kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туган ягым-татарстан

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:

 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән сүзләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Бәйләнешле сөйләм  телен үстерү.

3. Татарстан турындагы белемнәрне  ныгыту.

4. Татар теленә  карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

5. Логик фикер йөртү сәлатен үстерү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туган ягым-татарстан»




































Максат:

1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән сүзләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Татарстан турындагы белемнәрне ныгыту.

4. Татар теленә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

5. Логик фикер йөртү сәлатен үстерү.


Җиһазлау:

Интерактив такта, кроссворд, табышмаклар һәм мәкальләр язылган плакатлар.






























1.Оештыру

- Хәерле көн сезгә!

- Хәерле көн безгә!

- Хәерле көн һәммәбезгә!

Бүген безнең дәресебез гади дәрес түгел, ә дәрес – КВН.

Бүген була КВН-

Гаҗәп кызыклы уен,

Алтынчылар сынаша(6б,6в),

Менә булыр тамаша.

КВНның темасы: “Туган ягым – Татарстан”

-Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Татарстан турында.

I. Жюри әгъзалары белән таныштыру.

II. Командалар белән таныштыру.

1 команда:

-Безнең командабыз: “ Зирәкләр”

Девизыбыз: “Без җитез, без уңган, зирәк һәм булган!”

2 команда:

-Безнең командабыз: “Тапкырлар”

Девизыбыз: “Тапкырлыкта безнең көч!”

III. Капитаннар ярышы “Кем күбрәк сүз төзи?”

“Башкала” сүзеннән кем күбрәк сүзләр төзер? (баш, кала,башак, каш, бака, каба, бал,бак,аш, бала,лак.)

IV. Блиц – турнир. Сорауларга җавап бирү.

Татарстанның башкаласы.

Татарстанның беренче президенты.

Татарстанның хәзерге президенты.

Татарстанның символлары

Татарстан флагындагы төсләр нәрсәне аңлата, авторы кем?

Татарстан гербындагы хайван нәрсәне аңлата, авторы кем?

Татарстан гимнының авторы кем?

Татарстан елгалары.

Татарстанның шәһәрләре.

Татар халык ашлары.

Татар халкының милли киемнәре.

V.Музыкаль пауза.

VI. Яхшы тәрҗемәче.

Татарстан – независимое государство. Столица Татарстана - город Казань. Казань – древний город. Первый президент Республики Татарстан – Минтимер Шаймиев. Площадь Казани составляет 290 квадрат километров. В Казани около двадцати высших учебных заведений, учлищ и школ. В городе работают 7 театров, филармония, цирк, Дворец спорта, Ледовой дворец, Национальный музей, Национальная библиотека.

Казань – город промышленности. Там развита химическая и легкая промышленность. Я люблю город Казань.

VII. “Болар кемнәр?”Тактада танылган шагыйрьләрнең портретлары күрсәтелә. Укучылар аларның исем, фамилияләрен атарга тиешләр.

VIII. “ Иң яхшы экскурсовод.”Ситуатив бирем: Лениногорск шәһәренә Германиядән кунаклар килде ди. Кайсы команда туган шәһәре турында матур итеп сөйләп бирер.

IX. Иң матур шигырь сөйләүче. (өй эше буларак тикшерелә)

X. Кем тапкыррак, кем зирәгрәк? (табышмаклар чишү)

Мәскәүдә берәү дә юк, Казанда икәү. Ул нәрсә?

Мәскәүдә һәм Казанда юк, Татарстанда бар. Ул нәрсә?

Казан башында нәрсә бар?

“Казан” сүзенең бер хәрефен алмаштырсагыз, нинди күл исеме килеп чыга?

Казан артында нәрсә бар?

Әгәр баш хәрефтән язсаң,

Булам башакала.

Юл хәрефе белән язсаң,

Пешерәм аш кына.

Беренче ике иҗеге – шәһәр исеме,

Өченчесе – сыеклык.

Бергә кушып әйтсәгез,

Елга исемен табарсыз.

XI. Иң яхшы диалог.

Казан – Татарстанның башкаласы.

XII. Кроссворд чишү.

  1. Казанда әлеге драматург исемендәге театр бар.

  2. Безнең төбәктә чыгарыла торган “кара алтын”.

  3. Кама елгасының татарча атамасы.

  4. “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы

  5. Беренче президентның исеме.

  6. Салих Сәйдәшев кем ул?

  7. Татарстан Республикасының бәйрәм көне кайсы айда үткәрелә?

  8. Вятка елгасының татарча атамасы.

  9. “Сөяк саплы пәке”, “Шыгырдавыклы башмаклар”, “Йолдызкай” хикәяләренең авторы.

  10. Герой-шагыйрь Җәлилнең исеме.

  11. Бөек шагыйребезнең фамилиясе.

XIII. Жюриның йомгаклау сүзе. Җиңүче команданы котлау, бүләкләр тапшыру, рәхмәт әйтү.

“Туган тел” җырын күмәк башкару.



.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: История

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Туган ягым-татарстан

Автор: Хисамиев Радис Рафисович

Дата: 15.10.2017

Номер свидетельства: 432553


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства