kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Су-яшәү чыганагы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие посвящается году экологии. Мероприятие проводиться с учащимися 5-6 классов,  так же соправождается презентацией.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Су-яшәү чыганагы»

Су- яшәү чыганагы!

Су! Син тереклек өчен кирәк дип әйтү генә дөрес булмас: син үзең тереклек!

Антуан де Сент-Экзюпери.

Алып баручы: 1. Табышмаклар:

1 укучы : 1) Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы. (Чишмә)

 2 укучы :   2 ) Аты юк, тәртәсе юк,

Көне-төне бара, юлы кала. (Елга, )

3 укучы : 3 ) Болыт мин һавада,

          Яңгыр мин яуганда,

          Җылынсам, пар  булам,

          Туңганда кар  булам. (Су)

4 укучы : 4) Нәрсә йөгерә аяксыз?

            Нәрсә оча канатсыз?

            Нәрсә үсә тамырсыз?

 Алып баручы: 2. Халык авыз иҗатында – су.

Коендырганда әйтенүләр:

5 укучы: а) Суы сарыксын,

    Үзе калыксын,

      Таза, көр булсын,

      Мал таба торган булсын.

1 укучы: б)Суга чумганда:

   Арулыгым, барулыгым,

       Исәнлегем, саулыгым,

       Пәригә – яулыгым,

        Үземә – саулыгым.

2 укучы: в) Су коенып чыкканда:

       Авырлыгым ташка,

       Җиңеллегем үземә,

       Су анасы, сукыранма,

        Миңа – саулык.

        Сиңа – җаулык.

Алып баручы: 3. Мәкальләр:

   1 укучы :   а ) Тамчыдан күл җыела.

   2 укучы :   ә ) Коега төкермә суын эчәрсең.

   3 укучы : б ) Су – яшәү чыганагы.

   4 укучы : в ) Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

   5 укучы : г ) Кул пычранса , су белән юарсың,

          Су пычранса, ни белән юарсың?

   1 укучы : д ) Агымсудан чиста булмассың.

Алып баручы: 4.   Суның кеше организмы өчен әһәмияты зур .

2 укучы : Безнең организмыбызның 80%ы диярлек судан тора;

3 укучы : Организмдагы су тәннең температура режимын җайга сала;  су ярдәмендә организмдагы шлаклар (утырымнар ) бүленеп чыга. Су кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче бөерләр өчен дә бик кирәк;

4 укучы: Кеше организмы өчен су –кислородтан кала икенче әһәмиятле җисем. Кеше азыксыз 4 атна тора ала, сусыз бары 3-4 көн генә тора ала.

Алып баручы: 5. Ә сез беләсезме?

5 укучы: Су планетаның өчтән бер өлешен алып тора һәм җирдәге барлык процессларга да диярлек тәэсир итә.

  • Җирдә дымы булмаган җисемне табу бик авыр.

  • Су хәтта ташта да, утлы магмада да бар, ә үсемлек 70-95 % судан тора.

1 укучы: а ) Суны ашаганнан соң түгел, ә ашаганчы эчәргә кирәк;

2 укучы: б ) укучы тәүлеккә 1,5-2 л суын югалта һәм анны кайтарып алырга тиеш;

3 укучы: в ) су эчмичә иң озак тора ала торган хайван – күсе; (аннан соң – дөя)

Алып баручы: 6. Суның табигате:

4 укучы: Су гаҗәеп үзлекләргә ия, ул өч төрле халәттә була ала: сыек , пар, каты (боз) хәлендә.

5 укучы : Су – яшәү чыганагы. Организмның һәр күзәнәгенә кирәк. Моннан тыш, белгечләр аның тагы бер функциясен атыйлар. Ул организмны энергиягә баета, аның "хәтере" дә бар. Әгәр организмны чиста "хәтер" белән тулыландырырга теләсәк, фәкать структурлаштырылган су гына эчәргә кирәк. Ни өчен суга шулкадәр игътибар бирелә соң? Чөнки кеше организмы 80 процент судан тора. Көн саен 2 литрдан артык кайнамаган чиста су эчәргә киңәш ителә. "Кайнаганы аның – үле су", – ди табиплар.

1 укучы: Без төрледән-төрле ризыклар кабул итәбез, ләкин суны эчәргә ашкынып тормыйбыз. Чәй, кофе эчеп сусавыбызны басабыз да, шул җитә кебек.

Алып баручы: 7. Авылым чишмәләре

2 укучы:  Татарстан чишмә-суларга бик бай. Республикабызның һәрбер авылында челтер-челтер җырлап, суы арыган тәннәргә сихәт бирә торган, чишмәләр ага. Чишмәләр бик күп еллар элек барлыкка килгәннәр.

   Ул заманнарда ук кешеләр чишмә яныа килеп ял иткәннәр, аның татлы суын эчкәннәр.

 3 укучы :  Урмышлы авылында да челтерәп агучы чишмәләр бар. Мәктәп укучылары һәм авылның олы кешеләре чишмәләрне чистартып, карап торалар. Һәрбер өйгә су кергән булса да, авыл кешеләре чишмәләрне онытмыйлар. Чит җирләрдән, туган авылын сагынып,  кунакка кайткан авылдашларыбыз, чишмәләргә төшәләр, аларның суыннан авыз итәләр. Челтерәп аккан чишмәгә вак акчалар салалар.

      Элекке вакытта әбиләр чишмәдән су ташый торган булганнар. Егетләр һәм кызлар, чишмә янында уен оештырганнар, йөрәкләренә ял тапканнар.

    Авыр кайгылар кичергән аналар, чибәр кызлар, пәһлеван егетләр чишмә янында эч серләрен бушатканнар. Чишмәләрне карап, чистартып торганнар. Чишмәне чүпләү, зур гөнаһ саналган...

 4 укучы:  Ә хәзер чишмәләргә игътибар кимеде. Чишмәне, чишмә буйларын төрле пычраклар басты. Мескен чишмәләрнең матурлыгы кими, ярлары җимерелә, чишмә башлары томалана. Шуңа күрә чишмәләрне чистартырга кирәк.

5 укучы: Аксын чишмә  челтер-челтер

Сайрасын,талына кунып сандугач

Су алырга төшсен кызлар

Көянтә-чиләк белән.

Аксын чишмә, типсен чишмә

Узып китмә, син әйдә

Синең ярдәмгә мохтаҗ

Бу җырлы, саф сулы чишмә.

Су буенда һавасы да икенче төрле, дымлы һава, үләннәр дә монда сусыл һәм ямь-яшел. Җәен инештә казлар йөзүе, су буен тагын да ямьләндерә.

Кипмәсен, корымасын иде безнең чишмәләр!

Алып баручы: 8.Чиста су

1 укучы: Без эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97%ы – тозлы диңгез сулары, бары тик 3%ы гына төче сулыклар. Ягъни 100л суның 3 литры гына эчәргә яраклы. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны кулану көннән көн үсә, арта бара.

2 укучы : Кайбер төбәкләрдә чиста су булмау сәбәпле, чиста суны цистерналар да ташып кулланырга мәҗбүр булалар. Мондый урыннарда яшәүчеләр суның кадерен беләләр, билгеле.


Алып баручы: 9. Су музее

3 укучы: 1941нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган. Музейдагы экспонатлар олысын – кечесен суны сакларга өйрәтә;

Алып баручы: 10. Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре.

4 укучы: Кешене туендырган, киендергән, суларга һава, сусаганда су биргән Табигать бүген ярдәм көтә. Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөнья күләм табигать көнннәре билгеләнгән.

5 укучы: 22  март- Су көне

1 укучы: 1 апрель – Кошлар көне

2 укучы: 22 апрель – Җир көне

3 укучы: 5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне

4 укучы: 26 сентябрь – Диңгез көне

5 укучы: 4 октябрь – Хайваннарны саклау көне


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: География

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Су-яшәү чыганагы

Автор: Газизова Римма Масгутовна

Дата: 02.02.2017

Номер свидетельства: 387057


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства