Крепостной хокукны бетерү алдыннан Россия XIX гасырның икенче яртысында . ГБМБУ “Лашман урта мәктәбе” Гайсина Гүзәлия Идрис кызы I квалификацион категорияле тарих укытучысы
Дәреснең максаты
Крепостнойлык бетерелүгә китергән сәбәпләрне ачыклау Александр II нең Россия белән идарә итүе чорында илнең икътисади һәм сәяси хәленә бәя бирү Халык катламнары арасындагы тигезсезлекнең бетерелүе нәтиҗәсендә кеше хокукларының яклануы
1840 елгы закон
Кайбер предприятие хуҗалары фабрикаларга беркетелгән крест ь яннарны иреккә чыгарырга рөхсәт бирүче менә шул законга таянып эш йөртә.
Югары хакимият крепостной хокук нигезләрен какшата торган законнар кабул итә
1. 1797 елда Павел I нең өч көнлек баршина турында указы
2. 1803 елда Александр I нең “ирекле игенчеләр” турында указы
3. 1842 елда Николай I нең “бурычлы” крест ь яннар турында законы дөн ь я күрә
Александр II нең
Яшәгән еллары: 17.04.1818.-01.03.1881.
Идарә иткән еллары: 1855г.-1881г.
Александр II Николай I нең өлкән улы.
Александр II Россия, Көнбатыш Европа буйлап ике сәяхәттә була. Халыктан 16 мең үтенеч кабул итә, декабристлар белән очраша 1839 елда Дәүләт Советына, 1840 елда Министрлар кабинетына катнашучы, 1846 елдан Крест ь яннар эше буенча яшерен комитет рәисе итеп билгеләнә
Алксандра II не ң тормыш иптәше императрица Мария Александровна
Александр II не тәрбияләүне хәрби офицер К. К. Мердерга тапшыралар
Е.Ф. Канкрин – “рус финансларына кыскача күзәтү” курслары буенча практик дәресләр бирә. Булачак императорга югары дәүләт чиновнигы – М.М. Сперанский – юриспруденция буенча практик дәресләр бирә.
Булачак императорның тагын бер укытучысы :
Шагыйрь Василий Андреевич Жуковский
Крепостной хокукны бетерү сәбәпләре
-1854 елның 2 апрелендә “диңгез ополчениесе”(резервтагы ишкәкле флотилия) төзү турында Николай I нең указы игълан ителә.
-1855 елның 29 гыйнварында “Хәрәкәттәге коры җир ополчениесе”нә кешеләр җыю турында указ чыга.
-1856 елда Париж килешүен төзегәннән соң император дворян җитәкчеләре алдында крест ь яннар үзләрен үзләре “астан” азат итә башлаганчы, аларны “өстән” азат итү яхшырак булыр, дип белдерә.
Шулай да, тышкы сәяси шартлар-Россиянең җиңелүе- Александр II не ныклап крепостной хокукны бетерү мәс ь әләләре белән шөгыл ь ләнергә мәҗбүр итә. Россия Кырым сугышында җиңелә.
Сугыш илнең икътисади артталыгын ачып сала
Россиянең икенче дәрәҗәле державалар рәтенә тәгәрәү куркынычы туа
Россиядә “җепшеклек”
Александр II сәяси режимны шактый йомшарта төшкән берничә указга кул куя:
Сәяси тоткыннарга – декабристларга, Пол ь ша восстаниесендә катнашучыларга – амнистия игълан итә Өч елга рекрутлар җыю туктатыла Недоимкалар сызып ташлана Цензура йомшара, чит ил паспортлары бирүдә чикләүләр бетерелә.
Александр II идарәсе чорында иң киң таралган матбугат басмалары
“ Русский вестник”, “Русская беседа”,
“ Сел ь ское благоустройство”,
“ Голоса из России”, “Колокол”
А.И.Герцен тарафыннан Лондонда нәшер ителгән “Полярная звезда”
А.И. Герценның императорга мөрәҗәгате:
“ Патша галиҗәнапләре, рус сүзенә ирек бирегез...Безгә сөйләргә ирек бирегез...Безнең бар дөн ь яга һәм үзебезнекеләргә әйтер сүзебез җитәрлек. Җине крест ь яннарга бирегез. Ул болай да аларныкы; Россиядән хурлыклы крепостнойлык тамгасын алып ташлагыз...”
Александр II нең халык алдында крепостнойлыкның бетерелүе турында манифест укуы
Күренекле либерал ь чиновник Д.Оболенский көндәлегеннән:
1856 ел “алдагыларыннан бик нык аерыла, ул яз башланыр алдыннан була торган салкын, әмма яз исе аңкыган көн сыман, якынлашып килүче җепшеклекнең хәбәрчесе кебек. Россия бу елда иркен сулыш алды...”
Бу Александр II патшалык иткән икенче елга йомгак ясап әйтелгән сүзләр.
Тиз арада крепостной хокукны бетерү кирәклеге инде һәркемгә аңлашыла. Әмма җәмгыят ь нең барлык катлауларына кагылганга күрә, бу бик тә катлаулы эш булып чыга. Өстәвенә хакимиятнең төп таянычы булган дворяннарның күпчелеге мондый реформаны хупламый.
Сүзлек
Недоимкалар – вакытында түләнмәгән салымнар һәм җыемнар. Сәяси режим – җәмгыят ь тә сәяси власт ь ны тормышка ашыру алымнары, ысуллары формалары җыелмасы. Амнистия – югары хакимият рөхсәте белән тоткыннарны суд җәзасыннан азат итү. Цензура – халык өстеннән контрол ь , күзәтүнең йомшаруы