kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока по химии на тему : "Неорганик матдәләрнең төп класслары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрес неорганик матдәләрнең төп класслары турындагы белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү максаты белән үткәрелде

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по химии на тему : "Неорганик матдәләрнең төп класслары"»

Неорганик матдәләрнең төп класслары. (8 сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Сәләхиева Ә.К., химия укытучысы,

МБОУ “Саба мунициипаль районы Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Максат: неорганик матдәләрнең төп класслары турындагы белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү; фәнни белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен һәм практик куллана алуларын тикшерү; һәр теманың төп үзенчәлеген билгеләү, чагыштыру, логик фикер йөртергә өйрәтү; стандарт булмаган мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; күмәкләшеп эшли белергә өйрәтү, ЕГЭ га әзерлек алып бару.

Җиһазлау. Менделеев таблицасы, мультимедиа, тауга менү уены буенча дидактик материал, йомырка, кислота, селте эремәләре, су, фенолфталеин, универсаль индикатор, чәй содасы, ЕГЭ бланклары.

Дәрес планы.

1.Разминка.

2.“Алга, алга...” эшлекле уен.

3.Билгесез матдәне тану.

4.ЕГЭ

5.Практик өлеш.

Дәрес барышы.Тактада дәреснең темасы: “Неорганик матдәләрнең төп класслары”

Дәреснең девизы: “Белеме бар - меңне егар”

I Оештыру өлеше. Исәнләшү. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Исәнмесез, укучылар. Без бүген сезнең белән “Неорганик матдәләрнең төп класслары” дигән теманы йомгаклау дәресенә җыелдык. Дәрес “Белеме бар - меңне егар” дигән девизга нигезләнеп үткәрелер. Бүген сез неорганик матдә класслары турында алынган белемнәрне кулланырсыз. Һәр дөрес җавабыгыз баллар белән билгеләнер, дәрес ахырында йомгак ясалып, билгеләр куелыр.

  1. Разминка. Сорау-җавап.

  1. Нинди неорганик матдә классларын беләсез?

  2. Нинди матдәләрне нигезләр дип атыйлар?

  3. Нинди матдәләрне кислоталар дип атыйлар?

  4. Нинди матдәләрне тозлар дип йөртәләр?

  1. Алга, алга...” эшлекле уен. Төркемнәр буенча укучыларга сораулар бүленеп бирелә, һәм бер минутта кайсы төркем күбрәк җавап бирә, шуның кадәр балл ала.

Беренче төркем өчен сораулар:

  1. Кислота белән селте арасындагы алмашу реакцияләре ничек атала? (нейтральләшү)

  2. Ике элементның берсе кислород булган катлаулы матдәләр.(оксидлар)

  3. Бердәнбер сыек металл.(терекөмеш)

  4. Җылылык аерылып чыгу белән бара торган реакцияләр. (экзотермик)

  5. Матдәләрнең үзлекләрен билгеләүче иң кечкенә кисәкчек.(молекула)

  6. Диңгез кәбестәсе нинди элементка бай. (йод)

  7. Әче тозларның составы.(металл, водород атомнары, кислота калдыгы)

  8. Химик реакцияләрне химик формулалар һәм коэффициентлар ярдәмендә шартлы язу. (химик тигезләмә)

  9. Металл атомы һәм гидроксил группадан торучы катлаулы матдәләр. (нигезләр)

  10. Нитрат кислотасының формуласы (HNO3)

  11. Кеше организмында иң күп масса өлешен алып торучы матдә.(су)

  12. Кислород элементының тәртип номеры.(8)

  13. Каты хәлдәге су. (боз)

  14. Бер матдәдән ике яки берничә матдә барлыкка килү белән уза торган реакцияләр.(таркалу)

  15. Нинди сөтне эчәргә ярамый? (известь сөтен)



Беренче төркем өчен сораулар:

  1. Нинди элемент Россия хөрмәтенә аталган? (рутений)

  2. Кайсы элементны А.Е.Ферсман тормыш һәм акыл элементы дип атаган? (фосфор)

  3. Нинди бердәнбер сыек неметалл беләсез?(бром)

  4. Аңа иң кыска аңлатма бирәләр: йөгерә – эри, туктый – шартлый. Бу нәрсә? (натрий)

  5. Һава составындагы нинди газ иң беренче булып ачыкланган? (кислород)

  6. Организм өчен аз микъдарда, ләкин бик кирәкле матдәләр? (витаминнар)

  7. Җылылык эффекты буенча яну реакцияләре кайсы типка керәләр? (экзотермик)

  8. Цинкның валентлыгы.(ике)

  9. Кеше организмында су күпме масса өлешен алып тора?(якынча 65%)

  10. Водород элементының тәртип номеры.(бер)

  11. Сульфат кислотасының формуласы.(H2SO4)

  12. Молекулада атом санын билгели. (индекс)

  13. Катнашмалардан матдәләрне аерып алу өчен кулланыла торган кәгазь.(фильтр кәгазе)

  14. Гади һәм катлаулы матдәләр арасында уза торган реакцияләрнең тибы. (алмаштыру)

  15. 22,4 литр кислородта ничә кислород молекуласы бар? (6,02х1023)

  1. Билгесез матдәне таны. Җавап ике балл белән бәяләнә.

Бер матдәгә характеристика бирелә, төркемнәр танып белергә тиеш.

  1. Аларның тәмнәре әче, төсен үзгәртер лакмус.

Металлар тәэсир итсәләр,

Барлыкка килер водород һәм тоз. (кислоталар)

  1. Табалар аларны яндырып

Яки катлаулы матдәне таркатып.

Ике элементның берсе – кислород,

Иптәш аларга – ком һәм боз. (оксидлар)

  1. Кая салсаң, шунда ага,

Сыек, әмма су түгел.

Металлар гаиләсенә

Кертәләр аның үзен.(терекөмеш)

  1. Чуен һәм корыч исемле

Аның эретмәләләре.

Аннан да күп кулланылган

Металл бар микән әле?! (тимер)



  1. ЕГЭ

Укучылар, сезнең кайберләрегезгз югары уку йортларына керү өчен химия фәненнән имтиханнар тапшырырга кирәк булачак. Аңа әзерлек йөзеннән сезгә тест бирелә. Тестның өч соравы А өлешеннән, бер сорау В өлешеннән алынган. Эшләр өчен биш минут вакыт бүленә. Тест эшләгән вакытта бер укучы тактадагы биремне эшләр.

Укучы “Тауга менү” биремен башкара.

Бирем. Химик түгәрәккә соңга калган укучы реакция тигезләмәләренең уң ягын гына язарга өлгергән. Аңа реакция тигезләмәсен язып бетерергә ярдәм итәргә кирәк. Тау итәгендәге реакцияләрнең сул ягы язылган карточкаларны магнит ярдәмендә урнаштырып тауга мен.

2AI2O3

Na + H2O

CaO + H2O

ZnCL2 + KOH

H2O

Тауга менеп җиткәч, уң як карточкаларның арты әйләндерелә, татар халкы мәкале күренә: “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”

Калган укучылар урыннарда слайд чрдәмендә күрсәтелгән тестны ЕГЭ бланкларына эшлиләр.

А1. Кайсы матдәләр арасында реакция узарга мөмкин?

  1. BaO + CaCL2

  2. CO2 + SO2

  3. Mg(OH)2 + HCL

  4. K3PO4 + AI2O3

A2. Тозларны табу реакцияләре арасында алмашу реакцияләрен билгеләгез.

  1. Ca + CL2 Ca CL2

  2. K3PO4 + 3HCL 3KCL + H3PO4

  3. CaO + SO3 CaSO4

  4. Ca + 2HCL Ca CL2+ H2

А3. Хлорид кислотасы кайсы матдә белән реагирлаша?

  1. Углекислый газ

  2. Алюминий сульфаты

  3. Бакыр

  4. Магний оксиды

В1. 20% лы 200 гармм тоз эремәсендәге тозның массасын исәпләгез.

Физкультминут. Укучылар, күп эшләдегез, арыгансыздыр. Әйдәгез бер хәрәкәтләнеп алый әле. Татар халкы мәкале дә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” икәнлеген искәртә. Укытучы өстәлендә матдә формулалары язылган карточкалар каплап куелган. Һәр укучы бер карточка алып , магнитлы тактага тиешле матдә классы турына куяра тиеш. (татар халык бию көе уйнатыла)

  1. Практик өлеш.

Укучылар, белемнәрегезне практик күрсәтер вакыт та килеп җитте. Практик эшне башкарыр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп алыйк.

Практик эшне башкарганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре:

  1. Матдәләрне кул белән тотарга, тәмен тикшереп карарга ярамый.

  2. Тәҗрибәләр башкарганда матдәләрне аз күләмдә алырга кирәк.

  3. Кислоталар, селтеләр белән эш иткәндә аеруча сак бул.

  4. Матдә калдыкларын саф матдәле савытка кире салырга ярамый.

  5. Спиртовкадан файдаланганда, бер спиртовканы икенче спиртовка кабызу өчен файдаланырга ярамый, югыйсә спирт түгелеп янгын чыгуы ихтимал.

  6. Эш тәмамланганнан соң, эш урынын чистартып, матдәләрне укытучыга яки лобарантка тапшырырга кирәк.

Хәзер мин ике төркемгә дә берәр тәҗрибә күрсәтәм, һәм сез ул тәҗрибәләргә аңлатма бирерсез.

Беренче тәҗрибә. Натрий металлының су белән реагирлашуы.

Сораулар.Нинди газ бүленеп чыкты? Су ни өчен алсу төскә керде?( Натрий су белән реагирлашканда, водород белән натрий гидроксиды барлыкка килә. Ә суга фенолфталеин салынган булган, ул селтеле тирәлекне күрсәтеп, кура җиләге төсенә керә)

Икенче тәҗрибә. Колбага марганцовка салына, кыздырыла. Пыскып торган чыра төшерелә һәм чыра яна башлый. Аңлатырга. (Марганцовка таркалганда кислород бүленеп чыга һәм ул януга ярдәм итә)

Хәзер һәр төркем үзләренә бирелгән практик биремнәрне башкарыр һәм аңлатып күрсәтер.

Беренче төркем өчен практик биремнәр.

1.Кичә барышында кызыклы тәҗрибә үткәрелгән.өч стаканга төссез эремә салганнар. Беренче стакандагы эремәне икенче стаканга бушатканнар. Эремә кура җиләге төсенә кергән. Шул эремәгә өченче стакандагы эремәне салгач, төс юкка чыккан. Беренче, икенче, өченче стаканнарда нинди матдәләр булган?

2. Бирелгән матдәнең нигез яки кислота оксиды икәнлеген ачыкларга.

3. Йомырканы ничек химик юл белән әрчеп була?



Икенче төркем өчен практик биремнәр.

  1. Номерланган өч пробиркада су, кислота, селте эремәләре салынган. Кайсы пробиркада нинди эремә икәнлеген ничек ачыкларга?

  2. Бирелгән матдәнең нигез яки кислота оксиды икәнлеген ачыкларга.

  3. Ничек итеп тоз һәм кислота ярдәмендә шәмне сүндереп булыр?

Практик биремнәрне башкаралар һәм аңлаталар.

Укучыларның җаваплары бәяләнә, өй эше бирелә, дәрескә йомгак ясала.
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Химия

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Разработка урока по химии на тему : "Неорганик матдәләрнең төп класслары"

Автор: Саляхиева Аниса Кутдусовна

Дата: 21.12.2019

Номер свидетельства: 533046


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства