Апасым-гүзәл ягым,
Кызылтавым-гомер бишегем.
Кереш өлеш.
Таулы җир син сөйгән туган ягым,
Туган ягым минем, Апасым!
Язмыш җиле кая ташламасын,
Гомерем буе юк онытасым.
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар .
Мин Кызылтау авылында тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрен-дә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә. Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра.
Туган якларыңа кайтып,балачак хатирәләрен яңарту,якташларың, авылдашларың белән очрашу,каберстанда тын калып,иң якын кешеләреңә зыярәт кылу-барысы да күңелдә әйтеп –аңлатып бетерә алмаслык тирән,өермәле хисләр уята.Бу тылсымлы һәм могҗизалы хис яшәргә,эшләргә һәм илһамланып иҗат итәргә дәрт-дәрман,илаһи көч өсти.Шуңа күрә мин бу эшемдә максат итеп:
Туган төбәккә,туган авылга карата кайнар сагыну хисләрен күрсәтү;
“Туган ягым –Апасым” табигате белән танышу;
Авылымның үткәнен , хәзерге яшәешен тасвирлау;
Авылыбызның данлыклы шәхесләре белән таныштыру-дип алдым.
Төп өлеш.
Апас районы Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан. Чал Идел белән хушлашып,туган якларга кайтканда безне иң әүвәл дөя өркәчедәй бик зур,биек Ослан таулары озатып бара. Аннары бормаланып,үз-үзенә сокланып агучы Үләмә, Бола,Зөя елгалары,җәйләрен тургайлар симфониясенә күмелүче иксез-чиксез басу-кырлар каршылый. Текә ачык ярлар да күзгә ташлана. Шулардан чыгып,бу якларны "Тау ягы” дип атыйлар.Легендаларга күчкән мәшһүр “Кыз тавы”-шушы якның таулы булуын раслаучы бер дәлил.Районыбыз бормаланып агучы мул сулы елгаларга, тирән күлләргә,шифалы, изге чишмәләргә дә бай. Әйе, Апас ягы-матур, гүзәл як.Ул безнең генә түгел,борынгы болгар бабаларыбызның торган җире, гомер бишеге.Алар күп гасырлар элек биредә , бу территориядә яшәгәннәр,иген иккәннәр, ауга йөргәннәр, үзләреннән соң бик матур йолалар, гореф-гадәтләр, яңа буыннар калдырып киткәннәр. Бик аз булса да , архивларда сакланып калган тарихи-чыганакларны актарганда без шактый гыйбрәтле вакыйгаларга юлыгабыз. Коллар авылыннан 7-8 чакырым ераклыкта Бикути авылы урнашкан.Монда бер алпавыт яшәгән.Тирә-юньдәге урманнар,җирләр,авыллар аныкы булган.Бервакыт алпавытка бәхетсезлек килгән,шушы бәхетсезлектән котылса,колларын азат итәргә ант иткән. Алпавыт бәхетсезлектән котыла һәм колларын азат итә.Колның берсе Колчык авылы урыныны килеп урнашкан. Икенче кол Колгына дигән авыл янына төпләнеп кала.Иреккә чыгарылган колның өченчесе хәзерге Коллар авылы урынына килеп утырган. Бу урынны куе урман каплаган. Урман алпавытныкы булган. Урманны аның каравылчысы саклаган. Хәзер “Бүре базы” дип йөртелә торган җиргә бик күп кура җиләге үскән.Кешеләр шуннан кура җиләге җыйганнар.Ә каравылчы моннан җиләк җыйдырмаган,тота калса кыйнаган.Мәсәлән, бервакыт Адаматов Фатыйх абыйның әбисе җиләк җыярга барган. Шулвакыт каравылчы аны тотып алган һәм кыйнап кабыргасын, кулын сындырган.
Октябрь революциясенә кадәр безнең авыл караңгы почмакларның берсе булган. Моны фактлар сөйли. Авыл крестьяннары арык ат,агач сука белән җир тырнап көн күргән-
нәр.Авылыбызда бик аз гына кешеләр икмәккә тук булган. Җир бары тик ирләргә генә бирелгән.
Налог түләү өчен имана җирләрен сатарга мәҗбүр булганнар.Иманасы аз булган кешеләр күп булган. Аларның ашарларына җитмәгән,авыл байларыннан бурычка алып ашаганнар. Яңасы өлгергәч,1 пот бурычын 10 кадак итеп түләгән.
“Ничек көн күрергә,ничек тамак туйдырырга?”-аларның бөтен кайгылары шул булган.
Октябрь революциясенә кадәр авылда 320 йорт булып,2 мәхәлләгә бүленгән.Ә соңыннан яңа урамнар:”яңа урам”, “кыр урамы” һәм аркылы урамнар барлыкка килгән.
Авыл халкының төп шөгыле-игенчелек һәм терлекчелек. Арыш,солы,ясмык һәм борчак чәчкән,бәрәңге утырткан. Җирләрне агач сука белән эшкәрткәннәр,агач сәнәк,агач көрәк,чабагач,агач тырнавычтан файдаланганнар.
Крепостное право бетерелгәнгә кадәр крестьяннар дәүләткә бәйле булганнар һәм дәүләт җирендә яшәгәннәр.Иманасы аз булган крестьяннар кулакларга һәм Кукау алпавытына көнлекче булып ялланып эшләгәннәр.
Белем алу турында ярлы крестьян хыялланган гына.Ул вакытта кызлар мулла йортында, ә ир балалар мәдрәсәдә укыганнар.Ир балалар шунда кунган,чиратлап миченә яккан,идәнен юган. Бу йорт –мәдрәсә дип аталган .Ә мәдрәсә Гафаров Рәшитләр артындагы Хәсәнҗан мулланыкы булган.Уку иртән 6 дан, сәгать 8 гә, сәгать9 дан 12 гә, 1 дән төнгә кадәр булган. Язу, исәпләү өйрәтелмәгән.Көн язга әйләнгәч, күрми сабак башланган. Уку бары ятлаудан гыйбарәт булган. Ул вакытта парталар булмаган, идәндә тезләнеп укыганнар.
1909елда авылга Зәки хәлфә килә. Ул тезләнеп утыра торган парта ясата. Исәпләү һәм язу кертә.Аның янында камчысы була, белмәүчеләрне камчы белән суктыра.
1910-11 елларда кайберәүләр русча укыр өчен Кукауга, Чирмешәнгә баралар. Мәсәлән, Адаматов Фатыйх , Гарипов Габделхак һәм башкалар.
Авылга яңача уку кергәч, күп кенә кешеләр каршы чыкканнар.1923 елдан Адаматов Фатыйх укыта башлый.1925 елда Коллар авылында беренче мәктәп салына.60 км ераклыктан бер көн эчендә 90 олау белән агач алып кайтыла.
Мәктәп күтәрү көне, ярлылар өчен зур шатлыклы көн була.90 бәлеш китерелә. Мәктәп янына авылның бөтен балалары җыела. Укыту классларга бүлеп алып барыла башлый.
Октябрь революциясенә кадәр авылда берничә кеше генә русча яза белгән. Габделкадыйр,Гариф,Гыйльметдинов Садретдин.
Мәчет һәм мәдрәсәләр кешелләрне надан калдырганнар. Ләкин кешеләр киләчәккә өметләрен өзмәгәннәр, якты көн туачагына ышаныч белән яшәгәннәр. Әйе,караңгы төн артыннан миллионнар зарыгып көткән әлеге көн туды. Аны Бөек Октябрь алып килде.
Авылның беренче коммунисты Бакиров Хисам 1924 елда мәктәпкә килә. Һәм укучы балаларга дәфтәр һәм карандашлар бүләк итә. Ул укучы балаларга В.И.Ленин турында сөйли.
1931 елда авылыбызда җидееллык мәктәп ачыла. Ир һәм кыз балалар бергә укыйлар. Пионер оешмасы оеша.Беренче пионерлар: Гайсин Фәтхелислам, Шәрәпова Хатирә, Хәбибуллин Зариф, Хәеров Вәли. Беренче коммунистлар:Бакиров Хисам, Насыйбуллин Ярулла.
Коллар авылында Совет власте 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң урнаша. Совет властен урнаштыру безнең авылыбызда бик зур каршылыклар белән алып барыла.Надан халыкны муллалар һәм кулаклар Совет властен урнаштыруга каршы өндиләр, аларны дин белән куркыталар.
Авылыбызда беренче авыл советы председателе булып Вәлиев Хәлил эшли. Ә Сәмигуллин Хәлил аның ярдәмчесе була.Ярлылыр комитеты председателе булып Вәлиев Габдулла эшли.
Адаматов Фатыйх абый авылда беренче булып численникны 14 пот икмәккә сатып ала.Ай-һай кыйммәт дигәннәргә : “Бер каеш папилы бабай мәңге дә аны ясый алмый”,-дип җавап биргән.
Адаматов районга киткәч,1930-1933 еллар эчендә 7 тапкыр председатель алмаштырыла.1933 елны колхоз председателе итеп Садриев Низам сайлана.Ул аңарчы авыл советы председателе булып эшли.
Совет властена каршы булганнары өчен Ногманов Фатих, Хамидуллин Сафиуллалар ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр һәм гаиләләре белән себергә куылганнар. Алар авыл байлары булганнар.Шулай ук авылның хәлле гаиләләре булып Күркә Сафиулласы саналган, ул кызыл мал белән сату иткән, таш кибете, 2 аты, 2 сыеры булган. Ногман абзый яшелчә сату белән шөгылләнгән, 2 аты, 2 сыеры булган.
1929 елның көзендә колхоз оеша. Колхозга беренче 26 хуҗалык керә. Ләкин 1930 елның мартында колхоз яңадан таркала.Колхоздан чыкмыйча 5 хуҗалык кына кала.Урманга кадәр булган җирләр колхоз җирләре була.Берникадәр вакыттан соң авылга ерактан 15 ат китерәләр. Колхоз үсә, ныгый бара. Колхозга “Мәдәният”- диеп исем бирәләр. 1934 елның апрелендә колхозның исеме алмашына “Киров” исемле була.1937 елда колхозга беренче комбайн кайтарыла. Комбайнеры рус була, ярдәмчеләре итеп авылдан Гали һәм Салих абыйларны куялар. Җәен авылга беренче тракторлар кайтарыла.Аңарда беренчеләрдән булып : Миңсафа Хәсәнова,Зәйтүнә Гафарова, Лотфулла Сибгатуллин эшли. Лофулланың тракторы баткач, хатын-кызлар шаяртып болай диеп җырлаганнар:
“ Әй трактор ник туктадың,
Беттеме әллә майларың,
Сука-тырма эшсез калды
Бөтен эшне җайладың.”
Авылдан Бакиров Хисам 1918-1919 елларда империалистларга каршы көрәштә катнаша. Немецларга пленга төшә.Польша территориясендә аның маңгаена кыздырылган тимер белән “коммунист”- дип язалар.Немецлар лагерена Совет хөкүмәтеннән приставитель килә һәм совет кешеләрен исемлек белән стройга тезә. Һәм шулар белән Бакиров Хисам да революцион җырлар җырлап илгә кайта.
Бакиров Хисам абый авыл балаларын белем алырга өнди. Бөтен мөмкинчелекләрне булдырырга тырыша.Белем-иң яхшы байлык: янмый да,югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та. Шуңа да бит халык “Хезмәттән бизгән-бәлагә тарыр, ә укымый калган-алданып калыр”,- ди һәм “Белем-күңел яктысы”- дип тә өстәп куя.Аның тырышлыгы белән авылыбызда мәктәп эшли башлый. Мәктәпкә биш авылдан балалар килеп белем ала башлый.
40 ел педстажлы Сәгыйтҗанова Зөхрә, Исмәгыйлов Кытдус, Салаватуллин Фәхим, Салаватуллина Флера һәм башка педагогларның бердәм, тырыш хезмәте заяга узмаган: бүген педколлектив хаклы рәвештә кичәге шәкертләре белән горурлана ала.
Бүгенгесе көндә дә мәктәбебез укучылары район, республика, Бөтенроссия конкурсларында, олимпиадаларда катнашалар һәм ел саен диярлек мактаулы, призлы урыннар яулыйлар.
Без, ягъни мәктәбебез укучылары авылыбызның, районыбызның данлыклы кешеләре белән горурланабыз. Якташларыбызны һәрвакыт искә алабыз, аларга багышлап кичәләр үткәрәбез.Районыбызның йөз аклыгы булган шәхесләребез белән таныштырып үтәсем килә.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Сара апаның әнисе Апас районы Тутай авылы кызы. Ул безнең мәктәбебезгә кайтып кичәләр оештыра,балаларга музыка серләрен ача. Сара апа Садыйковага Салих Сәйдәшев үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.
Мәктәбебезнең үзенең бай тарихы бар.2003 елны авылдашыбыз язучы һәм галим Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллинның туыына 100 ел тулуга багышланган музей ачылды һәм мәктәбебезгә М.Х.Гайнуллин исеме бирелде.Мәктәп ишек алдына М.Х.Гайнуллинга һәйкәл куелды.
Әдәбият галиме — профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 (31) августында хәзерге Татарстан АССРның Апас районы Кызыл Тау (әүвәлге исеме — Коллар) авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәйрулла абзый, игенчелектән тыш, читкә йөреп балта эше белән дә шөгыльләнгән һәм, дөньяда кешечә яшәү өчен белем-һөнәр кирәклеген үз җилкәсендә татып, балаларын кечкенәдән ук укытырга, һөнәрле итәргә тырышкан. Мөхәммәт башта авылның җиде сыйныфлы җәдит мәктәбен тәмамлый, аннары Октябрь революциясе җингәннән соң, Тәтеш шәһәренә барып, укытучылар хәзерли торган бер еллык курсларда укый. 1920 елдан аның педагоглык хезмәте башлана: ул дүрт ел буе башта Тәтеш кантонының Тутай авылындагы беренче баскыч мәктәптә, аннары туган авылы Коллар мәктәбендә балалар укыта. 1924 елда кантон мәгариф бүлеге аны Казанга, Татарстан Үзәк башкарма комитеты каршында ачылган татар телен гамәлгә кертү курсларына укырга җибәрә. Курсларны тәмам иткәч, комиссия аны Тәтешкә эшкә билгели. Биредәге эше турыдан-туры әдәбият белән бәйләнмәгән булса да (ул Татселькредит-промсоюзның Тәтеш бүлегендә хисапчы-кассир булып эшли), М. Гайнуллин шәһәр культура йортында чыккан стена газеталарына әдәби темаларга мәкаләләр яза, мәктәпләрдә уздырылган кичәләрдә докладлар сөйли, бер үк вакытта наданлыкны бетерү буенча оештырылган кыска сроклы курсларда укытучылык итә.
Әдәбият фәненең күп тармакларында нәтиҗәле эш алып баруы белән бергә, М. Гайнуллин озак еллар буе Казан дәүләт педагогия институтында, Казан дәүләт университетында лекцияләр укый, тәҗрибәле укытучы-остаз буларак, студентларның диплом эшләренә җитәкчелек итә, дистәләрчә аспирантларны тәрбияләп, фән юлына озата. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1945—1953, 1959—1961) булып эшләгән елларында исә татар филологиясенең алга таба үсешен тәэмин итү өчен зур оештыру эшләре башкара. М. Гайнуллинның татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язу, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының җыентыкларын төзү, матбугатка әзерләү һәм редакцияләү, «Кыскача әдәбият энциклопедиясе»нең редактор-консультантларыннан берсе буларак, татар әдәбияты буенча анда урнаштырылган мәкаләләрне әзерләшудәге хезмәте дә зур.
Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта. Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. 1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгылләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга. Ш. Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк — Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре- дигән олы исемгә лаек булды.
Фирдинант Сәлахов гади колхочы гаиләсендә туып үсеп ,Татарстанның атказанган халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыбыз.
Дөньяда әле мәрхәмәтле , ярдәм кулы сузарга теләүчеләр бетмәгән икән! Шуларның берсе – Әсгать ага Галимҗанов. Бу якты йөзле , матур җанлы кешенең исеме Татарстан халкына яхшы таныш. Балаларга да , өлкәннәргә дә татарга да , урыска да. Берлинны да алмаган ул .Айга да менмәгән. Әмма айга менеп танылудамыни хикмәт. Җир кешесе җирдә яшәргә тиеш. Якты дөньяга килгән кеше, аны шушы җиргә кабул иткән табигать – әнкәгә рәхмәт йөзеннән, тирә-юньгә игелек чәчәргә тиеш.Кешеләргә җиргә,һавага,суга...Әсгать ага яшәү канунының менә шул маддәсен кулланып дөнья итә. Соңгы елларда гына кылган игелекләрен санасаң да хәйран каласың!2001 елда Әсгать Галимҗанов Казан шәһәренең 1 нче балалар йортына берничә комплект җиһаз, 2003 елда "Газель”автобусы һәм үзенең "Нива” машинасын бүләк итә, велосипед, уенчыклар ,җиләк-җимешләрен санаган да юк инде. 2 номерлы балалар йортына да нәкъ шундый ук бүләкләр тапшыра. 2003 елда тимер юл хастахәнәсенең сабыйлар бүлегенә ,2004 елның октябрендә 4 нче интернат – мәктәпкә, шул ук елның балалар йортына машина бүләк итә. Үз туган авылында, Болын-Балыкчыда, мәчет төзетүгә акчалата ярдәм итә.Яңа Киндер интернат-мәктәбенә 3 сыер, ”Курск”су асты көймәсендә һәлак булучыларның сабыйларына 30 мең акча тапшыра.
Балар йортындагылар белән саубуллашканда: “Берәр нәрсә кирәк булса, шалтыратыз,килеп җитәрмен”,-ди. Һәм килә дә! Бу Әсхәт Галимҗановның тормыш принцибы, яшәү рәвеше.Ул кылган игелекне бернинди акча,бернинди орден-медальләр белән үлчәп булмый...
Шундый изге җанлы,данлыклы райондашларыбыз белән безгә горурланырга кала.Һәм киләчәктә аларга үрнәк булырлык итеп зур уңышларга ирешеп туган төбәгебезне үстерү, яңарту өстендә эшләргә -дигән максат куябыз.
Йомгаклау өлеше.
Минем өчен Татарстанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк...Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары – барысы да бар. Шушындый бай, гүзәл табигатьле җирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Алар җир сөрәләр, иген игәләр, илемә гәрәбәдәй ашлык үстерәләр.Таңнан торып кемнәр җәйләүләргә юнәлә, сыерлар сава, терлекләр карый? Әлбәттә, терлекчеләр.Бу гади, тыйнак авыл кешеләре беркемнән бернәрсә өмет итмиләр, алар дәртләнеп эшлиләр дә эшлиләр. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ягымны сагынырмын, күңелем белән, уем белән шул якларга омтылырмын. Язучы Гомәр ага Бәширов та бит туган якны "Яшел бишек” кә тиңли.Чөнки, Татарстан чыннан да яшеллеккә күмелгән.Бөтен табигать матурлыгын үз эченә сыйдырган . Менә син туган ягыңнан чыгып китеп бераз гына торып кара әле. Аның кайнар кояшын, кара-көлсу туфрагын, тәмле исле чәчәген һәм беренче чиратта, аның ачык йөзле кешеләрен сагынып кайтып керәсең.
Агыла да болыт агыла,
Туып-үскән туган ягыма...
Чыннан да, минем туган илем чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер Татарстаным! Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын безнең киләчәгебез!
Тарих төпкеленнән килгән фидакарьлек,ватандарлык,туган төбәкне ярату-сагыну хисе киләчәктә дә һич сүрелмәс,республикабызның үзәгендә,иң матур җирендә урнашкан җырлы-моңлы Апас районы үсәр,үз көнен үзе күреп,шатланып,башкаларга үрнәк булып яшәр,-дип уйлыйм.
Кулланылган әдәбият.
Халим Гайнуллин.-“Апасым-гомер бишегем”. Казан “Идел-Пресс”,2000
Азат Сункишев.-“Бөя буйлап-Зөягә”.-Казан:Редакционно-издательский отделГБУ “РЦМКО”,2012.
Азат Сункишев.-“Апастовская историко-краеведческая энциклопедия”.-Казань Республиканский центр мониторинга качества образования,2013