“Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы”
(Ата-аналар белән зшлекле уен)
Максат: әхлакый тәрбиянең ролен күтәрүдә гаилә-мәктәп хезмәттәшлеген булдыру, яхшы сүзнең яхшы тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү.
Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар! Әйдәгез әле, бер генә мизгелгә балачакка кайтып килик. Бүгенге сөйләшүебезнең темасын ачыклау өчен мин сезгә бер табышмак укыйм.
Чыны бар, ялганы,
Яхшысы, яманы.
Агы бар, вагы бар,
Авызда тагы бар.
(Сүз)
Димәк, без бүген сезнең белән сүзләр дөньясында кунакта.
Сүз кеше тормышында нинди роль уйный соң?
Һәр кеше үзенең фикерен әйтә.
- үзебезнең фикерләрне әйтә алабыз;
- аралашабыз;
- чыгышлар ясыйбыз;
- мәгълүмат алабыз;
- җырлар җырлыйбыз һ.б.
Безнең сөйләм сүзләрдән тора. Сүзләр күп төрле була: яхшы, ягымлы, матур, дөрес, начар, дорфа, ялган һ.б. Яхшы, ягымлы, матур сүзләр җанга яктылык, җылылык өсти, ә дорфа, ялган сүзләр кешене кимсетә, рәнҗетә. Әйе, һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтергә кирәк. Без моны татар халык мәкальләрендә дә ачык күрәбез. Хәзер “Икенче яртысын тап” уенын уйнап алабыз. Сүз турындагы мәкальләрнең икенче яртысын табарга кирәк. Биремнәрне төркемнәрдә эшлибез.
Җылы җил бозны, яхшы сүз җанны эретә.
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
Явыз кешенең ялган сүзе уттай каты пешерә, кешеләрне үтерә.
Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.
Яхшы сүздән таш та йомшара.
Авыздан чыккан сүз йөрәккә үтеп керә.
Сүз авызда чакта, аңа син хуҗа, авыздан чыккач, сүз хуҗа.
Бер яхшы сүз мең бәладән коткара.
Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.
Яхшы сүз – тәнгә сихәт, яман сүз – тәнгә җәрәхәт.
“Рольле уен” белән дәвам итәбез. Мин сезгә эпизодлар бирәм. Сез шул эпизодны сәхнәләштереп күрсәтәсез һәм нәтиҗә ясыйсыз.
I төркем уйный.
Әни (укытучыга). Исәнмесез, Алия Мансуровна! (Кызына эндәшеп) Алсу, ә син нишләп исәнләшмисең, хәзер үк исәнмесез дип әйт. Мин көтәм. (Алсу эндәшми.) Кемгә охшап шундый үзсүзле булдың соң син? Мине оятка калдырасың бит! Ничек өйрәтергә инде бу баланы?
Укытучы. Әни кеше дөрес эшләдеме? Сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез?
II төркем уйный.
1 нче әни. Исәнме, хәлләрең ничек?
2 нче әни. Әйбәт. Синеке ничек?
1 нче әни. Әйбәт, менә бала белән саф һавада йөрим, соңыннан кибетләргә керәм.
Бала (әнисенең итәгеннән тартып). Әни, кара әле, теге малайның нинди зур машинасы бар, миңа да шундыйны ал әле.
1 нче әни. Олылар сөйләшкәндә тыгылма!
Бала. Миңа шундый машина аласыңмы?
1 нче әни. Кит янымнан, туйдырдың инде. Кешеләрнең балалары бала төсле, ә безнеке....
Укытучы. Әни нинди хата җибәрде? Сез нәрсә эшләр идегез?
Нәтиҗә: Балаларга тупас сүзләр әйтмәскә, кычкырмаска, аларны түбәнсетмәскә, кечкенә кешенең шәхесен хөрмәт итәргә кирәк.
Сүз турында шигырьләр дә бик күп. Әйдәгез әле без дә сүз турында шигырь язып карыйк. (Шигырь язу өчен сүзләр бирелә. Кайбер сүзләр кабатланырга да мөмкин.)
А) Җылы сүз сиңа җан кертә,
Дәртләндерә, тергезә.
Яман сүз белән ялган сүз
Рухларыңны җимерә.
Б) Тупас сүзләр, нахак сүзләр
Күңелләрне рәнҗетә.
Бер-береңә тәмле телле
Булуга нәрсә җитә?
Әйдәгез сүзләр белән сак булыйк. Сүзләр белән рәнҗетмик, ә бәлки яхшы сүзләр белән күңелләрен җылытыйк. Ә без моның өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга, сакларга тиешбез? Һәр кеше үзенең фикерен әйтә.
кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә;
үзеңә начар сүзләр әйтмәскә;
әдәби китаплар укырга;
начар сүз әйткәндә кисәтү ясарга;
сөйләмендә ямьсез сүзләр кулланган кешеләр белән аралашмаска;
сәламәтлеккә зыянын аңлатырга.
Сүз бөек көчкә ия. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә матур сүзләр әйтик. Әлбәттә безнең йөзләребездә елмаю барлыкка килер. Минем дә сезгә чын йөрәктән үземнең рәхмәтемне җиткерәсем килә. Һәрвакыт шулай бер-беребезгә мәрхәмәтле, игелекле булыйк. Балаларга җылы сүзебезне, яхшы мөнәсәбәтебезне кызганмыйк.
Хөрмәтле әти-әниләр! Һәрберегезнең дә балалары тәрбияле, тәүфыйклы, игелекле, яхшы кешеләр булып үсеп җитсеннәр. Чөнки Р.Фәхретдин китабында язылганча “Ата вә ана өчен Тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”.
Бу безнең бүгенге җыелышның карары булыр.
Җыелышыбызны Рифат Зариповның “Рәнҗетмәгез” исемле җыры белән тәмамлыйсым килә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Төзеде; Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы