kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

1 сентября-День Знаний

Нажмите, чтобы узнать подробности

                 Филиал-МОБУ ООШ с.Богданово

 

 

 

                     Сценарий на 1 сентября

                      ( на башкирском языке)

 

 

 

Подготовила и провела: Аскарова Ф.Д.

2015год

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Х?ерле к?н, кадерле укучылар,х?рм?тле  укытучылар, ?ти-?нил?р,килг?н кунаклар! Мен? кояшлы 1 сентябрь та?ы безне кабат берг? жыйды. Б?ген м?кт?пл?рд? ??р бала к?теп алган кызыклы,вакыйгаларга бай булган я?а уку елы башлана. Барыгызны да Белем к?не бел?н котлыйбыз!  Я?а уку елы ??ркемг? шатлык-с?енечл?р,ныклы тазалык,зур у?ышлар алып килсен. Б?йр?м бел?н сезне,дуслар!

1.Ис?нме,м?кт?п,ис?нме,

Без сине сагынып беттек,

Сентябрь ае житк?нен

Т?земсезл?неп к?ттек.

                                         2. ?ава салкыная бара,

                                                Аяк басабыз к?зг?.

 Сары т?ст? яфраклар да

                                                Чалына инде к?зг?.

3. Хушлаштык ямьле ??й бел?н,

 ?тте д? каникуллар.

 Б?ген б?йр?м – белем к?не,

М?кт?пк? илт? юллар.

4. Г?жл?г?нд?й бал кортлары

                          Г?р кил? м?кт?п алды.

 Шат тавышлар: кемн?р, кайда,

                                      Ничек ?тк?рг?н ялны?

 5.Кы?гырау да сагынгандыр,

 Мо? сарылган телен?,

Парта артына чакыра,

 ?йд?п белем илен?.

6. Белем б?йр?мен алып кил?

                                   Кы?гыраулы сентябрь.

                                      Кулларымда тере ч?ч?к,

                                      Шатлыгымны син д? к?р.

7 Ашкынамын м?кт?бем?

?йтерсе?, туган йортым.

М?кт?бем? илт?р сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

 5. М?кт?пк?ем каршы ала,

 Барыбызны ирк?л?п.

 Кочагына кыса кебек

 Килг?н ?чен ирт?р?к.

 А.Б.Х?рм?тле укучылар! Барыгызны да Белем к?не бел?н котлыйбыз! Шушы минутта ме??рл?г?н укучылар безне? кебек ?к м?кт?пк? килде. Й?зл?р балкый, к?зл?рд? нур, й?р?кл?рд? д?рт. Без туган м?кт?бебезг? белем алу тел?ге бел?н аяк басабыз ??м ??р уку к?небез шулай якты, матур булсын иде дип телибез. А.Б.1 сентябрь - Белем к?не ген? т?гел ул, ? туган к?н д?. Ч?нки бу к?нне я?а ?метл?р, я?а планнар, я?а омтылышлар туа. Бу ?метл?рне? аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик ?зебезд?н ген? тора. Республикабызны?, илебезне? кил?ч?ге - безне? кулда. 6. Укытучы, м?кт?п – бу ике суз

 Кунелемд? яши ян?ш?,

М?кт?бем, дип ?йтк?н чакта

Укытучым, дип, й?р?к энд?ш?.

7. Укытучым! Туземлеге? сине? кыя сыман,

 Кунеле? изге, алда нур гына.

 Гадисе? д?, б?ексе? д? узен,

Си?а ти? мактау-жыр гына.

 8. Укытучы, якты кояш кебек,

Ку?елемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярд?м кулы суза,

Сабыр сузе бел?н юата.

9.Ч?чк? тотып чыктым б?ген

Укытучым, сине? каршы?а.

 Чын к??елд?н сине т?брик ит?м

Я?а уку елы башында.

10. Белем тауларыны? ?рл?рен?

 Жит?кл?шеп тагын мен?рбез.

Сезне матур ч?ч?кл?рг? ти?л?п

Г?лл?м?л?р б?л?к ит?без.

11. Х?рм?тле укытучылар! Сезг? булган х?рм?тебез

 Яши безне? й?р?кт?.

Ч?ч?кл?рне? хуш ислесе

 Чын к??елд?н - б?л?кк? !

(Ч?чк? тапшыру) Жыр "Укытучым”.

? х?зер 1 класска кил?че дусларыбызны залга чакырабыз.Бу безне? я?а укучыларыбыз.Алар б?ген нык дулкынлана.?йд?гез аларны ягымлы елмаю,к?чле алкышлар бел?н каршы алабыз.

(шигырь с?йлил?р).

А.Б. ?ти-?нил?ребез б?ген н?ни дусларыбызга караганда да ныграк дулкынланадыр.Ч?нки,баланы м?кт?пк? озату –алар ?чен д?  зур сынау.Й?р?к т?рл?ренд? саклап й?ретк?н и? изге тел?кл?рен алар да б?ген балаларына житкерерг? тели.

(1 класс укучыларыны? ?ти-?нил?рен? с?з бирел?).

Б?ген сез мавыктыргыч, ма?аралы, ? кайчакта бик кыен да булган с?ях?тк? чыгасыз. Бу с?ях?т – Белем илен? илт?. Л?кин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен ??ркем ?зе ача, ??м сезг? бу ачышта ярд?мчегез,сезг? юл курс?тучегез, беренче укытучыгыз – З?ниф? Кадим  кызы булыр.

(С?з беренче класс укытучысына бирел?.)

Котлау ?чен с?з районнан килг?н кунакка бирел?.

14. Кояшны? да б?ген йомшак нуры

 Сезне бире с?еп китерде.

 Алыгыз сез гыйлем хазин?сен

??м ?сегез г?лл?р шикелле!

 15.Безд?н сезг? шул тел?к: Белегез укуны? кадерен,

Ертмагыз д?фт?р битл?рен,

 Саклагыз китапны кадерл?п.

 П?хт? булсын киемегез,

Таза булсын кул ??м битегез!

16.Курыкмагыз ?ич бер эшт?н – кыю булыгыз! Изгелекле булыгыз, Кешелекле булыгыз! Олыларны х?рм?тл?п, Гел р?хм?тле булыгыз!

А.Б.Уку елы сезг? ??рчак

 Бары у?ыш китерсен,

Диктантлар "биш”к? язылсын,

М?сь?л?л?р чишелсен

М?кт?пт? к??елле булсын,

Д?ресл?р ?и?ел ?тсен.

??м сезне? ?чен ачылсын

 Бар мог?изасы ?ирне?.

?йд?,дустым,берг? х?б?р итик

Башлануын уку елыны?.

К?реп соклансыннар сихри к?чен

Жиз кы?гырау чы?ыны?.

?.х?зер б?йр?мг? к?пт?н к?тк?н дустыбыз-кы?гырауны чакырабыз.

(Кы?гырау шалтыраталар)

Барыгызны да я?а уку елы башлану бел?н котлыйбыз. Белем б?йр?мен д?вам итерг? классларга чакырабыз. У?ышлар сезг?! Чакыра, тагын чакыра Кы?гырау классларга. Б?генн?н – Белем к?ненн?н Уку елы башлана! 
 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«1 сентября-День Знаний »

Филиал-МОБУ ООШ с.Богданово







Сценарий на 1 сентября

( на башкирском языке)





Подготовила и провела: Аскарова Ф.Д.

2015год























Хәерле көн, кадерле укучылар,хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр,килгән кунаклар! Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә жыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы ,вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр,ныклы тазалык,зур уңышлар алып килсен. Бәйрәм белән сезне,дуслар!

1.Исәнме,мәктәп,исәнме,

Без сине сагынып беттек,

Сентябрь ае житкәнен

Түземсезләнеп көттек.

2. Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

Сары төстә яфраклар да

Чалына инде күзгә.

3. Хушлаштык ямьле җәй белән,

Үтте дә каникуллар.

Бүген бәйрәм – белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

4. Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

5.Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

6. Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

7 Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтәр сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

5. Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

А.Б.Хөрмәтле укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез. А.Б.1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда. 6. Укытучы, мәктәп – бу ике суз

Кунелемдә яши янәшә,

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

7. Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,

Кунелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә узен,

Сиңа тиң мактау-жыр гына.

8. Укытучы, якты кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сузе белән юата.

9.Чәчкә тотып чыктым бүген

Укытучым, синең каршыңа.

Чын күңелдән сине тәбрик итәм

Яңа уку елы башында.

10. Белем тауларының үрләренә

Житәкләшеп тагын менәрбез.

Сезне матур чәчәкләргә тиңләп

Гөлләмәләр бүләк итәбез.

11. Хөрмәтле укытучылар! Сезгә булган хөрмәтебез

Яши безнең йөрәктә.

Чәчәкләрнең хуш ислесе

Чын күңелдән - бүләккә !

(Чәчкә тапшыру) Жыр "Укытучым”.

Ә хәзер 1 класска килүче дусларыбызны залга чакырабыз.Бу безнең яңа укучыларыбыз.Алар бүген нык дулкынлана.Әйдәгез аларны ягымлы елмаю,көчле алкышлар белән каршы алабыз.

(шигырь сөйлиләр).

А.Б. Әти-әниләребез бүген нәни дусларыбызга караганда да ныграк дулкынланадыр.Чөнки ,баланы мәктәпкә озату –алар өчен дә зур сынау.Йөрәк түрләрендә саклап йөреткән иң изге теләкләрен алар да бүген балаларына житкерергә тели.

(1 класс укучыларының әти-әниләренә сүз бирелә).

Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә. Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез,сезгә юл курсәтучегез, беренче укытучыгыз – Зәнифә Кадим кызы булыр.

(Сүз беренче класс укытучысына бирелә.)

Котлау өчен сүз районнан килгән кунакка бирелә.

14. Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

Һәм үсегез гөлләр шикелле!

15.Бездән сезгә шул теләк: Белегез укуның кадерен,

Ертмагыз дәфтәр битләрен,

Саклагыз китапны кадерләп.

Пөхтә булсын киемегез,

Таза булсын кул һәм битегез!

16.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз! Изгелекле булыгыз, Кешелекле булыгыз! Олыларны хөрмәтләп, Гел рәхмәтле булыгыз!

А.Б.Уку елы сезгә һәрчак

Бары уңыш китерсен,

Диктантлар "биш”кә язылсын,

Мәсьәләләр чишелсен

Мәктәптә күңелле булсын,

Дәресләр җиңел үтсен.

Һәм сезнең өчен ачылсын

Бар могҗизасы җирнең.

Әйдә,дустым,бергә хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Жиз кыңгырау чыңының.

Ә.хәзер бәйрәмгә күптән көткән дустыбыз-кыңгырауны чакырабыз.

(Кыңгырау шалтыраталар)

Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә! Чакыра, тагын чакыра Кыңгырау классларга. Бүгеннән – Белем көненнән Уку елы башлана! 



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
1 сентября-День Знаний

Автор: Аскарова Фарида Дамировна учитель башкирского языка и литературы

Дата: 31.10.2015

Номер свидетельства: 246163


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
1810 руб.
2260 руб.
1880 руб.
2350 руб.
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства