“Әфган кызалаклары”
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулуга багышланган сбор сценариесе.
Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
План.
1. Исәнләшү.
2. Игътибарлылыкка уен: кроссворд.
3. Россиянең Әфганстанда 10 еллык хәрби хәрәкәтләр алып баруы турында сөйләү. Әңгәмә.
4. Практик күнекмә: шигырь язу.
5. Төп өлеш: “Әфган кызалаклары”. Тимершык әфганчыларына багышланган презентация карау.
6. “Солдатта булган диләр” җырын башкару.
7. Йомгаклау. Нәтиҗәләр чыгару. Саубуллашу.
Исәнләшү.
И гътибарлылыкка уен: кроссворд.
Һ
Ә
Й
А
Т
К
А
Т
А
Ә
Ф
Г
А
Н
Л
Ә
Е
К
К
Т
Р
А
М
А
Н
И
Я
1. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен төзелгән корылма.
2. Бәхетсезлек, бәла, һәлакәт, сугыш (синоним).
3. 1941-1945 нче елларда советлар союзына каршы сугыш башлаган ил.
4. Дошманга һөҗүм итү.
5. Бронялы хәрби машина.
Алып баручы:
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барсына да бу ил булышты...
Тик беләсе иде.
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы.
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-
Аналарның йөрәк түзерме?!
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?!
1 нче укучы:
Илдә нигә кадерсезләнделәр,
“Бурыч” түләде бит алар да?
Ахыр чиктә йөрәкләре нигә
Граната булып ярыла?!
Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,
Нигә белми халык?
Бүгенге
Яңа буын егетләре үсә-
“Бурыч” түләр өчен түгелме?!
2 нче укучы:
Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
Кайтыр, диеп,
Өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар
Килми идеме соң?
Гомер киселүен
Тели идемме соң?
3 нче укучы:
Кичер, әнкәй, мине,
Кичер, әнкәй, кичер!
Яу кырыннан
Кайта алмавымны...
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә
Ятып калганымны...
4 нче укучы:
Сугыш фаҗигасен
Онытмасын еллар.
Язмышлары миндәй-
Миллионнар!
Барсын илгә бирдем,-
Күпме көчем булды.
Һәлак булуым да
Халкым өчен булды.
Алып баручы: Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге җыеныбызда сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. Быел 2015 нче елның 15 нче феврале- соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 26 ел.
5 нче укучы: Әфганстан. Гомуми мәйданы 647 км булган илдә әле 1982 нче елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре - терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр.
Менә шушы илдә 1978 нче елның 27 нче апрелендә милли демократик революция, ә чынында исә законлы властьне хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була.
Л.И.Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телеведение буенча шәхсән үзе 1979 нчы елның 27 нче декабрендә игълан итә.
6 нчы укучы: 1980 нче елда Әфганстан җирендә - 1500 гә, сиксән бердә - 1300гә, ә сиксән икедә - 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.
1982 нче елда Брежнев вафат була. Тик аннан соң Әфган җирендәге канлы яуны туктатмыйлар. 1983 нче елда - 1500 гә, сиксән дүрттә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта. Ләкин ил башлыклары акылга килмиләр.
Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый, һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.
Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш” безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайта.
Алып баручы: Татарстан Республикасы әфган сугышында 257 егетен югалтты. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”. Әфган “кызалаклары”......
Алып баручы: Әйдәгез, без дә Әфганчылар истәлегенә багышлап шигырь язып карыйк.
7 нче укучы:
Әфганстан, ташлы туфрагыңа
Ятып калды тәнем мәңгегә.
Мәңгелеккә ятып калганына
Гаепле соң хәзер кем генә?
Әнкәемнең ап-ак чәчләренә
Гаепле соң хәзер кем генә?
8 нче укучы:
Бердәнбер юл – алга – солдат өчен
Чигенү юк! Соңгы сулышта
Тәмугына барып керәчәк ул,
Ватан кушса әгәр, ил кушса...
9 нч ы укучы: (егет).
Кабул өсләрендә йолдыз яна
Минем белән бәхилләшкән сыман.
Нигә соң мин туган илдә түгел,
Чит туфракка ятып күзем йомам?
Ана:
Бүген тагын килдем кабереңә
Туфрагыңа ачы яшь түгәм.
Баш очында үскән яшь юкәне
Төсең итеп иркәлим, үбәм.
Синең җаның мәллә - тургай сайрый.
Кыска булды гомерең, җыр сыман.
Шатлыкларым синең белән сүнде,
Йөрәгемә таудай моң сыйган.
Күптән инде кайтты иптәшләрең,
Сау калдырып әфган җирләрен.
...Яшь аналар иртә картаялар,
Чал толымнар баса иңнәрен.
10 нч ы укучы:(егет)
Кичерә күр, әнкәй язмыштан
Без җиңел юл өмет итмәдек.
Үлем килсә бастык йөзгә-йөз,
Чигенмәдек, качып китмәдек.
Үзебезгә тигән өлешне
Башкаларга бүләк итмәдек
Үзебезнең йөкне үзебез
Үтәселәр идек күтәреп.
Җибәрмәде әҗәл үткәреп...
11 нче укучы: Исән кайткан “әфганчылар” арабызда яши. Алар завод-фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә.
Ә төннәрен кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары һәлак була.
Безнең район, авыл җирлегеннән дә бик күп кешеләр бу мәгънәсез сугышның корбаннары булганнар. Туган авылым Тимершыктан да Әфганстан сугышында катнашучылар бар. Алар Юмагулов Ильяс, Гарифуллин Илдус һәм Галимҗанов Ильяс.
Безнең әфганчыларны онытырга хакыбыз юк.
Алып баручы:
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды япь-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һичберкем дә
Юа алмас аны, юа алмас.
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында мәңгелеккә
Күңелләргә - җанга уела торган.
А лып баручы : Ватанны саклау гомер-гомергә ир-егетләрнең бурычы. Шуны истә тотып хәрби – хәзерлек дәресләрендә безнең мәктәптә хәрби – патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Ватанны саклаучыларны хәзерләү максатында Ватаныбыз турында белемнәребезне арттырабыз. Төрле конкурсларда катнашабыз. Яңалыклар белән таныштырыла. Хәзерге вакытта Армия тормышында төрле үзгәрешләр бара.
Укучылар “Солдатта булган диләр” җ ыр ын башкаралар.
Билен кысып буган, диләр, Бигрәк уңган, диләр; Әллә каян күренеп тора — Солдатта булган, диләр. Кечеләрне кече итәр, Олыны зурлар, диләр. Әллә каян күренеп тора — Солдатта булган, диләр. Комбинезон алган, диләр, Шинелен салган, диләр. Шинелен салса да, солдат Гадәте калган, диләр.
Алып баручы: Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Яшьле күзләр карашында
Катгый таләп: Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
Дөньялар гел тыныч булсын,
Кояш һаман көлеп торсын,
Фирүзәдәй саф күк йөзен
Капламасын болыт.
Гомере булсын балаларның,
Нурлы йөзен аналарның
Кара кайгы көйдермәсен
Кара ялкын булып.
Күгәрченнәр очсын уйнап,
Дуслык йөрсен илләр буйлап,
Зәңгәр күктән, үлем түгел,
Нурлар яусын җиргә.
Яшьләр, кулга кул алышып,
Хезмәттә, җырда ярышып,
Килер көннәр каршысына
Атласыннар бергә!
Йомгаклау
Алып баручы: Бүгенге җыен сезне нинди нәтиҗәләргә этәрде?
Укучылар басып, үзләренең җавапларын әйтәләр.