kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Россияне? эчке сулары. К?лл?р"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:1. Укучыларны? Россияне? эчке сулары турындагы белемн?рен тир?н?йт?;

                  Россияне? м??им к?лл?ре, аларны? килеп чыгышы бел?н таныштыру.

               2. Коры ?ир суларыны? урнашу закончалыкларын а?латырга, Интернет ресурслары 

                  буенча кир?кле информация табарга ?йр?т?; географик фикерл??не ??м с?йл?м телен ?стер?;                               

                3. Белемг? омтылыш ??м су ресурсларына сакчыл караш т?рбиял??.

Д?рес тибы:  я?а тема ?йр?н? д?ресе.

?и?аз: д?реслек, атлас, Физическая карта России,, видеопроектор, 6 класс географисе буенча электрон д?реслек.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Россияне? эчке сулары. К?лл?р" »

Буа муниципаль районы Г. Гали исемендәге Иске Тинчәле төп гомуми белем мәктәбе

География укытучысы Ф М Гайнетдинова

География 8 класс. Тема : Россиянең эчке сулары. Күлләр.

Максат:1. Укучыларның Россиянең эчке сулары турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

Россиянең мөһим күлләре , аларның килеп чыгышы белән таныштыру.

2. Коры җир суларының урнашу закончалыкларын аңлатырга , Интернет ресурслары

буенча кирәкле информация табарга өйрәтү; географик фикерләүне һәм сөйләм телен үстерү;

3. Белемгә омтылыш һәм су ресурсларына сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү дәресе.

Җиһаз: дәреслек, атлас, Физическая карта России, компьютер, видеопроектор, 6 класс географисе буенча электрон дәреслек.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

2.Актуальләштерү.

Сорауларга җавап рәвешендә Россиянең эчке сулары турында әңгәмә:

- Эчке суларга нәрсәләр керә?

- Россиянең иң озын елгасын атагыз

- Елгаларның ниндиләре була?

- Нәрсә ул күл?

- Нинди күлләр беләсез?

- Дөньяның иң биек күле?

- Иң тирән күле?

- Килеп чыгышы буенча нинди күлләр була?

3. Яңа тема өйрәнү.

1) Компьютерга электрон дәреслек куеп, §30 буенча күлнең билгеләмәсен искә төшерү.

2) Күлләр казанлыгы ясалышын өйрәнү.

Дәреслек белән эш, 79 нчы биттәге таблица .

Таблицада аталган күлләрне карта буенча табып күрсәтү.

Өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан , электрон дәреслектәге § 30 материалын экранга бирү.

3) Россия - күлләргә бик бай, аның территориясендә 2 миллионнан артык күл бар.Башлыча болар мәйданы 1 кв. км дан артмаган күлләр. Россиянең бары тик ике күле генә дөньяның 18 эре күле составына керә. Болар – Байкал һәм Ладога күлләре.Аларга Онега күле якын тора.

Интернетта www.ozera- rossii.ru сайтын ачабыз.

Аның буенча таблица №5 анализлыйбыз. Таблицадан Россиянең иң зур 7 күле, аларның тирәнлеге, диңгез өстеннән биеклеген, мәйданын, су күләмен чагыштырабыз.

Озера России- Википедия-Microsoft Internet Explorer ачабыз.

Шунда ук Википедия материалларыннан «Список озер России» белән танышырга мөмкин. Бу таблицада күлләрнең кайсы елгадан башланганын белергә мөмкин.

Икенче таблица « Список глубочайших озер России, в порядке убывания глубин» дип атала.

3) Россиядә күлләр күп булса да , алар ил территориясендә тигез урнашмаган.Күлләр бик күп булган районнар бар, мәсәлән Карелия, ә Көнчыгыш Евроапа тигезлегенең урман - дала һәи дала зоналарында күлләр гел юк диярлек. Күлләр шулай ук Россиянең Яна –Индигирка һәм Колыма түбәнлекләрендә , төньяк - көнбатыш өлешендә, Үзәк Якутиядә, Сургут түбәнлегендә, Көнбатыш Себернең урман – дала зонасында бик күп.

Күлләр барлыкка килү өчен дымның күп булуы һәм казанлык булу шарт. Казанлык булмаган урыннарда территория сазлыкка әйләнә.

4) Күлләрнең төрләре: агымлы һәм агымсыз күлләр ( билгеләмә бирергә)

Билгеләмәдән чыгып . укучылар дәфтәргә агымлы күл схемасын ясарга тиеш.

Россиянең физик картасы буенча агымлы һәм агымсыз күлләргә мисаллар китерергә.

5) Күлләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә.

- күлләр рельефны үзгәртә;

- климатка йогынты ясый

- төче су чыганагы булып торалар;

- азык чыганагы;

- чимал чыганагы – Эльтон һәм Баскунчак күлләрендә тоз чыгаралар;

4. Теманы ныгыту.

- Дәрестә телгә алынган барлык яңа терминнарны кабатлап чыгарга.

- Барлык географик объектларны картадан күрсәтергә .

- Күлләрнең экологик проблемалары турында әңгәмә.

Михаил Дудин шигыреннән өзек китерү: “ Как яблоко на блюде,

Земля у нас одна,

Не торопитесь люди,

Все выскрести до дна” .


Байкалның үткәне һәм аның бүгенге проблемалары турында әңгәмә.


5.Өйгә эш.§13 укырга, сорауларга җавап бирергә . Ике укучыга бозлыклар турында чыгыш әзерләргә.












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: География

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
"Россияне? эчке сулары. К?лл?р"

Автор: Гайнетдинова Фаридя Мунировна

Дата: 02.11.2015

Номер свидетельства: 246974


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства