kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

План-конспект урока "Кышкы уеннар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 “Б” сыйныфында  
“Кышкы уеннар”  темасына р?сем ясау.

Я?а Кен?р махсус (коррециял??) VIII т?рд?ге гомумбелем интернат-м?кт?бе.


Р?сем укытучысы Габдрахманова Нурия Равил кызы

 

Д?рес темасы: Кышкы уеннар.
I. Максат: 
Танып-бел?, ?стер?:  кышкы уеннар р?семе нигезенд? балаларга ?з  к?з?т?л?рен ?ст?п р?сем  ясарга ?йр?т?.
Коррекциял??:  кул чугы х?р?к?тл?рен камилл?штер?, образлы фикерл?? к?некм?л?ре булдыру.
Т?рбияви: кышны? матурлыгын к?рерг? ?йр?т?, туган як табигатен? соклану,ярату хисл?ре тудыру.
II.Бурычлар: 
И.И. Творожниковны?   “Кышкы к?н”  картинасы  бел?н таныштыру;
Р?сем буенча хик?я т?зеп с?йл?рг? ?йр?т?.
?и?азлау:
Р?сем ясау ?чен кир?кле ?сбаблар, проектор, компьютер,  слайдлар, шаблон.
Д?рес барышы.
I. Д?ресне оештыру.
    - Балаларны? д?реск? ?зерлеген тикшер?.
    - Буяуларны юешл??.
    - Эмоциональ ?зерлек. 
    Балалар ?йд?гез бер- беребезг? шушы кар йомарламын бирик т? бер-беребезне?  яхшы якларын санап чыгыйк ?ле.
II. Актуальл?штер?. Балалар безне? б?генге д?ресебез бер ел фасылы бел?н б?йле. ?йд?гез яраткан шагыйребез Г.Тукайны? шушы шигырь-табышмагын  укыйк та  ?авап бирик ?ле , нинди ел фасылы ик?н ул? (Слайд 1).
-?йе балалар, бу кыш. Кайсыгыз ?йт? ала кышка нич? ай кер?? Алар нинди айлар?  (Слайд 2).
Декабрь (Слайд 3.)
Гыйнварда!(Слайд 4.)
Февральд?!
III. Я?а теманы а?лату. 
                                 1.Д?ресне? темасын ??м максатын белдер?. –
Безне? б?генге д?ресебезне? темасы “Кышкы уеннар”. К?пт?н т?гел кышкы каникуллар булды саф ?авада нинди уеннар уйнадыгыз?  Сау-сал?м?т булыр ?чен урамда уйнау кир?кме? (Балаларны? ?аваплары).
  2. Картина бел?н таныштыру. Творожников Иван Ивановичны?  “Кышкы к?н” дип  аталган картинасында да без  ап-ак карга батып  чана шуучы балаларны к?р?без.  Икенче планда ис? сарай ??м агачлар сур?тл?нг?н. Картинада кышкы к?нне? матурлыгы ачылган.  (Слайд 5.)
- ?йе, кыш бит матур ел фасылы. Л?кин аны? бер кимчелеге бар. Ул бик салкын. Калын, ?ылы итеп киенг?ч без аны сизмибез д?, ? мен? безд? кышлаучы кошларга ничек ик?н? ?йд?гез иск? т?шереп китик ?ле, кайсы кошлар безд? кышлыйлар? (Слайд 6.)
    - Песн?к, кызылт?ш, саескан, чыпчык, ала карга, тукран.
    - Без аларга ничек ярд?м ит? алабыз? (Слайд 7).
- ?имлекл?р ясап, аларга ?имн?р салып без кошларны яратуыбызны ??м саклавыбызны белдер?без.
3. Физкультминутка.  (Слайд 8)  «Кышкы  ??м к?зге т?сл?р” уены. Кышкы т?сл?р булса – кул чабабыз, к?зге т?сл?р булса – аяклар бел?н д?берд?т?без.
     4. Кыш к?не нинди уеннар уйнап була,?йд?гез шуларны  карап китик ?ле.
а) (Слайд 10)
б) Тимераякта  шуу.  (Слайд 11)
 в) Кар бабай ясау. (Слайд 12)
-Балалар кар бабай ясау ?чен карны? нинди булуы кир?к? Кар т?г?р?ге нинди геометрик фигурага охшаган? (т?г?р?к)  Кар бабайны? башындагы чил?ге нинди геометрик фигурага  охшаган?(Турыпочмак)  ? борын урынына куелган кишере?( ?чпочмак). Слайд (13-15)
5. Р?семне ясарга ?йр?т?.
а).Р?семне анализлау. (Слайд 15) Алгы планда кар бабай ??м кар т?г?р?т?че малайны ясыйбыз. Арткы планда йортлар ??м агачлар.
б).Укытучы р?семне тактада ясый.
в).Р?сем ясауны? эзлеклелеген с?йл?? 
6. Ныгыту.
а).Р?сем ясау эзлеклелеген  укучылардан с?йл?т?.
б).Кышкы уеннар р?семен ясаганда  сез и? к?бе кайсы т?сл?рне кулланырсыз?
в). Р?семне телд?н ясату. (Балалар р?семд? н?рс?л?р ясаячакларын ?йт?л?р).
IV .Практик эш. Р?семне ясау.
 Х?зер ис? ??рберегез альбомнарыгызда р?семне ясагыз. (Индивидуаль ш?гыльл?н?чел?рг? шаблоннар таратыла).
V. Йомгаклау.
1.Билгел?р кую.
2. ?й эше. Р?семне ясап бетерерг?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«План-конспект урока "Кышкы уеннар" »







5 “Б” сыйныфында

Кышкы уеннар” темасына рәсем ясау.



Яңа Кенәр махсус (коррецияләү) VIII төрдәге гомумбелем интернат-мәктәбе.





Рәсем укытучысы Габдрахманова Нурия Равил кызы















Дәрес темасы: Кышкы уеннар.

I. Максат:

  1. Танып-белү, үстерү: кышкы уеннар рәсеме нигезендә балаларга үз күзәтүләрен өстәп рәсем ясарга өйрәтү.

  2. Коррекцияләү: кул чугы хәрәкәтләрен камилләштерү, образлы фикерләү күнекмәләре булдыру.

  3. Тәрбияви: кышның матурлыгын күрергә өйрәтү, туган як табигатенә соклану,ярату хисләре тудыру.



II.Бурычлар:

  1. И.И. Творожниковның “Кышкы көн” картинасы белән таныштыру;

  2. Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

Җиһазлау:

Рәсем ясау өчен кирәкле әсбаблар, проектор, компьютер, слайдлар, шаблон.



Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

- Балаларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

- Буяуларны юешләү.

- Эмоциональ әзерлек.

Балалар әйдәгез бер- беребезгә шушы кар йомарламын бирик тә бер-беребезнең яхшы якларын санап чыгыйк әле.

II. Актуальләштерү. Балалар безнең бүгенге дәресебез бер ел фасылы белән бәйле. Әйдәгез яраткан шагыйребез Г.Тукайның шушы шигырь-табышмагын укыйк та җавап бирик әле , нинди ел фасылы икән ул? (Слайд 1).

-Әйе балалар, бу кыш. Кайсыгыз әйтә ала кышка ничә ай керә? Алар нинди айлар? (Слайд 2).

Декабрь!

(Слайд 3.)

Гыйнварда!

(Слайд 4.)

Февральдә!

III. Яңа теманы аңлату.

1.Дәреснең темасын һәм максатын белдерү.

Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Кышкы уеннар”. Күптән түгел кышкы каникуллар булды саф һавада нинди уеннар уйнадыгыз? Сау-саләмәт булыр өчен урамда уйнау кирәкме? (Балаларның җаваплары).

2. Картина белән таныштыру. Творожников Иван Ивановичның “Кышкы көн” дип аталган картинасында да без ап-ак карга батып чана шуучы балаларны күрәбез. Икенче планда исә сарай һәм агачлар сурәтләнгән. Картинада кышкы көннең матурлыгы ачылган. (Слайд 5.)

- Әйе, кыш бит матур ел фасылы. Ләкин аның бер кимчелеге бар. Ул бик салкын. Калын, җылы итеп киенгәч без аны сизмибез дә, ә менә бездә кышлаучы кошларга ничек икән? Әйдәгез искә төшереп китик әле, кайсы кошлар бездә кышлыйлар? (Слайд 6.)

- Песнәк, кызылтүш, саескан, чыпчык, ала карга, тукран.

- Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? (Слайд 7).

- Җимлекләр ясап, аларга җимнәр салып без кошларны яратуыбызны һәм саклавыбызны белдерәбез.

3. Физкультминутка. (Слайд 8) «Кышкы һәм көзге төсләр” уены.


Кышкы төсләр булса – кул чабабыз, көзге төсләр булса – аяклар белән дөбердәтәбез.

4. Кыш көне нинди уеннар уйнап була,әйдәгез шуларны карап китик әле.

а) (Слайд 10)

б) Тимераякта шуу. (Слайд 11)

в) Кар бабай ясау. (Слайд 12)

-Балалар кар бабай ясау өчен карның нинди булуы кирәк? Кар түгәрәге нинди геометрик фигурага охшаган? (түгәрәк) Кар бабайның башындагы чиләге нинди геометрик фигурага охшаган?(Турыпочмак) Ә борын урынына куелган кишере?( Өчпочмак). Слайд (13-15)

5. Рәсемне ясарга өйрәтү.

а).Рәсемне анализлау. (Слайд 15) Алгы планда кар бабай һәм кар тәгәрәтүче малайны ясыйбыз. Арткы планда йортлар һәм агачлар.

б).Укытучы рәсемне тактада ясый.

в).Рәсем ясауның эзлеклелеген сөйләү

6. Ныгыту.

а).Рәсем ясау эзлеклелеген укучылардан сөйләтү.

б).Кышкы уеннар рәсемен ясаганда сез иң күбе кайсы төсләрне кулланырсыз?

в). Рәсемне телдән ясату. (Балалар рәсемдә нәрсәләр ясаячакларын әйтәләр).

IV .Практик эш. Рәсемне ясау.

Хәзер исә һәрберегез альбомнарыгызда рәсемне ясагыз. (Индивидуаль шөгыльләнүчеләргә шаблоннар таратыла).

V. Йомгаклау.

1.Билгеләр кую.

2. Өй эше. Рәсемне ясап бетерергә.




























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: ИЗО

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
План-конспект урока "Кышкы уеннар"

Автор: Габдрахманова Нурия Равилевна

Дата: 10.10.2014

Номер свидетельства: 117920


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства