kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Химия илен? с?ях?т" ("Путешествие в страну химия")

Нажмите, чтобы узнать подробности

Республика Татарстан

МО «Лениногорский муниципальный район»

МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа»

Разработка внеклассного мероприятия

 «Путешествие в страну химии»

(Викторина)

Учитель биологии и  химии

 МБОУ «Урмышлинская основная

общеобразовательная школа»

Фарзиева Милеуша Рудиковна

Химияд?н класстан тыш чара - викторина

«Химия илен? с?ях?т»

Максат. Укучыларны? логик фикерл?вен, зир?клеген ачыклау  ??м ?стер?, белемн?рен т?рле ситуациял?рд?  куллана  алуларын ачыклау, аларда  химия ф?нен ?зл?штер?г?  кызыксыну уяту.

?и?азлау. “Эзл?рг?, табарга, бирешм?ск?!”, “К?п укыган к?п бел?” лозунглары.

Викторинада   8 - 9 класс укучылары  катнаша.

Укытучы:  Х?ерле к?н, х?рм?тле тамашачылар  ??м м?кт?бебезне? и? зир?к ??м и? тапкыр укучылары!

Тапкырларга, зир?кл?рг?

Безд? урын т?рд?н.

Кайда? Н?рс?? Кайчан булган?

?йтсен шуны белг?н!

Б?ген сезне мавыктыргыч ярыш к?т?. Без аны “Химия илен? с?ях?т” дип атадык. Кич?безне?  девизын  “Эзл?рг?, табарга, бирешм?ск?!” дип алдык. Без б?ген сезне? бел?н м?кт?бебезне? б?ек химигы ачыклаячакбыз. Моны? ?чен безг? жюри кир?к булачак, сезне х?зер х?рм?тле х?кемдарлар бел?н таныштырам.

Ярышта катнашачак укучылар,  т?рг? р?хим итегез.

I тур. “Химия илен? юл”  дип атала.

Химик элементларны? Д.И.Менделеев периодик таблицасы буенча вертуаль с?ях?тк? чыгабыз.

1. Периодик закон кайсы елда ачылган (1869 ел)

2. Д.И.Менделеевны? периодик таблицасында  кайсы элементны? даими урыны юк. (водород)

3. Т?ркемд? ?ст?н аска элементларны? ?злекл?ре ничек ?зг?р?? (металл ?злеге арта)

4. Д.И.Менделеев химик элементларны системага салганда, атомнарны? нинди ?злеген? нигезл?нг?н? (массасына)

5. Периодта сулдан у?га элементларны? ?злекл?ре ничек ?зг?р?? (неметалл ?злеге арта)

6. И? электротиск?ре элемент (фтор)

7. И? сыек металл (терек?меш)

8. Кайсы затлы металл и? яхшы катализатор булып тора? (платина)

9. Кайсы металлны кешене? тир, яшь, кан металлы дип атыйлар? (алтын)

10. И? металлик металл (франций)

11. Бу элемент ?итешм?г?нд? й?р?к чирли. Ул й?земд?, сояда бар (калий)

12. Кайсы  элементлар илл?рне? исеме х?рм?тен? аталган (Германий, Франций, Полоний, Рутений, Галлий)

13. К?п й?зле элементларны? берсе. Бернич? гади матд? барлыкка китер?: графит, алмаз, к?мер, корым (углерод).

14. ? бу элемент К?ньяк Американы? бер илен? ?зе исем бирг?н (к?меш, Аргентина)

15. Кайсы металларны  д?нья кис?кл?ре исемн?ре х?рм?тен? атаганнар? (Европий, Америций).

16. Кайсы элементлар галимн?р исемен й?рт??  (Курчатовий, Нильсборий, Эйнштений, Менделеевий, Нобелий, Лоуренсий, Берклий)

17. Кайсы металлны? исеме “к?л” ягъни “зола” дип т?р?ем? ител? (калий).

18. Табигатьт? очрамый торган галоген (астат).

II тур. “Формулалар, т?шенч?л?р, атамалар”

  1. Матд?не? бер моле массасы. (моляр масса)
  2. Газларны? моляр к?л?ме. (22,4 л)
  3. Тере организмнар ?чен яраксыз су. (“?ле” яки “авыр” су)
  4. Кислота ??м нигез арасындагы алмашу реакциясе. (нейтральл?ш? реакциясе)
  5. Нашатырь.( NH4Cl, аммоний хлориды)
  6. С?ндерелм?г?н известь. (CaO кальций оксиды)
  7. С?ндерелг?н известь.( Ca(OH)2 кальций гидроксиды)
  8. Алмазны? кристаллик челт?ре. (атомлы кристаллик челт?р)
  9. Химик реакциял?рне? тизлеген ?зг?рт?че матд?л?р. (катализаторлар)
  10.  ?ылылык аерылып чыгу бел?н баручы реакция (экзотермик реакция)
  11. У?ай яки тиск?ре корылган кис?кчек. (ион)
  12.  Нинди с?т ?чеми? (известь с?те Ca(OH)2 )
  13. Корылмасыз элементар кис?кчек. (нейтрон)
  14. Гемоглобин составына кер?че металл. (тимер Fe)
  15.  Водород оксиды. (су H2O)
  16.  Кайсы металлны? ионнары бактериял?рне ?терерг? с?л?тле? (к?меш Ag+)
  17. Гад?ти шартларда сыек х?лд?ге неметалл. (бром Br)
  18. Рентген нурланышыннан саклаучы металл. (кургаш Pb)

 

III тур. Татарстан Республикасыны? ??м химия.

1. Кемн?рне? хезм?тл?ре Казан химия м?кт?бен? нигез сала? (К.Клаус бел?н Н.Зининны? ф?нни хезм?тл?ре Казан химия м?кт?бен? нигез сала)

2. К.Клаус нинди элементны ача ??м кайсы елда? (Рутений элементы, 1844 ел).

3. Органик кушылмаларны? химик т?зелеше теориясен кем исбатлый? (А.Бутлеров)

4. Бу галим Казанда пансионда укыган чагында химия бел?н кызыксына башлый. Х?веф-х?т?р т??риб?л?р ясавы ?чен, а?а бернич? м?рт?б? ??за да бир?л?р, х?тта карцерга да утырткалыйлар. ? бер тапкыр аны м?сх?р?л?п, муенына кара такта тагып, укучылар каршысына чыгаралар. Бу тактага:”Б?ек химик” – диг?н с?зл?р

язылган була. Ул чакта мыскыллау с?зл?ре д?реск? чыга – бу кеше б?ек химик булып кит?. С?з кем турында бара? (А.М.Бутлеров).

5. Республикабыздагы химия ??м нефтьхимиясе ?з?кл?рен бел?сезме? (Казан, Т?б?н Кама, Менделеев ш???рл?ре)

6. Т?б?н Камадагы и? эре предприятиел?р (Нижнекамскнефтехим, Нижнекамскшина акционерлык ??мгыятьл?ре)

7. Казандагы эре предприятиел?рне бел?сезме?

(Казаньоргсинтез, Кварт акционерлык ??мгыятьл?ре, С.М.Киров исеменд?ге синтетик каучук ф?нни производство берл?шм?се, “Тасма” холдинг компанисе, “Н?фис” А?, Мулланур Вахитов исеменд?ге химкомбинат, “Татхимфармпрепаратлар” производство берл?шм?се.

8. Химия промышленносте эшл?п чыгарган продукцияне? кайберл?ре бары тик безд? ген? ?итештерел? ??м Россия, элекке СССР д??л?тл?ре ?чен уникаль булып санала.  Бу ниниди продукция? (Желатин, шар-пилот ??м радиозонт тышчалары, термопласттан эшл?нг?н торбалар, югары сыйфатлы сабыннар, стеарин ??м

олеин кислоталары)

 IV тур.  “??р ф?нне? – ?з теле” дип атала.

Татар теленд? бик матур, м?гън?ле м?каль ??м ?йтемн?р к?п кулланыла. Мен? без аларны химия теле бел?н ?йтеп карыйк ?ле.

  1. ??р ялтыраган алтын т?гел. (аурум)
  2. Акбур кебек ап-ак. (кальций карбонаты)
  3. Тимерне эссесенд? сук. (феррумны)
  4. С?йл?ш?е? к?меш булса да, тик торуы? алтын.(аргентум, аурум)
  5. Судан да пакъ булып булмый.

Укытучы. С?ях?тебезне т?мамлар чак ?итте. С?зне х?кемдарларга бир?без. Алар безг? кич?не? ?и??чесен ?йтер.

Игътибарыгыз ?чен зур р?хм?т. Сау булыгыз!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Химия илен? с?ях?т" ("Путешествие в страну химия")»

Республика Татарстан

МО «Лениногорский муниципальный район»

МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа»









Разработка внеклассного мероприятия

«Путешествие в страну химии»

(Викторина)









Учитель биологии и химии

МБОУ «Урмышлинская основная

общеобразовательная школа»

Фарзиева Милеуша Рудиковна











Химиядән класстан тыш чара - викторина

«Химия иленә сәяхәт»


Максат. Укучыларның логик фикерләвен, зирәклеген ачыклау һәм үстерү, белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана алуларын ачыклау, аларда химия фәнен үзләштерүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау. “Эзләргә, табарга, бирешмәскә!”, “Күп укыган күп белә” лозунглары.

Викторинада 8 - 9 класс укучылары катнаша.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар һәм мәктәбебезнең иң зирәк һәм иң тапкыр укучылары!

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан булган?

Әйтсен шуны белгән!

Бүген сезне мавыктыргыч ярыш көтә. Без аны “Химия иленә сәяхәт” дип атадык. Кичәбезнең девизын “Эзләргә, табарга, бирешмәскә!” дип алдык. Без бүген сезнең белән мәктәбебезнең бөек химигы ачыклаячакбыз. Моның өчен безгә жюри кирәк булачак, сезне хәзер хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырам.

Ярышта катнашачак укучылар, түргә рәхим итегез.


I тур. “Химия иленә юл” дип атала.

Химик элементларның Д.И.Менделеев периодик таблицасы буенча вертуаль сәяхәткә чыгабыз.

1. Периодик закон кайсы елда ачылган (1869 ел)

2. Д.И.Менделеевның периодик таблицасында кайсы элементның даими урыны юк. (водород)

3. Төркемдә өстән аска элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (металл үзлеге арта)

4. Д.И.Менделеев химик элементларны системага салганда, атомнарның нинди үзлегенә нигезләнгән? (массасына)

5. Периодта сулдан уңга элементларның үзлекләре ничек үзгәрә? (неметалл үзлеге арта)

6. Иң электротискәре элемент (фтор)

7. Иң сыек металл (терекөмеш)

8. Кайсы затлы металл иң яхшы катализатор булып тора? (платина)

9. Кайсы металлны кешенең тир, яшь, кан металлы дип атыйлар? (алтын)

10. Иң металлик металл (франций)

11. Бу элемент җитешмәгәндә йөрәк чирли. Ул йөземдә, сояда бар (калий)

12. Кайсы элементлар илләрнең исеме хөрмәтенә аталган (Германий, Франций, Полоний, Рутений, Галлий)

13. Күп йөзле элементларның берсе. Берничә гади матдә барлыкка китерә: графит, алмаз, күмер, корым (углерод).

14. Ә бу элемент Көньяк Американың бер иленә үзе исем биргән (көмеш, Аргентина)

15. Кайсы металларны дөнья кисәкләре исемнәре хөрмәтенә атаганнар? (Европий, Америций).

16. Кайсы элементлар галимнәр исемен йөртә? (Курчатовий, Нильсборий, Эйнштений, Менделеевий, Нобелий, Лоуренсий, Берклий)

17. Кайсы металлның исеме “көл” ягъни “зола” дип тәрҗемә ителә (калий).

18. Табигатьтә очрамый торган галоген (астат).


II тур. “Формулалар, төшенчәләр, атамалар”

  1. Матдәнең бер моле массасы. (моляр масса)

  2. Газларның моляр күләме. (22,4 л)

  3. Тере организмнар өчен яраксыз су. (“Үле” яки “авыр” су)

  4. Кислота һәм нигез арасындагы алмашу реакциясе. (нейтральләшү реакциясе)

  5. Нашатырь.( NH4Cl, аммоний хлориды)

  6. Сүндерелмәгән известь. (CaO кальций оксиды)

  7. Сүндерелгән известь.( Ca(OH)2 кальций гидроксиды)

  8. Алмазның кристаллик челтәре. (атомлы кристаллик челтәр)

  9. Химик реакцияләрнең тизлеген үзгәртүче матдәләр. (катализаторлар)

  10. Җылылык аерылып чыгу белән баручы реакция (экзотермик реакция)

  11. Уңай яки тискәре корылган кисәкчек. (ион)

  12. Нинди сөт әчеми? (известь сөте Ca(OH)2 )

  13. Корылмасыз элементар кисәкчек. (нейтрон)

  14. Гемоглобин составына керүче металл. (тимер Fe)

  15. Водород оксиды. (су H2O)

  16. Кайсы металлның ионнары бактерияләрне үтерергә сәләтле? (көмеш Ag+)

  17. Гадәти шартларда сыек хәлдәге неметалл. (бром Br)

  18. Рентген нурланышыннан саклаучы металл. (кургаш Pb)


III тур. Татарстан Республикасының һәм химия.

1. Кемнәрнең хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала? (К.Клаус белән Н.Зининның фәнни хезмәтләре Казан химия мәктәбенә нигез сала)

2. К.Клаус нинди элементны ача һәм кайсы елда? (Рутений элементы, 1844 ел).

3. Органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен кем исбатлый? (А.Бутлеров)

4. Бу галим Казанда пансионда укыган чагында химия белән кызыксына башлый. Хәвеф-хәтәр тәҗрибәләр ясавы өчен, аңа берничә мәртәбә җәза да бирәләр, хәтта карцерга да утырткалыйлар. Ә бер тапкыр аны мәсхәрәләп, муенына кара такта тагып, укучылар каршысына чыгаралар. Бу тактага:”Бөек химик” – дигән сүзләр

язылган була. Ул чакта мыскыллау сүзләре дөрескә чыга – бу кеше бөек химик булып китә. Сүз кем турында бара? (А.М.Бутлеров).

5. Республикабыздагы химия һәм нефтьхимиясе үзәкләрен беләсезме? (Казан, Түбән Кама, Менделеев шәһәрләре)

6. Түбән Камадагы иң эре предприятиеләр (Нижнекамскнефтехим, Нижнекамскшина акционерлык җәмгыятьләре)

7. Казандагы эре предприятиеләрне беләсезме?

(Казаньоргсинтез, Кварт акционерлык җәмгыятьләре, С.М.Киров исемендәге синтетик каучук фәнни производство берләшмәсе, “Тасма” холдинг компанисе, “Нәфис” АҖ, Мулланур Вахитов исемендәге химкомбинат, “Татхимфармпрепаратлар” производство берләшмәсе.

8. Химия промышленносте эшләп чыгарган продукциянең кайберләре бары тик бездә генә җитештерелә һәм Россия, элекке СССР дәүләтләре өчен уникаль булып санала. Бу ниниди продукция? (Желатин, шар-пилот һәм радиозонт тышчалары, термопласттан эшләнгән торбалар, югары сыйфатлы сабыннар, стеарин һәм

олеин кислоталары)


IV тур. “Һәр фәннең – үз теле” дип атала.

Татар телендә бик матур, мәгънәле мәкаль һәм әйтемнәр күп кулланыла. Менә без аларны химия теле белән әйтеп карыйк әле.

  1. Һәр ялтыраган алтын түгел. (аурум)

  2. Акбур кебек ап-ак. (кальций карбонаты)

  3. Тимерне эссесендә сук. (феррумны)

  4. Сөйләшүең көмеш булса да, тик торуың алтын.(аргентум, аурум)

  5. Судан да пакъ булып булмый.


Укытучы. Сәяхәтебезне тәмамлар чак җитте. Сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар безгә кичәнең җиңүчесен әйтер.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз!






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Химия

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
"Химия илен? с?ях?т" ("Путешествие в страну химия")

Автор: Фарзиева Милеуша Рудиковна

Дата: 15.09.2016

Номер свидетельства: 343891


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства