Татарстан Республикасы Арча районы
Ашыташ урта гомуми белем мәктәбе
Нәрсә ул батырлык?
темасына ачык класс сәгате
(6 нчы сыйныф)
Эшләде: Хисамиев Р.Р.
Тема: Нәрсә ул батырлык?
Максат: 1. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру.
2. Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту, камиллеккә омтылыш тудыру.
3. Патриотик хис тәрбияләү.
Җиһазлау: Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, укучыларның презентацияләре, китаплар күргәзмәсе, мәкальләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге,
Сыйныф сәгатенең эпиграфы:
Батыр үлә үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихлардан укып ятларлык.
I. Сыйныф сәгатен оештыру, исәнләшү.
II. Уку мәсьәләсен кую.
1 Укытучының кереш сүзе.
-Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез. Киләчәгебез сезнең кулларда булачак егетләр һәм кызлар арасында үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсынга шушы темага сөйләшергә чакырам.
.-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул? (Җаваплар тыңлана.)
-Батырлык сүзен ничек аңлыйсыз? (Һәр укучының фикере тыңлана.)
Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар. Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар.
Аңлатмалы сүзлектән уку.Дәфтәргә яздыру.
Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)
Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.
2) үз – үзеңә ышанучанлык.
Укучылар,кан коюлы, җимергеч сугышның соңгы бәрелешеннән безне 70 ел вакыт аерып тора. 70 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз киләчәк.
Батырлык турында шигырь тыңлап үтик.
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Укытучы. Укучылар! Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?(кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез)
III. Төп өлеш.
Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз. Алар нинди батырлыклары белән танылганнар?(Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим һ. б.) Укучыларның А. Матросов, Г. Гафиятуллин, турындагы чыгышларын тыңлау.
Ф. Кәрим армиягә 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Ф.Кәрим иҗатында да батырлык темасы зур урын алып тора.
Ә хәзер “Ант”шигырен тыңлап үтик.
Әти-әни өчен иң изге кеше кем?(бала). Шагыйрь солдатлар исеменнән бала тотып ант итә. Әлбәттә, бала тотып ант итү, аңа тугры калу үзе бер батырлык булып тора.
-Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы нидә?
-Аның батырлыгы туган иленә хыянәт итмәүдә,сатмауда. Ул-Туган ил батыры!
-Александр Матросовның батырлыгы нидә?
-Дошман амбразурасын үз күкрәге белән каплый.
-Татар егете Газинур Гафиятуллинның батырлыгы нидә?
-Газинур Гафиятуллин- дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплаган, халкыбызның турылыклы улы, Советлар Союзы Герое.
Әлбәттә, сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүзне әйтү белән нәрсә күз алдына килә? Күз яше, кайгы, бәхетсезлек ...(слайд) Безнең үзебезнең авылдан да әлеге дәһшәтле сугышта 251 якташыбыз катнашкан. Шул китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта алды.
Ә бүгенге көндә авылыбызда ничә ветераныбыз бар?
Авылыбызда бер ветераныбыз бар.Кем инде ул?
Без инде алдагы дәресләрдә бу дәһшәтле сугышта катнашкан үзебезнең әби – бабаларыбыз яки туганнарыбыз турында сөйләштек. “Хәтер китабы” һәм “Алар җиңү белән кайттылар” дигән китап белән дә таныштык. Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең 200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.
Без аларны онытмыйбыз. Аларны искә алып кая киләбез?(һәйкәлләргә)
-Һәйкәл турында шигырь тыңлап үтик.
-Батырларны әллә каян ерактан эзлисе юк. Безнең Балтач районында гына да 6 сугыш батыры бар.Нәтиҗә: димәк, безнең районыбыз-батырлар районы.
-Укучылар, сезнең гаиләдә сугыш чорында батырлык эшләгән кешеләр юкмы?
-Бар. Моратов Гайфетдин Шәмсетдин улы Бөек Ватан сугышында озын сугышчан юл үтә – Гжаск, Вязьма шәһәрләрен азат итү сугышларында, Днепр елгасын кичкәндә аеруча зур каһарманлыклар күрсәтә, аның командасындагы частьлар хәрби заданиене һәрвакыт төгәл үтиләр. Г. Моратов Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләре белән бүләкләнә.
1956 нчы елда майор Г. Моратов отставкага чыгып, туган авылы Бөрбашка кайта һәм мәктәптә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре бирә.
IV. Белем һәм күнекмәләрне системага салу.
1. Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).(Хезмщт батыры белән таныштыру)
Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).
Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).
Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?
- Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.
“Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.”Н.А.Островский.
Бүгенге көн батырларына син кемнәрне кертер идең? (Конкрет шәхесләр турында).
Ә хәзер батырлык темасына сез нинди мәкальләр беләсез? Тикшереп карыйк, мәгънәсен аңлатыгыз.
1. Батыр яуда беленер.
2. Батырга таяк та корал.
3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.
4. Батыр баткактан курыкмас.
5. Батыр үз халкын яклый.
6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.
7. Батырлыкта – матурлык.
-Укучылар, хәзер классыбыздагы батырны эзлик әле!(Җаваплар тыңлана)
Укытучы. Укучылар! Әйдәгез тагын бер сорауга җавап биреп китик әле. Батырлык эшләү өчен үзеңне ничек чыныктырырга кирәк?
-.....
Укытучы.Без бүгенге дәрестә кешеләргә хас нинди сыйфатка тукталып үттек? (Батырлык, шул сыйфатның эчтәлеген ачтык, асылына төшендек) Шуннан соң, алда сөйләгәннәрне файдаланып, батырлыкның төп билгеләре барлап чыгыла
Ул гадәттән тыш шартларда кешегә үлем куркынычы янаган вакытта эшләнә.
Батырлар дошманнарга зур зыян китерә: аның техникасын. Җанлы көчләрен юк итә.
Ул, хәрби бурычын үтәү өчен,бөтен көчен, белемен, сәләтен бирә, хәрби техника һәм коралдан оста файдалана.
Батыр курку хисен җиңә.
Батыр үз өстенә җаваплылык хисе, бурыч йөкли.
Батырлык ниндидә хәлиткеч вакытта эшләнә.
Батырлыкны кеше үз эшенең гадел, изге булуына.хаклыгына ышанганда гына эшли.
V. Сыйныф сәгатен йомгаклау:
Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ?
-кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез һ. Б.
Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык ,күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.
Кыл яхшылык кешеләргә-
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны
Кулың суз да коткар сагыш-
Моңга таручыны
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.
Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әти - әниеңне,
Туган илеңне.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.