнья – параллель яки виртуаль дөнья, анда ул әти-әнисенең бәләкәй баласы түгел, ә үзенә бер галәм булган шәхес. Кайчакта бу шәхес коточкыч ялгыз, чынбарлыкта дус-ишләре күп булса да! Ачылса, ул интернетта ачылырга мөмкин. Сиздермичә генә, челтәрләрдә ни язганын, нинди уй-хисләр белән яшәгәнен карап барсагыз гына инде. Ләкин үсмер моны белеп ала күрмәсен – мөнәсәбәтләрегез чәлпәрәмә килергә мөмкин. Дуслары белән контактта торыгыз, ошаса-ошамаса да, алар белән дустанә мөнәсәбәтләр корыгыз (алар белән олыларча җитди, ышанып сөйләшергә кирәклеген дә онытмагыз!), аларның телефоны – сездә, сезнеке аларда булсын. Балагызны яратып (шул ук вакытта үсмерләрнең мөстәкыйль шәхес икәнен дә танып), борчылып торуыгыз хакында алар да белеп торсын.
-Балалар һәм ата-аналар арасында килеп туган каршылыкларның тагын берсе компьютер. Хәзерге тормышыбызны компьютердан һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына китерүе кыен. Алар ничек эшли? Алар безнең ярдәмчеләребезме? Безнең сәламәтлегебезгә зыян китермиләрме?
Безнең тирә-юнебезне төрле озынлыктагы һәм төрле ешлыктагы электромагнитик дулкыннар чорнап алган. Безгә күренми торган бу физик күренешләр ярдәмендә эшли дә инде телевизор, компьютер,кәрәзле телефоннар.Аларның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе бары тик үзебездән генә тора. Компьютер баланың акыл үсешенә ярдәм итә, хәтерен һәм игътибарын яхшырта. Ләкин чама хисен онытып бетермәскә кирәк. Тиешле күләмдә кулланмасаң дару да агуга әйләнә бит. Психологлар компьютер һәм телевизор тудырган авырулар ХХI гасырда балаларның төп авыруы булыр дип исәплиләр.
Әлбәттә, безнең сыйныф укучылары да күп вакытын компьютер алдында уздыра, төрле уеннар уйный, интернет челтәре аша виртуаль дуслары белән аралаша. Әлбәттә, сез моның бернинди дә начарлыгы юк диярсез. Ләкин бу алай түгел, “уеннан уймак чыга” дип юкка әйтелмәгән.
Бүгенге көндә шәһәрдәге кебек үк, авыл тормышында да заман техникасы киң кулланыш алды. Бу аңлашыла да, чөнки укырга керүче балалар алдына бер үк шартлар, бурычлар куела. Без- укытучылар да, укучыларыбыз да Интернет аша бик күп кирәкле мәгълүмат алабыз. Әлбәттә, аны куллану укуга, үз-үзеңне үстерүгә юнәлтелгән булса, һичшиксез, файдалы күренеш. Тик балалар арасында социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп, статуслар сайлап, вакытларын бушка әрәм итеп утыручылар да бар.
Кызганычка каршы, яшь буын нәфис әдәбият, гәзит-журналлар укымый хәзер. Барлык мәгълүматны Интернет аша алуга күчтеләр.
Виртуаль тормышка башы белән чумган балаларны җиңел генә аннан куптарып алам димә. Мәктәп укучылары арасында “Вконтакте” кулланучылар саны буенча иң популяр социаль челтәр санала. Бу челтәрнең генә дә бүгенге көндә әллә ничә миллион кулланучысы исәпләнә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән. Гаҗәпләнеп утырасы юк: хәзер авыл мәктәбендә укыган һәр укучының да диярлек кулында телефоны, өйдә компьютеры бар. Аларның барлык “буш вакытын” әнә шул “Вконтакте” һәм компьютер уеннары йота да инде. Социаль челтәрләргә бәйлелек балаларны урамга чыгып үзара аралашудан, төрле уеннар уйнап үсүдән, спорт белән мавыгудан читләштерә. Ә иң аянычы — күпләрнең бу мавыгуларда бөтенләй куркыныч күрмәве. Белгечләр фикеренчә, компьютер артында озак утыру баланың күрү сәләтенә, үзәк нерв системасына һәм умыртка сөягенә зур зыян китерә. Статистика мәгълүматлары буенча, мәктәпкәчә яшьтәге — һәр егерменче, мәктәп укучыларының һәр дүртенчесендә күрү сәләте начар. Бүгенге “Ата-аналар җыелышы”нда иң мөһим көн тәртибенә шушы мәсьәләне керттек.
Компьютер артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.
-компьютер каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра: үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я мышькада, шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин. -сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин. -остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыегаюы мөмкин. -кул буыннарының авыртуы. Компьютер алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр ясыйлар, шуңа бик аралар, ә озак эшләү дәверендә хроник авырулар барлыкка килә.
Табиблар тагын шуңа игътибар итә: дисплейда яктылыкның җемелдәп торуы үзенең ритмнарын баш миенә көчләп тага. Һәм нәтиҗәдә балаларда көзән җыеру һәм хәтта эпилепсия өянәге булырга мөмкин. Екатеринбургта табибларны шомландырган вакыйга булды: 12 яшьлек малай, бертуктаусыз 12 сәгать буена компьютер залында уйнау нәтиҗәсендә, инсульттан үлеп киткән. Югыйсә ул тулысынча сәламәт булган. Табиблар аның организмында бернинди тайпылыш тапмаган. Инсультның сәбәбе- компьютер уеннары белән кирәгеннән артык мавыгу, кислород җитмәү.
Виртуаль дөньяда үткәрелгән берничә сәгатьтән соң, балада чынбарлыкка туры килмәгән караш барлыкка килә, хәвеф-хәтәр тойгысы кими, чөнки компьютер уеннары героена күпме телисең, шуның кадәр тормыш бирелә. Бала реаль дөньяны кире кага.
Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый. Медиклар барлык комьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызлыклый. Димәк, аларның организмында саклану
функцияләренә зыян килә, авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор-психикага авырлык килү. Компьютерда рәсем ясау, уйнау игътибарлык сорый. . Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара, – ди ТР Наркология диспансеры баш табибы урынбасары, психиатр-нарколог Фәнүс Моратов. – Андыйларның күбесе – малайлар.. Бәйлелек бик тиз формалаша, моңа нибары 2 ай вакыт җитә. Әгәр вакытында чик куймыйсың икән, балагыз үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп батачак. Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата, баладан каты бәгырьле эгоист ясый. Компьютерга бәйлелекнең ике төрен аерып күрсәтәләр. Аның берсе – интернетка (сетеголизм), ә икенчесе – компьютер уеннарына (киберраддикция) бәйлелек. Беренчеләре өчен тәүлегенә 13-14 сәгать интернетта утыру берни түгел. Андыйларны бертуктаусыз электрон почтасын тикшереп торуларыннан да танырга була. «В контакте», «Фейсбук» социаль челтәрләрен генә ачып карагыз сез. Кайберәүләр нәрсә ашарга җыенганын да фотога төшереп челтәргә куя башлады. Компьютер уеннарына бәйлелек нигездә, 10-18 яшьлек үсмерләр арасында барлыкка килә. Алда әйткәнемчә, күпмедер вакыттан соң төрле авырулар бимазалый башлый.
Әти-әниләр үзләре үк ярдәм итә ала, – ди ТР атказанган табибы Фәнүс Моратов. Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч, балагыз авыруга сабыштымы? Катырак булыгыз. Юк дигәч, юк инде. Балагызның компьютер бәйлелегенә дучар булуын ничек белергә соң?
Әгәр бала үз-үзенә бикләнсә, аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса, компьютер уеннарыннан аерырга тырышу тавыш- гауга белән тәмамланса, начар укыса, дәресләр калдырса, элекке яхшы гадәтләрен ташласа, дуслары белән аралашмый башласа, начар йокласа, башы һәм күзләре авыртуга зарланса, димәк, балагыз компьютер белән кирәгеннән артык мавыга.
Әлбәттә, психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан, аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән комьютер уеннарына гына каршы чыга. Һичшиксез, балага уеннар кирәк, ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш.
Ләкин кәефегезне төшерергә кирәкми. Әйткәнебезчә, компьютердан һәм интернеттан башка шәхеснең гармоник үсеше була алмый. Әгәр ата-аналар башта ук түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар, балагыз компьютер уеннарына бәйле булмас:
Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз, ул гаилә милке булып исәпләнсен;
Балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз;
Компьютерда 0,5 сәгать кенә уйнарга рөхсәт итегез;
Балалар дисплей артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз;
Балагыз белән күбрәк бергә булыгыз, табигатькә чыгыгыз;
Укудан буш вакытында бала файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен. Гаиләдә һәр баланың үз вазыйфасы булырга тиеш.
әзерге тормышыбызны компьютердан һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына китерүе кыен. Алар ничек эшли? Алар безнең ярдәмчеләребезме? Безнең сәламәтлегебезгә зыян китермиләрме?
Безнең тирә-юнебезне төрле озынлыктагы һәм төрле ешлыктагы электромагнитик дулкыннар чорнап алган. Безгә күренми торган бу физик күренешләр ярдәмендә эшли дә инде телевизор, компьютер,кәрәзле телефоннар.Аларның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе бары тик үзебездән генә тора. Компьютер баланың акыл үсешенә ярдәм итә, хәтерен һәм игътибарын яхшырта. Ләкин чама хисен онытып бетермәскә кирәк. Тиешле күләмдә кулланмасаң дару да агуга әйләнә бит. Психологлар компьютер һәм телевизор тудырган авырулар ХХI гасырда балаларның төп авыруы булыр дип исәплиләр.
Шуңа да без бүген шушы проблеманы чишү өчен, мондый авыру безгә кагылмаса да, киләчәктә моның белән очрашмас өчен, шушы очрашуны оештырдык.
Әлбәттә, безнең сыйныф укучылары да күп вакытын компьютер алдында уздыра, төрле уеннар уйный, интернет челтәре аша виртуаль дуслары белән аралаша. Әлбәттә, сез моның бернинди дә начарлыгы юк диярсез. Ләкин бу алай түгел, “уеннан уймак чыга” дип юкка әйтелмәгән.
Бүгенге көндә шәһәрдәге кебек үк, авыл тормышында да заман техникасы киң кулланыш алды. Бу аңлашыла да, чөнки укырга керүче балалар алдына бер үк шартлар, бурычлар куела. Без- укытучылар да, укучыларыбыз да Интернет аша бик күп кирәкле мәгълүмат алабыз. Әлбәттә, аны куллану укуга, үз-үзеңне үстерүгә юнәлтелгән булса, һичшиксез, файдалы күренеш. Тик балалар арасында социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп, статуслар сайлап, вакытларын бушка әрәм итеп утыручылар да бар.
Кызганычка каршы, яшь буын нәфис әдәбият, гәзит-журналлар укымый хәзер. Барлык мәгълүматны Интернет аша алуга күчтеләр.
Виртуаль тормышка башы белән чумган балаларны җиңел генә аннан куптарып алам димә. Мәктәп укучылары арасында “Вконтакте” кулланучылар саны буенча иң популяр социаль челтәр санала. Бу челтәрнең генә дә бүгенге көндә әллә ничә миллион кулланучысы исәпләнә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән. Гаҗәпләнеп утырасы юк: хәзер авыл мәктәбендә укыган һәр укучының да диярлек кулында телефоны, өйдә компьютеры бар. Аларның барлык “буш вакытын” әнә шул “Вконтакте” һәм компьютер уеннары йота да инде. Социаль челтәрләргә бәйлелек балаларны урамга чыгып үзара аралашудан, төрле уеннар уйнап үсүдән, спорт белән мавыгудан читләштерә. Ә иң аянычы — күпләрнең бу мавыгуларда бөтенләй куркыныч күрмәве. Белгечләр фикеренчә, компьютер артында озак утыру баланың күрү сәләтенә, үзәк нерв системасына һәм умыртка сөягенә зур зыян китерә. Статистика мәгълүматлары буенча, мәктәпкәчә яшьтәге — һәр егерменче, мәктәп укучыларының һәр дүртенчесендә күрү сәләте начар. Бүгенге “Ата-аналар җыелышы”нда иң мөһим көн тәртибенә шушы мәсьәләне керттек.
Компьютер артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.
-компьютер каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра: үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я мышькада, шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин. -сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин. -остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыегаюы мөмкин. -кул буыннарының авыртуы. Компьютер алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр ясыйлар, шуңа бик аралар, ә озак эшләү дәверендә хроник авырулар барлыкка килә. Табиблар тагын шуңа игътибар итә: дисплейда яктылыкның җемелдәп торуы үзенең ритмнарын баш миенә көчләп тага. Һәм нәтиҗәдә балаларда көзән җыеру һәм хәтта эпилепсия өянәге булырга мөмкин. Екатеринбургта табибларны шомландырган вакыйга булды: 12 яшьлек малай, бертуктаусыз 12 сәгать буена компьютер залында уйнау нәтиҗәсендә, инсульттан үлеп киткән. Югыйсә ул тулысынча сәламәт булган. Табиблар аның организмында бернинди тайпылыш тапмаган. Инсультның сәбәбе- компьютер уеннары белән кирәгеннән артык мавыгу, кислород җитмәү.
Виртуаль дөньяда үткәрелгән берничә сәгатьтән соң, балада чынбарлыкка туры килмәгән караш барлыкка килә, хәвеф-хәтәр тойгысы кими, чөнки компьютер уеннары героена күпме телисең, шуның кадәр тормыш бирелә. Бала реаль дөньяны кире кага.
Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый. Медиклар барлык комьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызлыклый. Димәк, аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә, авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор-психикага авырлык килү. Компьютерда рәсем ясау, уйнау игътибарлык сорый. . Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара, – ди ТР Наркология диспансеры баш табибы урынбасары, психиатр-нарколог Фәнүс Моратов. – Андыйларның күбесе – малайлар.. Бәйлелек бик тиз формалаша, моңа нибары 2 ай вакыт җитә. Әгәр вакытында чик куймыйсың икән, балагыз үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп батачак. Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата, баладан каты бәгырьле эгоист ясый. Компьютерга бәйлелекнең ике төрен аерып күрсәтәләр. Аның берсе – интернетка (сетеголизм), ә икенчесе – компьютер уеннарына (киберраддикция) бәйлелек. Беренчеләре өчен тәүлегенә 13-14 сәгать интернетта утыру берни түгел. Андыйларны бертуктаусыз электрон почтасын тикшереп торуларыннан да танырга була. «В контакте», «Фейсбук» социаль челтәрләрен генә ачып карагыз сез. Кайберәүләр нәрсә ашарга җыенганын да фотога төшереп челтәргә куя башлады. Компьютер уеннарына бәйлелек нигездә, 10-18 яшьлек үсмерләр арасында барлыкка килә. Алда әйткәнемчә, күпмедер вакыттан соң төрле авырулар бимазалый башлый.
Әти-әниләр үзләре үк ярдәм итә ала, – ди ТР атказанган табибы Фәнүс Моратов. Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч, балагыз авыруга сабыштымы? Катырак булыгыз. Юк дигәч, юк инде. Балагызның компьютер бәйлелегенә дучар булуын ничек белергә соң?
Әгәр бала үз-үзенә бикләнсә, аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса, компьютер уеннарыннан аерырга тырышу тавыш- гауга белән тәмамланса, начар укыса, дәресләр калдырса, элекке яхшы гадәтләрен ташласа, дуслары белән аралашмый башласа, начар йокласа, башы һәм күзләре авыртуга зарланса, димәк, балагыз компьютер белән кирәгеннән артык мавыга.
Әлбәттә, психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан, аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән комьютер уеннарына гына каршы чыга. Һичшиксез, балага уеннар кирәк, ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш.
Ләкин кәефегезне төшерергә кирәкми. Әйткәнебезчә, компьютердан һәм интернеттан башка шәхеснең гармоник үсеше була алмый. Әгәр ата-аналар башта ук түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар, балагыз компьютер уеннарына бәйле булмас:
Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз, ул гаилә милке булып исәпләнсен;
Балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз;
Компьютерда 0,5 сәгать кенә уйнарга рөхсәт итегез;
Балалар дисплей артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз;
Балагыз белән күбрәк бергә булыгыз, табигатькә чыгыгыз;
Укудан буш вакытында бала файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен. Гаиләдә һәр баланың үз вазыйфасы булырга тиеш.
Сүземне тәмамалап шуны әйтәсем килә, иң мөһиме баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга; компьютерда эшләү вакытын, интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга.
Балаларның сәламәт, белемле һәм тәрбияле булуына ирешү өчен кулга – кул тотынып бергәләп эшлик!
Сүземне тәмамалап шуны әйтәсем килә, иң мөһиме баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга; компьютерда эшләү вакытын, интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга.
Җыелышны йомгаклау. Рефлексия.
Җыелыш азагында ата-аналар нинди яңалык алулары турында үзләренең фикерләрен әйтәләр. Җыелышка бәяләмә язалар:
..., мин шуңа ышандым.
..., мине шуңа ышандыра алмадылар.
- Балага елмаюлы караш белән карагыз : ул табак – савыты юамы , дәрес хәзерлиме , үзенең уенчыклары белән уйныймы , барыбер ;
- Аны мактагыз , аркасыннан сөегез , башыгызны җилкәсенә куегыз ... ;
-Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз ;
-Балагызның теләкләренә , кызыксынуларына , уй – фикерләренә игътибарлы булыгыз .
-Сез үз балагыз өчен үрнәк .Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели . Гаиләдәге ызгышлар,үзара мөнәсәбәтләр ачыклау ,баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү , хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала ,аны оялта , нәфрәтләндерә . Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә ,үзегезне дә тәрбияләргә , начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз .
-Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз .Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз .Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән ,кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә .
Җыелышта актив катнашуыгыз өчен рәхмәт .Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телибез. Барыгыз да исән –сау ,бәхетле булыгыз !