Әдәп төбе –матур гадәт
(Әдәби- музыкаль кичә)
Максат: укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру ; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү.
Җиһазлау:
1. Плакатлар:
“Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
“Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел”
“Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннан – зирәклеккә; беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”.
2. Р.Фәхреддиннең портреты.
3. Р.Фәхреддиннең китапларыннан күргәзмә.
Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар Р. Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган “ Әдәп төбе- матур гадәт “ дип исемләнгән кичәбезне башлыйбыз.
Музыка яңгырый. Зонтик һәм тылсымлы таягын тотып, Тылсымчы керә. Тирә-якта бар нәрсә дә тузынган, идәндә чүп-чар һәм башка төрле нәрсәләр аунап ята. Тылсымчы бу тәртипсезлекне күреп шакката.
Тылсымчы. Һай, нинди тәртипсезлек бу? “Әдәплеләр иле”нә ашыга идем (як-ягына карана), кая килеп эләктем соң мин? Ә-ә, “Әдәпсезләр иле”нә килеп чыкканмын икән... Карагыз инде мондагы тәртипсезлекне! Бу җирдә, күрәсең, тәртипсез, бернинди дә әдәп белми торган кешеләр яшидер ахры.
Шулвакыт якыннан гына бер кыз үтеп китә. (Ситуация №1)
Тылсымчы (аңа эндәшеп): Исәнме, кызым !
Кыз (дорфа гына): Исән әле. Минем исәнлегемдә синең ни эшең бар? (Тиз генә үтеп китә).
Тылсымчы (аптырап кала): Исәнләшә дә белмиләр икән әле монда балалар.
1 малай белән 1 кыз чыга. Малайның кулында машина, ә кыз курчак белән шоколад тоткан. (Ситуация №2)
Малай (машинасы белән мактанып): Менә, күрәсеңме, әти миңа яңа машина алып кайтты.
Кыз. Синең машинаң булса, минем җырлый торган курчагым бар шул. Әле миңа әти шоколад та алып бирде.
Малай. Кая миңа бир әле шоколадыңны!
Кыз. Оста икәнсең, үземә дә берәү генә әле ул. Бирмим!
Малай. Ярар, бирмәсәң, без аны талап та ала беләбез. (Кызның кулындагы шоколадны тартып ала да, йөгереп чыгып китә).
Кыз (елап): Мин сине әтигә әйтәм, әшәке малай син! (кереп китә).
Тылсымчы: Ай-яй, тәртипсез малай икән, дустыңны шулай кыерсытырга ярыймыни инде?
Ике кулына зур сумкалар күтәргән әби чыга. Якыннан гына бер малайның үтеп баруын күреп, әби аны ярдәмгә чакыра. (Ситуация №3)
Әби: Улым, сумкаларым бигрәк авыр булды, бераз күтәрешеп кенә бармассыңмы икән?
Малай: И-и әби, дискотекага ашыгам шул, вакытым юк. Күтәрә алмагач, күп тутырмаска иде. (Шулай ди дә, үтеп китә).
Әби: И-и бала, бала. Вакытың бигрәк тыгыз икән шул инде... (авыр сумкаларын көчкә күтәреп кереп китә).
Тылсымчы: Өлкәннәрне хөрмәт итү дә юк икән монда...
Тылсымчы (бу күренешләрнең барысына да шаккатып, читтән генә күзәтеп тора): Ай-яй-яй! Бу нинди тәртипсезлек, әдәпсезлек! Бу илне болай гына калдырып китү ярамас, кая әле минем тылсымлы таягым, “Әдәплеләр иле”ндәге дусларымны чакырыйм әле, алар бу эшкә нәрсә әйтерләр икән? (Тылсымлы таягын болгап җибәрә). “Әдәплеләр иле”ндәге дусларым, рәхим итегез!
Тылсымчы: Исәнмесез, балалар! Мин “Әдәпсезләр илендә” бик күп тәртипсезлекләр, начарлыклар эшләүче әдәпсез балаларны күреп шаккаттым. Сез бу турыда ниләр әйтерсез икән? Бәлки, күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы һәм педагог журналист һәм дин әһеле, нәсихәтче Ризаэддин Фәхреддин абыегыз турында сөйләп китәрсез. Аның бит тәрбияле балалар турында “Балаларга нәсыйхәт”исемле китабында бик күп язылган. Шул китапта ниләр сөйләнүе турында берничә мисал да китереп китсәгез, бик яхшы булыр иде. Сезнең сөйләгән сүзләрдән бу илдәге балалар да тәртипле балаларга әйләнеп, бу ил “Әдәпсезләр иле”дип аталудан туктар иде.
Әйдәгез без дә шул илгә сәяхәт кылыйк.. ( “Пар ат “ җыры.)
Укучылар Р Фәхрэддиннеңтормыш юлын сөйлиләр
1 укучы. 2014 ел бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист Риза Фәхретдиннең 155 еллыгына багышлана . Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган
укучы
1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә барып, анда белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
укучы
Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, Уфада имтихан тапшырып, имам таныклыгы ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга. 1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши. Бик күп күренекле затлар белән очраша..
укучы
Уфа шәһәрендәге Диния Нәзарәтендә казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең архивын тәртипкә китерү булган. Бу хезмәтләре өчен ул патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек әдәбе» кебек дәреслекләре басылып чыга.
укучы
1906 елда Ризаэтдин Фәхретдин изаУфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра. «Шура» дип исемләнгән яңа журналның баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә.Ун ел дәвамында нәшер ителгән мәкаләләре дөнья күргән., хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.
укучы «Шура» журналы ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхретдин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казый, ә соңрак мөфтилек Вазыйфаларын башкара.
Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән..
Ризаэтдин Фәхретдин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
Укучы. Риза Фәхретдин ана телен тулы хокуклы тел итәргә тырышу белән бергә, балаларны рус телен һәм башка чит телләрне дә тырышып үзләштерергә өнди.
“Туган тел” җыры башкарыла.
Укытучы: Ә хәзер укучылар мәшһүр галимебез Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» исемле китабына аерым тукталыйк. Китапның беренче битен ачыйк әле.
Мәктәп әдәпләре . Мәктәпкә хөрмәтем - ул минем китабым.
укучы
Мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр без туганчы ук язылган булган. Безнең әби-бабаларыбыз да, әти-әниләребез дә аларны төгәл үтәгәннәр. Димәк ул кагыйдәләрне без дә бозмаска тиеш. Менә ул кагыйдәләр:
1."Мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне салып билгеле урынга куегыз, мәктәптә икенче аяк киеменнән йөрегез",-ди Р.Фәхреддин. Бүгенге көндә дә бу таләпләр сакланган, без ул таләпләрне үтибез.
укучы
2."Дәрес башланыр алдыннан әдәп белән урыннарыгызга утырыгыз, дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз ",-ди галим.
3."Дәрестә укучы иптәшеңә комачауламаска, вакытны үзеңә файдалы итеп уздырырга
укучы
6.Укытучы сораганда басып ачык тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән сораган сүзгә рөхсәтсез катышмагыз",- ди Р.Фәхреддин. Димәк, бер-беребезне бүлеп, кычкырып утырырга ярамый.
7.Мәктәп әдәпләренә керүче тагы бер кагыйдә: дәрес калдырмау. Дәрес калдырдыңмы-бу инде синең көнең бушка үткән дигән сүз. Күпме яңалык, мәгълүматны белмичә каласың.
укучы
8."Гыйлем алыр өчен тырышырга кирәк. Тырышлык-акыл һәм фикергә, шулай ук тән һәм сәламәтлеккә зыян китермәс рәвештә тырышу ул. Күңелдә яхшы урнашып калсын өчен дәресләрне кат-кат укырга тиешле. Бүгенге сабакны кабатлап кына калма. Үткән көн сабакларын да бер кагыйдә буенча кабатла. Белмәгән яки шөбһәле булган урыннарны остаз һәм мөгаллимнәрдән яки башка белүчеләрдән сорарга тиешле. Сораганнардан яшерү һәм сораудан гарьләнү-укучы өчен гаептер.
укучы
9.Гыйлемлекнең яхшы саклануы өчен һәрвакытта яныңда китаплар, дәфтәрләр булырга тиешле. Үзлегеңнән өстәмә әдәбият укырга кирәк. "Тамчыдан күл җыелыр",-дигән кебек, аз-азлап җыелган гыйлем-соңрак күп булыр, диелә Р.Фәхреддиннең "Балаларга үгет нәсихәт" дигән китабында.
Димәк, Мәктәптә яхшы белем үзләштерү өчен мәктәп кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзеңне дөрес тотарга, белемле булыр өчен тырышып укырга кирәк.
- Ә хәзер Исрафилова Алия башкаруында татар биюе карап китик.
- Ә хәзер китапның икенче битен ачыйк.
Чисталык әдәпләре . Үзең нинди- көзгең шундый.
1 укучы.
Борын әдәпләре.Кулларыгыз белән борынннарыгызны тотып утырмагыз, бармакларыгыз белән казынмагыз,ялангач кулларыгыз белән сеңгереп тә соңыннан башка нәрсәләргә кулыгызны сөртмәгез.Төчкергән вакытыгызда йөзегезне бер тарафка борыгыз, кешегә карап төчкермәгез! Борыныгызны һәм авызыгызны су белән юыгыз.
2 укучы.
Колак әдәпләре.Бозык сүзләр ишетү, бозыклык китерер, шуның өчен яман сүзләр ишетмәгез:яшеренеп сөйләнә торган сүзләрне тыңлап йөрмәгез.Битегезне юганда колакларыгызның эчләрен һәм тышларын юыгыз һәм тастымал белән корытыгыз.
Каты тавышлар колак өчен зарарлы булганга күрә, мөмкин кадәр ерак булыгыз.
3 укучы.
Кул әдәпләре. Күрешү өчен кулны биргән кешегә уң кулыгызны сузыгыз.Кешеләр алдында кулларыгыз белән уйнамагыз, бармакларыгызны шартлатмагыз.
Пычрак нәрсә тотканнан һәм ашаганнан соң кулларыгызны игътибар белән юыгыз Соңыннан яхшылап сөртегез.Тырнакларыгызны озын йөртмәгез, астында булган керләрне чистартыгыз.
4 укучы.
Баш әдәпләре.Җәй көннәрендә чәчләрегезне мөмкин кадәр кыска йөртегез , һәрвакыттта сабын һәм мунчала белән юыгыз, эссе көннәрдә бигрәктә.Башыгызны юганнан яки коенганнан соң, яланбаш килеш салкын һавага чыкмагыз.
5 укучы.
Күз әдәпләре.Күзләрегезне мөмкин булганда һәркөнне иртән сабын белән юыгыз, һәрвакыт саф тотыгыз, ерак һәм бик нечкә яки кояш,ай, лампа кебек артык нурлы нәрсәләргә карап тормагыз, ак һәм кызыл төсләргә озак карамагыз, күз өчен зарарсыз төсләр- яшел. күк төсләрдер.
6 укучы.
Авыз әдәпләре.Сөйләшкән вакытыгызда авызыгыздан төкерек чәчмәгез, кулларыгызны һавада йөртмәгез, кешенең сүзен бүлдермәгез.Суган, сарымсак ашап авызыгызны исләндермәгез.Һәр көнне иртән һәм ашаганнан соң авызыгызны яхшы чайкагыз, теш арагызда ризык калдырмагыз, теш щеткасы белән камил чистартыгыз.
Укытучы:
Менә нинди матур фикерләр! Без дә бераз ял итеп, күңелебезне яктылык, сафлык белән сугарыйк әле. Бер бию карап китик әле.( татар биюе )
Ә хәзер китапның өченче битен ачыйк.” Ата- ана әдәпләре” Ата- анасын тыңлаган әдәм булган , тыңламаган әрәм булган”
1укучы
Ата - аналарыгыз янында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..
2 укучы.
Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә үзләренең миһербанлыклары белән бирерләр, шуның өчен нәрсә сорасагызда әдәп белән сорагыз. Әгәр сораган нәрсәгезне бирмәсәләр, аларны борчымагыз.Сезгә нәрсә кирәк-кирәк түгеллеген алар сездән яхшырак беләләр.
3 укучы.
Кайбер балалар аталарының байлыгына ышанып, ялкаулыкка гадәтләнеп китәләр. Нәтиҗәдә беркөнне акчалары да бетә, тереклек итәр өчен кулда һөнәрләре дә булмый. Шуның өчен ата байлыгына ышанып тормыйча, нинди зур бай баласы булсагыз да һөнәр өйрәнегез.
Укытучы. Ярамаган эшләр белән әти-әнине борчу, рәнҗетү, ачуланышу, сүзләрен тыңламау - әхлаксызлык билгесе, зур гөнаһ. Һәркем үзен тудырган кешеләргә миһербанлы булырга тиеш. Ата-анасын хөрмәт итмәгән кеше үзе дә хөрмәтсез була. Алар каршында безнең бурычыбыз бик олы. Аларны никадәр генә хөрмәт итсәк тә, бурычыбызны биреп бетерә алмаячакбыз.
Бүген бездә кунакта, авылыбызның Ак әбие, Нәсимә апа. Аның үгет нәсыйхәтләрен тыңлап китик, сүзебезне аңа бирәбез. Рәхим итегез.
Безнең укучыларыбыз арасында да дин сабакларына йөрүче укучыларыбыз бар. Апалы- энеле Мустафина Илүзә һәм Исламнурны бирегә чакырабыз. Корьәннән берничә сүрә укып китсеннәр әле.
Ә хәзер әниләребезгә багышлап Халилова Зөлфия башкаруында “Әнием” җырын тыңлап китик.
Укытучы: Журналның тагын бер битен ачыйк.” Дуслык әдәпләре” “Дустың булмаса – эзлә, тапсаң- югалтма””
1 укучы.
Шатлык һәм кайгылы вакытта таяныр кешеләр дуслардыр. Шуның өчен дусларны сайлый белегез һәм югалтмагыз!
2 укучы.
Һәрвакыт хөрмәт күрсәтеп тору вә дөреслекне олылау сәбәпле дуслык көчәер. Шуның өчен дусларыгызга һәрвакыт ярдәмче вә аларга таяныч булыгыз! Кеше — бер ялгызы аз булса да, дуслары белән күп булыр. Дуслар — авырлык вә мәшәкать көннәрендә ярдәмче булсыннар өчендер.
3 укучы
Дусларыгызны шелтәләргә ашыкмагыз, алар белән бозылышуны җиңелгә санамагыз. Бәлки бераз сабыр итегез, сабыр иткәнегез өчен соңыннан үзегез дә шатланырсыз.
4 укучы
Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар белән дошман да булмагыз.
Йомгаклау.
Тылсымчы. Рәхмәт, балалар! Сез үзегезнең матур җырларыгыз, сөйләгән сүзләрегез белән бу илдәге әдәпсез балаларны да үзегезгә караттыгыз. Ризаэддин Фәхреддин биргән төпле киңәшләр, минемчә, аларның колакларына кергәндер. Бәлки ,алар да әдәпле балаларга әйләнгәндер.
Исәнләшә белмәгән, нәни кызны елаткан, , әбигә булышмаган балалар чыгалар.
Балалар. Тылсымчы апа, балалар! Сез безне гафу итегез инде,без башка алай булмабыз. Безне дә үзегез белән “Әдәплеләр иле”нә алып китегез. Безнең әдәпсез балалар буласыбыз килми.
Тылсымчы. Ярый, балалар, гаебезне вакытында таный белеп, начар гадәтләрдән читләшә белүегез миңа бик ошады.Сезне дә үзебез белән алабыз. Рәхим итегез,“Әдәплеләр иле”нә!
Укучылар без сезнең белән Р.Фәхретдиннең тууына 155 елга багышланган “ Әдәп төбе- матур гадәт” исеме астындагы музыкаль әдәби кичә карадык. Бу кичәдә сез үзегез өчен нинди яңалыклар белеп калдыгыз?
Дусларым, рәхмәт. Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсыйхәтләрен һәрвакыт исегездә тотарсыз һәм үтәрсез дигән өметтә калабыз.
Шушының белән безнең әдәби музыкаль кичәбез тәмам. Килгән кунакларга, әниләргә, әбиләргә, укучылар сезгә бик зур рәхмәт.