kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Йортэ безне язмышлар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исследовательская работа по теме "Йортэ безне язмышлар"

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Йортэ безне язмышлар"»

Ашытбаш авылы халкы турында кыскача белешмә

Тарихи чыганакларга караганда Ашытбаш авылы Беренчы тапкыр 1616нчы елда И.Битин, Д.Кинин дигән авторларның “ Пасубая книга” дигән китабында искә алына. Авылга мари милләтеннән булган Уразай дигән кеше нигез салга дигән риваятләр бар. Марилардан соң дүрт хуҗалык булып,Казан арты авылларыннан татарлар күчеп килә. Олы Мәңгәрдән ике хуҗалык һәм Түбән Сәрдәдән берәр хуҗалык дигән белешмә бар.

Бүгенге көндә Ашытбаш авылында 170 хуҗалык исәпләнә. Барлыгы 622 кеше яши. Туучылар саны үлүчеләрдән артып китә.

Авылда мари,чуваш, рус, үзбәк,казах милләтеннән вәкилләр яши.Урта Азия республикаларында яшәгән гаиләләр күчеп кайтты.Төрле милләт кешеләре авылыбызда дус һәм тату булып, бер-берсенең гореф гадәтләрен хөрмәт итеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшиләр.

Соңгы ун елда гына да 24 хуҗалык яңа йортлар җиткереп керде. Бүгенге көндә 10 хуҗалык яҗа йорт төзи, 6 хуҗалык яңа нигез корырга җир алды.



Чистай мишәре Разия.

Закирова Разия апа 1926нчы елның 12 декабрендә Чистай районы Дүртөйле авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. Өч ел белем алгач, 1945 нче елда Кызыл юл районы (хәзерге Арча районы) Яңа Кенәр болницасында эшли башлый. 1946нчы елда Ашытбаш авылына фельдшер-акушер итеп билгеләнә.

Яшьлек елларын бик җылы итеп искә ала Разия апа. Ашытбаш авылы яшьләре белән бик тиз уртак тел таба ул. Күп тә үтми комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Клубта күңел ачулар,колхозга булышулар, төрле тәрбия чараларында катшашуларын сагынып искә ала ул.

Чистай ягында мишәр халкы яши.Мишәрләр-татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшә торган этник төркеме.Сөйләмнәре каты. Разыя апаның да сөйләме үзенчәлекле. Ләкин авыл халкы аның сөйләменә тиз ияләшә.

Разия апаның хезмәт башлаган еллары авыр сугыш арты елларына туры килә. Трахала, корчаңгы, кызамык авырулары киң тарала. Бу еллар турында Разия апа болай дип сөйли:

“Болница Хәтнә авылында.Транспорт булмау сәбәпле җәяү йөрдек.Юллар бик начар. Кыш көне кар каплап китә.Авыруларны болницага илтү бик кыен иде. Алтмышынчы елларда авылда 20-30 бала туа. 1962 нче елда баланы бары тик болницада гына табарга дигән закон чыкты. Бик кыен булды.Транспорт булмаулары үзәкне өзде.”

1948 нче елны Разыя апа Хабибрахманов Якубка киягә чыга. Якуб абый Бөек Ватан сугышы ветераны.Бугенге көндә вафат инде.

“ Бик тату яшәдек. Аның шикелле кешене бүтән очратмадым. Чакырулар буенча авыруларчыгып киткәч ,каршы чыгып каршы ала иде. Өч бала тәрбияләп үстердек. Балаларым -алтын баганаларым. Барысына да югары белем алырга мөмкинлек тудырдык. Бер кызым врач-стомотолг, бер кызым һәм улым инженерлар.

Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Ашытбаш авылында яшәгән елларым заяга узмады. Яраткан хезмәтемне, яраткан кешемне шушы авылда таптым”.


Пермь татары Миннегазимә

Фазылова Миннегазимә Әфәндиевна Пермь өлкәсе Октябрь районы Самар авылында 1949нчы елда туа. Башлангыч белемне туган авылында ала.8нче классны күрше Уразмәт авылында тәмамлый. 8нче классны тәмамлаган иптәш кызлары Ташкент якларына юл ала.Минегазимәне беркая да җибәрмәскә ,авылда калдырырга, дигән карарга килә әти-әниләре.

1966нчы елда Миннегазимәне өлкән абыйсы Урал якларына, Кызыл шәһәренә алып китә. Кибетчелеккә укырга керә. Училищеда Гөлзия исемле бер татар кызы белән дуслаша,аларга барып йөри башлый.Гөлзиянең әти-әнисе уңган кызны бик ошаталар. Караганда шәһәрендә шахтада эшләүче туганнары Фәриткә хат язалар.

-1967нче елның 3 марты иде Гөлзия белән мунчага су китерәбез.Урамның очында берничә кеше күренүгә,Гөлзия:”Абыйлар кайткан!”-дип алга йөгеде.Гөлзиянең Карагандада эшләүче абыйсы белән Фәрит кайткан иде. Кич белән Фәрит гармунда уйнады.Бик моңлы уйнады.Гармунда уйнавы белән мине үзенә гашыйк итте. Шул ук көнне никах укыдылар.4се көнне туй оештырдык.

Берникадәр Кызыл шәһәрендә яшиләр алар. 1968 нче елны Миннегазимә апа белән Фәрит абый Ашытбаш авылына кайтып төпләнә.

Гөлсем апа бик яхшы чырай белән каршы ала үзенең киленен. Авыл халкы да бик тиз үз итә уңган киленне.Аңа хәзер “Газимә дип кенә дәшә башлыйлар.

“Әниләрдән гел :”Ник миүа мондый исем куштыгыз?”- дип сорый идем.Исемне әбием куштырган икән. Борынгы исем.

Безнең як- татарлар ягы. Безнең күршедә Зиннәтулла Суфи исемле укытучы яшәде. Ул гел: “ Без Казан татарлары. Иван Грозный заманнарында чукындыру процессы башлангач, бабаларыбыз Пермь якларына качканнар. Кызыл Иринь дигән елга буена килеп утырганнар. Безнең Авылга Самар исемле кеше нигез салган. Шуңа күрә Самар авылы дип атала.

Соңгы еллар да авылыма сирәк кайтам. Әти-әниләрем үлде. Авылда абыем яшәп ята.

Туган ягыгыгызны сагыну хисе бармы? Гомеремнең күп өлеше Ашытбаш авылында узды.Бик әйбәт яшәдек, балалар үстердек. Язмышым мине Ашытбашка алып килде . Үкенмим.”


Чуваш кызы Антонина

“Мин Чувашия Республикасы Батыр районы Яндашево авылында туганмын. Балалык, яшьлек елларым Самара өлкәсе Идел буе районы Поволжье авылында үтте. Яшим.

1977 елда Ашытбаш авылы егете Зәйнуллин Исламга кияүгә чыктым. 1978 елдан Ашытбаш авылында яшим. 3 кыз бала тәрбияләп үстердек.

Туган ягым, үскән авылым исемнән чыкмый. Яшь вакытлар сагындыра. Туган ягым искә төшсә- моңаям”.

Ашытбаш авылында яши башлау бик авыр була Антонинага.Чөнки ул таныш булмаган мохитка килеп эләгә : татарча бер авыз сүз белми, татар гореф гадәтләре аүа таныш түгел.

Антонина бөтен күңелен эшкә бирә. Эштә авыл хатын-кызлары белән таныша, акырынлап татарча сөйләшергә өйрәнә.

Бүгенге көндә Антонина апа лаеклы ялда .Ул озак вакытлар авылыбыз кибетендә эшләде. Хәзер кызларының балаларын карашырга ярдәм итә. Аның турындахәзер: “ Безнең Тоня,”-дип яратып сөйләшәләр.


Керәшен кызы Ирина

Лебедева Ирина Ивановна 1964нче елда Кайбыч районы Мәлки авылында туган.Гаиләдә ике бала булалар. Әти- әнисе колзозчы. Үз авылларында урта белем ала. 10нчы класс тәмамлагач Казанга китә, 19нчы училищеда белем ала, аппаратчы профессиясен үзләштерә. Училищедан аны “Оргсинтез” заводына билгелиләр.

Училищеда укыганда Ирина Ашытбаш авылы кызы Гарәфиева Гөлчирә белән дуслаша, гомуми торакта бергә яшиләр.Эшкә дә бер заводка,бер цехка билгеләнәләр.

“Беркөнне эшкә барганда Гөчирәгә бер егет эшдәште. Гөлчирә аның янына барып сөйләшә башлады. Бу егет Ашытбаш авылыныкы икән. Шушы заводта эшли.Тәбрис исемле.Танышып киттек. 1981 нче елда киягә чыктым. Башта Казанда, аннан соң Зеленодольск района Бишнә совхозында яшәдек. Улыбыз Фәнис туды.Фәнискә 1яшьтә 8ай вакытта Ашытбаш авылына күчеп кайттык. 6 ел Фәниснең әти –әнисе белән яшәдек. 1989 нчы елда яңа өй салып җиткездек.”

Ашытбаш авылын башта ук яраттым, үз иттем. Табигате бик матур. Авыл халкы да мине үз итте,читтән килгән , керәшен дип читкә этәрмәде.




Мари кызы Пикәнәй

Спиридонова Пиканой Спирадоновна Мари Элның Морки районы Токпердино авылында 1915 нче елның 25 декабрендә туа. Гаиләдә 3 бала булалар. Пикәнәйгә 11 яшь булганда әтисе үлеп китә. Кече яшьтән эш эшләп үсә ул.Шәхси хуҗалыкларга да бил бөгә, базарда сату итә, күрше авылларга йөреп тә тамак туйдыра.

Ул яшәгән авыл тирәсендә татар авыллар күп була. Татарлар белән дә аралаша, телләрен дә тиз ота. Үзара сөйләшкәндә теледә чарлана.

1954 нче елда Макаров Николайга кияүгә чыга. Николайның хатыны үлгән була. 2 балага ана булып килә ул. 1955 нче елның 28 нче маенда 2 баланы ияртеп Ашытбаш авылына килеп төпләнәләр алар. Макаров Николай көтү көтә, Пикәнәй апа аңа булышы. Бер-бер артлы аларның ике кызлары дөньяга килә.

“17 ел фермада эшләдем, 2айлык бала белән каравылда да тордым. Бик авыр булды ул еллар ,“-дип искә ала Пикәнәй апа.

“Ашытбашка килеп төпләнүегезгә үкенмисезме?” –дигән сорауга ул:

“ ирең кайда- хатын шунда булырга тиеш!”-дип җавап бирде.

1983нче елның 22 мартында Николай абый вафат була. Кызлары да кияүгә чыгып берсе Үзбәкстанда,берсе Казанда яшиләр.

Туган якларын сагына Пикәнәй апа. Яшь вакытта кайтып йөргән. “Хәзер йөрергә авыр. Сеңлем әле исән. Энем үлде. Соңгы тапкыр 2000нче елның җәендә будым,”-дип сөйли ул.

“Ашытбаштан китә алмыйм. Ирем Николай шушында күмелгән. Кызларымның да туган җире шушында. Шушы җирдә күмәрсез дә.”


Чирәм җирләр үзләштерүче Хәбирә апа

Хәбирә апа Ашытбаш авылы кызы.1935 нче елда гади колхозчы гаиләсендә туа. Ашытбаш авылы мәктәбендә белем ала, пионер,комсомол сафларында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлагач, 1953 нче елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1953 нче елның сентябрендә Казанга китә. Техник училищега укырга керә. Бер ел укыганнан соң комсомол путевкасы белән җирәм җирләр үзләштерергә китә. Шушында ул казах егете Мадагулов Жолдыбай белән таныша, 1957 нче елда матур гына гаилә коралар.

Язмыш Хабирә апаны әле тегендә, әле монда алып ташлый. Башта алар Павлодар өлкәсе Чиртыш районында яшиләр. Аннан соң Кемерово өлкәсе Осенники шәһәренә күченәләр. Берничә елдан Казахстан ССР Караганда өлкәсе Шахты шәһәренә күчеп киләләр. Шушы шәһәрдә Жолдыбай ага вафат була.

1995 нче елда Хәбирә апаның улы Нурҗан гаиләсе белән Ашытбаш авылына күчеп кайта. Хабирә апаны да туган яклары үзенә тарта. 1998нче елдан ул да Ашытбаш авылында яши башлый.


Кәримова Раушания Габдрахман кызы

Кәримова Раушания Габдрахман кызы 1929 нчы елның 15 апрелендә Арча районы Ашытбаш авылында туа. 6 яшь вакытта әнисе, 8яшь тулгач, әнисе үлеп китә. 3 бала ятим кала.Әбиләре Маһибәдәр аларны үз тәрбиясенә ала.

Раушания апа бик яшьли эшли башлый. 1949 нчы елга кадәр колхозда эшли. 1950нче елда әбисе, бер елдан энесе үлеп китә. Бер энесе белән Раушания апа зур өйдә торып кала.Налоглар зур, акча юк. Тормыш шартлары авыр. Раушания апа энесе белән бәхет эзләп Урта Азия якларына чыгып китә. Әтисе белән бертуган апасы- Рәхимә Таҗикстанның Ленинабад шәһәрендә яшәгән була. Шунда барып урнашалар. Раушания апа тегү фабрикасына эшкә урнаша, пенсиягә чыкканчы шунда эшли.

1951 нче елда әле генә армиядән кайткан Фәрит исемле егет белән таныша, озак та үтми өйләнешәләр.

Фәрит абый Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туган егет була. Фәрит абый кечкенә чагында ук, алар бәхет эзләп, Ленинабад шәһәренә күчеп килгән булалар.

Фәрит абый белән Раушания апа тату гына 60елга якын гомер кичерәләр. 4 егет үстерәләр,югары белем алырга мөмкинлек бирәләр.

1992 нче елда уллары Равил Ашытбаш авылына кайтып төпләнә. 1993 нче елда Фәрит абый белән Раушания апада Ашытбаш авылына юл тота. Гомере буена Раушания апа авылына кайтырга хыяллана.

“Кайда гына йөрсәңдә туган илең, туган туфрагың, туган йортың тарта. Читтә йөргәндә туган илнең сулары, урманнары , болыннары күз алдына килә. Төшләргә кереп йөдәтә,”-дип җавап кайтарды ул, “Туган як сагындырама ?”-дигән сорауга.

“Бәхет булмас иде,Бәхетсезлек ярдәм итте,”- дигән гыйбәрә бар. 90 нчы елларда Таҗикстанда чит милләт кешеләрен кысрыклау башлана. Раушания апаларга да бу туган якларына кайтып төпләнергә сәбәп була.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: История

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
"Йортэ безне язмышлар"

Автор: Радис Рафисович Хисамиев

Дата: 21.01.2020

Номер свидетельства: 536790


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства