Урок географии на тему "Нефтяная промышленность Республики Татарстан"
Урок географии на тему "Нефтяная промышленность Республики Татарстан"
Урок географии в 9 классе на тему "Нефтяная промышленность Республики Татарстан". Цель урока: познакомить с особенностями нефтяной промышленности родного края, показать значение топливной промышленности для Республики Татарстан. Развивать умение работать с экономическимим картами, со статаистическим материалом. Конспект урока на татарском языке.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
- Каршыгызда Татарстан нефте. Төсе нинди? Исе? Сыекмы, куемы?
- Нефть һәрвакыт кара буламы? Ак нефть күргәнегез бармы?
- Нефтьнең төсе кызгылт, зәңгәрсу, ак, төссез дә булырга мөмкин. Әзербайҗандагы Сурухан чыганагыннан ак, Алжирның кайбер чыганакларыннан су сыман төссез нефть табыла. Сирәк очракларда нефть бик тыгыз, парафинлы ярымкаты да булырга мөмкин.
Нефтьнең составы: Углерод - 80-87%
( дәфтәргә язалар) Водород - 10-14%
Кислород – 3%
Күкерт – 5%
Азот – 2%
Татарстан нефте 3 төрле углеводородлардан тора: чикле, ароматик, циклопарафиннар.
Нефть янганда 37-49 МДж/г җылылык аерылып чыга. Нефть составына кергән күкерт һәм аның кушылмалары зарарлы, алар металларда коррозия китереп чыгара.
( Нефтьне су белән кушып карау )
Күпчелек нефтьләр судан җиңел, кайберләре бата. 1 тонна нефть су өстендә 12 км пленка хасил итеп җәелә. Нефть суда эреми, ләкин бензин, бензол, хлороформда тиз эри.
Нефтьтә сумаласыман матдәләр- битум да була.Нефть янганда көлендә кальций, магний, натрий, ванадий окисьләре табарга мөмкин. Ванадий аеруча күкертле нефтьтә була. Татарстан нефте шундый. Табигатьтә нефтьнең 4 группасы табыла: метанлы, олеинлы, нафтенлы, ароматик. иң күп бензин метан нефтендә.Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла, ул еш кына нефтьтә эрегән була. Иярчен газ составына этан, пропан, бутан, пентан кергәнлектән ул химия промышленносте өчен яхшы чимал.
4. Нефть тарихыннан
- Нефть кешеләргә борынгыдан ук билгеле. Бу гаҗәеп сыеклык белән танышу б.э.к. берничә мең ел элек үк булган. Мисыр шәһәрләрендә археологик казылмалар вакытында кипкән нефтебитум калдыклары булган яктырткычлар табылды. Археологлар Евфрат елгасы буенда примитив промыселлар таптылар. Борынгы шумерлар битум куллана белгән, борынгы Вавилонда нефть урамнарны яктыртуда кулланылган. Геродот үзенең язмаларында Персиянең нефть чыганаклары турында хәбәр иткән. Багдадтан географ-галим Масуди, шул чорда Кече Азиядә чыгарылган нефтьне исәпләп барган.
-Нефть төрле илләрдә төрлечә аталган. Славяннарда “рапанка”, грекларда “петролеум”, безнең бабаларыбыз аны “җир мае” дип йөрткән. Нефть атамасы гарәпчә “нафта” сүзеннән килеп чыккан дип исәпләнә.Мәгънәсе агып чыгуны аңлата.
- Галимнәр исәпләвенчә нефть диңгез төбендә тупланган организм калдыклары черүдән барлыкка килгән. Палеозой эрасының девон, ташкүмер чорларында(200 млн. ел элек) Татарстан территориясендә җылы диңгез була. Анда яшәгән күпләгән организмнар утырма токымнар арасында калып, югары басым, температура тәэсирендә нефтькә әйләнә. Татарстан территориясендә 125 нефть, 150 битум чыганагы бар.
- Татарстанда нинди нефть эшкәртү предприятиеләре бар?
( 42, 44 картосхемаларны анализлау)
- Татарстан нефть төбәге булса да анда нефть бик аз эшкәртелә. Нефтьне эшкәртеп чыгару күбрәк керем китерәме, эшкәртмичә сатумы?
Безнең нефть эшкәртү өчен Самара, Башкортстанга җибәрелә. Түбән Кама шәһәрендә төзелгән НПЗ да тулы көченә эшләп китә алмады. Татарстан нефть өстендә утырса да бензин, ягулык-майлау материалларын читтән кертергә мәҗбүр. Бу зур “минус”
87%- барлык атмосферага чыккан зарарлы матдәләрнең яг. пр. туры килгәне
20 г. уртасында татарстанда эре нефть базасы төзелү яңа экологик проблемаларга китерә. Нефтьүткәргечтә авария вакытында җир өслегенә яки суга зур күләмдә нефть чыга. 1 авария булганда 2-2,5 т нефть агып, 1000 кв.м җирне эшкә яраксыз итә.
Тат. нефть чыганаклары 30000 кв.км били. Анда 37000 скважина, 54000 трубаүтк. һ.б. урнашкан. Нефть, газ чыгару күләме арту литосферада төрле куркыныч күренешләр: җимерелү, убылу, локаль җир тетрәүләр китереп чыгара. Соңгы 20 елда 600 җир тетрәү теркәлә. Аның сәбәбе скваңиналарга нефтьне кысып чыгару өчен югары басым белән су кудыру.
Нефть су тирәлеге өчен дә куркыныч. 60-65% пычрату скважиналар бораулаганда, су трубалары авариясенә туры килсә, 30-40%- тирәндәге скважиналарның төзек булмавыннан килеп чыга һәм минераллашкан сулар төче су катламына эләгә. Соңгы елларда гидрохимик контроль үткәрелеп, 523 чишмәнең 90 хлоридлар нормадан күпкә югары икәнлеге ачыкланды.
“Татнефть” 2005-2008 елларда чишмәләрне төзекләндерү буенча махсус программа кабул итте. 1991 елдан нефтяниклар нефть эзләгәндә су катламнары да эзлиләр.
4. Ныгыту
1. Углеводород чималын алыштыручы нинди альтернатив энергия чыганаклары бар?
2. Нефтехимиягә алмашка нәрсә килергә мөмкин?
3. Безнең илдә иң төп валюта керемнәре нефть һәм газдан. Бу фактны экономик күзлектән чыгып анализлагыз.