XVI Поволжская научная конференция учащихся им. Н.И.Лобачевского
Секция: История и культуры татарского народа
Исследовательская работа
Туган җирен данлаган батырлар
ЗакиеваЛяйля, 9 класс
Направляющая организация:
Урмышлинская основная общеобразовательная школа,
Лениногорского муниципального района
Научный руководитель:
учитель I категории Сахабутдинова Р.И.
Казань 2017
Эчтәлек
I. Кереш өлеш. Олы диңгез тамчылардан, ә тарих истәлекләрдән
җыйнала ................................................................................................3 – 4 бит
II. Төп өлеш. Урмышлының Социалистик Хезмәт Геройлары
1.Аның тормыш юлы – үзе бер тарих........................................4 – 8 бит
2. Туган авылын данлаган батыр ..............................................9 – 10 бит
III. Йомгаклау ...........................................................................................11 бит IV. Кулланылган әдәбият ...........................................................................12 бит
Кереш
Олы диңгез тамчылардан, ә тарих истәлекләрдән җыйнала
Олы диңгез тамчылардан җыелган кебек, халкыбыз тарихы да аерым чыганаклардан һәм тарихи материаллардан җыела.Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр кеше үз гаиләсенең, авылының тарихын белергә, шуның аша халык тарихына якынаерга тиеш. Агач тамырсыз булмаган кебек, кеше дә үзенең тамырлары, үзе үскән туган авылы, аның күренекле кешеләре турында кызыксынмыйча, бернәрсә дә белмичә яши алмый дип уйлыйм мин. Ә горурланып сөйләрлек шәхесләр һәр авылда бар. “Мин кемнәр белән горурлана алам соң? Урмышлы авылында бармы андый күренекле шәхесләр?” дигән сорауларга җавап табасы килү теләге минем бу фәнни эшемә төп сәбәпче булды да инде. Шушы сорауларга җавап табу масатыннан мин Җ.Рәхимовның “Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе” китабыннан “Урмышлы” тарихын кабат укып чыктым һәм бер өзеккә игътибар иттем. “Урмышлы суын эчеп ,әнә шул мәктәптә тәрбияләнгән һәм , үзләрен генә түгел, авылдашларын да данга күмгән кешеләр исә саный башласаң, күпкә җыела. Социалистик Хезмәт Каһарманы Мәсгуть Габдрахман улы Миңнекәев, Казан телевидениесе хезмәткәре Мөкатдәс Йосыпов һ.б.”.1 Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган авылдашым кем соң ул? Ни кызганыч, герой турында мин бернәрсә дә белмим булып чыкты. Мәктәп музеена мөрәҗәгать итү дә нәтиҗә бирмәде. Анда да бу кеше турында бер материал да табылмады. Кайбер нәрсәләргә ачыклык кертү максатыннан авылның өлкән буын кешеләре белән очраштым, герой турында сораштым. Нәтиҗәдә мин Урмышлы авлының бер генә түгел, ә ике Социалистик Хезмәт Героена киң дөньяга фатиха бирүен белдем.Аларның берсе якташыбыз Мәсгуть Миннекәев, ә икенчесе авылдашыбыз Ядкәр Ваһапов. Икесе дә данлыклы нефтьчеләр. Шуннан соң __________________________________________________________________ 1 Җ. Рәхимов. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. –ТОО “СТАР”, 1997, - Б.154.
кызыксынуым тагы да артты гына. Геройларның берсе- Мәсгуть агаМиннекәевнең исән-сау Әлмәт шәһәрендә яшәве ачыкланды, ә Ядкәр Ваһаповның бертуган сеңлесе Фәнүзә апаның да исән булуы мине канатландырып кына җибәрде.
Хезмәтемнең максаты якташларым, Урмышлы мәктәбендә белем алган геройларның биографиясен, тормыш юлын өйрәнү, алар турында истәлекләр туплау, тупланган материалларны системага салу, нәтиҗәләр ясау, исемнәрен мәңгеләштерү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:
- авылда яшүче олы буын кешеләре, геройларның туганнары белән күреп сөйләшергә;
- бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Мәсгуть абый һәм аның гаиләсе белән якыннан танышырга, истәлекләр алырга;
- тупланган материаллардан музейда махсус экспозиция булдырырга;
Максатыма ирешү өчен геройлар турында белгән кешеләр белән очраштым, Мәсгуть абый һәм аның хатыны Рубина апа белән якыннан аралаштым, вакытлы матбугатта басылган язмаларны өйрәндем, җирле фактик материалларны файдаландым, интернет битләрендәге төрле мәкаләләр белән дә таныштым, заманча технологияне уңышлы гына презентация ясаганда кулландым, Ядкәр Ваһаповның сеңелесе Фәнүзә ападан истәлекләр язып алдым, Җ.Рәхимовның Социалистик Хезмәт Герое Ядкәр Ваһаповка багышланган “Батырлык чакрымнары” һәм Константин Лагуновның “Самотлор” китапларын укып чыктым. Эзләнүләремнең нәтиҗәсе мине шаккатырды. Бик кызык, кечкенә генә авылның гади генә кешеләре таулар күчерергә, зур хезмәтләр башкарырга сәләтле икән.
Урмышлының Социалистик Хезмәт Геройлары
Аның тормыш юлы – үзе бер тарих
Илнең терәге ир-егеттә, туган якның горурлыгы талантларда булса, аның абруен далаларның мәгърур лачыныдай шәхесләр күтәрә.
Миннекәев Мәсгуть Габдрахман улы Лениногорск районының Яңа Елховой авылында 1930 елның 11нче апрелендә дөньяга килә. Әти кеше фронтка киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Әниләре берсеннән-берсе кечкенә балалар белән тол кала. Иң олы бала – Мәсгутькә унике яшь әле тулган гына була. Ул – гаилә турында кайгыртуда әнисенең төп терәге. Шуңа да аңа тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Яшүсмер трактор йөртергә өйрәнә, туган колхоз кырларында хезмәт куя. Вакыты җиткәч егетне армия сафларына алалар. Ә аннары – өч елдан артыгракка сузылган солдат хезмәте. Камышин каласы тирәсендәге хәрби частьта механик-машина йөртүче һөнәрен үзләштерә ул. Җәйләре Капустин Ярдагы полигонда палаткаларда узса, кышка Камышинга күчәләр. Атаклы коструктор С.П.Королевны якыннан күрергә насыйп була аңа.
Солдат хезмәтен тутырып, иптәше белән Бөгелмә станциясенә кайтып төшүен Мәсгуть абый бүген дә хәтерли. Бәхетләренә, машина да туры килә. Машина хуҗасы җитәкче урында эшләгән булса кирәк, солдат формасы кигән егетләрдән сораштырырга керешә. Аларның армиядә механик, машина йөртүче булып хезмәт итүләре турында ишетү белән үзе янына эшкә чакыра башлый, чөнки мондый хезмәт ияләренә эш җитәрлек була.
Машина сикертә-сикертә алып кайтса да Мәсгутьнең күңелен рәхәт тойгы биләп ала. Туган ягының чокырлары да шундый матур, гүзәл икән ич. Өч елдан артыграк чит-ят җирдә хезмәт иткән вакытта туган якның урманнарын, тауларын, чәчәкле болыннарын шулкадәр сагынган.
Армиядән соң нәрсә белән шөгыльләнү турында озак уйлап торырга туры килми. Күршесе Хафаз керә дә, Әлмәткә эшкә чакыра. Егет инде эшли башлаган, торыр урыны да бар. Ә Әлмәт ягында зур газ-бензин заводы төзәячәкләр икән. Баруын бара да Мәсгуть, тик кулында паспорты юк. ДСРКдагы торак идарәсенә юлны күп таптарга туры килә аңа. Бер бара-домоуправ юк. Икенче юлы бара – паспортистка кыз юк. Әнисе биреп җибәргән акча да бетә. Кесәсендә җилләр уйный башлый. Әмма җаны теләгән елан ите ашаган, ди. Теләк көчле була күрәсең, егет паспорт алу бәхетенә дә ирешә.1956 елның 1 июнендә унбиш-егерме егетне кыска сроклы операторлар хәзерләү курсларына җыялар. Алар арасында Мәсгуть Миннекәев тә була. Егетләр укыйлар да, төзүчеләргә дә булышалар.
Нефтьчеләргә һөнәр үзләштерү безгә караганда җиңелрәк булды, чөнки Бакудан, Грозныйдан, Саратовтан вагон-вагон белгечләр килеп, биредә яшәүче халыкны өйрәттеләр. Аларның тәҗрибәләре зур, эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр, дип искә алды Мәсгуть абый. Ә газ-бензин заводына мондый десант килми. Чөнки СССР да әлегә андый заводлар да юк. Михаил Абрамович Регельман, Иван Петрович Осерский, Михаил Фролович Трепалин кебек берничә зур җитәкчедән тыш белгечләр җибәрелми. Булачак заводның булачак операторлары, машинистлары – тирә-як авыллардан җыелган, колхозларда хезмәт куйган егетләр. Кайберләре техника белән күпмедер дәрәҗәдә бары тик армиядә генә танышкан.
Заводта оператор – ул производство процессын җайга салучы кеше. Баштагы елларда аларга турыдан-туры газ эшкәртү колонналары янында күзәтү алып барырга, эшермәне әле ябып, әле ачып газның басымын кул белән көйләргә туры килгән булса, еллар узганнан соң операторлар җыйнак бүлмәдә кизү генә тора башлыйлар.
Завод үсә, киңәя бара. Бер-бер артлы яңа чиратлары сафка баса. Цехларга яңа алмаш буын килә. Яшьләргә кемнән өйрәнергә диеп баш ватарга туры килми. Йөзләрчә кеше алган белемнәре һәм күнекмәләре өчен операторлык эшенең оста белгече Мәсгуть Габрахмановичка бурычлы. Производство алдынгылары М.К.Ганиев белән М.Б.Ганиевны, беренче газ эшкәртү цехы начальнигы Р.Х.Гыйльмановларны гына алыйк. Алар барысы да үз вакытында Мәсгуть Миннекәевтән өйрәнгән кешеләр.
Миннекәев эшләгән цехта дус-тату коллектив тупланган була. Цехның эш үзенчәлеге турында аның исем-әйтелеше үзе үк әйтеп тора: биредә промыселлардан килгән газны эшкәртәләр. Бутан, пропан, изобутан, метан һәм этан белән югары дәрәҗәдә туенган бу газ май йотылу җайланмалары аша үтеп, анда аның составындагы беренче дүрт матдә тотылып кала. Алар төрле катнашмалардан җентекләп чистартылганнан соң химия промышленносте предприятиеләренә озатыла.
Еллар узган саен заман үз таләпләрен куя бара. Миңлебай газ эшкәртү заводы шул вакыт эчендә зур үзгәрешләр кичерә. Биредәге цехларга яңа приборлар, чит илдән кайтартылган автомат установкалар урнаштырыла, эшче кадрлар үзләренең хезмәтләрен җиңеләйтү һәм җитештерелүче чималның сыйфатын арттыру буенча тәкъдимнәр кертәләр. Гомумән әйткәндә, заводта иртәдән алып кичкә кадәр эш кайный. Яңа җиһазлар белән эшли алу өчен ныклы белем кирәклеген Мәсгуть Габдрахманович бик яхшы аңлый. Шуңа күрә дә 1962 елны Лениногорск шәһәренең нефть техникумына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый һәм техник-механик белгечлеге ала.
Билгеле булганча, гади газдан төрле чимал бүленеп чыга. Операторның хезмәте нәкү менә шул чималның чиста һәм сыйфатлы булуына ирешүдән гыйбарәт. Һичшиксез, бу бик авыр һәм катлаулы эш. Мәсгуть Миннекәев җитәкчелегендәге коллективның тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан билгеләнмичә калмый. Эшчеләр һәрдаим премияләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнеп торалар. Мәсгуть ага исә 1959 елны “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медаленә лаек була. 1966 елны ул коммунистлар партиясенә керә һәм шул ук елны газ промышленностен үстерүгә керткән өлеше, җидееллык план заданиеләрен үтәүдә ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Мәсгуть Габдрахманович бервакытта да беркемнән дә калышмый. Рационализаторлык эшенә дә актив кушыла. Аның исәбендә хезмәт шартларын һәм техника куркынычсызлыгын яхшырту, хезмәт җитештерүчәнлегне арттыру, производствоның нәтиҗәлелеген күтәрү, хезмәт һәм матди чыгымнарны киметү мөмкинлеге биргән рационализаторлык тәкъдимнәре аз түгел. Моны вакыт үзе таләп итә.
Мәсгуть абый җәмәгать эшләрндә дә актив катнаша, цех партия оешмасы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты, судта халык утырышчысы була. Фән һәм техника казанышларын уртаклашу буенча Ленинград, Мәскәү һәм Баку шәһәрләрендәге очрашуларда катнаша. 70 нче еллар башында Мәскәү шәһәрендә төрле илләрдән җыелган галимнәрнең газ конгрессында да булып кайта. Әлеге еллар турында Мәсгуть ага үзе дә аеруча дулкынланып сөйли: “Берничә тапкыр установкаларга чимал җитешмәү сәбәпле, эшебез тукталу дәрәҗәсенә килеп җиткән очраклар да булгалады. Андый вакытта чимал табучы булып, төрле производство оешмаларына мөрәҗәгать итәргә, барлык эшне үз өстемә алырга туры килә иде. Хәтта Грозный шәһәрнә дә бардым. Керосин тулы цистерналар Башкортстан, Пермь якларыннан килсә, ингибитор Бакудан алына иде. Шулай итеп заводта эш кайный, эшчеләр иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Ашханә юк. Һәрберебезгә ярты литр сөт бирәләр. Кайбер вакытта аны эчәрг дә вакыт булмый. Цехта барлыгы 20 насос эшләп тора. Эш киемнәре җитешми. Тормыш шартларының авыр булуына да карамастан эшчеләрнең күңелләре көр, кулларында эш уйнап тора иде”, - исенә төшерде ул.
Мәсгуть Габдрахманович заводта булган төрле вакыйгалар турында да бик кызыклы итеп сөйләде. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле янгын чыгулар, эшчеләрнең төрле җәрәхәтләр алуы – барысы да бүгенгедәй күз алдында аның. Бу турыда сөйләгәндә аның күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәп алды. Ә завод коллективы турында искә алып: “Заводлылар бер-берләре белән искиткеч дуслар иде. Гомумән, барыбыз бер гаилә булып яши идек”,- ди. Бүген ветеран 1957 елда кавышкан хатыны Рубина апа белән Әлмәт шәһәрендә гомер кичерә. Миннекәевләр ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Венера да, уллары Рөстәм дә нефтьче һөнәрен сайлаганнар.
Туган авылын данлаган батыр
“ .... - Вон и Вагапов. Постоим чуток. Поглядим со стороны. Яткар не любит, когда мешают...
Низенький, неуловимо проворный и верткий ЯткарВагапов секунды не стоял на месте, вьюном крутился меж машин, то и дело покрикивая: «Давай! Давай! Вои он вскарабкался на приемный мост, сделал магический жест рукой – и рявкнул, кран перенес раззявленную клешню влево.
В каждый «лифт» цугом впрягались по два трактора. С красными флажками Вагапов обежал. Ощупал взглядом буровую и заспешил прочь.»2
Константин Лагуновның “Самотлор” исемле документаль повестендә безнең авылдашыбыз Ядкәр абый турында язылган дип һич уйламаган да идем. Баксаң, бу әсәр тулаем Ядкәр Ваһапов бригадасына багышланган булып чыкты.
Ваһапов Ядкәр Сәхабетдин улы 1929 елның 30 декабрендә Урмышлы авылында туган. Әтисе Ваһапов Сәхабетдин Ялалтдин улы Урмышлыныкы. Әнисе Миннурый Динмөхәммәт кызы Кирлегәч авылыныкы. Гаиләләре белән бер чор Башкортстан якларында яшәп кайталар. Ядкәр 5-7 нче сыйныфларны Урмышлы мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач эшкә урнаша. Бу нефть табыла башлаган еллар була.
Беренче эш урыны “Азнакйнефть” идарәсе. Һөнәре – вышкомонтажник. Аннан Себер якларына күченә. Төмән өлкәсендә Нижневартовск бораулау идарәсенә караган “Шаимнефть” тә эшли. Тырыш һәм фидакарь хезмәте өчен хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. Алар түбәндәгеләр:
1. Хезмәт Кызыл байрагы ордены.
2. Почет билгесе ордены.
3. Ике Ленин ордены.
_________________________________________________________________________________________________
2 К.Лагунов. Самотлор. – Тюмен ь: Типография уприздата, 1973,- С.67-68
Мактаулы исемнәрне “Главтюменьнефтегазстрой”ның нефть тармагында куйган хезмәтләре өчен ала.
Герой турында сеңлесе Фәнүзә апа истәлекләрен дә тукталып үтик.
”...Ядкәр абый гаиләдә өченче бала. Ул кечкенә гәүдәле булса да, бик көчле иде. “Карама беләккә, кара йөрәккә”, - дияргә ярата иде.
Мин Ядкәр абыйны бик игелекле, тырыш, кешеләргә ярдәмчел итеп исемдә калдырганмын.
Мәктәптә гел бишлегә генә укыды. Ул вакытта китаплар, уку әсбаплары юк. Ул ишеткәнен хәтерләп калдыргандыр инде. Укытучылар аны бик яраталар иде. Еллар үткәч, очрашканда: “Абыең кайда хәзер синең?” – дип сорыйлар иде. “Вышка төзи ул,” – дим. “Укырга кирәк иде аңа,” – диләр иде. Абый һәр эшне җиренә җиткереп эшли, ару-талуны белми торган кеше булды. Ул яшьтән әнигә нәрсә белән булса да ярдәм итәргә тырышты. Эшкә кергәч тә барыбызга да булышты.
Киң күңелле булгандыр инде. Уралда яшәгәндә, Татарстаннан килгән күпме кеше фатир алганчы, айлар буе абыйларда яшәде. Алардан кеше өзелмәде.
Гел алдынгы, беренче булырга омтылды. Нинди эшкә генә тотынмасын, ул аны тиешенчә башкарып чыкты. Җитезлеге, тырышлыгы, тапкырлыгы ярдәм иткәндер инде.
Абыйның тавышы бик моңлы иде. “Салкын чишмә”, “Уел”, “Карурман”, “Кыр казы” һ.б. җырларны үзенә генә хас моңлы итеп җырлый иде.
Йомгак
Сораулар күптөрле, билгеле. Шуларның кайберләренә генә булса да җавап табасы килү теләге мине эзләнүләргә этәрде.Эзләнүләремнең нәтиҗәсе мине шаккатырды. Гап-гади Урмышлы авылы туган илебезгә ике Хезмәт Герое үстергән. Туган авылым хаклы рәвештә үзенең эшчән, уңган уллары белән горурлана ала. Горурланмый мөмкин дә түгел бит. Лениногорск районындагы 25 Социалистик Хезмәт Героеның икесе безнең мәктәптә белем алган, безнең авыл суын эчеп үскән егетләр, ләбаса! Ә без, үсеп килүче яшь буын алардан үрнәк алырга, алар турында белергә тиешбез. Мине борчыган сораулар бик күп калды. Киләчәктә мин, бәлкем, бу сорауларыма да җавап табармын. Ә бүгенге көндә минем әйтәсе килгән фикерем шул: әйдәгез, бергәләп, үз туган ягыбызның тарихын өйрәник! Туган ягыбызның үткәнен, бүгенге матур тормышны төзү өчен армый-талмый әшләгән абый-апаларның исемнәрен белү, аның яхшы традицияләрен дәвам итү - безнең бурычыбыз. “Туган ягымны яратам”, - дигән юллар буш сүз булып калмасын иде. Без, яшьләр, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы.
Мәсгуть Миннекәев, Ядкәр Ваһапов туып -үскән элеккеге Шөгер, бүгенге Лениногорск районын хәзинәләр төбәге дип атыйлар. Татарстан нефтенең чишмә башы нәкъ менә шушы яктан – данлыклы скважинадан башлана. Әмма төбәкнең иң зур бйлыгы – аның хезмәт сөючән, тырыш, уңган, батыр халкы.Лениногрск районы 15 Советлар Союзы Героеның да ватаны. Аларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Шәһәребездә аларга багышланган стела бар. Киләчәктә Социалистик Хезмәт Геройларының исемнәре дә алар янәшәсендә урын алырлар дип ышанып калам. Ә бүгенге көндә без Урмышлы авылының Социалистик Хезмәт Геройлары Мәсгуть Миннекәев һәм Ядкәр Ваһапов исемнәрен мәктәбебез музеенда мәңгеләштердек. Аларга багышланган махсус экспозиция булдырдык.
Кулланылган әдәбият:
1. Җ. Рәхимов. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. - Казан: ТОО “СТАР”, 1997. - 151-155 б.
2. К. Лагунов. Самотлор. – Тюмень: Типография уприздата, 1973,- С.67-68.
3. Җ. Рәхимов. Батырлык чакрымнары. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.
4. Герои Социалистического Труда Татарии. (Документальные очерки). Книга вторая. – Казань: Татарское кн. изд-во, 1984, С. 229-231.
5. “Әлмәт таңнары” газетасы, №13, 30.03.2010 ел (Р. Исмәгыйлова язмасы).
6. “Хәзинә” газетасы, №12(853), 07.04.2010 ел (Н. Ганиева язмасы).
6