Сарман муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Алесандровка урта гомумбелем бирү мәктәбе”
Тема :
Безнең нәсел – данлы нәсел
Башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы
Хафизова Ләйсән Вадим кызы
Укытучы: Хафизова Айсылу Дамир кызы
апрель, 2014
Зарип бабай (1830 нчы елда туган) белән хатыны Мөслиха әбинең 4 баласы булуы билгеле: Фәзлимөхәммәт, Бибисәйдә, Зөләйхабикә, Динмөхәммәт. Фәзлимөхәммәт бабайның Шәймөхәммәт, Нурмөхәммәт, Ахунҗан, Дәүләтҗан, Сәхипҗан (1896) исемле уллары һәм Шәмсебанат, Нурҗиһан исемле кызлары булган. Бибисәйдә әбинең кызы Салиха (1900 нчы елда туган) - карт әбиемнең әнисе (ягъни прапрабабушка).
Сәхипҗан бабай әнисе Гыйздиямал белән (1918 нче ел).
Сәхипҗан бабай действующая армиягә алынгач, гражданнар сугышы башлана. Украинага кадәр барып җитә. Җирле халык тиф авыруыннан кырыла. Бабай үгезгә утырып 16 ел хезмәт итеп кайта. Анда нәрсә эшләгәнен, ниләр күргәнен, ниләр кичергәнен беркемгә дә сөйләмәгән.
1921нчы елгы янгында Карамалы авылының урамы бөтенләй янып бетә. Зарип бабайның өе күмергә әйләнгәч, барча балалары ярдәмендә яңа йорт төзеп керә. Болай да көч-хәл белән алып барылган авыл тормышы тагы да авырлаша. Кем ничек булдыра ала, шулай бер-берсенә ярдәм итешеп, исән-сау кышка керәләр. Ул чорда салам түбәле дүртпочмаклы агач өйләр гадәти күренеш була.
Туганнан-туган Салиха белән Сәхипҗан 1924 нче елда бер гаилә корып Бөгелмәдә яши башлаганнар. Сәхипҗан бабай эшмәкәр булып көн итә, патент белән эшли. Ул онны Абдуллин ягыннан (Оренбург) алып кайтып, үз пекарнясында күмәч, крендель пешереп сата. Шулай ук, тирә-як авыллардан үгез ите сатып алып, колбаса пешереп сата. Колбасаның төсе аксыл булсын өчен, дуңгыз итен Бөгелмә әшмәкәрләреннән сатып алып куша торган була. Сәхипҗан бабайның постоялый дворы да була. Салиха әби шунда аш-су әзерли, савыт-саба юа, бүлмәләрне җыештыра. Җитештергән продукцияне сату өчен бабайның Бөгелмә базарында үзенең билгеле урыны була (Бөгелмә ул чакта - контон).
Сәхипҗан бабай Петербургта (уңнан беренче).
Карамалының хәзер Әмир тавы дип йөртелүче тау итәгендә Зарип бабайдан калган тары яргычлары, икмәк киптерүче сушилкалары булган (бу урында хәзер Хәмитов урамы, Әхмәтҗанов Фидаис абыйлар тора). Анда Зарип бабай балалары, оныклары эшләгән.
Ачлык еллары башлангач, Сәхипҗан бабай белән Салиха әби, булган байлыкларын атка төяп, 1927 нче елда, яңа туган Гөлүс исемле малайларын ияртеп, Карамалы авылына туганнары янына кайталар. Хәзерге Совет урамы 82 нче йорт тирәсеннән иске өй сатып алып төпләнеп калалар. Ул йорт ярымземлянка була: аскы өйдә торсалар (аның кечкенә тәрәзәләре генә тышка чыккан була, идәне – балчык), ә өске өйдә күмәч пешерәләр. Сәхипҗан бабай көнен төнгә ялгап күмәч баса, үзе ясаган калай савытларга салып пешерә, аннан Кәшер, Шарлама (хәзерге Михайловка), Нөркәй, Шуран базарларына үз аты белән алып барып сата. Ә Салиха әби исә сиртмәле коедан көянтә-чиләк белән су ташый, он или, камырга каткан ипи калайларын кырып юа, майлый, пешкән күмәчләрне шүрлекләргә тезә. Исәп-хисап һәм кәгазь эшен дә Салиха әби алып бара. Ул кечкенә чактан ук Мортамактан килеп укыткан абыстайдан сабак алганга, гарәп, латин хәрефләре белән укый-яза, саный белә, үз заманы өчен гыйлемле, алгы карашлы әби була.
Салиха әби һәм Сәхипҗан бабай Сәхипҗан бабай. 1939 нчы ел.
уллары Гөлүс белән. (Бөгелмә, 1927)
1930 нчы елны колхозлаштыру җиле Карамалы авылына да барып җитә. Сәхипҗан бабай белән Салиха әби беренчеләрдән булып гариза язып колхозга керә. Бабай колхозга сабан сөрә башлый. Игенчеләрне ашату проблемасын хәл итәр өчен, колхоз рәисе бабайга янә күмәч пешерү эшенә күчәргә тәкъдим итә.
Шулай итеп, бабай 6 бригадага иртә яздан караңгы көзгә кадәр көндезге һәм кичке аш-су әзерли, ипи пешерә (Галия әби сөйләвенчә, мичкә 70 калай ипи сыешлы булган), басуга үз аты белән ашарга илтә. Ул чорда көнлек норманы тутырган кеше башына тәүлегенә 1 кг ипи бирелә. Яшь кызлар һәм егетләр, ир-атлар басуда куна-төнә эшли, ә хатын-кызлар балалары янына кайтып йөри торган була. Хезмәтләре бик авыр була: кул белән уру, ат белән сукалау, сөрү, игеннең бер бөртеген дә чәчми-түкми җыеп алу...
1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлангач, Сәхипҗан бабай 12 нче ноябрьдә үз ризалыгы белән трудармиягә алына. Анда өлкән яшьтәге ир-атлар илгә хезмәт итә. Сафка тезелгән картларны барлау, мәгълүмат алу ниятеннән, һөнәрләрен сорыйлар, шунда бабай үзенең икмәк пешерүче булуын әйтә. 1942 нче елны трудармия кешеләрен Свердловски өлкәсенең Яңа Ләлә шәһәренең “Изоплит” хәрби заводына эшкә җибәрәләр. Шулар арасында Сәхипҗан бабай да була. Калай эшен, мич чыгару җаен белгәч, аны түбә ябучылар бригадасына билгелиләр. Трудармиядән 1946 нчы елның 2 нче ноябрендә генә бабай гаиләсе, туган-тумачалары янына әйләнеп кайта. Бар җирдә юклык, ачлык хөкем сөрә. Кешеләр септик ангинадан кырыла. Балалар, карт-корылар авитаминоздан интегә. Эшче куллар җитми, сабый балалар өлкәннәр белән беррәттән нужа йөген көчләреннән килмәсә дә тарта.
Сәхипҗан бабай пенсия яшенә чыкканчы сельпода агент булып эшли: йомырка, тире җыя; тире или, аннан дилбегә, камыт бавы ясый. Ул чакта Александровка һәм Карамалы авылларында агач мәктәпләр була, шуларга бабай 5 мич чыгара. Шулай ук татар һәм рус ягы клубларына, агач Александровка больницасына, сельпо пекарнясына, аерым хуҗалыкларга да мич чыгара. Кайбер өйләрдә әле дә бабамның истәлеге - акшарланган мичләр бар. Салиха әби колхозда разнорабочий була: басуда чүп утый, молотилкада, сушилкада эшли, төннәрен прицепщикларны алмаштыра, урман кисә. Сәхипҗан бабай белән Салиха әби бакча эшенә хирыс булалар. Үзбәк, Таҗик якларыннан (туганнары шул җирләрдә яши) почта белән яңадан-яңа сорт яшелчә, агач-куак кайтарталар. Алар утырткан алмагачлар, слива, крыжовник, карлыган, чия куаклары, кура җиләкләре әле дә уңышлары белән безне сөендерә. Авыл картлары бабайны бер эшен дә беркемгә эшләтмәде, үзе ерып чыкты, ди. Бабай ясаган соскы-чиләкләр, җәмки, агач ипи калагы, түбә калайлары әле дә Галия әбиемдә саклана.
Салиха әби һәм кызы Галия белән. Биш буын вәкиле: Салиха, кызы Галия, кызы 1996 ел. Роза, кызы Айсылу, кызы Ләйсән (мин). 1998 нче ел.
Әби белән бабайның бер-бер артлы тагын 4 баласы туа: Суфия (1928 нче елгы), Галия (минем карт әбием, 1930 нчы елгы), Әминә(1933 нчы елгы), Фируза (1939 нчы елгы). Балалар үсә тора, үз тормышларын кора тора. Олы улы Гөлүс, нефтьче һөнәрен үзләштереп, Җәлил бистәсендә эшли; Суфия кызы Сахалин өлкәсе Холмск шәһәрендә кок, пароходта буфетчы була; Галиясе Александровка мәктәбе ашханәсендә һәм интернатта повар була, Әминәсе колхозда разнорабочий булып эшли, кечкенә кызы Фируза - Сарман райпосында кладовщик булып лаеклы ялга чыга . Инде тормыш көйләнде генә дигәндә, 1973 нче елның 10 нчы июнендә Сәхипҗан бабай мәңгелеккә күзен йома. Салиха әбиемә оныкларын, турунын ( ягъни мине) күрергә насыйп була. Каты авырудан соң 1999 нчы елның 15 нче мартында, 100 яшен тутырырга ике көн кала, ул үлеп китте.
Сәхипҗан бабай белән Салиха әби беркайчан да тормыштан зарланмаганнар. Сигез баланың бишесен исән-имин үстереп, совет мәктәбе белеме биргәннәр, олы тормыш юлына аяк бастырганнар. Хәзер аларның дәвамчылары унөч онык, егерме турун һәм аларның 5 баласы бар. Туганнар белән аралашып, хәл-әхвәл белешеп, дустанә мөнәсәбәттә яшибез.
Гадерша Хәмит
Сәгъдетдин Шәрип
Фәсхетдин Зарип
Садретдин (хатыннары Камәр(баласы булмаган), Бибисайдә)
Мәрхәбә Ризаддин Кашабеддин Мөгаллимә Зиаддин Салиха(ире Сәхипҗан) Фарахеддин Бибихатимә Минһаҗеддин
1.Мөнәздаһә 1.Мазһар 1.Нурлыхода (балалары юк) 1.Римма 1.Гөлүс Лотфулла Габбас 1.Хаммат
2.Бәдертҗа 2.Котдус 2.Фоат 2.Рәзинә 2.Суфия(баласы юк) 2.Нәҗип
3.Габделхәй 3.Дамира 3.Зәйнәб 3.Илгиз 3.Галия 3.Зөбәйдә
4.Мәрьям 4.Гатуф 4.Азат 4.Әминә 4.Әнисә
5.Шәмседоха 5.Фируза 5.Гөлүсә
6.София 6.Ирек (баласы юк)
7.Инсаф(баласы юк)
8.Рашат(баласы юк)
Гүзәлия Нәфисә Нурия Фәрит Хәмит Ришат Альмир Рамил Гөлшат Алсу Роза Розалия Нияз
Айрат Юлия Эльвира Илшат Илнур Айсылу Алина Рушан Зөлфия Әмир Гөлгенә Миләүшә Наил Азат Айсылу Гүзәл Гөлзадә Ләйсән Наилә Рания
Данияр Артём Ләйсән Зилә Вагиз