kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатенә комплекслы характеристика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган як табигатен, аның   үзенчәлекләрен, тереклек дөньясын өйрәнү эше Урмышлы мәктәбендә күптәннән алып барыла.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатенә комплекслы характеристика»

Муниципальная научно-практическая

конференция «Интеллект – 2018»







Естественные науки: география





Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатенә комплекслы характеристика





ГАЛИЕВ АЙНАЗ



Урмышлинская СОШ, 9 класс, с.Урмышла,

Лениногорский муниципальный район













Научный руководитель:

Газизова Р.М., учитель географии

План

Кереш……………………………………………………………………….. 3 б.

I. Географик урыны…………………………………………………………4 б

II.Тарихы …………………………………………………………………….4 б.

III.Рельефы...........................................................................................................4 б.

IV.Туфрагы...............................……………………………………………....5 б.

V.Сулары

1.Елгалары......................................................................................................5 б

2.Чишмәләре..............................................................................................6 б.

VI. Органик дөньясы

1.Үсемлекләре................................................................................................7 б

2. Хайваннары ..............................................................................................8 б

Отзыв...............................................................................................................13б.

Кулланылган әдәбият.....................................................................................14 б.























Кереш.

Туган як табигатен , аның үзенчәлекләрен, тереклек дөньясын өйрәнү эше Урмышлы мәктәбендә күптәннән алып барыла. Быел исә Урмышлы авылы һәм аның тирә-як территориясенә комплекслы өйрәнә эшләре алып барылды, аның нәтиҗәләре буенча фәнни эш төзү бурычы алда тора иде. Белемнәрне география, биология дәресләрендәге практик эш барышында , экскурсияләр вакытында , җәйге практика чорында тупладык.

Хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә кешенең табигатькә тискәре йогынтысы арта, тирәлек элеккеге хәленә кайту сәләтен торган саен ныграк югалта бара, фәнни эштә аерым игътибар сирәк очрый торган үсемлек һәм хайван төрләрен өйрәнүгә бирелде.Чөнки тереклекнең һәр төрен саклап калу – җәмгыятебезнең, шул исәптән һәркемнең дә изге бурычы.

Эш барышында шактый материал тупланды, кызыклы фактлар табылды, авыл халкы белән сораштырулар үткәрелде.

Эшнең максаты:

-Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатен комплекслы өйрәнү, аерымлык үзенчәлекләрен ачу.

-Урмышлы авылы тирәсендә аз калган, сирәк очрый торган, бетеп баручы үсемлек һәм хайван төрләрен барлау, алар турында мәгьлүмат туплау.

- Туган як табигатенә карата кызыксыну, мәхәббәт уяту, сакчыл караш тәрбияләү















Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатенә комплекслы характеристика

I. Географик урыны. Урмышлы авылы Лениногорск районының төньяк- көнбатыш өлешендә, Лениногорск шәһәреннән 62 км ераклыкта урнашкан. Иң якын тимер юл Шентала станциясенә 72 км., иң якын пристань Кама елгасында Чистай шәһәрендә 116 км ераклыкта. Бу территория Татарстан Республикасы геоморфологик районлаштырылу буенча нык эрозияләнгән Бөгелмә пермь ике яруслы калку платосына туры килә. Хуҗалык итү территориясе Вятка елгасы мәйданына туры килә. Бу елга Урмышлы авылын һәм аның территориясен тигез булмаган ике өлешкә бүлә.

II. Тарихы. Урмышлы моннан 400 еллар элек нигезләнгән. Җәмит Рәһимовның «Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе» китабында болай дип язылган: «... Урмышлы авылы тарихи документларда беренче тапкыр 1746 елда телгә алына. Шул елларда үткәрелгән Икенче ревизия материалларында болай диелгән: «В деревьне Урмышли, что на Киргилазе речке ...». 1740 ел тирәсендә килеп төпләнгәннәр. XVIII гасырның 60 елларында монда бирегә Куакбаш кырыендагы Исмагыйль авылыннан бер төркем кеше күчеп килә. Шул ук елларда Оренбург- Казан трактын каравыллау өчен махсус мишәр полкыннан җайдаклар да Урмышлыга китереп утыртыла. ... 1785 елда уздырылган Дүртенче ревизия вакытында авылда инде 8 типтәр-бабул һәм 15 йомышлы татар(мишәрләр) ир- ат теркәлә.»

Авыл халкы арасында элек-электән килгән сөйләүләргә караганда, бу урынга иң башта өч гаилә килеп утырган. Аларның берсенең гаилә башлыгы Урмышлы, икенчесенеке Мөтәй, өченчесенең Бикбау исемле булган. Беренче килеп утыручының хөрмәтенә авыл Урмышлы дип аталган. Ул гаилә мишәр гаиләсе булган һәм Мишәр очы дигән исем дә шуннан калган. Мишәр очыннан кала авылыбызда тагын Югары һәм Түбән очлар да бар. Соңгы елларда Яңа урам да барлыкка килде. Һәрбер урам, һәрбер оч үзенең традицияләре, тарихлары, кешеләре белән аерылып тора.

Мәгънәсе буенча "Урмышлы" сүзе урырлык, ягъни чәчеп- урырлык җире булган урынны аңлата.


III. Рельефы. Вятка елгасының уң як яры рельефы күтәренке, катлаулырак төзелешле. Бик күп чишмә- чыганаклар , балкалар, ерымнар рельефка калкулы дулкынлы характер биреп аерым өлешләргә бүлгәлиләр. Бигрәк тә рельеф катлаулана төшә Елховка елгасының уң яр буе. Эрозия процессы көчле булу сәбәпле көньяк-көнбатыш яры текә, урыны белән өзекле, нык дулкынлы. Вятка елгасына төшүче башка балкалар һәм ерымнар буйлап та нык кискәләнгән рельеф. Монда төрле дәрәҗәдәге юылган эрозияләнгән туфрак таралган.

Вятка елгасының сул як яры рельефы тынычрак характерда. Аның нык сөзәк һәм сөзәгрәк ярында кечкенә балкалар күп. Бу территория түбән тигезлекле, туфрак катламы да бертөрле. Эрозия эшчәнлеге азрак таралган.

Макро рельеф формаларыннан тыш мезо һәм микро рельефның төрле формалары таралган. Уңай формалар: гөмбәзсыман кәтәренкелекләр, уваллар, калку урыннар тискәре формалардан тирән булмаган балкалар, үзәннәр белән чиратлаша.

IV.Туфрагы. Вятка елгасының уң як ярында рельефның катлаулыгы туфрак ясалуда төрле туфракларның катнашында баруына китерә. Көньяк- көнбатыш экспозициясенең күтәренке авышлыкларында карбонатлы кара туфрак таралган. Ул да күпчелек эрозиягә бирелгән һәм ташлы. Авышлыкның урта һәм түбән өлешләрендә деллювиаль токым, соры урман туфрагы, көлсуланган кара туфрак таралган. Алар әзрәк дәрәҗәдә эрозияләнгән.

Вятка елгасының сул як ярында тигезлеклерәк рельеф булу сәбәпле туфрак та уңдырышлырак. Монда бөртеклеләрдән һәм техник культуралардан зур уңыш алып була.


V. Cулары.

1. Елгалары. Урмышлы авылы һәм аның территориясе аркылы ике елга ага: Вятка һәм Елховка елгалары. Урмышлы авылы чиген узгач Елхово авылыннан төшүче Елховка Вяткага коя , ә хуҗалык территориясен узгач, Вятка Шушмага коя.

Вятка елгасы төньяк–көнчыгыштан көнбатыш юнәлешкә таба ага . Аның үзәне 100-200 метр киңлектә, урыны белән 300 метрга җитә. Ул бик тигезлекле, иске үзән күлләренең кипкән урыннары да күренгәли. Үзән буйлап микрорельефның ачык беленеп торган формалары күренә. Елга үзәне өлешчә сазланган һәм куаклыклар белән капланган. Зур өлешләре авыл һәм ферма маллары өчен көтүлек итеп файдаланыла.

Елховка елгасы төньяк юнәлештән көньякка таба ага. Вятка елгасыннан ике тапкыр кечерәк бу елга. Елга үзәне 100-150 метр киңлектә. Авылга җитәргә 1,5 км кала ераклыкта буа төзелгән. Элек колхоз кырларын су белән тәэмин итәр өчен төзелгән булса, хәзер авыл халкының иң яраткан ял итү һәм балык тоту урыны булып тора. Буа буена уң яклап наратлар утыртылган. Шулай ук ике як ярда да тал агачлары үсеп утыра.

Вятка һәм Елховка елгалары апрель ахырлары май башларында нык ташыйлар һәм Урмышлы халкына бәла –казалар китерәләр, чөнки нәкъ менә шуны елгаларның үзәнендә егерме йорт урнашкан.Иң көчле ташулар соңгы елларда 1984 һәм 2010 елда булган.

2.Чишмәләре. Авылым табигатенең бер үзенчәлеге бар. Җир асты сулары белән җир өстенә күкертле су да чыга. Авыл тирә юнендә Күкертле исеме алган чишмәләр байтак. Җәй көннәрендә аягы-кулы сызлаган кешеләр бу урыннарга килеп дәваланалар.

Авылымда чишмәләрнең санын санап бетерә торган түгел. Алар әле дә бик күп. Заманасында авыл тирә-юнендә чишмәләр тагын да күп булган әле. Карамау аркасында аларның күбесе ябылган, тирә-юне рәшәткәләр белән тотылмаганга күрә, кайберләре хайваннар тарафыннан тапталган.

Хәзерге исән-сау кала алган чишмә-кизләүләрдән түбәндәге исемлеләрен атап китәргә мөмкин: Мөтәй, Салкын чишмә, Күкертле, Бабай, Ырзак, Йөзлекәй, Өч чишмә, Пумала каен, Габделхәт, Инеш буе чишмәсе.

Пумала каен чишмәсе, иң матур чишмәләрнең берсе. Янында ап-ак кәүсәле каен да үсеп утыра. Гүя ул, шигырьдә үзенә укылган мәдхиягә шатлангандай, күккә омтыла.

Ак тузымны утка салып,

Кусаң да кара дегет,

Аклыгым дөрләр күмердә

Дөньяга җылы биреп.


Инеш буе чишмәсе Таллык инешенә бик якын урнашкан һәм аның суы инеш суы белән кушылып ага. Авыл халкы бу чишмәгә Инеш буе чишмәсе дип исем биргән.

Мөтәй чишмәсе иң матур, иң салкын сулы чишмә. Исеме авылга, шушы чишмә буена беренче булып килеп урнашкан карт типтәр Мөтәй хөрмәтенә шулай атала. Суының температурасы 4 С.

Ә Йөзлекәй чишмәсе иң ерак һәм иң җылы сулы чишмәбез . Мәгънәсе буенча Йөзлекәй- ачык йөз, назлы, иркә дигәнне аңлата. Чыннан да чишмәнең җылы суы күңелләрне назландыра, иркәләтә.

Ә салкын чишмәнең суы киресенчә, тешне камаштырырлык салкын. Шунлыктан чишмәнең исеме дә Салкын чишмә дип йөртелә.

Бабай чишмәсе иң борынгы, олы яшьтәге чишмә. Шуңа күрә бу чишмәне олылап һәм хөрмәтләп Бабай чишмәсе дип атап йөртәләр. Иң мул сулы чишмә.

Өч чишмә Фатыйма тавы итәгеннән ага. Чишмә Фатыйма тавының иң биек җиреннән чыга, тау итәгенә төшеп җиткәнче өчкә тармаклана. Шунлыктан Өч чишмә дип атала.

Нефтьчеләр тарафыннан Мөтәй чишмәсе, Бабай чишмәсе, Йөзлекәй чишмәләре матур итеп төзекләндерелгән.


VI. Органик дөньясы

  1. Үсемлекләре

Урмышлы авылы һәм аның тирәсе яшеллеккә бик бай , аеруча Вятка , Елховка елгасы үзәннәре. Монда тал , зирек агачлары үсә. Елга үзәннәре буенда һәм аннан ераклашкан җирләрдә тополь агачлары да очрый. Үләнчел үсемлекләрдән елга үзәннәрендә камыш, күрән, үги ана яфрагы, каз үләне, җир алмасы, сарут, ат кузгалагы, әрекмән таралган.

Тау битләрендә кылган, әрем үсә.

Авылдан төньякта 300 метрлап ераклыктан , көньякта 1,5 км ераклыктан, төньяк –көнбатышта 2 км ераклыктан яфраклы урман массифлары башланып китә. Урманнар өч яруслы. Беренче яруста өрәңге, имән, юкә, усак, шомырт,чаган агачлары, икенче яруста миләш, чикләвек, зелпе, гөлҗимеш , кура җиләге, балан куаклары киң таралган. Өченче ярусны урман үсемлекләре хасил итә: карга күзе, энҗе чәчәк, абага , кыңгырау чәчәк, аланнарда җир җиләге, гади мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, җилдәк, ромашка, көтүче сумкасы. Бу урманнарда кешеләр тарафыннан утыртылган ылыслы агачлар: наратлыклар да бар.

Урмышлы авылы тирәсендә бик сирәк очрый торган үсемлекләргә аерым тукталасы килә. Болар энҗе чәчәк, алтын туй чәчәге, утчәчәк, йокы үләне, кыргый кашкарый . Әлеге чәчәкле үсемлекләрне кешеләр бәйрәмнәрдә (бигрәк тә “Соңгы кыңгырау”) букет ясар өчен күпләп өзде. Хәзер алар авылыбыз урман- болыннарында бик- бик сирәк очрый, ә йокы үләне бөтенләй күренми, кыргый кашкарый “Йөзлекәй “чишмәсе тау итәгендә үрчеп киткән иде, 3 ел элек кенә кемдер яз көне ут төртеп шур җирне яндырды , хәзер ул санаулы гына үсә. Утчәчәкне кеше аягы басмый торган Урта зиратта гына очратырга була.


Утчәчәк, сары умырзая (адонис весенний)

Исеме Кояш алласы Адон хөрмәтенә, латин телендә бирелгән исеме- адонис. Легенда буенча, ул һәр елны үлгән, ә һәр яз терелгән.

Ул казаякчалар семьялыгына керүче күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы тар, телгәләнгән яфраклар белән капланган. Чәчәкләре берәмләп сабак очында урнаша. Алтын кебек яна кояшлы көндә утчәчәкнең эре сары чәчәкләре, һәр чәчәктә 15-20 таҗ яфракчык, серкәч һәм җимешлек күп. Биеклеге 30-40 см.га җитә. Апрель - май айларында чәчәк ата. Дала ,урман аланнарында, урман авызларында очрый. Тамыры белән өзеп алырга ярамый, бу аның куакларын юкка чыгаруга китерә. Орлыклардан яңа үсенте озак үсә, бары тик бишенче - алтынчы елында гына чәчәк ата.

Ул апрель-май айларында яфраклар барлыкка килү белән бер үк вакытта чәчәк ата. Үләнне чәчәк ату чорында җимешләре коелганчы сабагын җыялар, чөнки ул бик файдалы дару үләне. Туфрактан 5-10 см биеклектә коңгырт кабырчыклардан өстәнрәк кенә кисеп алырга кирәк.

Урмышлы авылының Урта зиратында аның алтынсу чәчәкләрен күрергә була.

Алтынтуй чәчәге, Европа казаягы (купальница европейская).

Казаякчалар семьялыгына керә. Урман аланнарында, болында, куаклыкларда, урман авызында очрый. Биек күпьеллык үсемлек. Май аенда чәчәк ата. Чәчәкләре эре, җете сары төстә , шарсыман формада. Биш тармаклы, аерым - аерым яфраклы үсемлек. Чәчәкләре матур, эре булу сәбәпле, аны букет ясау өчен өзәләр. Алтынтуй чәчәге үскән урыннарда көтү йөрү, шулай ук аның юкка чыгуына китерә.

Урмышлы авылы тирәсендә Спирт тавы итәгендә очрый.

Энҗе чәчәк (Ландыш майский)

Лаләчәләр семьялыгына керә. Киң яфраклы урманнарда үсә, нарат һәм чыршы урманнарында да очрый. Энҗе чәчәк яз азагыннан алып, җәй уртасына кадәр чәчәк ата. 5-10 чәчәктән торган чук чәчәк төркемен барлыкка китерә. Чәчәк тирәлеге гади, таҗсыман алты яфракчыктан тора. Чәчәк формуласы: Чт(б)С(б)Җ(1) Дугасыман сеңерчәле ике яфрагы бар. Җәй беткәндә эре кызыл һәм сусыл җимешләре-җиләкләре өлгерә. Алар ашарга яраксыз, агулы. Энҗе чәчәк- дару үләне. Аннан алынган дарулар йөрәк авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Урмышлы авылы тирәсендәге урманнарда сирәк очрый. Сирәгәеп баруын истә тотып, аны сакларга кирәк.

  1. Хайваннары

Урмышлы авылы тирәсендә урман-дала зонасына хас хайваннар дөньясы таралган. Вятка , Елховка елгалары үзәннәре һәм аларның терассаларының көньякка караган битләрендә байбак колонияләре урнашкан. Елгага якын җирләрдә йомран оялары күп. Соңгы елларда аларның саны артты күрәсен, ешрак күрергә була, шулай ук авыл уртасында да курыкмыйча көндезләрен йөриләр. Куяннар һәм төлкеләр белән дә шундый ук хәл күзәтелә, көпә-көндез авыл уртасына төшәләр. Соңгы елда кошлардан мәче башлы ябалак һәм карчыгалар күпләп үрчеде. Аларның әче итеп кычкырган тавышларын кич җиткәч ишетергә була. Үткән җәйдә кыр үрдәкләренң 22 баштан торган төркеме һавага күтәрелде. Җылы якларга очучы кошлар булуга карамастан аларның берничә пары һәр елны безнең авыл территориясендә кышларга кала. Еш кына, бигрәк тә кичтән яки төнлә Мөтәй чишмәсенең җылы суына төшәләр. Бу вакытта авыл этләре алар өчен иң куркыныч дошман булып тора. Тагын бер төр хайван, су коңгызлары (бобр) да Вятка елгасында җитәрлек үрчеде. Елга үзәне буйлап ауган агачларның нәкъ менә алар тарафыннан эшләнгәненә бер шик юк. Кошлардан кыш айларында сызгарак кошлар, көртлек һәм боҗырлар да авыл уртасына төшәләр.

Авылыбыз урманнарында поши, кабан дуңгызларының эзләрен күрергә була. Кыр кәҗәләре бик сирәк безнең авыл урманнарына килә.Тагы да сирәгрәк урман мәчесен очратырга була.

Кыргый хайваннарның кайбер саклауга мохтаҗ төрләре белән таныштырып үтәсе килә .

Поши (лось).

Боланнар семьялыгына керә торган иң эре хайван. Аның башы бик зур, өске ирене итләч. Уртача авырлыгы 300 кг-500кг.га җиткән пошилар да очрый. Тиресе калын, йоны озын, каты һәм тупас. Ал арның төп саклану һәм һөҗүм итү коралы булып озын, көчле аяклары хезмәт итә. Тояк белән тибеп бүрене дә үтерә ала.

Ата пошиларның тырмасыман яки көрәксыман мөгезләре була, ә тамак астында йон белән капланган тиречел оры асылынып тора. Аналарның мөгезләре юк. Аталары декабрь-январь айларында мөгезләрен ташлыйлар. Язын исә йомшак төк бөртекләре белән капланган яшь мөгез-ботаклар үсеп чыга, августта алар үсеп җитә һәм сөяккә әверелә. Мөгезләрнең тармаклануы 18гә җитә. Тавышы тирән сулау - ыңгырашуга охшаган .Кавышу чорында ана поши ат гырлавына охшаган авазлар чыгара. Көтү булып, 18-20 хайван бергә яши. Биек кәүсәле урманнарда яшиләр. Азык эзләп ерак араларга күчешләр ясыйлар. Җәен үләннәр белән , ә кышын тал, усак , миләш, каен, нарат агачларының яшь бәбәкләре, кабыклары белән тукланалар.

Өч яшь тулгач парлашалар. Ана поши өчен 3-4 үгез арасында сугышлар да була. Май азагы - июнь башында анасы 1 -2 поши баласы тудыра.

Пошиларны тиресе һәм ите өчен аулыйлар.


Урман мәчесе, селәүсен (рысь

Ерткычлар отрядының мәчесыманнар семьялыгына керә.

Зур аяклы, үткен тырнаклы, көчле, эре, матур ерткыч. Колак очларында кара чәч бөртекләреннән торган "пумаласы" бар. Яңакларын көчле үскән бакенбардлар бизи. Йон төсе еш үзгәрүчән. Ләкин ул күбрәк җирән- соры яки көрән таплары булган соргылт- җирән төстә. Гәүдә озынлыгы 1 м. 10 см.га җитә. Койрык озынлыгы - 20 см. Урман мәчесенең уртача авырлыгы 15-20 кг. Араларында 32 кг. авырлыктагылары да очрый. Ишетү һәм күрү сәләте яхшы үскән. Үзенең көче җиткән барлык хайваннарны азык итеп файдалана. Аның корбаннары: куян, кыр кәҗәсе, яшь кабан дуңгызлары һәм хәтта поши да. Урман мәчесенең кычкыруы йорт мәчесенең кычкыру тавышын хәтерләтә. Ул ешрак зур, карт урманнарда очрый. Татарстанда бик аз калган, аңа ау тыелган.

Урмышлы авылыннан 3 км. ераклыктагы урманнан 1988 нче елда урман мәчесенең үле баласын Нуруллин Зиннәтулла абый авылга алып кайта. 1999 нчы елда шул ук кеше аның белән Шәйдулла урманында очраша. 2002 нче елның мартында Валиахметов Айрат урман мәчесен Тукмак чатында күрә.

Кыр кәҗәсе (косуля)

Боланнар семьялыгына керә. Зур колаклы, нечкә аяклы, көчле мускуллы бик төз хайван . Ике метр биеклектә, ун метр озынлыктагы сикерешләр ясый . Ата кәҗәләр декабрь азагы -январь башында мөгезләрен сала. Март аенда төк бөртекләре белән капланган яңа мөгезләр үсә башлый. Язын һәм көзен аксыл -җирән төстәге йоннарын алыштыра.

Кыр кәҗәләре урман һәм кырларда очрый . Солы кырларында , уҗымда йөрергә яраталар. Чәчәкле үсемлекләрнең яфрак һәм сабаклары, җиләкләр, гөмбәләр белән тукланалар. Кышын тал усак бәбәкләре, нарат җиләге, тукранбаш яфракларын яратып ашыйлар. Август аенда кавышу уеннары башлана. Йөклелек чоры 9 ай дәвам итә. Майда ана кәҗәләрнең 2-3 бәтиләре дөньяга килә. Төп дошманнары - бүре, урман мәчесе, яшь кәҗәләрнеке -төлке.

Татарстанга 1970 нче елда кертелгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр алар әле аз санда, саклауга мохтаҗ.

Урмышлы авылы тирәсендә һәм Әтәч тавы итәгендә соңгы тапкыр 2005 нче елда күренгән.

Кыр үрдәге. Яшел баш (кряква)

Казсыманнар отрядына керә. Иң эре һәм җәлеп иттерүче үрдәк. Апрель башларында безнең якларга очып килә. Килү белән туй уеннары башлана. Ата үрдәкләр аналарның артларыннан калмый йөриләр.

Аналары 6-10 йомырка сала. Әгәр беренче салынган йомыркалар югалса, кабат йомырка салалар, аның өстендә 29 көн утыралар. Ата үрдәк бәбкәләрен үстерүдә катнашмый. Июнь азагында яшь бәбкәләр канат кагып күккә күтәрелә. Ноябрь аенда җылы якка очып китәләр. Җылы кышларда китмәү очраклары да бар. Кыр үрдәкләрен күлләрдә, сазлыкларда, буаларда, камыш, күрән үскән кечкенә һәм зур елга ярларында очратырга мөмкин. Алар үсемлек-азык һәм судагы моллюсклар, балыклар белән тукланалар. Бөртеклеләр өлгерә башлагач, кырларга очалар.

Үрдәкләрне тәмле ите өчен аулыйлар.Авыл читендә Вятка елгасы буйлап һәм буада очратырга мөмкин. Кыш көне, су бозга каткан вакытта, Мөтәй чишмәсенә килә.


Ас (Горностай)

Ас- ләтчәгә ошаган, ләкин зуррак. Аның гәүдәсенең озынлыгы 35-40 см, койрыгы 6-12 см. Кышын ас ак төскә керә, ләкин койрык очы кара килеш кала, җәй көне кызгылт - көрән төстә була.

Аслар төрле вак хайваннар: тычкан, чыпчык, сукыр тычкан, күгәрчен, елан, кәлтә белән һәм җимешләр белән туклана. Алар иртән һәм көндез активлар. Яраткан ризыгы- су крысасы, шуңа күрә сулыклар тирәсендә, елга үзәннәрендә күбрәк яши.

Үрчер алдыннан ана ас оя кора. Оясы шарсыман формада яфрактан һәм башка йомшак материалдан була.

Май аенда ул 5-8 бала тудыра. Балалары шәрә һәм сукыр булып туалар. Күзләре 1 айдан соң гына ачыла. 1-2,5 ай чамасы сөт имеп үсәләр. Балалары шәрә вакытта салкын аларга куркыныч, шуңа күрә әниләре аларны ташлап озак йөрми. Китә калса, оя тишенген яфраклар белән каплап куя. Яшь аслар 1,5-2 айдан өлгерә.

Ас- бик усал, канэчкеч хайван. Ул елгыр һәм хәйләкәр.

Керпе (ЁЖ)

Аның төп азыгы- бөҗәкләр, алар арасында күбесе ерткычлар. Мәсәлән, керпенең азык рационына суалчаннар, коңгызлар, аларның личинкалары, чебеннәр, гусиницалар, яфрак белән тукланучылар керә. Керпе барлыгы 250 төргә якын бөҗәк белән туклана. Ул шулай ук җиләк-җимеш һәм орлыклар белән дә туклана.

Керпе таркау һәм әкрен кебек күренсә дә ау вакытында гаҗәеп өлгерлек күрсәтә. Күз күрүе артык яхшы түгел, ау өчен ис сизүенең бик әйбәт булуы ярдәм итә. Керпеләр елан аулаучылар буларак та дан казанганнар. Алар көндез йоклыйлар, көндез ауга чыгалар. Керпенең ау территориясе кайчак 300 метрга җитә. Аларның ашамчак булуының сәбәбе - җәй дәвамында кыш чыгарлык май туплау.

Керпеләр кышын 4, 5 ай чамасы йоклыйлар. Көз көне сентябрь ахыры- октябрь башларында керпеләр ышанычлы урын табалар (коелган яфрак асларында, агач тамырлары астында Һ.6.), тирән булмаган оя ясыйлар, яфрак һәм үләннәр түшиләр. Шунда йомгак булып йомарланалар һәм йокыга талалар. Йөрәкләре бик әкрен тибә, сулыш алулары сизелми дә диярлек, тән температурасы 5-6 градуска кадәр төшә. Көз көне керпе тәненең 30 % ын май тәшкил итә. Әгәр керпе җәй көне май запасын тиешле дәрәҗәдә тупланмаган булса, үзенә азык табу мөмкинлеге булган вакыт җиткәнче уяна. Бу очракта аңа ачтан үлү куркынычы яный.

Керпеләрнең күбесе язын балалыйлар, җәй дәвамында керпе балаларын үсеп кышлау өчен кирәкле май тупларга өлгерәләр. Керпеләр сызгырып аралашалар, ана керпе сызгырып читкә таралышкан балаларын чакыра. Гадәттә керпеләр ялгыз гына яшәргә яраталар.


Ондатра (мускусная крыса).

Кимерүчеләр отрядына керә. Туган иле - Төньяк Америка. Россиягә XX гасырның урталарында алып кайтып таратыла .

Ул зурлыгы белән эре күсе кадәр, авырлыгы 2 кг. кадәр җитә.гәүдә озынлыгы 30 см. чамасы, койрыгы да шулкадәр үк озынлыкта. Арт аякларында йөзү ярылары бар. Танавы тупыйк өске ирене икегә бүленгән. Иренендә озын мыеклары бар. Ондатралар яхшы төзүчеләр. Ярларында камыш, куаклар үскән күлләрдә, урман сулыкларында , елга култыкларында яшиләр. Ана ондатра елга 3 тапкыр бала тудыра. Балалары өчтән сигезгә кадәр, сукыр булып туалар. Затлы мехы өчен аулыйлар. Капкын ярдәмендә тоталар, ату рөхсәт ителми.

Урмышлы авылы буасында , колхоз умарталыгы буасында, Бохар су буенда яши. Мөтәй, Ырзак чишмәләре буенда еш очрый.

Аккош (лебедь)

Казсыманнар семьялыгына керә. Бик эре һәм үтә сак кош. Апрель аенда безнең якларга очып килә. Олы кошлар ап -ак төстә , ә яшьләре соргылт була. Авырлыгы 6-10 кг. җитә. Зур күлләрдә, ачык ярлы елга үзәннәрендә , ачык сулыкларда ярдан ерак яши. Оя ясау өчен камышлы урын, куаклыкларны сайлый. Оясын бик зур итеп камыш, ботак, коры үләннән ясый. Аның диаметры Зм., биеклеге 0,6-0,7 м.га җитә. Оя эчен үз каурый, мамыкларыннан түши. Ана кош 4-5 аксыл - саргылт йомырка сала, алар өстендә 40 көн утыра. Ата кош оядан ерак китми, ана аккошны саклый.

Аккошлар үсемлекләр һәм вак хайван организмнары, балыклар белән тукланалар. Азыкларын сулык төбеннән табалар.

Мамыгы һәм каурые яхшы бәяләнә. Ите тәмле, ләкин каты. Аккошка ау тыелган. Ул Рәсәйнең һәм Татарстанның "Кызыл китап"ларына кертелгән.

1991нче елда Урмышлы авылы буасына бер пар аккош төшә. Парсыз калгач, озак тормый икенчесе буаны ташлап китә. Шуннан берничә ел дәвамында анда аккошлар күренми. Ә 1996нчы елдан бирле һәр елны буага аз вакытка гына аккошлар төшә.


Җизъелан, бакыр кәлтә (веретеница)

Тәңкәтирелеләр отряды , җизбаш кәлтәләр семьялыгына керә. Катнаш урманнарда, чыршы- нарат урманнарында яши. Кабан дуңгызлары күп үрчегән урыннарда әлеге төрнең сан ягыннан кимүе күзәтелә. Һава шартлары нинди булуга карамастан, көндез активлаша. Яңгыр суалчаны, әкәм - тәкәм, күбәләк корты белән туклана. Имезүчеләр өнендә, черек төпләрдә, кырмыска оясында кышлый. Май аенда яшеренгән урыннарыннан чыгалар, озакламый парлашалар. Июль уртасыннан сентябрь башына кадәр бер ана елан 7-12 бала китерә. Август аенда җизъелан кышлау урынына күченә. Куркыныч туганда, дошманы тозагыннан качу өчен койрык өлешен өзәргә сәләтле.

Җизъеланның юкка чыгу сәбәбе: ландшафт үзгәрү, кеше эшчәнлеге, пестицидлар куллану.

Урмышлы авылы читендәге колхоз умарталыгында июль-август аенда еш очрыйлар.














Отзыв

на научно- практическую работу

учащегося 9 класса Урмышлинской СОШ

Галиева Айназа Котдусовича

Тема: Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатенә комплекслы характеристика


Учеником обработано большое количество теоретического материала. Полностью раскрыта тема работы, достигнута поставленная цель. Работа актуальна, полна, обогащена иллюстративным материалом.

В работе так же рассматривается одна из актуальных проблем- изчезновение видов животных и растений. При выполнении работы по изчезающим видам животных и растений кроме использования научной литературы, ученик дополнил информацией опроса местных жителей и собственными наблюдениями.

Дано обоснование актуальности исследуемой темы.

Материал очень интересен, данные научно- практической работы могут быть применены на уроках географии, биологии и в классных часах.


Газизова Римма Масгутовна

учитель географии Урмышлинской СОШ

28 февраля 2018

















Кулланылган әдәбият.

  1. “Мәгариф” журналлары “2002-2003 еллар.

  2. Быховский Б.Е., 7-8 сыйныфлар өчен биология дәреслеге.

  3. Петров В.В. Растительный мир нашей Родины.

  4. Альбом “Лекарственные растения “ 1990 ел

  5. Альбом “Зеленая аптека”

  6. Лекарственные растения .Автор- составитель Мелик- Гусейнов.

  7. Татарстан. В обьективе живая природа. 1995 ел

  8. Отчёты и перспективные планы КП “ Авангард”

9. Лобанов.Т.П. “Сельскохозяйственная энцеклопедия”. 1972 г




14




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: География

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Урмышлы авылы һәм аның территориясе табигатенә комплекслы характеристика

Автор: Газизова Римма Масгутовна

Дата: 14.09.2018

Номер свидетельства: 477811


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства