kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Балачакны? кыен чорлары (доклад)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шундый бер кыйсса бар, имеш. Алла ??р ?анварга тигез итеп гомер бирг?н. Л?кин ?анварлар ходай бирг?н яшьне – гомерне к?псенг?нн?р ??м ??рберсе ад?м баласына ?з гомерл?рене? к?пмедер ?лешен бирг?нн?р. Шу?а к?р? д? ад?м баласы ?з гомеренд? ??рбер хайванны? гомерен ?т?. Холкы, р?веше, кыяф?те, уй-фикере ?зен?  гомер бирг?н хайванныкына якын була. Уртача кеше гомерен 12 хайван яшен? - программасына б?леп була. ??р программага керг?ч, барлык кешене? д? психологиясе, уй-фикер й?рт?е, физиологик процессны? ?зг?реше (тешл?р чыгару, т?ш?, гармональ процессны? теге яки бу якка ?зг?реше, тышкы кыяф?те ?зг?р?)шул хайванныкына охшый. Кайбер программалар (хайван гомере) кеше гомере ?чен аеруча авыр кризис формасында ?т?. Мин д? ?земне? бу чыгышымда аеруча шушы гомерл?рг? тукталып ?т?сем кил?. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Балачакны? кыен чорлары (доклад)»













Балачакның кыен чорлары

(Доклад)























Эшне башкарды:

МБББУ “Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Хабибуллина Гөлнара Флорис кызы







1 нче гомер - Әтәч яше (туганнан алып 1 яшькә кадәр)

2 нче гомер – Маймыл яше (1-3)

3 нче гомер – Кәҗә яше (3-7)

4 нче гомер – Ат яше (7-12)

5 нче гомер – Үгез яше (12-17)

6 нчы гомер – Кумак яше (17-24)

7 нче гомер – Кабан яше (24-31)

8 нче гомер – Эт яше (31-42)

9 нчы гомер – Елан яше (42-55)

10 нчы гомер – Дракон яше (55-70)

11 нче гомер – Песи яше (70-85)

12 нче гомер – Тигр яше (85-үлем)


Шундый бер кыйсса бар, имеш. Алла һәр җанварга тигез итеп гомер биргән. Ләкин җанварлар ходай биргән яшьне – гомерне күпсенгәннәр һәм һәрберсе адәм баласына үз гомерләренең күпмедер өлешен биргәннәр. Шуңа күрә дә адәм баласы үз гомерендә һәрбер хайванның гомерен үтә. Холкы, рәвеше, кыяфәте, уй-фикере үзенә гомер биргән хайванныкына якын була. Уртача кеше гомерен 12 хайван яшенә - программасына бүлеп була. Һәр программага кергәч, барлык кешенең дә психологиясе, уй-фикер йөртүе, физиологик процессның үзгәреше (тешләр чыгару, төшү, гармональ процессның теге яки бу якка үзгәреше, тышкы кыяфәте үзгәрү)шул хайванныкына охшый. Кайбер программалар (хайван гомере) кеше гомере өчен аеруча авыр кризис формасында үтә. Мин дә үземнең бу чыгышымда аеруча шушы гомерләргә тукталып үтәсем килә.

Беренче программа иң авыр кризис яше – туганнан алып 1 яшькә кадәр әтәч яше. Яңа туган баланың тавышын яшь әтәч тавышына охшаталар. Һәр сәгать саен үзенең барлыгын белгертеп тора. Аның организмы бик тиз үсә, яңара һәм камилләшә. Беренче кризис бала дөньяга килгәннән соң башлана, чөнки ул туган мохит ана карынындагы шартлардан бик нык аерыла. Аңа температура үзгәрешен дә, күп төрле ярсыткычларны да үзләштерергә кирәк. Шуңа күрә көйсезләнгән чаклары күп була. Бер яше тулгач, бала өлкәннәргә берсүзсез буйсынудан туктый.

Хәзер маймыл гомере башлана. Туктаусыз үрмәли, менә, йөгерә, авазлар сала, кыяфәте маймылны хәтерләтә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, бу яшьтәге балалар үзләре турыдан-туры кабул иткән тәэсирләр буенча гына түгел, ә бәлки хәтерләрендә туган образлар һәм күз алдына китерүләр тәэсирендә нәрсәдер эшләргә омтылалар. Бу бик табигый, чөнки ул чорда хәтер баланың аның һәм үз-үзен тотышын үзгәртүдә хәлиткеч көчкә әверелә. Бер яшьлек баланың инде аңа кадәрге булган хәле канәгатьләндерми, һәм ул һәр нәрсәне үзе эшләргә тырыша. Әмма өлкәннәр ярдәменнән башка аны башкарып чыга алмый. Шуңа күрә аңа төрле уенчыклар белән уйнарга, кашыкны ничек тотарга, ничек киенергә икәнен кат-кат күрсәтеп бирергә, иренмәскә кирәк. Бала предметлар белән эшләргә өйрәнә. Яңа ихтыяҗлар, интереслар эшчәнлекнең яңа төрләрен барлыкка китергән каршылыклар – яшь буынның психик үсешенә юнәлеш бирүче көчләр алар. Әгәр андый каршылыклар булмаса, бер генә бала да үзенең психик үсешендә яңа баскычка күтәрелә алмас иде. Мәсәлән, бик аз сүз белә торган сабый сүзләрне дөрес әйтми, җөмлә төзи белми. Шулай да ата-анасы аны аңлый һәм сабыйга үзенең иң гади ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Бала үсә. Анда дөньяны тирәнрәк аңларга, сөйләм ярдәмендә башка кешеләр белән күбрәк аралашырга омтылу ихтыяҗы туа. Әмма бик аз сүз белүе моңа комачаулый. Нәтиҗәдә ихтыяҗ белән момкинлек арасында каршылык туа. Бу каршылык баланың сөйләмен үстерүдә һәм аның өлкәннәр белән ешрак аралашуы нәтиҗәсендә хәл ителә.

Өченче яшендә баланың психологиясе тагын да катлаулана. 3-7 яшькә кадәр кәҗә гомере башлана. Анда “мин” төшенчәсе өстенлек итә. Бала бөтен җирдә үзенең “мин”ен алга куя. Ул гаять үзсүзле, чөнки аның өчен иң әһәмиятлесе – теләк. Теләге исә гел үзгәреп тора. Шунлыктан өч яшьлек бала бик еш үпкәли, көйсезләнә, әбиләр сүзе белән әйтсәк: “Нәкъ кәҗә килгән”. Мондый чакларда күп кенә ата-аналар: “Бу балага нәрсә булды соң? Әле кайчан гына нинди күндәм иде, ә хәзер һич көйгә килми. Бернинди сәбәпсез үпкәли, кызып китә. Нервалары нигә болай бик какшады икән соң? Гаиләбездә дә тавыш-гауга булганы юк, ләбаса?” – дип аптырашка калалар һәм табибка мөрәҗәгать итәләр. Тикшерү вакытында балаларның күбесе сау-сәламәт икәнлеге ачыклана. Кәҗә яшендәге балалар мактаганны ярата һәм үзенә буйсынуны таләп итә. Юкка көнләшкән һәм кыланган чаклары була. Бу яшьтәгеләргә бар нәрсәне үзләрен күрсәтергә омтылуы хас. Өлкәннәрдән мактау сүзләре ишетү аларны дәртләндерә, тагы да яхшырак эшләргә этәрә. Шул ук вакытта бала үз эшенә бәя бирергә һәм аны өлкәннәр белән чагыштырырга өйрәнә.

7-12 яшькә кадәр ат яше башлана. Бала физик һәм психик яктан үсә барган саен, аңарда кешеләр арасында күренә торганрак урын алырга, әһәмиятлерәк эшне ат кебек башкарырга омтылыш арта. Бу омтылыш аның укуга мөнәсәбәтендә, өлкәннәр кушканны төгәл үтәргә, гаиләдә ярдәмче булырга теләвендә ачык күренә. Аңарда әти-әнисен белән хезмәттәшлек рухы көчәя. Ул инде башкаларның уй-хисләре, кичерешләре, мәнфәгатьләре белән дә исәпләнә. Ат яшендәге балаларның эчке дөньясы бик киеренке һәм шактый катлаулы. Ул күп уйлана, төрле вакыйгаларны үзе күргән хәлләрне күздән кичерә, нәрсәгәдер борчыла. Кыскасы, бу яшьтәге бала үзенең эчке дөньясы белән кызыксына башлый. Аңарда вөҗдан газабы кебек хисләр дә барлыкка килә. Сүз уңаенда ат яшендәгеләрнең, бигрәк тә 7 яшьтәгеләрнең әти-әниләре белән бергә булырга, бергә шөгыльләнергә яратуын да әйтәләр. Эшләргә өйрәнүне, өйрәтү мөмкинлеген беркайчан да онытмаска кирәк.

Баланың эчке тормышында яңа сыйфатлар, үз-үзен тотышында яңа үзенчәлекләр барлыкка килүне дә диалектик үсешнең гомуми чагылышы итеп карага кирәк. Формалашуга шәхеснең катлаулана, байый баруы һәрвакытта да шома гына бармый, чөнки балалык чоры (ат яше) гади уйнау һәм шаярулар яше түгел, бәлки өйрәнү чоры да ул. Чак беленерлек үзгәрешләр, бергә туплана торгач, яңа төр сыйфатның башланып китүенә сәбәп була, яңарышка китергән әнә шул үзенчәлекле сикерешне һәм үсештәге яңа борылышны кыен чор дип атыйлар.

Психик үсешнең бер баскычның икенчесенә күчү чорында баланың тирә-юнендә кешеләр булмавы һәм бу хәлне үзгәртергә омтылуы ачык күренә. Кеше тормышының 5 нче гомере 12-17 яшькә хәтле үгез яше башлана.Үгезләр үзенең яңа мөмкинлекләрен сизә һәм өлкәннәр белән яңа мөнәсәбәтләр булдырырга омтылалар. Кыскасы, искечә яшәү аны инде канәгатьләндерми, ә яңасы әле формалашмаган. Мондый чакта бала өлкәннәр белән каршылыкка керә. Аларның таләбен кире кага. Шуңа күрә ата-аналар уллары яки кызларының яңа эшчәнлеккә һәм мөнәсәбәтләргә омтылуын аңларга, аларга күбрәк мөстәкыйльлек бирергә, үсә барган мөмкинлекләрен файдаланырлык эш төрләрен тәкъдим итәргә тиешләр. Үсмерчак тагын да катлаулырак һәм озаккарак сузылган күчеш чоры. Бу чорда кеше, балачактан чыгып җитлеккән шәхес булып формалаша, өлкәннәр тормышы бусагасына аяк басу алдында тора. Үсмерчакта күпмедер дәрәҗәдә мәктәпкәчә яшьтәге үзсүзлелек, үзбелдеклелек даими рәвештә мөстәкыйльлеккә омтылу, “мин”не беренче планга кую кебек кискенлекләр янә кабатлана. Әмма алар шактый катлаулы формада чагыла. Яшүсмернең мин-минлеге үзе турында югары фикердә булуы үзен шәхес буларак аңлый башлавы белән бәйле. Бу яшьтә үз-үзеңне анализлау һәм башка кешеләргә, шул исәптән укытучыларга һәм ата-аналарга, тәнкыйть күзлегеннән карау көчәя. Кешеләргә биргән бәя бик еш үзгәреп тора. Кайвакытта хәтта зур-зур абруйлар да бетереп ташлана. Яшүсмер әнә шулай газапланып, үзенә үрнәк булырдай герой эзли. Үсмерчак – тышкы идарәдән үзидарәгә күчү чоры ул. Яшүсмер биредә үзенең белеменә, акылына, хисләренә таяна. Андый сыйфатлары җитәрлек булмаган яшүсмерләр, өлкәннәргә бәйлелектән котылырга омтылып, я иптәшләре йогынтысына биреләләр, я бөтенләй ялгыз калалар. Гомумән алганда, алар ничек тә коллективта үзләрен күрсәтергә омтылалар.

Яшүсмер өчен яшьтәшләре кечкенә социаль мохит булып торалар. Бер төркемдәге үсмерләрне бер үк сораулар борчый. Шуңа күрә һәр ата-ана улы яки кызының нинди төркемнәр белән аралашуын даими күзәтеп торырга тиеш, югыйсә, үсмерләрнең начар йогынтыга, компаниягә эләгүе мөмкин. Яшүсмер үзенең эчке тойгыларыннан чыгып эш итә. Шуның өчен аңарда хисләр культурасы тәрбияләүгә зур әһәмият бирергә кирәк. Үсмер саф хисләргә бай булсын, кешеләргә зыян китерә торган теләкләрен тыя белсен. Ә моның өчен кече яшьтән үк даими һәм эзлекле тәрбия эше алып бару таләп ителә. Тик шул вакытта гына хисләр кешенең үз-үзен тотышын һәм эшчәнлеген көйләүче механизмга әверелә. Үсмерчакны, гадәттә, конфликтлар чоры дип атыйлар. Бу чор үсмергә, барыннан да элек, үзара мөнәсәбәтләрдә чагыла. Үсмерләрдә җаваплылык хисе тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Чөнки вакытында андый тәрбия алмаган малайлар һәм кызлар үзләре кылган эшләрен нәрсә китерүен алдан күрә белмиләр, яисә моны күрергә теләмиләр. Социаль яктан өлгереп җитмәү, кешеләр каршында җаваплылык тотмау, үзеңне җәмгыятьнең бер вәкиле итмәү еш кына ялгыш адымнар ясауга, хокук бозуларга китерә.

Бер чордан икенче чорга күчү чагыштырмача тыныч та, каршылыклы кискенләшү формасында да була. Андый кискенләшүгә бала туганнан соң 3 яшьтә, 7 яшьтә, үсмерлек чорында аеруча ачык күренә. Әлбәттә, бу якынча бүленеш.

Психологик кыенлыклар һәр чорны үткәндә дә булып алырга мөмкин. Кыскасы, алар кешенең физик һәм психик үсеше ничек баруга бәйле.

17-24 яшь – кумак яше, яки мәхәббәт яше – гашыйк булуларның иң күп чоры. Бу яшьтә малайларны кызлардан кешелекнең матур, көчсез, йомшак яртысыннан аерып армиягә җибәрү чоры.

24-31 яшь – кабан яше. Кешеләр бик күп диапозонда кызыксыналар, үзенә кирәген генә сайлау программасы алдында торалар.

31-42 яшь – эт яше. Кешенең балалар, өй, гаилә, тормыш дип чабу, эшләү яше.

42-55 яшь – елан яше. 42 яшь бик күп кешеләр өчен кискен борылыш, кризис яше. Кешеләрнең кайберсе, тормышның соңгы баскычына җитәбез дип, эшкә чума. Бөек ачышлар яше дип тә атарга була. Кайберләре байлык туплау, кайберләре дөнья гамен аракы белән баса, яки картлык якынлаша дип, “бер яшьлектә, бер картлыкта” дип, яшүсмер егет-кыз кебек күбәләк урынына оча.

55-70 яшь – дракон яше. Кеше нинди дә булса дингә омтыла, теге дөньяны күбрәк уйлый башлый.

70-85 яшь – песи яше. Песи кебек йомшак мөгамәләне ярата, мемуарлар язу эше белән шөгыльләнә. Песи – спорт билгесе. Үлем белән “песи тычкан белән уйнаган кебек” уйный дип тә әйтәләр.

85 яшьтән югары – тигр яше. Үлемгә каршы иң югары ихтыяр көче туплау яше.

























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Балачакны? кыен чорлары (доклад)

Автор: Хабибуллина Гульнара Флорисовна

Дата: 02.03.2016

Номер свидетельства: 301243


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства