kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Галим- химикларны? ?и??г? кертк?н ?лешл?ре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: укучыларны? Б?ек Ватан сугышында галим-химикларны? ?и?? к?нен якынайтудагы ?лешл?ре бел?н таныштыру; ф?нни хезм?тк?рл?рне? батырлыкларын ??м патриотизмнарын к?рс?т?.

Кич? барышы:

2015елда безне? илебез Б?ек ?и??не? 70 еллыгын билгел?п ?т?. Ватан аны? культурасы ??м ф?не ?чен бу сугыш бик авыр, к?п канкойгыч сугыш булды. Ватанны саклауга б?тен совет халкы, эшче- крестьян, ф?н ?лк?сенд?ге галимн?р к?т?релде.

А. Александрова ??м В. Лебедев-Кумач «Священная война» ?ыры

 1 укучы.          1941 елны? 28 июненд? СССРны? Ф?нн?р Академиясе халык культурасын фашизмнан саклау ?чен барлык илл?рне? галимн?рен? м?р???гать бел?н чыкты. Бу х?литкеч сугышта совет халкы бел?н берр?тт?н галимн?р, ф?н хезм?тк?рл?ре халык культурасын фашизмнан саклап калуда б?тен к?чл?рен биреп к?р?ш?л?р.

2 укучы:         Завод – фабрикаларны илне? к?ньягына к?чер? с?б?пле бу районны? экономикасы ?зг?ртеп корыла. Я?а чимал ресурсларын эзл?рг? кир?к. Т?п промышленность  базасы булып Урал тора. Югары темплар бел?н химик зоводлар т?зил?р. 1943 елда Урал, Себер, Казахстан ??м Урта Азия галим-химиклар катнашында сугыш кир?к яраклары бик к?пл?п чыгарыла башлады. 1940 ел бел?н чагыштырганда наркоз эфиры-2, новокаин-1,5, хлорэтан-7, висмут препоратлары 5 м?рт?б? артык чыгарылды. Самолетлар ?чен югары сыйфатлы нитролак, эмаль буяулар ?итештер? ?айга салынды. Башкирия нефтен чыгаруда ф?нн?р академиясене? й?зл?п хезм?тк?ре катнашты ??м нефть чыгару 12 м?рт?б? артты. Сугыш ф?н ачышларын тизр?к ?итештер? ?лк?сен? керт?не тал?п итте. Галимн?р я?а т?р ягулык, сугыш техникасы уйлап таптылар. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Галим- химикларны? ?и??г? кертк?н ?лешл?ре. »

Галим- химикларның җиңүгә керткән өлешләре.



Максат: укучыларны Бөек ватан сугышында галим-химикларның җиңү көнен якынайтудагы өлешләре белән таныштыру; фәнни хезмәткәрләренең батырлыкларын һәм патриотизмнарын күрсәтү.

Кичә барышы:

2015елда безнең илебез Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Ватан аның культурасы һәм фәне өчен бу сугыш бик авыр, күп канкойгыч сугыш булды. Ватанны саклауга бөтен совет халкы, эшче- крестьян, фән өлкәсендәге галимнәр күтәрелде.

А. Александрова һәм В. Лебедев-Кумач «Священная война» җыры

1 укучы. 1941 елның 28 июнендә СССРның Фәннәр Академиясе халык культурасын фашизмнан саклау өчен барлык илләрнең галимнәренә мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хәлиткеч сугышта совет халкы белән беррәттән галимнәр, фән хезмәткәрләре халык культурасын фашизмнан саклап калуда бөтен көчләрен биреп көрәшәләр.

2 укучы: Завод – фабрикаларны илнең көньягына күчерү сәбәпле бу районның экономикасы үзгәртеп корыла. Яңа чимал ресурсларын эзләргә кирәк. Төп промышленность базасы булып Урал тора. Югары темплар белән химик зоводлар төзиләр. 1943 елда Урал, Себер, Казахстан һәм Урта Азия галим-химиклар катнашында сугыш кирәк яраклары бик күпләп чыгарыла башлады. 1940 ел белән чагыштырганда наркоз эфиры-2, новокаин-1,5, хлорэтан-7, висмут препоратлары 5 мәртәбә артык чыгарылды. Самолетлар өчен югары сыйфатлы нитролак, эмаль буяулар җитештерү җайга салынды. Башкирия нефтен чыгаруда фәннәр академиясенең йөзләп хезмәткәре катнашты һәм нефть чыгару 12 мәртәбә артты. Сугыш фән ачышларын тизрәк җитештерү өлкәсенә кертүне таләп итте. Галимнәр яңа төр ягулык, сугыш техникасы уйлап таптылар.



И. Я. Постовский (1898-1980)

3 укучы: Сугыш…Яралылар… Тиз арада врачларга ярдәм кулы сузарга, эффектлы тәэсир итә торган дарулар синтезларга. . Органик химия өлкәсендә эшләүче Исаак Яковлевич Постовский 1930елда ук инде сульфанил амид препаратлары синтезлаган иде инде. Сугышның беренче елында Постовский группасы рекордлы кыска вакыт эчендә илдәге бердәнбер Свердловский химия зоводында фронт һәм тыл өчен шушы даруны җитештерүне җайга сала. Бөек Ватан сугышында меңләгән яраланган сугышчылар үзләренең савыгып чыгулары белән сульфанил амид препоратларына бурычлы.

.

Постовский озак төзәлми торган яраларны дәвалау өчен сульфанил амид белән хәзерге вакытта да медицинада кулланыла торган Постовский пастасын кушып дару ясауны тәкъдим итә. Шушы катнашманы файдаланып бик күп яралылар савыгалар

З. В. Ермольева (1898-1974)

4 кучы: Сульфанил амид препаратларыннан тыш яралыларны дәвалауда антибиотиклар киң кулланыла. Беренче антибиотик пенициллин 1928 елда инглиз галиме Александр Флеминг тарафыннан ачыла. Советлар Союзында беренче мәртәбә пенициллин микробиолог Зинаида Виссарионовна Ермольева тарафыннан 1942 елда синтезлана. Ул пенициллины синтезлап кына калмый, производство күләмендә эшләп чыгаруда актив оештыручыларның берсе була һәм медицина практикасында куллануга нигез салучы. Совет пенициллины белән савыктырылган иң беренче авыру кеше – күкрәген снаряд кыйпылчыгы яралаган кызыл армеец була. Аның ярасы озак төзәлми. Стафилококк микробы канны заралавын дәвам итә. Яралыны фронттан Мәскәү госпиталенә аңын югалткан хәлдә алып киләләр. Агуланган канга пенициллин керткәч аның каны әкренләп үлектән чистара. Яра төзәлә, авыру үзен күпкә яхшырак хис итә башлый һәм тиздән клиникадан да чыга. Мәскәү госпиталендә яралыларны пенициллин белән дәвалый башлауның беренче айларын да ук 1227 авыру кешегә сәламәтлеген кайтару мөмкин була. Бу сугыш елларында кешелекнең иң явыз дошманы – фашизмны җиңү көнен якынайткан совет медицинасының зур җиңүе иде.

Пенициллин препаратын синтезлау башка препаратлар синтезлауга этәргеч була. Совет биологы Георгий Францвич Гаузе һәм Мария Георгиевна Бражникова белән берлектә сугыш елларында икенче антибиотик–грамицидин С препаратын синтезлыйлар. Производствода масса күләм чыгарылу җайга салына һәм фронтка җибәрелә. Антибиотикларны куллану нәтиҗәснедә дифтерия, менингит, үпкә ялкынсынуы һәм үлекле инфекцион авыруларын дәвалау мөмкинлеге туды.

бензипенициллин





Яндыргыч бутылкалар

5 укучы: Сугшның беренче көннәрендә үк фашист танкларына һәм бронемашиналарына каршы көрәштә төрле яндыргыч катнашмалар файдаланалар. Сугышның башлангыч этабында фашист танкларына каршы көрәштә совет сугышчылары тарафыннан яндыргыч шешәләр файдаланылды. Маршал Баграмян сугышның беренче атналары турындагы истәлекләрендә: «Ариллерия җитми, фашист танкларына граната бәйләмнәре аталар. Алары да җитми. Испания революциясенең тәҗрибәсен искә төшереп шешәләр җыя башладык, аларны бензин белән тутырабыз. Гади корал, ләкин акыллы һәм кыю кулларга эләккәндә эфектив корал булды» - дип искә ала. 1941 елның 7 июлендә дәүләт оборона комитеты тарафыннан: «Бензин, керосин, скипидар тутырылган 1 литрлы пыяла шешәләрне танкларга каршы көрәшүдә куллануны оештыру» турындагы күрсәтмә кабул итә. Үзеннән үзе кабынучы КС һәм БГС сыеклыклары белән тутырылган шешәләр эфектлы булып чыга. Бу сары-яшел төстәге сероуглерод, фосфор һәм күкерт катнашындагы, түбән кайнау температуралы, 2-3 минут дәвамында янучы сыеклык. Ялкынның температурасы 800-1000° С. Янган вакытта куе ак төтен чыгарып яна. Нәкъ шушы сыеклык «Молотов коктейле» дип йөртелә дә инде. Шешәләр партизаннарның да төп кораллы булып тора. Алар ярдәмендә совет сугышчылары 2429 танк, 1189 дотны, 2547 ныгыту корылмаларны, 738 автомашина, 65 склад шартлатыла. «Молотов коктейле» уникаль рус рецепты булып кала.



Химик саклау

Н.Д.Зелинский
(1861–1953)



6 укучы. Немец фашистлары басып алучылары белән көрәштә җиңү көнен якынайтуда химик саклау бүлекләре зур өлеш кертте. Алар химик һәм биологик разветкаларда катнашып дезинфекция, дегозация белән шөгылләнделәр. Химик саклау оешмасындагылар саклаучы комбинизоннар, резин сапоги һәм перчаткалар, противогазлар белән тәэмин ителгән. Николай Дмитриевич Зелинский агулы газларны сеңдерү өчен противогазларда активлаштырылган күмерне файдалануны тәкъдим итә. Аның тарафыннан ясалган противогаз ул вакытта, билгеле булганнар арасында, иң яхшы саклану чарасы булган. Сугыш башлангач академик противогазны тагын да камилләштерә. (Противогаз күрсәтелә) Сапоги һәм перчаткалар өчен резина кирәк, ә резина табу өчен каучук кирәк. Сугыш барышында академик Алексей Евграфович Фаворский изопрен синтетик каучукны күмер һәм судан табуның иң оригинал юлын күрсәтә.

Изопрен каучук

7 укучы. Бөек Ватан сугышы СССР промышленносте өчен зур сынау булды. Немец армиясе СССРның көнбатышында урнашкан сугыш техникасы чыгаручы заводларны басып алды. Киев, Минск, Одесса, Севастополь, Смоленск, Курск, Ленинград заводларын Уралга, Себергә, Архангельскийга эвакуацияләделәр. Кыска вакыт эчендә танк, корабль, су асты көймәләре, пушка, самолетлар эшләп чыгарыны җайга салырга кирәк. Икенче бөтендонья сугышында танк, бронемашина, сугыш корабльләре ясау өчен 800 млн т корыч тотылган. Сугыш техникасы ясау өчен ныклы, яхшы сыйфатлы корыч кирәк. 1941 елның кышында академик Е. О. Патон һәм аның коллегалары тарафыннан автомат рәвештә эретеп ябыштыру технологиясе эшләнә. 1942-1943 елларда шушу ысул белән кыска вакыт эчендә Уралда Т-34 танклары ясала башлый. Бу танкларның немец танклары белән чагыштырганда югары тизлекле, үтүчәнлеге дә яхшы. Сугыш техникасы ясау өчен алюминий кирәк. Төньяк Уралда Д. В. Наливкин җитәкчелегендә боксит ятмалары ачылды. Сугыш алды еллары белән чагыштырганда алюминий җитештерү 3 мәртәбә артты. 1940 елда галимнәрнең күпсанлы фәнни сынаулары нәтиҗәсендә алюминийның магний, марганец, бакыр һәм титаннан торган эретмә алганнар иде. Бу эретмә күп күләмдә коелды һәм ИЛ, ТУ самолетлары, су асты көймәләре, корабль корпуслары ясау өчен тотылды.

8 укучы. Бөек Ватан сугышы экономиканың, фәннең һәм производствоның ныклыгын тикшерү булды. 1945 елгы Җиңү ул солдатлар белән беррәттән эшчеләрнең, инженерларның, медикларның һәм галимнәрнең дә җиңүе иде. Тагын җирдә сугыш кабатланмасын дисәк, әби-бабаларыбыз кичергән бу сугышның фаҗигале нәтиҗәләрен онытмаска кирәк. Алар яулап алган тыныч тормышның, бүгенге матур көннәрнең кадерен белик. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!

Чәчәкләр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен,

Әниләр, әбиләр, апалар

Гомергә ятимлек күрмәсен.

Бомбалар, бомбалар кирәкми

Аңа да, сиңа да, миңа да

Бомбалар кирәкми. Д. Тухманов «День победы» җыры






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Химия

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Галим- химикларны? ?и??г? кертк?н ?лешл?ре.

Автор: Афлятонова Амзия Ильгамовна

Дата: 24.02.2015

Номер свидетельства: 178267


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства