Грамоталы язарга өйрәнәбез
Дөрес язу укучының язма сөйләм аша аралашуын җиңеләйтү чарасы һәм грамоталылыкка ирешүнең нигезе. Укучы үз теленең орфографиясе һәм пунктуациясе белән яхшы таныш булырга тиеш..
Укучыны грамоталы язарга өйрәтү-катлаулы һәм дәвамлы процесс. Дөрес сөйләү һәм грамоталы язу күнекмәләре бирү 1 нче сыйныфтан ук башлана. 5 нче сыйныфка килгәндә, балалар авазларны дөрес хәреф белән белдерергә өйрәнгән булалар, кайбер кушымчалар, ялгызлык исемнәр, кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышын; авазларның чиратлашуын, аеру билгеләренең кулланышын, сүзләрне иҗекләргә бүлү күренешләрен үзләштерәләр. Алга таба әлеге белемнәр кабатлана, ныгытыла, тирәнәйтелә.
Укучыларны 5 нче сыйныфка кабул иткәч, аларның грамоталылык дәрәҗәсен ачыклау максатыннан танышу-тикшерү диктанты яздырам. 1-2 язма эштән соң, укучының хаталарын классификациялим. Һәр укучының нинди төр хаталар җибәрүен аерым дәфтәргә билгеләп барам. Бу төр исәпкә алу һәр укучыга индивидуаль якын килү принцибын тормышка ашырырга ярдәм итә, орфографик хаталарны бетерү буенча эш оештырып, укучының үсеш дәрәҗәсен күрергә мөмкинлек бирә.
Дөрес язарга өйрәтү әйтелеш белән язылыш арасындагы бәйләнешкә нигезләнә. Шуңа күрә телдән һәм язма күнегүләрне бергә алып барам. Күнегүләр эшләгәндә тел факторларын чагыштыру, охшаш һәм аермалы якларын табу, анализлау, сүзләр һәм җөмләләр төзетү уңай нәтиҗәләр бирә. Дөрес әйтелеш күнекмәләре формалашкач, дөрес язылышны өйрәнә башлыйбыз. 5 нче сыйныфта фонетика бүлеген өйрәнгәндә укучылар белән бик күп дөрес язу кагыйдәләре үзләштерәбез. Дөрес язу кагыйдәләре күнекмәгә әйләнгәнче, үзенчәлекле мисаллар белән ныгыту эшен дәвам итәм.
Өйрәнелгән орфограммаларны кабатлау максатыннан, дәресләрдә сүзлек диктанты яздыруны да оештырам. Һәр бала тактада бер сүз яза һәм аның дөрес язылыш кагыйдәсен әйтеп бирә, белмәгән укучыга башкалары ярдәм итә. Бу алымны мин укучының грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә зур ярдәм итә дип уйлыйм.
Укучыларның грамоталылык дәрәҗәсен үстерүдә дәрестә оештырылган уеннарның да ярдәме зур. Мәсәлән, “Кем күбрәк сүз яза?” уены. Сыйныф ике командага бүленә. Һәр команда түбәндәге бирем буенча сүзләр уйлап яза: е- бер авазны белдерә, е- авазлар кушылмасын белдерә.
Укучылар сүзләрне тактага язалар, аннан соң эшнең дөрес үтәлеше проектор аша тикшерелә, кагыйдәләр искә төшерелә. Күбрәк сүз тапкан һәм дөрес язган команда җиңүче була.
“Заказлар” уены да дөрес язылыш кагыйдәсен искә төшерә, укучының грамоталылыгын арттыра. Укучылар, гадәттә, х, һ, ө, о, ь, ъ хәрефләрен язуда, къ , гъ авазларын язуда күрсәтүдә, кушма һәм алынма сүзләрдә, тезмә ялгызлык исемнәрдә хаталарны ешрак ясыйлар. Бу төр хаталарны булдырмау максатыннан мин, өй эше итеп, үзләре укый торган әдәби әсәрдән яки газета-журналлардан бу орфограммаларга мисаллар, җөмләләр язып килергә кушам.
Кушма җөмләләргә синтаксис анализ ясаганда , аерымланган хәлләр, тиңдәш кисәкләр, аныклагычлар янында тыныш билгеләре темалалрын өйрәнгәндә дә әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез. Укучылар сайлап алынган җөмлә төзелешен тикшерәләр, тыныш билгесенең нинди кагыйдәгә нигезләнеп куелуын аңлаталар. Бу чаралар грамматик кагыйдәләрне искә төшерә, язма эшләрдә тыныш билгеләрен дөрес куярга күнектерә.
Грамоталы язарга өйрәтүдә орфографик сүзлектән файдалануның да әһәмияте зур. Бу сүзлектән системалы файдалану күрү хәтере аша язылышы авыр үзләштерелә торган сүзләрне укучыларның хәтерендә ныгытырга һәм орфографик ялгышларны булдырмаска ярдәм итә.
6 нчы сыйныфта грамматиканың “Морфология” бүлеге өйрәнелә. Монда сүз төзелеше, сүз төркемнәре, аларның грамматик үзенчәлекләре, сүзләрнең дөрес язылышлары- орфография кагыйдәләре үзләштерелә. “Морфология” курсын өйрәнгәндә, күнегүләр эшләү ярдәмендә күп кенә орфография кагыйдәләре өйрәнелә. Мәсәлән, исем турында төшенчә биргәндә, “Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” темасы үтелә, ялгызлык исемнәрнең һәрвакыт баш хәрефтән язылуы әйтелә. Бу - сүзнең баш хәрефтән язылуның бер очрагы гына. Шуңа бәйләп, “Баш хәреф тагы кайсы очракларда языла?” дигән сорау ярдәмендә башка очракларны да кабатлыйбыз. Берничә сүздән торган ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышына да игътибар итәм, чөнки әлеге сүзләр язылышына укучылар еш кына хата ясыйлар.
“Сыйфат” сүз төркемен өйрәнгәндә, сыйфат дәрәҗәләре темасына аеруча әһәмият бирергә кирәк, чөнки укучылар язма эш вакытында бу очракка хатаны күп ясыйлар. Тартыкка беткән сыйфатлардан чагыштыру дәрәҗәсе ясаганда, кушымча алдыннан [ы], [е] авазы ишетелеп китә, язуда ул күрсәтелми. Ләкин укучылар хаталар җибәрәләр.
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясау очрагына да аерым игъ-тибар бирү сорала.
Укучыларны грамоталы язарга өйрәтүдә һәр язма эштән соң хаталар өстендә эшләүне дөрес оештыруның әһәмияте зур.
5 нче сыйныфта үткәрелгән контроль диктант хаталары өстендә эшне мин түбәндәгечә үткәрдем. Язма эшне тикшереп чыкканнан соң, хаталарны классификацияләдем. Укучылар х, һ, о, ө, ь, ъ хәрефләрен язуда, кушма сүзне язуда хата ясаганнар. Бу хаталарны булдырмау йөзеннән, мин составында х һәм һ хәрефләре булган сүзләр әйттерәм, 5 әр сүзне дәфтәрләргә яздырам. Укучылар ул сүзләрнең мәгънә аерымлыкларын аңлата, синонимнарын эзли. Бу хәрефләрнең дөрес язылышын ныгыту өчен “Адашкан хәрефләр” дигән уен үткәрәм. Һ, х хәрефләре ялгыш куелган һәм шулар белән бергә дөрес язылган сүзләрне проектор аша тәкъдим итәм. Кайсы сүзләрдә нинди хәрефләр адашкан? Кем ярдәм итә? –дигәннән соң, укучылар ялгыш хәрефләрне алыштырып, сүзләрне дөрес итеп укыйлар, күчереп язалар, шул сүзләр белән телдән җөмләләр төзиләр.
О, ө хәрефләре кергән сүзләрне тактага язабыз. Бу очракта һәр укучы тактага бер сүз яза. Аннан соң укучыларга “Бу сүзләрне дөрес язу өчен нинди кагыйдәне белергә кирәк?”-дигән сорау бирелә. Укучылар кагыйдәне әйтәләр, шул ук кагыйдәне берничә укучыдан кабатлатам. Шул эштән соң укучыларга бу хәрефләр кергән сүзләр язылган карточкалар өләшәм. Анда колын, төнбоек, берөзлексез, көнозын, телеэкран, алоэ сүз-ләре язылган була. Укучылар бу сүзләрнең язылышын аңлаталар.
Укучыларга яшь, яшьни, яшькелт, юнь, юньле сүзләре язылган таблица күрсәтәм һәм “Бу сүзләрдә нечкәлек билгесе ни өчен языла?” дигән сорау бирәм. Укучыларның үзләренә шушы очракка тагын 5 сүз уйлап язарга кушам.
Изложение язганнан соң да хаталар өстендә эш оештырам. 8 сыйныфта язылган изложение хаталары өстендә, мәсәлән, түбәндәгечә эшлим. Бу изложениене язганда күпчелек укучы аерымланган хәлләр янында өтерләр куймаган. Шуңа күрә тексттан аерымланган хәлләрне табып укыйбыз, ни өчен аерымлануын ачыклыйбыз, җөмләне хәлләр аерымланмаслык итеп үзгәртәбез, кайсы очракта җөмләнең уңышлы килеп чыгуын ачыклыйбыз.
Бу язма эштә укучылар кушма сүзләрне язуда да хаталар җибәргәннәр. Шул укучыларга кушма сүзләрнең төзелеш һәм язылышын аңлаттырам, башка мисаллар тапшырам һәм дәфтәрләренә яздырам.
Укучыларның орфографик грамоталылыгына ирешү өчен, язма эшләргә анализ ясау, хаталарны төзәтү өстендә эшне оештыруны дәреснең әһәмиятле өлеше дип саныйм. Хаталар өстендә эшләү алга таба эшләрне уңышлы алып бару өчен кирәк. Һәр укучының нинди хаталар җибәрүен аерым дәфтәрдә исәпкә алып бару, хаталар өстендә эшләгәндә алдагы язма эшләрдә җибәргән хаталарын кабатламавын ачыклау, аны укучының исем-фамилиясен әйтеп мактау, һәрберсенә орфограмма һәм ялгышлар санын күрсәтү, хаталар өстендә эшләгәндә “Кагыйдәләр җыелмасы”ннан файдалану - барысы да укучының язма телен үстерүгә, аның грамоталы язуын камилләштерүгә ярдәм итә. Укучыларым грамоталы язарга өйрәнсен өчен, мин хаталар өстендә эшне системалы алып барам, һәрберсенә иҗади якын килергә тырышам. Нәтиҗәдә укучыларның орфографик грамоталылыгы күтәрелә, сыйфат та яхшыра.
Кагыйдәләр җыелмасы
Сүз ахырында килгән к , п авазларына сузыктан башланган кушымча ялганганда, яңгырау парлары г , б белән чиратлаша:китап- китабы, күлмәк-күлмәге, тарак-тарагыгыз.
К , п авазларына тәмамланган сүзләргә -рак, -рәк кушымчасы ялганса, яңгырау парлары г , б белән чиратлаша:сирәк-сирәгрәк, карап-карабрак.
–рак,-рәк кушымчасы ялганган очракта, әгәр сүзнең тамырында сузык аваз булмаса, -ы,-е ишетелсә дә язылмый: сары-сарырак, зәңгәр-зәңгәррәк,яшел-яшелрәк.
–ау,-әү дифтонгына беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганса, у хәрефе в га үзгәрә:тау-тавы,сөйләү-сөйләве.
Э хәрефе сүз башында гына языла: эшче,элемтә. Искәртмә: э хәрефе кушма һәм алынма сүзләрдә сүз уртасында да языла: автоэчергеч, аэропорт. Искәрмә: бугаз тартыгы , һәмзәне дә язуда э хәрефе белдерә. Мәсәлән:тәэмин,тәэсир,мөэмин, маэмай, тәэминат,Мөэмина.
Бер иҗекле сүзләрдә я, ю, е хәрефләрен нечкә уку өчен ахырында ь билгесе куела: яшь, юнь, ямь.
Тар әйтелешле [о] ,[ө] авазларын белдерүче о, ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла, калган иҗекләрдә, ишетелсә дә, ы, е языла: тормыш, төзелеш, тотрыклы, өзеклек.
Киң әйтелешле [о] авазы бар иҗекләрдә дә о хәрефе белән белдерелә: орган, станок, микрофон.
Кушма сүзләрдә тар әйтелешле [о], [ө] авазларын белдерүче о, ө хәрефләре сүзнең икенче өлешенең беренче иҗегендә дә языла: төнбоек, көнозын, коточкыч.
Сүз һәм иҗек башындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен бу тартыклардан соң килүче нечкә [ә], [ө], [ү], [е], [и] сузыклары калын сузык хәрефләре а, о, у, ы, ый белән бирелә: кадерле, гомер, Гали, куәт, кыйммәт, гыйлем.
Суз һәм иҗек ахырындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела: мәгънә, тәкъдим, нәкъ, шәфәкъ.
Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып й, е, ю, я хәрефләре килсә, сүз башында җ хәрефе языла: җиләк-җимеш, җыен, җай, җыю, җәя.
Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла: йомшак, йомгак, йөгән, йөз.
Нечкәлек билгесе (ь) рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкларның нечкә укылышын белдерү өчен куела: якорь, руль, слесарь.
Иҗекнең нечкә укылышын белдерү өчен нечкәлек билгесе (ь) куела: табигать, канәгать, ниһаять, мөстәкыйль, шәфкать, шигырь,шагыйрь.
Нечкәлек билгесе (ь) я, ю, е алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкара, нечкә иҗектән соң куела: Ильяс, көньяк, күпьеллык.
Нечкәлек билгесе (ь) иҗекне аеру өчен куела: мәсьәлә, мәсьүл.
Нечкәлек билгесенә (ь) тәмамланган сүзләргә нечкә сузыктан башланган кушымча ялганса, ь төшеп кала: сәгатем, яшебез, нефте, шигырендә, шагыйренең.
–ль, -ия, -ие гә беткән сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана: табелендә.
Нечкәлек билгесе (ь) тартыкның нечкәлеген белдерү өчен куелган калын сүзләргә калын кушымча ялгана; cузыктан башланган кушымча ялганса, ь төшеп кала, кушымчаның беренче иҗегенә -нечкә,башка иҗекләргә калын кушымча ялгана:декабрь- декабре, власть-властена,лагеребыз.
Калынлык билгесе (ъ) хәрефе [е], [ я],[ю] авазлары алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкара, калын иҗектән соң куела: ашъяулык, унъеллык, кулъюгыч.
Й гә беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганса, ул я, ю, е хәрефләре белән алышына ( у-ю; е-е, ә-я ); тай-таю, ай-ае, җәй-җәя.
Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга, икенчесенә күчерергә ярамый: алу, бию, иген.
Кыскартылма сүзләр (БДБ), шартлы кыскартылмалар (һ.б.), цифрлар янында килгән үлчәү берәмлекләрен белдергән кыскартылмалар (1 кг) һәм кушымчалр (1 нче сыйныф) юлдан-юлга күчерелми.
Кушма сүзләр кушылып языла.
Парлы сүзләр сызыкча аша языла.
Тезмә сүзләр аерым языла.
Унбердән унтугызга кадәр саннар кушылып языла.
Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар алардан бераз аерыбрак языла: 2 нче, 6 лап, 11 дән алып 19 гача.
Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да куелмый: IV том (укыла:дүртенче том),VI сыйныф, IX Б сыйныфы, Петр I.
Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша языла: 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы була.
–ыр, -ер, -ырга, -ергә кушымчалары: а) ике яки өч иҗекле фигыльләргә: коен-ыр, аптырат-ырга; б) тамырлары –р, -рт, лт, -йт ка беткән бер иҗекле: бар-ырга, илт-ергә; в) [л] авазына беткән фигыльләрнең күбесенә: ал-ырга, кил-ергә, кал-ырга ялгана. Искәрмә: көл-әргә, эл-әргә, үл-әргә, бүл-әргә.
Сыйфатның беренче иҗегенә [п] яки [м] авазлары өстәлеп артыклык дәрәҗәсе ясалганда кисәкчәләр сызыкча аша языла: сап-сары,кып-кызыл,кап-кара.
Өр-, чем- кисәкчәләре сызыкча аша языла: өр-яңа, чем-кара.
Сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла:иң матур, чалт аяз, дөм караңгы, чатнама суык.
Да, дә, та, тә, гына, генә, ук, үк, ла, лә, ләбаса, бит, ич кисәкчәләре аерым языла: мәктәптә дә, килгән ләбаса. Искәрмә: берүк-рәвеш.
Укучыларны грамоталы язарга өйрәтү юллары
Мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларының татар филологиясе бүлекләрендә татар теленең орфографиясен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.
Бу өлкәдә күренекле галимебез Б.М.Мифтаховның хезмәтләре игътибарга лаек .
Телнең барлык факторларын да бер кагыйдә астына кертеп бетерергә мөмкин түгел , шуңа күрә бу ярдәмлектә орфографиядә аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләрнең бер өлеше генә карап үтелде, татар орфографиясенең кыен очраклары күрсәтелде.
Фонетика курсын өйрәнгәндә укучыларны
грамоталы язарга өйрәтү
Орфографик грамоталылыкка ирешү өчен , мин түбәндәге бурычларны билгеләдем :
-тел белеменең фонетика һәм морфология курсларында орфографиянең кыен очракларын теоретик яктан системага салу ;
-укучыларның грамоталылыгын күтәрү юнәлешендә кайбер алымнарны билгеләү.
Орфографик сүзләр өстендә эшләүнең мин укучыларны грамоталы язарга өйрәтү юлларын билгеләдем. Алар түбәндәгеләр:
-авазларны дөрес әйтү һәм язуда дөрес хәрефләр белән билгеләү;
-авазларның чиратлашуын яхшы белү;
-сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү;
-ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышын белү;
-парлы, тезмә, кушма сүзләрнең дөрес язылышын белү;
-тыныш билгеләренең дөрес күелышын белү һ.б.
Укучыларны V сыйныфка кабул иткәч , аларның грамоталылык дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, танышу-тикшерү диктанты уздырдым. Аларның хаталарын классификацияләдем. Алдагы уку елларында һәр сыйныф укучысының хаталарын күрсәткән “Хаталар өстендә эш дәфтәре” булдырылды, анда һәр укучының нинди төр хата җибәрүе билгеләнде. Бу төр исәпкә алу һәр укучыга индивидуаль якын килү принцибын тормышка ашырырга ярдәм итә, орфографик хаталарны бетерү буенча эш оештырып , укучының үсеш дәрәҗәсен күрергә мөмкинлек бирә.
Дөрес язарга өйрәтү әйтелеш белән язылыш арасындагы бәйләнешкә нигезләнә. Шуңа күрә телдән һәм язма күнегүләрне бергә алып бардым. Күнегүләр эшләгәндә тел факторларын чагыштыру , охшаш һәм аермалы якларын табу, анализлау, сүзләр һәм җөмләләр төзетү уңай нәтиҗәләр бирде. Дөрес әйтелеш күнекмәләре формалашкач, дөрес язылышны өйрәнә башладык.
5нче сыйныфта”Графика һәм орфография “ бүлеген өйрәнгәндә, укучылар белән бик күп дөрес язу кагыйдәләре үзләштердек. Дөрес язу кагыйдәләре күнекмәгә әйләнгәч, үзенчәлекле мисаллар белән ныгыту эшен дәвам иттек. Эш барышында һәр үтелгән орфограмма буенча укучыларны уйландыра торган биремнәр тәкъдим иттем. Мәсәлән, болын һәм орден сүзләрен дөрес әйтергә өйрәнгәннән соң, түбәндәге сүзләрне яздырам :
болын орден аграном
соры образ порошок
коры почта вокзал
борын кино лектор
колын поезд тормоз
Укучылар, язылган сүзләрне укыганда, [о] авазының әйтелешендәге аерманы күрсәтәләр, аның ике төрле әйтелешле булуын искә төшерәләр, кыска [о] ның бары тик татар сүзләрендә генә килүе, беренче иҗектә ишетелгәнчә, ә калганнарында [о] ишетелсә дә, ы хәрефе язылуы турында үзләреннән нәтиҗә чыгаралар.
Алынма сүзләрдә киң әйтелешле озын [о] сузыгының дөрес әйтелеше басымга бәйле булуы төшендерелә. Мин төп игътибарны составларында басымсыз [о] авазы булган алынма сүзләрне укучыларның дөрес яза алуларына ирешү өчен юнәлтәм. Моның өчен укучыларга составларында [о] авазы булган алынма сүзләрнең басымлы иҗекләрен билгеләргә, орфоэпик һәм орфографик нормалар арасындагы аерманы яхшылап төшендерергә кирәк:
агроном ( языла ) аграном (әйтелә)
порошок (языла ) парашок (әйтелә)
Соңыннан укучылар, күзәтүләр һәм анализлардан чыгып , о хәрефе басымлы иҗек алдыннан килгәндә [а] га якын авазны, басымлы иҗектән соң [ы] га охшаш авазны белдерүенә, ләкин һәр очракта да о хәрефе язылуына төшенәләр. Татар телендә в хәрефе белдергән авазларны дөрес әйтмәү һәм шуңа бәйле рәвештә язуда хаталар җибәрү күренеше очрап тора. Ирен-ирен [в] һәм ирен-теш [w] авазларын в хәрефе белдерә. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес язу өчен, укучылар сүзләрне дөрес әйтергә, әйтелеш белән язылыш арасында аерма барлыгын тоярга тиеш.
Алынма сүзләрдә һәм фамилияләрдә ирен-теш [в] авазын белдергән в хәрефе, сүз һәм иҗек ахырында [ф] булып ишетелсә дә , в хәрефе языла: актив, совхоз, коллектив, архив, Вәлиев, Нуриев. Ә татар теленең үз сүзләрендә һәм гарәп– фарсы алынмаларында ирен-ирен [w] авазын белдерә , язуда в хәрефе белән белдерелә : тавык, әүвәл , давыл, авыл , Вәли, авыл. Бу очракта в хәрефе бары тик иҗек һәм сүз башында языла . Аны орфоэпик нормаларны бозмыйча әйтергә кирәк : тавык [та-wык] , авыл [а- wыл], әүвәл[әү-wәл]. Шушы сүзләр кергән диктант яздыру, сүзләрне дөрес әйттереп укыту укучыларга бу кагыйдәләрне үзләштерергә һәм истә калдырырга ярдәм итә .
Татар телендә ау-әү , яу-яү дифтонгларына беткән сүзләрдә иҗек һәм сүз азагында ишетелгән ирен-ирен [w] авазы у һәм ү хәрефләре белән белдерелә : Шәү-кәт, тәү-ге, дәү-ләт, сау-лык, яу-лык; тау, дәү, яу .
Ау-әү, яу-яү дифтонгларына беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганганда , яңа иҗек хасил була һәм яңа иҗек башында ирен-ирен [w]авазы в хәрефе белән бирелә: ау-а-ва, яу-я-ва, бау – ба-вы, сөйләү –сөйлә-ве, буяу –буя-вы, үтәү–үтә-ве. Бу орфограмманы укучылар истә калдырсын өчен, күнегүләр эшләтелә, кагыйдә кабатлатыла .
Татар телендә к, г тартыкларының икешәр авазга билге булып йөрүе язылышта ялгышлар тудыра. Сингармонизм законына буйсынган татар сүзләре составындагы [к], [къ], [г], [гъ] авазларын укучылар дөрес яза, әмма гарәп –фарсы алынмаларын бирүдә күп кенә хаталар китә . Аларны булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
1.Увуляр [къ] , [гъ] авазлары нечкә сузыклары булган сүздә (нечкә иҗектә) иҗек ахырында килсә, аларның каты әйтелеше калынлык билгесе белән белдерелә: нәкъ, шәфәкъ, мәгънә, игътибар, микъдар һ.б.
2.Увуляр [къ ] , [гъ]авазлары нечкә иҗек башында яки сүз башында килсә, бу тартыкларның каты әйтелеше язуда алардан соң языла торган калын сузыклар белән белдерелә, сөйләмдә бу сузыклар нечкә әйтелә: мәкалә, Галим, кардәш, гомер, канәгать, гайрәтле, гаҗәп һ. б.
3.Увуляр [къ], [гъ] укылышын күрсәтә торган калын сузыкларның нечкә әйтелешен белдерү өчен, шул сүз я иҗек ахырында ь билгесе куела: гамь, сәгать, табигать, фигыль һ . б.
Тавышсыз хәрефләрнең дөрес язылышы укучылар тарафыннан шактый озак үзләштерелә. Укучылар бу хәрефләрнең дөрес язылышын җиңел үзләштерсеннәр өчен, түбәндәге таблицаны файдаланам .
Тавышсыз хәрефләрнең дөрес язылышы
Ь хәрефе
Роль гамь дәрья пьеса мәсьәлә
Рельс ямьле берьюлы судья җөрьәт
Пакь юнь берьеллык компьютер мәсьүл
Ъ хәрефе
шәфәкъ сулъяк коръән
мәгънә адъютант
Таблицадагы сүзләр укыла, анализлана һәм нәтиҗә чыгарыла:
1. ь хәрефе алынма сүзләрдә үзеннән алда килгән тартыкның нечкә укылышын белдерә;
2. [къ], [гъ], [йа], [йу] авазлары кергән ябык иҗекләрнең нечкә укылышын белдерә ;
3. ь хәрефе аеру функциясен үти: я, ю, е хәрефләрен үзеннән алда килгән тартыктан аера һәм я, ю, е хәрефләрен аерым иҗек итеп укырга тиешлекне күрсәтә; калын компонентлар арасында языла;
4. ь хәрефе алынма сүзләрдә 2 функция башкара : я, ю, е хәрефләрен үзеннән алда килгән тартыктан аера, шул тартыкны нечкәртә;
5. гарәп –фарсы алынмаларында бугаз тартыгы “һәмзә “ гә тамга булып йөри, кистереп әйтүне сиземләтә;
6. ъ-калынлык билгесе. Сүз һәм иҗек ахырында килгән к, г хәрефләренең [къ] һәм [гъ] рәвешендә укылышын белдерә;
7. ъ –аеру билгесе. Я, ю, е хәрефләренең үзеннән алда килгән тартыктан аера, калын компонентлар арасында языла;
8.ъ–бугаз тартыгы ”һәмзә”гә тамга, кистереп әйтүне белдерә, калын компонентлар арасында языла.
Укучылар арасында [х], [һ] авазларын бутау очраклары күп. Алар бу авазларны еш кына дөрес әйтмиләр, шуңа күрә язуда да хаталар күп китә. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язылышын истә калдыру өчен, таблица файдаланам:
Һ – Х хәрефләре
Һуш хуш
аһәң хөкүмәт
даһи михнәт
мәһабәт мәхәббәт
миһербан пөхтә
мәшһүр ихлас
ниһаять сәяхәт
җөмһүрият хәрабә
Укучылар таблицадагы сүзләрне дөрес әйтеп укыйлар, [һ], [х ] авазларының дөрес әйтелешен һәм авазлар артикуляциясен тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар:
1.[һ] авазын әйткәндә, тел төбе тамакның арткы өлешенә якыная һәм, йоткылык тараеп, һава агымы шуннан өрелеп чыга; [һ]- йоткылык тартыгы.
2.[х]авазын әйткәндә, йомшак аңкау белән кече тел төшеп тора һәм телнең арткы өлешенә якыная; һава агымы шуннан өрелеп чыга; ул – кече тел тартыгы.
3. [һ] һәм [х] хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдырырга кирәк , чөнки кайсы сүздә һ, кайсысында х язылуы турында аерым кагыйдә юк .
Укучылар язуда н һәм ң хәрефләрен бутыйлар . [н]авазына беткән тамыр һәм нигезләргә [к] ,[г], [къ] ,[гъ] авазларыннан башланган кушымча ялганса,[н] авазы [ң] булып ишетелә , ләкин язуда н хәрефе саклана :
иртән-ге җәен-ке
көн –ге борын –гы
ялан –гач күтәрен –ке
Тамырларында [ң] авазы булган сүзләргә мондый кушымча ялганса, ң хәрефе язуда саклана :
соң –гы уң –ган
сең –гән туң –ган
шиң –гән таң –га
ҢГ , НГ язылышы тамыр сүзләрдә дә очрый :
кыңгырау саңгырау инглиз
җиңги өрәңге Англия
маңгай чаңгы Ангара
Укучыларга югарыда бирелгән очраклар аңлатыла, алар сүзләрне дөрес итеп укыйлар, әйтелеш белән язылыш арасындагы аерманы күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар
нк , нг кушылмалары тамыр һәм кушымчада языла .
ңг тамыр һәм кушымчада языла .
ңг , нг , ңк тамырда сүз уртасында языла .
Нг , нк , ңг , ңк хәрефләре кергән сүзләрнең аваз составларын билгеләү, шул сүзләрне кертеп, җөмләләр төзетү сүзләрдә бу хәрефләрнең язылышын үзләштерүгә ярдәм итә .
Морфология курсын өйрәнгәндә укучыларны
грамоталы язарга өйрәтү юллары
Морфология курсында да укучыларны орфографик кагыйдәләргә өйрәтергә күп мөмкинлек бар. Һәр сүз төркемен өйрәнгәндә, укучыларның грамоталылыгын күтәрү өстендә эшләргә була. Тиешенчә моны файдалана белергә генә кирәк.
Исем сүз төркемен өйрәнгәндә, баш хәрефләрнең кулланылышы аерым игътибар сорый. Баш хәрефләр сөйләм төзелешенә һәм сүзнең ялгызлык исем булу –булмавына карап кулланыла.
Исем сүз төркемен өйрәнгәндә, берничә сүздән торган ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышына аеруча игътибар итәм.
Ялгызлык исемнәрне мин дүрт төркемгә бүлеп өйрәтәм.
Беренче сүзе генә баш хәрефтән языла торган ялгызлык исемнәр:
Мәгариф министрлыгы
Фәннәр академиясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Казан дәүләт педагогика университеты һ.б.
Катнаш языла торган ялгызлык исемнәр:
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Төньяк Боз океаны
Татарстан Язучылар берлеге һ. б.
Һәр сүзе баш хәрефтән языла торган ялгызлык исемнәр:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Министрлар Кабинеты
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Куркынычсызлык Советы һ. б.
4. Куштырнаклар эченә алына торган ялгызлык исемнәр:
“Татарстан яшьләре“ газетасы
“Тасма“ производство берләшмәсе
“КамАЗ” автомобиле
“Нур“ яшьләр үзәге һ. б.
Ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышы өйрәнелгәннән соң, укучыларга сүзлек диктанты яздырам, төшеп калган хәрефләрне куеп язарга диелгән биремле карточкалар белән эшләтәм. Шундый карточкаларның берсен тәкъдим итәм.
Тиешле хәрефләрне куеп, сүзләрне күчереп языгыз
Г. Камал исемендәге ...атар ...әүләт ...рама һәм ...кадемия ...еатры , ...атарстан ...еспубликасы , ...рак ...өнчыгыш , ...өньяк ...оз ...кеаны , ...алыкара ...ызыл ...ач һәм ...ызыл ...й ...әмгыяте , ...лкын ...урналы , ...өнбатыш ...вропа , ...атарстан ...еспубликасы ...айрагы , ...әйдан ...урналы , ...алих ...әйдәшев ...семендәге ...атар ...әүләт ...илармониясе .
Сыйфат темасын өйрәнгәндә, укучыларның грамоталылыгын күтәрү ягыннан иң әһәмиятлесе – сыйфат дәрәҗәләре темасы. Тартыкка беткән сыйфатлардан чагыштыру дәрәҗәсе ясаганда , кушымча алдыннан [ ы] , [е] авазы ишетелә, ә язуда күрсәтелми. Ләкин укучылар сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда хата җибәрәләр. Моны кисәтү өчен, бирелгән күнегүләрне үтәгәндә, зуррак, таррак, киңрәк кебек чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның язылышына аеруча игътибар итәм .
Гомумән, [р] тартыгы алдыннан тамыр сүзләрдә өстәмә [ы] яки[е] авазы ишетелгән кебек булса да язылмый : тыкрык (тыкырык түгел), әкрен, бөдрә, йодрык, тукран, яфрак, чукрак, туфрак, очрау һ.б. Мондый сүзләрнең язылышын истә калдыру өчен, сүзлек диктанты яздырам, шул сүзләр белән җөмләләр төзетәм, карточкалар белән эш оештырам.
Алмашлык темасын өйрәнгәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәм:
Кушма алмашлыклар ике яки берничә сүздән торалар, кушылып язылалар: һәркем, беркем, һичкайчан, берникадәр.
Һәр, һич, бер, кадәр, чаклы, хәтле һ. б. сүзләр сорау, күрсәтү алмашлыклары белән кушылып язылалар, бербөтен мәгънә белдерәләр: һәрнәрсә, һәркайсы, һичкем, һичнәрсә, һичкайдан, берничә, бернәрсә, ничаклы, шулчаклы, шулкадәр, шулхәтле.
Һәр алмашлыгы башка сүзләр белән аерым языла, чөнки алар аерым сүзләрдән торган ирекле сүзтезмә : һәр илдә, һәр кеше .
Һәр алмашлыгы башка сүз төркемнәре ясаганда кушылып языла: һәрвакыт, һәркайда, һәртөрле.
–дыр ,-дер , -тыр , -тер кисәкчәләре кушылып, әллә кисәкчәсе аерым языла: кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр, әллә кем, әллә ничек.
Парлы алмашлыклар сызыкча аша язылалар : ул-бу, андый –мондый, алай – болай.
Тезмә алмашлыклар аерым язылалар: теләсә кем, кем дә булса, теләсә нинди.
Орфографик грамоталылыкны күтәрүдә төрле алымнар
Укучыларның грамоталылык дәрәҗәсен үстерүдә дәрестә оештырылган уеннарның да роле зур. ”Кем күбрәк сүз яза?”, “Заказлар” уеннарын дәресләрдә еш кулланам.
Грамоталы язарга өйрәтүдә орфографик сүзлектән файдалану да зур нәтиҗәләр бирә. Бу сүзлектән системалы файдалану күрү хәтере аша язылышы авыр үзләштерелә торган сүзләрне укучыларның хәтерендә ныгытырга һәм орфографик хаталарны булдырмаска ярдәм итә.
Грамоталылыкны күтәрү максатыннан һәр сыйныфта, дәрескә керешер алдыннан, орфографик бишминутлык үткәрү отышлы. Дөрес язу күнекмәсе булдыруда бу алым яхшы нәтиҗә бирә. Ул орфографиясе кыенрак, дәрес темасына бәйле сүзләр яздыру, яисә алдагы дәресләрдә өйрәнелгән орфограммаларны кабатлап хәтердә яңарту формасында була. Орфографик бишминутлык өчен алынган сүзләрне дәрескә кадәр тактага язып куярга мөмкин. Ә дәрес башында һәр сүзнең язылышы аңлатыла, кагыйдәсе кабатлатыла.