kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?нием - к??елем кояшы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

укучыларда ?нил?рг? карата кадер-х?рм?т, ярату, олылау хисл?ре булдыру, ?нил?рне? газиз, кадерле кеше булуларын, аларны? ??ркем ?чен бер ген? булуын т?шендер?, гаил? бел?н м?кт?п арасындагы дуслыкны, хезм?тт?шлекне ныгыту; ?нил?рг? ихтирам, х?рм?т, м?х?бб?т  хисл?ре т?рбиял??. Гаил? ??м м?кт?п арасындагы м?н?с?б?тне тагы да ныгыту.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?нием - к??елем кояшы. »

Әнием – күңелем кояшы.

(Әниләр көненә багышланган кичә)

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.


Кичәнең барышы:

Госман Садә сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы“Әссәламегаләйкем” җыры


Беренче алып баручы: Кадерле әниләр, килгән кунаклар! Сезнең һәммәгезне дә Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек булып, сез аның кояшы булып яшәвегезне телибез.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Икенче алып баручы: Сөекле әниләр! Бүгенге “ Әнием – күңелем кояшы” дип исемләнгән кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.


Бала: Әни, әни, нигә син гел елмаясың?

Ана: Син янымда булганга елмаям, балам.

Бала: Әни, син нигә гел шат күңелле?

Ана: Син дәү булып үсеп җитәрсең дә, әтиең белән әниеңә, кешеләргә гел изгелек кенә кылырсың дип уйлаганга, балам.

Бала: Әни, әни, нигә һаман йөзләрең көләч?

Ана: Шундый дәү, акыллы, әти белән әни сүзен тыңлаучы балам булганга йөзем көләч минем.

Бала: Димәк, синең шат йөзле булуыңа мин сәбәпче?

Ана: Әйе, балам, син сәбәпче...

Беренче алып баручы: Безнең һәрберебезнең дә дәү, акыллы, әти -әни сүзен тыңлый торган булып калуыбызны теләп, бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрик.

Икенче алып баручы: Һәр елның ноябрь аенда Әниләр көне зурлап уздырыла. Без дә бирегә шул көнне билгеләү өчен җыелдык. Котлау өчен сүзне Җирле үзидарә Советы рәисе Даутов Равил Хәниф улына бирәбез.



Беренче алып баручы: Әниләр көне котлы булсын!

Икенче алып баручы: Бәйрәмебез гөрләп торсын!

Беренче алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез сүзне укучыларыбызга бирәбез



1) Әнием (Р.Миңнуллин)

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

2)Әниемә булышам (Л.Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.



3)Кирәк (М.Әхмәтҗанов)

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтлэнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.











4)Әнием куаныр (Зөлфия Ханнанова)

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

5)Сәбәбе нидә икән (Мөҗәһит)

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Тәбигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

(Алия һәм Алина башкаруында Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрваров музыкасы “Чәй эчәбез бергәләп”җыры)



6)Әни (Н.Дәүли)

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

7) Әни! Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез. Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатлый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан – яңа мәгънә алып килә.

8)Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

9 нчы укучы Кадерле әниләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз.

( Айдар Минһаҗев сүзләре,Әлфия Һадиева музыкасы « Рәхмәт әнием»җыры)

10 нч укучы Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне.

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

( Имамова Гүзәл башкаруында « Кайтырмын » җыры.)

2 нче алып баручы: Күренекле тәрбияче мәгърифәтчебез Ризаэддин ага Фәхреддин үзенең “ Ислам әхлагы һәм гадәтләре дигән хезмәтендә: “Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата – анага карата мондый мөнәсәбәтне - юк!” – диеп язган.

Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең «театр артистларына» бирәбез. (Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү ).

1 нче алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Менә шушы урында Ризаэддин ага Фәхреддин нең “Ни чәчсәң – шуны урырсың” -дигән алтын нәсыйхәтен укып китү бик урынлы булыр. “Ата-анага хөрмәт күрсәтү-олы бер вазыйфадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризыкларын алып, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз.

Ата-ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәре.Бу чорда аларга хөрмәт күрсәтү тиештер.Хөрмәтле булыйм дисәгез, үзегез дә хөрмәт күрсәтегез.Еракта яшәсәләр, хат языгыз, бүләкләр җибәрегез. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-анагызның рухына багышлагыз. Тәүфыйклы, игелекле булыгыз. Әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, аларны саклагыз”.

Икенче алып баручы: Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар. Ә хәзерге җырыбыз хөрмәтле әбиләребез Сезгә багышлана.

(Рөстәм Сәрваров музыкасы, Рөстәм Бакиров сүзләре “Әбием - әбекәем”җыры)

1 нче алып баручы: Котлау өчен сүзне авылыбыз китапханәчесе Шакурова Гөлгенә Габделбарый кызына бирәбез.( шигырь укый)


2 нче алып баручы: Әйе, әни һәркемнең дә кадерле, газиз кешесе. Илсурның да сөекле әнисенә әйтер теләкләре бар.


11 нче укучы Исәнлек – саулыгын сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасы

Берүк Ходам! (Дога укый)

12 нче укучы Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк иттек

Бүләк итик матур биюләр.

( Күмәк татар биюе).

1 нче алып баручы: Дөньяда әнидән дә сабыр, нечкә күңелле, акыллы кеше юктыр ул. Газиз әниләребезне беркайчан да рәнҗетмик, аларны бары тик сөендереп кенә яшик.

2 нче алып баручы: Ә хәзер сүзне Ибрагимовалар гаиләсенә бирәбез.

( Ахиярова Ландыш « Кайтабыз да китәбез». Гөлназ Сираева көе һәм сүзләре, « Сау булыгыз, ак каеннар» җырларын башкара).

13 нче укучы Әниләр уйлый һәрвакыт

Балам яхшы булсын, дип

Ничек яхшы булырга соң-

Йөрим әле уйланып.

Акыллы бул, яхшы укы

Олыла син дәүне.

Үз халкыңа дан китерсәң

Канәгать булыр әни.

1 нче алып баручы: Бәйрәм-кичәбезне мәктәбебезнең «театр артистлары» дәвам итә. Алар үзләренең инглиз теле түгәрәгендә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәтәләр

( «Теремкәй» әкияте).

14 нче укучы: Бу биюне багышлыйбыз

Кадерле әниләргә.

Әниләрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

(Түгәрәккә йөрүче укучылар башкаруында бию).


1 нче алып баручы: Кадерле әниләр, апалар, килгән кунаклар, газиз,сөйкемле, сөекле әниләребезгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Сөекле әниләребез, бүген сезне аз гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә алган булсак, без бик сөенер идек.

Әниләребезгә карата кадер – хөрмәт, ярата, олылау хисләрен, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын беркайчан онытмыйк!

2 нче алып баручы: Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер – берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет- сәгадәттә яшәргә язсын.

( « Әниемнең кочагы» җыры башкарыла. Укучылар әниләргә бүләкләр тапшыралар).


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
?нием - к??елем кояшы.

Автор: Хабибуллина Гузалия Анваровна

Дата: 03.12.2014

Номер свидетельства: 138975

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(42) ""Козге экият"(сценарий) "
    ["seo_title"] => string(25) "kozghie-ekiiat-stsienarii"
    ["file_id"] => string(6) "126221"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415126576"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства