kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Коры ?ир тигезлекл?ре" конспект урока географии

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:-укучыларга тигезлекл?р турында гомуми т?шенч?не бир?;

              -карта бел?н эшл?? к?некм?л?рен ?стер?;

              - м?ст?кыйльлекне булдыру,укучылар арасында тел?кт?шлек,дуслык т?рбиял??;

             -я?а с?зл?р бел?н таныштыру.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Коры ?ир тигезлекл?ре" конспект урока географии »

Тема: “ Коры җир тигезлекләре”.

Максат:-укучыларга тигезлекләр турында гомуми төшенчәне бирү;

-карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

- мөстәкыйльлекне булдыру,укучылар арасында теләктәшлек,дуслык тәрбияләү;

-яңа сүзләр белән таныштыру.

Җиһазлау: Россиянең физик картасы, 6 кл. дәреслек , атлас һәм к/к.,сигнал, слайдлар

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше. Группада утырган иптәшләребез белән исәнләшәбез.

Клок Баддис сәг.12 дә очрашу өчен партнёрлар эзлибез.

Актуальләштерү.

Укытучы. Без үткән дәрестә нинди тема өйрәндек.

-Таулар.

Шушы тема буенча фикер алышып китәрбез.

Игътибар!

Укучылар кулларын күтәреп тынычланалар.

Раунд Тейбл.

Укытучы эшнең тәртибен аңлата.Сезнең алдыгызда тау исеме язылган карточкалар бар . Шушы тауга характеристика бирергә кирәк Биремне чират буенча үтисез. (сәгать теле уңаена) Һәр укчы бер бирем үти,эшләп бетергәч һәр группадан бер укучы сөйли.(тикшерәләр)

Яңа теманы аңлату:

Укытучы. -Инопланетяннардан безгә СМС килде. Аларның космик корабльләре берничә миллион яктылык ел инде сәяхәт иткән, кунаклар бездән җиргә төшеп утыру өчен рөхсәт сорыйлар. Әйдәгез аларга төшү өчен уңайлы булган урын тәкьдим итик. Үзегезнең сөйләшү җайланмалары- дәфтәрләрегезне ачыгыз. Аларга җирдәге бүгенге датаны хәбәр итегез.

Числоны дәфтәрләргә язып куябыз.

Тимбилдинг.\

Һәр команда төшү өчен урын тәкъдим итә. (бергәләп фикерләшү).Ниндирәк урын уңайлы булыр.

Һәр командадан иң озын чәчле укучы җавабын әйтә.

_Әйдәгез бу фикерне дәфтәрләргә язып аларга хәбәр итик.

(дәфтәрләргә теманы Коры җир тигезлекләре” дип язалар.

Укытучы. Мин сезнең һәрберегезгә схемалар таратып чыктым. Хәзер безгә шуның кишер сары төс белән буяган өлешен тутырырга кирәк булачак. Моның өчен китапларыгызның п.21 нең 1 нче кызыл юлын укырга кирәк. Башладык 1мин. Вакыт бирелә. (язып куябыз)

  • Адилә син нәрсә дип яздың?.

  • Укытучы . Ә менә биеклеге буенча тауларны 3 төркемгә бүлеп йөртәбез: түбәнлекләр(

Музыкаль тәнәфес.

(“Иптәшеңне күзәт” уены) музыка башлана ,беренче укучы нәрсә эшли калганнар кабатлыйлар.Аннан алмашына.

Укытучы.(игътибар!)

Хәзер атласларны ачабыз. Алдан әйтелгәннәр буенча мисаллар китерәбез.Кызыл белән буяган өлешләргә язабыз.

Түбәнлеккә мисал итеп Каспий алы түбәнлеген алабыз,Калкулыкка –Бөгелмә –Бәләбәй,Волдай 346 метр –Идел елгасы башлана шуннан,Яссы таулыкка- Урта Себер яссытаулыгы керә.

Укытучы. Схемаларны карыйк. Рельефы буенча яссытигезлек –Көнбатыш Себер тигезлеге, калкулы тигезлек-Көнчыгыш Европа тигезлеге.

Чит планета кунакларының сезгә бер гозере бар. Истәлек өчен тигезлекләр сүрәтләнгән контурлы картагызны сорыйлар.

Раунд Робин

Өстәлегездәге сүзләрне Россия картасына үз урыннарына урнаштырырга кирәк 2нче номерлардан башлыйбыз. Кую өчен 15 сек вакыт бирелә.(чираттан куялар)

Тигезлекләр ничек бар шулай тормыйлар,еллар үтү белән алар үзгәрәләр.

Дәреслекнең 60нчы битеннән хәзер һәрберегез укып чыгып,исегездә калдырырга кирәк. (укыйлар 3 минут вакыт бирелә)

Клок Баддис

Укыганда таныш булмаган нинди сүзләр очрады?Дюна,бархан.

Сүзлекләргә язып куябыз.

Дюна –яр буенда барлыкка килгән ком өемнәре күчеп йөрүче

Барханнар- чүлләрдә барлыкка килгән сыртлап салынган ком өемнәре

Алдан очрашуны 12 гә билгеләгән иптәшең янына очрашуга барасың.укып чыкканыгыз буенча нәрсә аңладыгыз ,шуны бер-берегезгә сөйлисез.

Укытучы. Тигезлекләр ни сәбәпле үзгәрә. Шуны әйтегез.фамилиясе журналда ада торган укучы.

Укытучы сөйли . Тигезлекләрнең әһәмияте.

Ныгыту.

Куиз-Куиз-Трейд

Укытучы. Бүгенге дәрес темасы буенча берәр сорау уйлагыз. Кулларны күтәреп иң якындагы иптәшеңне табасың. Сәлам бирәсең. Кыскарак буйлы укучы сорауны беренче бирә, озын буйлысы җавапны әйтә. Җавап ошамаса сорау биргән укучы иптәшенә булыша . Аннан алышалар. Рәхмәт әйтеп урыннарга утыралар.

Игътибар!

Йомгаклау.

Укытучы.Бүгенге хезмәтегез “бик яхшы-5”.”яхшы-4”, “уртача-3” дигән билгеләр белән бәяләнә.Ләкин сезгә группагызның һәрбер кешесенә дөрес бәяне бирергә кирәк.

Кемгә бик яхшы булды кулыгызны күтәрегез! Шулай дәвам итә.

Өйгә эш . 62 биттә 3 нче таблица буенча үзегез теләгән тигезлеккә характеристика язып киләсез. Китапта сезнең нинди эшләр башкарасыгыз турында аңлатып язылган. Өстәмә бирем. Литосфераның табигый һәйкәлләре буенча материал әзерләп килергә (мәгарәләр,таулар, вулканнар рельеф формалары үзгәрү).

Бүгенге дәрес өчен иптәшләрегезгә рәхмәт әйтегез. Мин дә Сезгә рәхмәт әйтәм. Дәрес кызыклы булды. Киләсе дәрескә кадәр хушыгыз.













































Татарстан республикасы Арча районы Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе















Тема: “Коры җир тигезлекләре”

6 сыйныф өчен география дәресе эшкәртмәсе

















Төзеде: Сеҗе төп гомуми белем

мәктәбенең география укытучысы

Закирова Солтания Расим кызы




2013 ел


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: География

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Коры ?ир тигезлекл?ре" конспект урока географии

Автор: Закирова Султания Расимовна

Дата: 04.02.2015

Номер свидетельства: 167063


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства