kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Д?рес планы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: укучыларны? кошлар турында белемн?рен тир?н?йт? ??м системалашты-  ру; и?ади фантазия, хыялны ?стер?, ?кияти образлар уйлап табарга ?йр?т?; каран-даш бел?н эшл?? алымнарын, акварель буяулар эшл??не камилл?штер?, ныгыту; б?йл?нешле с?йл?м телен камилл?штер?, эзлекле ??м м?ст?кыйль фикерл??не, к?з?-т?ч?нлекне ?стер?; кошларга карата сакчыл караш ??м рус халык фольклорына м?-х?бб?т т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Д?рес планы »



Тема: Әкият кошы ясау.

Максат: укучыларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү һәм системалашты- ру; иҗади фантазия, хыялны үстерү, әкияти образлар уйлап табарга өйрәтү; каран-даш белән эшләү алымнарын, акварель буяулар эшләүне камилләштерү, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзә-түчәнлекне үстерү; кошларга карата сакчыл караш һәм рус халык фольклорына мә-хәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: әкият кошы ясалган рәсемнәр, төрле материалдан ясалган кошлар, презентация.

Материал: дәреслек, В.С.Кузин, Э.И.Кубышкина;

мет. ярдәмлек;

“Мәгариф” журналы;

“Ачык дәрес” газетасы.

Дәрес планы.

I.Оештыру өлеше.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Кроссворд чишү.

2.Кошлар турында әңгәмә.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы

3.”Буталганнар” уены.

4. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы

III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1.Серле урман турында сөйләшү.

2.Әдәби китаплардагы әкият кошларын, әкият-мультфильнарны искә төшерү.

3.Слайдлар карау, кош образын кайда очратып булуын ачыклау.

4.Әкияти кошның карандаш белән ясау эзлеклелеген аңлату.

5.Әкият кошы буяуны аңлату.

6.Физкультминут ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы

7. Иҗади эшләү.

IV.Дәресне йомгаклау.

1.Эшләнгән эшләргә анализ ясау.

2.Укучыларның үз куллары белән ясалган кошларны карау.

3.Кошларны саклау турында әңгәмә.

4.Үзбәя ясау.

















Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Бүген гади дәрес кенә түгел, без аны кунаклар белән бергә үткәрербез. Сезгә бик тырыш, актив, игътибарлы булырга кирәк. Әйдәгез, укучылар, бүгенге көннең матурлыгына, иминлегенә сокланып, бер-берегезнең кулларыгызны тотып, күңел җылысы, елмаю бүләк итегез, ә хәзер кунакларга карап елмаегыз. Менә хәзер дәресне башласак та була. Барыгыз да тәрәзәгә күз төшерегез. Һәрберегез бүгенге көн турында берәр матур җөмлә әйтә һәм тыныч кына урынына утыра.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Кроссворд чишү.

- Хәзер кроссворд чишик һәм бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәгебезне белербез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм һәм җавапларын шакмакларга язабыз.

1. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык (кар)

2. Кич булганда күренер,

Таң булдымы – күмелер (йолдыз)

3. Җәй дә яшел чапанлы,

Кыш та яшел чапанлы (чыршы)

4. Нечкә билле,

Көлтә койрыклы (төлке)

5. Түгәрәк – ай түгел,

Сары – май түгел,

Койрыгы бар – тычкан түгел (шалкан)

6. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли (бүре)

-Укучылар, баскыч буенча төшсәк, нинди сүз килеп чыкты инде?

2.Кошлар турында әңгәмә.

- Әйе, укучылар, табигатьне кошлардан башка күз алдына да китереп булмый. (Кошлар тавышы тыңлату)

- Без кошларның ничек сайрауларын тыңлыйбыз. Ә хәзер ни өчен аларның тавышлары ишетелми? (Алар җылы якларга очтылар)

- Кошларны без нинди төркемнәргә бүләбез?

- Безнең якларда кышлаучы кошлар турында ниләр беләсез?

- Кошлар нинди файда китерәләр?

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы

-Кошлар бер-берсенә нәрсә белән охшаган? (Обязательные характеристики: аларның барысының да томшык, канат, гәүдә, баш, каурый, аяклары бар)

- Ә бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (Необязательные характеристики: оя ясау, оча белү, җылы якларга очу, сайрый белү, йөзә белү, төсләре, зурлыклары, формалары белән)

- Нинди кошлар беләсез?

- Кошларга охшаган, ләкин үзләре кош булмаган тагын нәрсәләр беләсез?

3.”Буталганнар” уены.

- Бүген безгә кошлар килгәннәр. Әйдәгез аларга булышыйк әле. Күчмә кошларны җәйге агачка, кышлаучыларын кышкы агачларга кундырыйк. (Уен барышында магнитофон тасмасында әкрен генә кошлар тавышы уйнатыла).

- Бу кошларның кайсысы иң беренчеләрдән булып язны китерә?

- Аларны без ничек каршы алабыз? Молодцы! Биремне үтәдек.

- Дөрес, кешеләрне элек-электән хайваннар һәм кошлар әйләндереп алган. Аларның күбесе кешеләргә зур файда китерә. Дөрес, кошлар бакчада зыян китерүче бик күп бөҗәкләрне юк итәләр. Менә ни өчен кеше кошларга яхшы мөнәсәбәттә булырга, аларны яратырга тиеш.

4. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы

- Кошлар турында нинди кызыклы мәгълуматлар беләсез?

III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1.Серле урман турында сөйләшү.

- Ә хәзер, күзләрегезне йомыгыз (балалар күзләрен йома, бу вакытта укытучы әкияти урман сурәте ясалган ватман урнашкан тактаны ача). Балалар, ничек уйлыйсыз, монда нәрсә сурәтләнгән?

- Нинди урман соң бу? Сез урманда йөрергә яратасызмы соң? Алайса мин сезне әкияти урманга кунакка чакырам. Бу урманда нәрсәләр яши дип уйлыйсыз? (Хайваннар, кошлар...) Балалар, безгә менә шушы урманнан хат килеп төште бит әле. Урман җәнлекләре сезнең бик оста рәссамнар булуыгыз турында ишеткәннәр. Анда “Кошлар бәйрәме” темасына рәсем конкурсы үткәрергә уйлаганнар. Алар сезгә бик үзенчәлекле кошлар ясап бирүегезне үтенгәннәр. Булышабызмы аларга?

- Үткән дәрестә ясалган рәсемнәрегезгә игътибар итегез әле. Ничек уйлыйсыз, мондый кошлар әкияти урманда яшиләрме икән?

- Шулай булгач, мондый урманда нинди кошлар яшәр инде?

- Дөрес, бүген без сезнең белән әкияти кош ясарбыз. Аннан соң урманыбыз җанлансын өчен ясаган кошларыбызны шунда урнаштырырбыз.

2.Әдәби китаплардагы әкият кошларын, әкият-мультфильнарны искә төшерү.

- Рәсем ясарга керешкәнче башка рәссамнәрның әдәби китапларда һәм дәреслекләрдә ясаган әкият кошларын карап үтик.

- Әкиятләрдә кошлар бәхет, яктылык, шатлык символы. Кайбер рәссамнар үзләренең иҗатларын хайваннарга һәм кошларга гына багышлый. Аларны анималистлар дип атыйлар.

- Барлык халыкта да кош образы катнашкан әкиятләр бар. Ул кошлар усал да, акыллы да булырга мөмкин. Ләкин күп вакытта кош образы кешеләргә бәхет, яктылык, уңышлар алып килә.

- Әкият геройлары һәрвакыт бәхет - кошы артыннан юлга чыкканнар. Әкият кошлары образы очраган әкият, мультфильмнарны исегезгә төшерегез әле.

3.Слайдлар карау, кош образын кайда очратып булуын ачыклау.

- Хәзер без сезнең белән төрле сәнгатьтә кошлар ясалышын карарбыз (слайдлар күрсәтү)

- Хайваннар һәм кошлар рәсемнәре халык остазларына да ярдәм итә. Игътибар белән карасагыз барлык әкият кошларының да башлары матур каурыйлар, тәннәре тәңкәләр белән бизәлгән. Бәхетле кош образын сәнгатьтә

- төрле чигүләрдә,

- агачны уеп эшләгән бизәкләрдә,

- гжель,

- хохлама үрнәкләрендә күреп була.

Ә халык уенчыкларында күпме кызыклы кош образларын очратырга мөмкин:

- менә дымково уенчыклары,

-монысы филимоново сыбызгылары, Полхов-Майдандагы күренекле остазлар кошларны агачлардан кисеп, аларны буяп сыбызгылар ясыйлар.

ЗУМ ИН структурасы

- Без караган слайдлардан чыгып әйтегез әле, Кош образын сәнгатьнең кайсы төрләрендә очратып була?

- Сыбызгыларда нинди рәсемнәр төшерелгән иде?

- Кәефләре буенча кошлар нинди булырга мөмкин? (Күңелсез, кайгылы, ямансу, моңсу, шат, сагышлы, хәсрәтле, моңлы, ...........)

- Яхшы, йомшак, шат күңелле кош образын бирү өчен нинди төсләрне алыр идек? (Җылы, якты)

- Явыз кошларны сурәтләү өчен нинди төсләрне кулланабыз? (кара белән кушылган салкын төсләр)

- Әкиятләрдә сары төс нәрсәне символлаштыра? (алтын)

- Әкиятләрдә андый кошларны ничек атыйлар?

- Сез игътибар белән әкият кошларын карап чыктыгыз. Сез чынлыкта күргән кошлар белән алар охшаганнармы?

- Нәрсә белән охшаганнар?

- Әгәр охшаганнар икән, ничек уйлыйсыз, гади кошны әкият кошына әйләндереп буламы? (Мөмкин, бизәкләр өстәп)

- Ничек уйлыйсыз, әкият кошларын ясар өчен нинди төсләрне кулланып була?

4.Әкияти кошның карандаш белән ясау эзлеклелеген аңлату.

1)Беренче эш итеп рәсем битен вертикаль буенча куябыз һәм биттә кош ясаласы урынны сайлыйбыз.

2)Һәр кошның да баш, гәүдә, канат, койрык өлеше була.

- Кошның башы нинди геометрик фигурага охшаган?

- Дөрес, кошның баш өлеше овал формасында.

- Гәүдәсе нәрсәгә охшаган?

- Гәүдә өлеше шулай ук овал формасында, ләкин аның размеры күпкә зуррак була. Минем кошымның гәүдәсе башыннан ике тапкыр зур булачак. Кошның канатларының формасын сайлыйбыз. Ул кошның очуыннан яисә ботакта тыныч кына утырып торуына карый. Мин кошны утырган рәвештә ясыйм, шунлыктан аның канатлары өчпочмак формасына охшатып ясыйм.

- Ә утырып торган кошның койрыгы нәрсәгә охшаган була?

- Дөрес, утырып торган кошның койрыгы өчпочмакка охшаган.

4) Кош утырган ботакны сайлыйбыз. Кошның зурлыгын ачыклап бетерәбез.

5)Барлык детальләрен дә ясап бетерәбез. Әгәр сез кошның гәүдәсендә, койрыгында, канатларында бизәкләр ясарга теләсәгез, бизәкләрнең формаларын, зурлыгын чамалап билгеләп куярга тиеш. Барлык өлешләрен акрынлап тоташтырып чыгабыз. Рәсем әзер.

5.Әкият кошы буяуны аңлату.

1)Рәсемнең нинди төсләр белән буйыйсыбызны билгелибез. Рәсем буяганда нинди төсләрне куллансак матуррак чыкканын сез инде беләсез. Мәсәлән, кара, кызыл һәм яшел төсләрнең бергә булуы. Рәсем буяганда җылы һәм салкын төс гаммалары кулланылганны сез инде беләсез. Әйдәгез, рәсемебезне җылы, якты төсләр белән буйыйк.

- Дөрес әйтәсез, кызыл, сары, кызгылт сары төсләр – җылы төс гаммасы итеп санала. Мин үземнең рәсемемне шушы төсләр ярдәмендә буядым. Кызыл төс иң ачык төс, шунлыктан мин аны аерым өлешләр өчен генә кулландым. Төп төс итеп сары төсне алдым.

2)Хәзер гәүдә өлешен, койрыгын буйыйбыз.

3)Вак өлешләрендә кызыл төс кулланабыз. Хәзер канатларын буярга керешәбез. Кош утырган агач ботагын соры төскә буйыйбыз.

- Без кошыбызны тагын нинди үрнәкләр белән бизи алабыз?

- Сез хаклы, кошыбызны кара төс ярдәмендә әйләндереп чыгарсак була.

- Рәсемемне бозмас өчен, мин нәрсә турында истә тотарга тиеш?

- Әйе, мин башта рәсемнең буялган өлешләренең кипкәнен көтәргә тиеш. Шуннан соң гына, рәсемне кара төс белән әйләндереп чыгабыз.

6.Физкультминут ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы

7. Иҗади эшләү.

- Хәзер без сезнең белән барыбыз да рәссамнар булабыз. Рәсемне битнең кай- сы урынында урнаштырабыз? Күрсәтегез әле миңа.

- Кош образы ясаганда кыюрак, тәвәккәл булыгыз, гәүдәсен кошныкын, ә башын крокодилныкын яки башкача ясап була. Һәр кеше үзенең кошын тудыра, бер-беребезнекен кабатламыйбыз.

(Укучыларның иҗади эшне мөстәкыйль үтәүләре, һәр укучының эшен күзәтү, ярдәм итү, киңәшләр бирү)

- Хәзер кошларыгызны урманга очырабыз.

IV.Дәресне йомгаклау.

1.Эшләнгән эшләргә анализ ясау.

- Сез бүген могҗиза тудырдыгыз, барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин сездән канәгать, молодцы. Урманыбыз искиткеч матур килеп чыкты. Урман җәнлекләре безгә рәхмәт әйтерләр инде.

2.Укучыларның үз куллары белән ясалган кошларны карау.

- Менә без бу дәрестә гади карандаш белән эшләп буяу күнекмәләрен кулландык, рәссамнар булдык. Укучылар, без сезнең белән тагын дәрестән тыш эшчәнлекләрдә, түгәрәкләрдә төрле кошлар ясадык. Мондый кошларны без сезнең белән нинди эш алымнарын кулланып эшләдек. Искә төшереп алыйк әле. (Бәйләнгән, камырдан һәм пластилиннан ясалган, кәгазьдән модельле оригами ысулы белән, тукымадан тегелгән, коконнан эшләнгән һ.б.)

3.Кошларны саклау турында әңгәмә.

-Укучылар, тиздән яз җитәчәк. Әйдәгез, кошларга игътибарыбызны тагын да арттырыйк, аларга оялар ясап куйыйк. Без игътибарлы булсак, кошлар да туган ягыбыз табигатен саклауда зур ярдәм итәрләр. Бүгенге дәрестә алган белемнәрегез табигатькә, кеше тормышына карата мәрхәмәт, горурлык хисе уятсын.

4.Үзбәя ясау.

- Менә дәресебез ахырына якынлашты. Хәзер үзегезнең бүгенге дәрестә ничек катнашуыгызга нәтиҗә ясыйсыз. Мин өстәлгә смайликлар таратып салам. Мин дәрестә эшегездән канәгать булсагыз елмайганын аласыз, юк икән киресенчә.


1.Мин дәрестә актив – сүлпән катнаштым.
2.Мин үземнең дәрестә катнашуымнан канәгать – канәгать түгел.
3.Дәрес миңа кыска – озын булып тоелды.
4.Дәрестә арыдым – арымадым.
5.Минем кәефем яхшырды – начарланды.
6.Дәреснең материалы миңа аңлашылды – аңлашылмады

кызыклы - кызыксыз
файдалы - файдасыз


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: ИЗО

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Д?рес планы

Автор: Загидуллина Розалия Ахатовна

Дата: 12.06.2014

Номер свидетельства: 102788


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства