kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Уен-ярыш "Кошлар-безнең якын дуслар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Кошлар безнең якын дуслар" уен-ярыш 5-7 класс укучылары өчен планлаштырыла.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Уен-ярыш "Кошлар-безнең якын дуслар"»

“Кошлар-безнең якын дуслар”

5-7 класс укучылары өчен уен-ярыш.



1. Командалар чыгышы:

-Сәламләү;

- Эмблема буенча исемнәрен тану;

- Исемгә туры килерлек җыр башкару.

2. Капитаннар ярышы: “Кем күбрәк!”

Бирем : ”К” дан башланган кош исеме язарга.

3. Өй эшен үтәү.

Капитаннар ярышканда командалар өйдә әзерләп килгән сорауларны кара -каршы бер-берсенә бирәләр.

4. ”Кайсы кош икәнен билгелә” уены.  

Алып баручы кошлар тормышы турында җөмләләр укый. Командалар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.

1) Кошның корсак асты һәм баш арты кып-кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә каера кисәкләре очыра,агачтан корт эзли. Урман докторы диләр аның турында.(Тукран)

2) Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар, оялары-тәрәзә башында, йорт кырыенда, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгыра. Җиләк-бимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.(Чыпчык).

5. Кош рәсеме ясау

Һәр камандадан берәр укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар.

Шул арада команданың калган укучылары белән ”Очты-очты” уены уйнала.

6. ”Әйтеп бетер” уены.

а) Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач

   Куактан куакка кунып, сайрый сары..........(сандугач)

б) Арыш кыры белән бу кош, аерылмас дус бугай.

Башаклар җырга кушыла, сайрап җибәрсә...........(тургай)



Тәнәфес


Алып баручы:

1.Казлар кайчан бик усал булалар? (Бәбкәләре булгач)

2.Каз канатларының озынлыклары күпме? (1,5см га кадәр)

3. Яңгыр вакытында каз балаларын ничек саклый? (Канат астына яшерә)

-Мин сезгә юкка гына казлар турында сораулар бирмәдем. “Веселые гуси” җырын сәхнәләштерү.


7.“Әкиятләр беләсеңме?” конкурсы.

Слайдларга карап кайсы әкият икәнен әйтергә.


Беренче командага сораулар

1. Чәүкә. (Э.Успенский “Дядя Федор, пес и кот”)

    Попугай. (Г.Остер “Зарядка для хвоста”)

    Сандугач. (Г.Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый)


Икенче командага сораулар

2. Карлыгач. (Г-Х.Андерсен “Дюймовочка”)

    Аккош. (Г-Х.Андерсен “Дикие лебеди”)

    Үрдәк бәбкәсе” (Г-Х.Андерсен “Гадкий утенок”)


8. Кошларны беләсеңме?


Беренче командага сораулар

1. 1) Нинди кош артка таба оча ала? (Колибри)

    2) Иң биектә оча торган кош. (Бөркет)

    3) Дөньядагы иң зур кош. (Тәвә кошы)


Икенче командага сораулар

2. 1) Безнең илдәге иң кечкенә кош. (Кәрлә тукраны- королек )

    2) Чыпчыкның тән температурасы кайчан түбән була: җәенме әллә кышынмы? (Үзгәрми)

    3) Нинди кош рус язучысы фамилиясен йөртә? (Гоголь)



Беренче командага сораулар

1. 1) Язын килә, көзен китә,

        Оя ясасаң үз итә. (Сыерчык)

    2) Кулы юк, блчык ташый,

        Балтасы юк, өй ясый. ( Карлыгач)

    3) Көндез йоклый,

     Төнлә елый. (Ябалак)


Икенче командага сораулар

2. 1) Бер кошым бар, тынмый,

        Агачка оя кормый

        Өе- җирдә,

        Җыры- күктә. (Тургай)

    2) Бигрәк инде иләс кош,

        Үз оясы булмас кош. ( Күке)

    3) Борыны озын, боты озын,

        Камышлыкта көнозын. (Торна)

Слайдлар: җаваплар әйтелгәч кошларның рәсеме экранда күренеп бара.



10 .Йомгаклау




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: География

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Уен-ярыш "Кошлар-безнең якын дуслар"

Автор: Газизова Римма Масгутовна

Дата: 17.01.2018

Номер свидетельства: 450694


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства