kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Н?селем ядкарьл?ре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Н?селем ядкарьл?ре

 

 

       Тарихта тир?н эзе булган,тамырлары бел?н  борынгы болгарларга барып тоташкан халкымны? бер улы мин.

      Гасырлар буена изелеп кил?ен? карамастан , зыялыгын югалтмаган,милли рухын т?шерм?г?н безне? бабайлар. Гореф-гад?тен , милли йолаларын  саклап  кына калмаган , ? буыннан-буынга ?иткерг?н.??м и? м??име,т?кми- ч?чми  б?генге к?нг? кад?р алып килг?н.Буыннар арасындагы элемт? ?епл?ре  ?зелм?г?н. Мин ?земне к?чле  рухлы милл?темне? д?вамчысы итеп тоеп яшим.Мондый хисне т?рбиял??чел?р дип д?? ?биемне ??м ?би-бабамны саныйм.Ми?а салган т?рбия орлыклары к??елем? ?ылылык, иманыма ныклык,рухыма тер?к булып торалар .

      К?п кен? яшьт?шл?рем  кебек мин авылда яшим - авыл малае. Элект?н калган яхшы гад?т бар татар авылларында.Т?п йортта туган т?пчек малай , ата-ана нигезен саклап ,авылда кала. Мин ?зем мен? шундый т?п йортта туган бала.Бер т?б? астында д?рт буын яшибез. ?биемне? ?нисе Илгиз? ?би- а?а 89 яшь.Х?снулла бабай ??м Ш?мсия ?биг? 60.?ченче буын-  ?ти-?ни аларга 40. ??м  ?лег? д?ртенче буын булып торучы ул- мин.

     Тере тарих дип  атыйм мин безне? ?йд?ге ?лк?нн?рне.Х?тта  интернет челт?ре д? кир?кми. Бер гасыр тарихын  с?йли  ала алар. Н?селебезд? ядкарь итеп,буыннан буынга васыять буларак к?ч?че ист?лекл?р саклана. Минем максат, шуларны? тарихы бел?н сезне таныштыру.

     Беренче итеп ,?ниемне? бабасы,?биемне? ?тисе М?хлисулла бабай кулы бел?н ясалган бишекк? тукталып кит?сем кил?.?би 1954 елны? 23 октяберенд? туган. Тимерче булып эшл?г?н бабай беренче баласына дип атап бишек ясый,сил?сен ?зе ч?ки.Ш?мсия ?би ул чакта билгеле -б?би ,шул бишект? ?с?.Кыз ?с?,укый. Язмыш ?бине ?лм?т районы Шарлама авылыннан аерып,З?й районы Бура-Кирт? авлына укытучы итеп китер?.?би шушуы авыл килене була ??м беренче бала булып д?ньяга 1976 елда безне? ?ни Айг?л туа.Бишекне онык ?чен дип алып килеп,б?л?к ит?л?р.?ни ?с?,укый,?тиг? кия?г? чыга.Яшь гаил?не? беренче баласы булып 1999 елда мин туганмын.Замана  баласы ?чен ?йне? т?рен? ?бид?н калган бишек элен?.Б?ген бабай ясаган бишекк? 60 яшь.Чормада эленеп т?ра, кил?се буынны кабул ит?рг? ?зер ул.

 

 

      Икенче ист?лек дип-чулпыларны атар идем.1906 елда туган  Бибигашыйка ?бинеке алар.Минем ?бине? ?тисене? ?нисе була ул.Чулпылар а?а ?нисе-Н?гыйм?д?н калган.Ул 1882 елда туган .Аларны кулга алгач горурлык катыш с?ен? хисе кичер?м мин.Мин тарихта эзле,н?селем ?епл?ре нык.

 

 

 

  ?ченче ядкарь -?бил?р кулы бел?н сугылган палас.Ш?мсия ?би бирн?се ул. ?епл?р сарык йоныннан эрл?нг?н,т?рле т?сл?рг? манылган. Бибигашыйка ?би тарафыннан сугылган. Палас 40 ел хезм?т ит?,т?сен,формасын саклаган.Д?рес, ул замана тал?пл?рен? туры килми, модадан чыккан

 диючел?р булыр.Рухи байлык акча бел?н ?лч?нми,алтынга сатылмый ул.

     

 

 

     Рухи байлык ?тк?нн?р,?лг?нн?р ?чен т?гел,безне? ?чен-б?генге ??м кил?ч?к ?чен кир?к. Аны саклау,яклау безне? бурыч.Иншамны татар халкыны? к?ренекле галиме Ш.М?р?анине?  с?зл?ре бел?н т?г?ллисем кил?: ”?зене? ?тк?нен оныткан халыкны? кил?ч?ге юк”.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Н?селем ядкарьл?ре" »

Нәселем ядкарьләре



Тарихта тирән эзе булган,тамырлары белән борынгы болгарларга барып тоташкан халкымның бер улы мин.

Гасырлар буена изелеп килүенә карамастан , зыялыгын югалтмаган,милли рухын төшермәгән безнең бабайлар. Гореф-гадәтен , милли йолаларын саклап кына калмаган , ә буыннан-буынга җиткергән.Һәм иң мөһиме,түкми- чәчми бүгенге көнгә кадәр алып килгән.Буыннар арасындагы элемтә җепләре өзелмәгән. Мин үземне көчле рухлы милләтемнең дәвамчысы итеп тоеп яшим.Мондый хисне тәрбияләүчеләр дип дәү әбиемне һәм әби-бабамны саныйм.Миңа салган тәрбия орлыклары күңелемә җылылык, иманыма ныклык,рухыма терәк булып торалар .

Күп кенә яшьтәшләрем кебек мин авылда яшим - авыл малае. Электән калган яхшы гадәт бар татар авылларында.Төп йортта туган төпчек малай , ата-ана нигезен саклап ,авылда кала. Мин үзем менә шундый төп йортта туган бала.Бер түбә астында дүрт буын яшибез. Әбиемнең әнисе Илгизә әби- аңа 89 яшь.Хөснулла бабай һәм Шәмсия әбигә 60.Өченче буын- әти-әни аларга 40. Һәм әлегә дүртенче буын булып торучы ул- мин.

Тере тарих дип атыйм мин безнең өйдәге өлкәннәрне.Хәтта интернет челтәре дә кирәкми. Бер гасыр тарихын сөйли ала алар. Нәселебездә ядкарь итеп,буыннан буынга васыять буларак күчүче истәлекләр саклана. Минем максат, шуларның тарихы белән сезне таныштыру.

Беренче итеп ,әниемнең бабасы,әбиемнең әтисе Мөхлисулла бабай кулы белән ясалган бишеккә тукталып китәсем килә.Әби 1954 елның 23 октяберендә туган. Тимерче булып эшләгән бабай беренче баласына дип атап бишек ясый,силәсен үзе чүки.Шәмсия әби ул чакта билгеле -бәби ,шул бишектә үсә.Кыз үсә,укый. Язмыш әбине Әлмәт районы Шарлама авылыннан аерып,Зәй районы Бура-Киртә авлына укытучы итеп китерә.Әби шушуы авыл килене була һәм беренче бала булып дөньяга 1976 елда безнең әни Айгөл туа.Бишекне онык өчен дип алып килеп,бүләк итәләр.Әни үсә,укый,әтигә кияүгә чыга.Яшь гаиләнең беренче баласы булып 1999 елда мин туганмын.Замана баласы өчен өйнең түренә әбидән калган бишек эленә.Бүген бабай ясаган бишеккә 60 яшь.Чормада эленеп төра, киләсе буынны кабул итәргә әзер ул.

Икенче истәлек дип-чулпыларны атар идем.1906 елда туган Бибигашыйка әбинеке алар.Минем әбинең әтисенең әнисе була ул.Чулпылар аңа әнисе-Нәгыймәдән калган.Ул 1882 елда туган .Аларны кулга алгач горурлык катыш сөенү хисе кичерәм мин.Мин тарихта эзле,нәселем җепләре нык.


Өченче ядкарь -әбиләр кулы белән сугылган палас.Шәмсия әби бирнәсе ул. Җепләр сарык йоныннан эрләнгән,төрле төсләргә манылган. Бибигашыйка әби тарафыннан сугылган. Палас 40 ел хезмәт итә,төсен,формасын саклаган.Дөрес, ул замана таләпләренә туры килми, модадан чыккан

диючеләр булыр.Рухи байлык акча белән үлчәнми,алтынга сатылмый ул.


Рухи байлык үткәннәр,үлгәннәр өчен түгел,безнең өчен-бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Аны саклау,яклау безнең бурыч.Иншамны татар халкының күренекле галиме Ш.Мәрҗанинең сүзләре белән төгәллисем килә: ”Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
"Н?селем ядкарьл?ре"

Автор: Набиуллина Айгуль Хоснулловна

Дата: 02.02.2015

Номер свидетельства: 166120


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства