kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Презентация "Нефть җитештерү тарихы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентаия создана на татарском языке. Посвящена истории добычи нефти в Татарстане.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Презентация "Нефть җитештерү тарихы"»

Нефть җитештерү тарихы

Нефть

җитештерү

тарихы

Ноябрь аенда Әлмәтнең шәһәр булып яшәвенә 63 ел тула. Бу каланың оешуы 1943 елда беренче скважинадан нефть табылган Шөгер якларына барып тоташа. Гомумән алганда, Татарстанның нефть тарихы нәкъ менә Шөгергә бәйле.

Билгеле булганча, нефть тышкы халәте ягыннан өч төрлегә бүленә: сыек нефть, куе нефть, каты нефть (битум). Кулланылыш ягыннан нефть ике төрле – халык арасында көнкүрештә куллану һәм дәүләт дәрәҗәсендә  промышленностьта куллану .

Туган Татарстаныбызда әлеге өч төрле халәтле нефтьнең иң беренче табылу, җир өстенә чыгару, аларның көнкүрештә һәм дәүләт күләмендә җитештерелә башлау тарихы нәкъ менә Шөгер төбәгенә туры килә.

Элеккеге Шөгер районының Сарабиккол авылында Шушма елгасы ярына якын гына бер чишмә бар. Авыл кешеләре бу чишмәне “Кара чишмә” дип йөртәләр иде. Ни өчен? Чөнки бу чишмә суы белән җир астыннан бармак бите кадәр генә куе кара төстәге майлы сыекча таплары агып чыга иде. Бу майлы сыекча судан җиңел булу сәбәпле, гел су өстендә генә тора. Чишмәдән берничә адым гына түбәнрәк калын такталардан ясалган зур улак бар. Чишмә суы улакның өстеннән агып керә дә тишектән агып чыгып китә. Ә теге майлы кара таплар суга бата алмыйча улак өстенә җыелалар. Шулай итеп улак өстен кап-кара сыекча каплап ала. Авыл кешеләре дегет чиләкләре, махсус мичкәләр, чапчаклар белән киләләр дә, улак янындагы махсус ясалган озын саплы чүмеч белән сөзеп әлеге кара майны җыялар. Кара майны Сарабиккол кешелә­ре генә түгел, ә тирә-яктагы унлап авыл кешеләре дә килеп җыя.

Кара чишмәдәге кара майны кешеләр кайчан файдалана башлаганны беркем дә хәтерләми. Мөгаен, ул чишмә типкән көнне үк башлангандыр, бәлки бераз соңрактыр. Һәрхәлдә, бу кара майның, ягъни сыек нефтьнең моннан берничә дистә гасырлар элек үк кешеләр тарафыннан файдаланыла башлавына шик юк.  Димәк, Татарстанда сыек нефтьнең җир астыннан үз агымы (самотек) белән чыгуына һәм аны кешеләрнең көнкүрештә куллана башлавына дистә гасырлар вакыт узган һәм ул нәкъ менә Шөгер ягында башланган. 

Сыек нефтьне табу һәм җитештерүне дәүләт күләмендә алып бару тарихы да Шөгер ягында башлана. 1943 елны СССР хөкүмәтенең махсус карары белән Иске Шөгер авылы янында беренче буровой эшли башлый. Озакламый Шөгердә нефть күпләп табыла, аны Келәүле станциясендәге тимер юл бакларына төяп СССРның төрле төбәкләрендәге нефть эшкәртү заводларына озаталар.

Инде куе нефтькә килик.  Элеккеге Шөгер районының әлеге Сарабиккол авылыннан берничә чакрым гына көньяктарак Карамалка дигән мордва авылы бар. Бик борынгы заманнарда ук шушы авыл янында утыра башлаган бал куелыгындагы кап-кара матдә тулган кечерәк бер күл булган. Бу матдә артык куе булу сәбәпле арба майларга ярамаган. Шулай да тирә-як авыл кешеләре аны көрәкләр белән каерып алып капка баганаларының җир астына күмелә торган өлешләрен, йорт-кураның нигез ниргәләрен буяганнар.

Бу күл нефтьче галимнәрне дә кызыксындырган. Әле Бөек Ватан сугышы алдыннан ук монда бер төркем галим-геолог килеп тикшеренүләр уздыралар. Шунда алар күл эчендә иң борынгы җәнлекләр, кошлар сөякләрен табып алалар. Шушы кара бал (куе нефть) эчендә яткан сөякләр черемичә шул кадәр яхшы сакланганнар ки, галимнәр аларны җыеп Казанга алып кайталар. Бү­генге көндә Казан дәүләт универси­тетының геология музеенда бу кап-кара төстәге сөякләр белән танышырга мөмкин.

1881 елда бу якларга нефть эзләргә дип килгән Америка эшмәкәре Ф.Шандор Шөгер авылы читендә кечкенә генә гудрон заводы салдыра. Заводка чимал чыгару өчен авыл янындагы текә тауны (хәзер аны авыл халкы Шандор тавы дип йөртә) тишеп шахталар ясыйлар һәм тау эчендәге гудрон (битум) чималын заводка ташу эшен җайга салалар. Шул елдан Шөгер битум заводы эшли башлады, Совет чорында ул СССРның төрле төбәкләренә кыйммәтле битум җи­бәреп торды. Битумны көне-төне Шөгердән Бөгелмә тимер юл станциясенә ташып, илнең төрле төбәкләренә озаталар иде.

Шунысы шиксез, нефть өлкәсендә бөтен Татарстанга, Россиягә, чит илләргә билгеле булган Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Баулы калаларының данлы тарихы Шөгер ягының бүген әллә ни күзгә күренеп тормаган шушы өч авылыннан башлана!

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Химия

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Презентация "Нефть җитештерү тарихы"

Автор: Фарзиева Милеуша Рудиковна

Дата: 04.02.2018

Номер свидетельства: 454732

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства