kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты турында

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты турында»

Бакый Урманче Әй, адәм... әүвәл мал җыясың комсызланып, Аннары кол буласың шул малыңа; Картаясың малыңа сакчы булып, Барысын да калдырасың үзең үлеп. ( Б. Урманче) Сәйфетдинова Гүзәл.

Бакый Урманче

Әй, адәм... әүвәл мал җыясың комсызланып,

Аннары кол буласың шул малыңа;

Картаясың малыңа сакчы булып,

Барысын да калдырасың үзең үлеп.

( Б. Урманче)

Сәйфетдинова Гүзәл.

Бакый Урманченың  тормыш юлы һәм иҗаты Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 нче февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан соң “ Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Әнисе -нәкышче, бабасы - буяучы, әбисе -җыр - бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан.

Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты

Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 нче февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан соң

“ Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый.

Әнисе -нәкышче, бабасы - буяучы, әбисе -җыр - бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан.

Үсә төшкәч, өйгә кирәк -яракларны үзе ясый башлый. Урындыклар, умарта ояларын да үз куллары белән ясый. Искиткеч гаҗәеп уен коралы - скрипканы да үзе ясый, чөнки аның скрипкада уйнарга өйрәнәсе килә торган була.

Үсә төшкәч, өйгә кирәк -яракларны үзе ясый башлый. Урындыклар, умарта ояларын да үз куллары белән ясый. Искиткеч гаҗәеп уен коралы - скрипканы да үзе ясый, чөнки аның скрипкада уйнарга өйрәнәсе килә торган була.

"Сагыш" (агач; авторы: Бакый Идрис улы Урманче, 1966 ел)

Гаиләсенә матди ярдәм күрсәтер өчен Уралга һәм Донбасска бара. Ул анда мөгаллимәлек итә. Шуннан соң армиягә алына һәм Казакстанда хезмәт итә. Ул анда рәсем ясау буенча беренче дәресләрен ала. Аның иҗаты нәкыш, пейзаж, скульптура, графика, шамаилләр, рәсем сәнгатен һәм башкаларны үз эченә ала. 1917-1918 нче елларда Наркомпрос инструкторы булып эшли, клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләрен бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый.

Гаиләсенә матди ярдәм күрсәтер өчен Уралга һәм Донбасска бара. Ул анда мөгаллимәлек итә. Шуннан соң армиягә алына һәм Казакстанда хезмәт итә. Ул анда рәсем ясау буенча беренче дәресләрен ала. Аның иҗаты нәкыш, пейзаж, скульптура, графика, шамаилләр, рәсем сәнгатен һәм башкаларны үз эченә ала.

1917-1918 нче елларда Наркомпрос инструкторы булып эшли, клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләрен бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый.

22 яшендә Б.Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бер елдан соң Мәскәүгә күчә. Берьюлы ике факультетта укый - нәкыш һәм скульптура.  1926 нчы елда укуын тәмамлап Казанга кайта. Монда аның иҗади эшчәнлеге башлана. Бер үк вакытта сәнгать техникумында педагоглык эше алып бара.Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган.

22 яшендә Б.Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бер елдан соң Мәскәүгә күчә. Берьюлы ике факультетта укый - нәкыш һәм скульптура.

1926 нчы елда укуын тәмамлап Казанга кайта. Монда аның иҗади эшчәнлеге башлана. Бер үк вакытта сәнгать техникумында педагоглык эше алып бара.Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган.

1929 нчы елда милләтчелектә гаепләп кулга алалар. Аны Соловкига җибәрәләр. Ул анда авыр шартларда яши. Монда да бизәү эшен дәвам итә.  Азат ителгәннән соң 1933-1934 нче елларда Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның эшләре күргәзмәгә куела. “ Творчество” журналы һәм “Комсомольская правда» газеталарында фоторәсемнәре урнаштырыла. 1958 нче елда Казанга кайта һәм соңгы көненә кадәр шунда яши. Б. Урманче 100 дән артык скульптура әсәрләре, 300гә якын нәгыш картиналарын иҗат иткән. Инглиз, француз, алман телләрендә укый алган.

1929 нчы елда милләтчелектә гаепләп кулга алалар. Аны Соловкига җибәрәләр.

Ул анда авыр шартларда яши. Монда да бизәү эшен дәвам итә.

Азат ителгәннән соң 1933-1934 нче елларда Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның эшләре күргәзмәгә куела.

“ Творчество” журналы һәм “Комсомольская правда» газеталарында фоторәсемнәре урнаштырыла.

1958 нче елда Казанга кайта һәм соңгы көненә кадәр шунда яши.

Б. Урманче 100 дән артык скульптура әсәрләре, 300гә якын нәгыш картиналарын иҗат иткән. Инглиз, француз, алман телләрендә укый алган.

Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы; Казахстанның атказанган рәссамы; Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Бүген Бакый урманченың күп кенә әсәрләре Мәскәү, Казан, Ташкент, Алма-Ата музейларын бизи;  Түбән кама һәм Яшел Узән шәһәрләре урамнарына аның исеме бирелгән;  Казанның зур кызыл урамында аңа һәйкәл куелган;  1999 елда Урманченың музее ачылган.

Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы;

Казахстанның атказанган рәссамы;

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Бүген Бакый урманченың күп кенә әсәрләре Мәскәү, Казан, Ташкент, Алма-Ата музейларын бизи; Түбән кама һәм Яшел Узән шәһәрләре урамнарына аның исеме бирелгән; Казанның зур кызыл урамында аңа һәйкәл куелган; 1999 елда Урманченың музее ачылган.

Б. Урманченың ике хатыны булган. Беренче гаиләсе Мәскәүдә яшәгән, Казанга кайтмаган. Ике улы булган - Илдар һәм Айдар. Казанда Б. Урманче Флора Әхмәтовага өйләнә. Ул аңардан күпкә яшьрәк була. Б.Урманче аңа багышлап шигырь яза. Б.Урманче хатыны Флора ханым белән.

Б. Урманченың ике хатыны булган. Беренче гаиләсе Мәскәүдә яшәгән, Казанга кайтмаган. Ике улы булган - Илдар һәм Айдар. Казанда Б. Урманче Флора Әхмәтовага өйләнә. Ул аңардан күпкә яшьрәк була. Б.Урманче аңа багышлап шигырь яза.

Б.Урманче хатыны

Флора ханым белән.

Б.Урманченың әнисе Б.Урманченың апасы

Б.Урманченың әнисе

Б.Урманченың апасы

1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды.

1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды.

Бөек рәссам Бакый Урманче музее бу (Казан, Щапов ур., 20). Бина ике зур йорт арасында “кысылып” калган. Күптән түгел, президент фәрманы белән Казанның бу өлешендә күпкатлы йортлар төзү тыелды. Бәлки, Бакый Урманче музее да җиңел сулап куяр?

Бөек рәссам Бакый Урманче музее бу (Казан, Щапов ур., 20). Бина ике зур йорт арасында “кысылып” калган. Күптән түгел, президент фәрманы белән Казанның бу өлешендә күпкатлы йортлар төзү тыелды. Бәлки, Бакый Урманче музее да җиңел сулап куяр?

Бакый Урманченың  скульптура әсәрләре. «Шагыйрь Кол Гали

Бакый Урманченың скульптура әсәрләре.

«Шагыйрь Кол Гали" 1965 ел. Мрамор Татарстан Республикасының

Дәүләт музее.

«Сюембикә» 1978 ел. Агач

Бакый Урманченың  скульптура әсәрләре.

Бакый Урманченың скульптура әсәрләре.

"Фатих Әмирхан" 1961 ел. Мрамор Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее

"Габдулла Тукай" 1980 ел. Гипс.

Графика «Сюембикә»  1947 ел. Кәгазь, тушь. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасына иллюстрация

Графика

«Сюембикә» 1947 ел.

Кәгазь, тушь.

Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасына иллюстрация

Рәсемнәре “ Тәгәлләнмәгән портрет” Флора Әхмәтова-Урманче, 1979 ел. “ Печән базары” 1975 ел.

Рәсемнәре

“ Тәгәлләнмәгән портрет”

Флора Әхмәтова-Урманче,

1979 ел.

“ Печән базары” 1975 ел.

Ш.Жандарбекованың Портреты. Бикбулатов Портреты

Ш.Жандарбекованың Портреты.

Бикбулатов Портреты

" Каспий " 1956 ел .

Җырчы Мунирә Булатованың Портреты 1947ел.

Бакый Урманче – сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның башы, аксакалы... Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы.  Нәкый ага Исәнбәт

Бакый Урманче – сынлы

сәнгатебезнең патриархы,

аның башы, аксакалы...

Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы.

Нәкый ага Исәнбәт


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: ИЗО

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты турында

Автор: Сайфутдинова Гузель Рамилевна

Дата: 09.02.2024

Номер свидетельства: 645402


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства