“Әфган җилләре”
(1979-1989 елларда булган Әфган сугышында якташларыбыз өлеше турында
батырлык дәресе)
Дата:
Үткәрү урыны: мәктәп китапханә-информацион үзәге
Сыйныф:
Укучылар саны:
Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.
Җиһазлау: проектор, ноутбук
Плакатлар:
“Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” Н.А.Островский.
“...герой – хәлиткеч моментта кешелек җәмгыяте өчен иң кирәкле булган эшне башкаручы.” Ю.Фучик.
Кичә барышы.
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.
1 а.б.:
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.
(В.Һадиуллин “Әфганстан”)
2 а.б.: Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
1 а.б.: 1978нче елның апрелендә Әфганстанда революция булды. Аны саклап калырга кирәк иде. Әфганстан хөкүмәтенең үтенечен канәгатьләндерү йөзеннән бу илгә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты кертелде.
2 а.б.: Бу ил турында 80нче елда күпчелек кеше дәреслекләрдән генә укып белә. Гомуми мәйданы 647км булган илдә, 1982нче елда автомобиль юллары 18 мең чакрым, тимер юл бөтенләй юк. Менә шушы илдә 1978нче елның 27нче апрелендә Брежнев чоры идеологлары фикеренчә, милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьны хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була.
1 а.б.: Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте.
2 а.б.: Халык коточкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы халыктан ныклы корыч пәрдә артына яшерелә. Беренче белешмәләрдә үк 86 совет сугышчысы башын салса да, Мәскәү куйган бурыч тормышка ашырыла.
1 а.б.: 1980 нче елда Әфган җирендә -1500гә,
1981 нче елда -1300гә,
1982 нче елда -2000гә якын совет сугышчысы Һәлак була, яраланучылар саны уннарча меңгә җитә.
1983нче елда -1500гә, 1984нче елда -2400гә якын солдат кургаш кәфенлекккә төренеп кайта.
Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
2 а.б.: Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.
1 а.б.: Саба районынан 152 кеше катнашты, 34 кеше бүләкләнде, 87 кеше хэзерге вакытта Саба районында яши. 3 кеше батырларча һәлак булды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
(Укучылар чыгышы)
2 а.б.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
1 а.б.
Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,
Бар дөнья бер минут тын калсын.
Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...
Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!
(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)
2 а.б.
Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып, сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларын җирсеп язган хатлары гына калды.
1а.б.
Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
2 а.б.
Кабулда мәрмәр таштан салынган Һәйкәл бар . Аңа рус Һәм дари телләрендә : ”Сугышчы-интернационалистларга”-, дип язылган. Ул Әфган җирендә Һәлак булган совет солдатларына ачылган беренче Һәйкәл. Бу Һәйкәл әфган халкының бәхетле Һәм бәйсезлек өчен җанын биргән Татарстан егетләренә дә истшлек буләге. Ләкин соңгысы түгел, чөнки каҺарманнарга үз туган җирләрендә дә Һәйкәл куелган. (Рәсем күрсәтелә).
1 а.б.
2020 нче елда Байлар Сабасы бистәсендә Закир Йосыпов урамының җәяүлеләр йөри торган өлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбыз исәлегенә яңа һәйкәл торгызылды. “Вакыт безне сайлады дигән шигарьне һәм батыр якташларыбызның фотосурәтләрен үз эченә алган һәйкәл бистәнең иң үзенчәлекле объектларның берсе булып тора. Һәйкәл янына килгән һәр кеше хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы барлык якташларыбыз батырлыгы алдында баш ия.
2 а.б.
Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын. Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә башкалардан аерылып тормыйлар шикелле алар. Ләкин сез аларның күзләренә төбәлебрәк, җаннарына тикле үтеп керергә тырышып багыгыз. Алар сугыш тузанын, сугыш төтенен иснәгән, яралы гәүдәләр, өзелгән кул-аяклар күргән кешеләр. Алар бездән иң әүвәл шуның белән аерылып торалар, моны бик авыр кичерәләр, оныта алмыйлар.
1 а.б.
Агымдагы елның15 феврале – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 33 ел тулган көн. Без бүгенге кичәгә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән әфганчы ____________________________________________________________________________ чакырдык. Аның бүген безгә, яшь буынга әйтер сүзе бар.
(Әфганчы чыгышы)
(Сораулар бирелә.)
1 а.б.
”Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты” укучылары һәм укытучылары исеменнән эчтәлекле һәм матур җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч, аяз күк йөзе телибез.
Әфганстанның комлы чүлләре, таш кыялары, Һәр яшеллектән ут сибәргә торган дошман - болар берсе дә тиз генә онытылмас. Әле тормышның ямен, тәмен дә белмәгән меңнәрчә егет Әфган җирендә батырларча Һәлак булды.
Без аларны мәңге онытырга тиеш түгел!
Мәңгелек дан аларга!
Мәңгелек дан!!!
Җыр:”Солдатлар”җыры.
2 а.б.
Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшеп торачак авазлар калды: җан һәм тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.
Укытучы:
Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу, аңа яхшы яшәргә комачаулаучы барлык нәрсә белән көрәшү дигән сүз. Кешенең нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй-фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә. Хәзер үз-үзегезгә сорау бирегез: үзеңне ничек итеп батырлыкка әзерләргә мөмкин? Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек күрсәтергә туры килде? Сез үзегезнең ихтыяр көчегезне, максатчанлыгыгызны, тәвәккәллегегезне ничек камилләштерәсез? Ватанны яратуыгыз нидә чагыла?
Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.
Хөрмәтле кунаклар, укучылар!
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!
(Җыр)