Татарстан Республикасы
Спас муниципаль районы
Кузнечиха урта белем бирү мәктәбе
Укытучы: Шамсутдинов Фаиль
Имамутдинович
Максат:
1) Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштыру.
Табигый байлыкларның кеше тормышындагы әһәмияте һәм аларны саклау юллары турында белешмә бирү
2) Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм сәньгатьле сөйләм культурасын үстерергә ярдәм итү.
3) Табигатькә карата сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Кулланылган материал:
“ Мәгариф”журналы 2003ел №7; 2004 ел № 2, 8, 10;
“ География в школе” журналы 2001 ел № 3,6; 2002 ел № 3; 2006 ел №2;
Җ . А. Хөсәенов “ Кызыклы география” ;
“ Көч һәм рух тамырлары” хрестоматия; “
Промышленность экологиясе нигезләре һәм менеджменты” уку ярдәмлеге.
Җиһазлау:
Глобус, табигать күренешләре турында фоторәсемнәр һәм плакатлар, кубик, төсле конвертлар.
Алып баручы:
Игътибар! Игътибар!
Мәктәбебездә табигать айлыгы игълан итү сәбәпле без бүген планетабыз Җирдә килеп туган экологик мәсьәләләрнең кайберләрен карап үтәрбез.
Бүгенге утырышта каралачак мәсьәләләр:
1нче көн тәртибе:
Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре
2нче көн тәртибе:
22 апрель – Җир көненә багышланган “ Экологик ассорти “ уены
3нче көн тәртибе:
Утырышка нәтиҗә
Алып баручы:
Утырышны ачык дип белдерәм. Утырышны алып баруны укытучыга тапшырам.
Укытучы:
И күңелле җәй көнендә
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту;
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул – безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген ярдәм көтә.
Шушы нисбәттән халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез шул көннәр белән танышып үтик.
5 июнь- Әйләнә-тирәне саклау көне
26 сентябрь-Диңгез көне
4 октябрь Хайваннарны саклау көне
22 март- Су көне
1 апрель- Кошлар көне
22 апрель- Җир көне
Бүгенге сөйләшүебез утырышның исеменнән аңлашылганча “ Җир көне “ турында булыр.
Ни өчен Җир көнен билгеләп үтәләр икән соң? Ул кайчан билгеләнеп үтә башлый?
Укучы:
Кеше үзенең тормышын җиңеләйтү өчен нәрсә генә уйлап тапмый: мул уңыш алу өчен минерал ашламалар һәм агулар, автомобильләр инде шәһәрләрне генә түгел авылларны да басып алды. Җылылык һәм энергия алу өчен күп күләмдә файдалы казылмалар табарга өйрәнде. Су саклагычлар барлыкка килде һәм шуның белән күп җирләр су астында калды. Иксез-чиксез урманнарны юк итеп шәһәрләр һәм заводлар төзеде.
Җир шарындагы халык инде экологик катастрофа янаганын аңлады һәм моңа бик борчылып карый.
Глобаль бәланың күрсәткечләре инде күз алдында: бу - парник эффектының барлыкка килүе, азон катламының югалуы, һаваның бик нык пычрануы, туфрак эрозиясе, урманнарның юкка чыгуы, төче су запасының азаюы, үсемлек һәм хайваннарның бөтенләй юкка чыгуы. Шулай булгач кешенең яшәве дә куркыныч астында дигән сүз. Бу бәланы барлык халык көче белән генә җиңеп була. Бу юнәлештә эшчәнлекнең бер мисалы булып Җир көнен билгеләп үтү тора. Бу көн АКШ та үткәрелә башлый. 1969 елда Санта-Барбара шәһәре янында бик куркыныч хәл килеп туа: нефть чыгару җайланмалары эштән чыгып күп нефть тирә-юньгә эләгә. Андагы күп тереклекне юк итә. Шәһәр халкы бергә җыелешып сулыкларны, әйләнә-тирәне чистартырга керешә. Һәм алар бу көнне Җир көне дип игълан итәләр. Профессор Денис Хейс глобаль форум вакытында бу акциягә барлык халыкка да кушылырга тәгъдим итә. Җир көне 1970 елда АКШ та бөтен дәүләт буенча үткәрелә. Бу акциядә 10000 мәктәп һәм 2000 башка төр уку йортлары катнаша. Ә хәзерге вакытта Җир көне 22 апрель көнне күп кенә дәүләтләрдә үткәрелә.
Укытучы:
Кеше табигатьтән бөтен әйберне дә ала. Табигатькә зыян китермәс өчен аны яхшы белергә кирәк.Ә хәзер сезнең белемнәрегезне һәм Җиргә карашыгызны уен аша тикшерербез. Сыйныф ике командага бүленә.
Өстәлдә тәрле төстәге конвертлар төзелгән.
Яшел төслесе- үсемлекләр дөньясы турында
Сары төслесе- хайваннар дөньясы турында
Кара төслесе-экологик хәлләр турында
Зәңгәр төслесе-бөек шәхесләр турында
Кызыл төслесе-туган авылым турында
Ак төслесе-нәрсәдән соң, нәрсәдән
Ян-яклары яшел, сары, кара ,зәңгәр, кызыл һәм ак төсле кубикны капитан уйната.Кубиктагы төскә килгән конверттан биремне ала.
Яшел конверт:
Кайсы үсемлекнең тамыры кеше сынын хәтерләтә?
( Женьшень)
Кайсы үсемлекне күзне йомып та билгеләп була?
( Кычыткан )
Кайсы чәчәк Кояш һәм Япония символы булып тора?
( Хризантема)
4.Бу үсемлеккә Румыниядә һәйкәл куйганнар. Ә Брюссельдә музей ачканнар. (Бәрәңге)
Cары конверт:
Кайсы хайваннар кышкы йокыга талалар?
(Аю,керпе,бурсык)
Бу балык кечкенә булуына карамастан кешене куркуда калдыра. Суда хәрәкәт иткән бар нәрсәгә дә һөҗүм итә. Бу нинди балык?
(Пиранья)
Кайсы бөҗәкнең колагы аягында урнашкан?
(Чикерткә)
4.Умарта корты чагасын югалткач нишли?
( Умарта үлә )
Кара конверт:
1. Кыргый чәчәкләрне өзеп без табигатькә генә зыян китермибез, ә турыдан-туры үзебезгә зыян итәбез. Ни өчен ?
( Өзеп 15 минут үткәч, үсемлекләр кеше өчен агулы газлар бүлеп чыгаралар. Кеше аны сулап агулана )
2.Территорияне иске үләннәрдән чистарту өчен без аны яндырабыз. Ләкин ул зыян китерә. Ни өчен ?
( Бу вакытта үләннәр генә янмый, ә туфрактагы, җирдәге орлыклар, микроорганизмнар юк ителә )
3.Без барыбыз да каен суы эчәргә яратабыз. Ә без зарарлаган каеннар үлеәргә мөмкин. Ни өчен ?
( Бер сезонга каен 200 литр су югалта. Ә зарарланган, балта чапкан урыннан микроблар үтеп керә. Шуның өчен зарарланган урынны балчык белән сылап куярга кирәк. )
4.Ерткыч җәнлекләр кешегә зыян китерәләр. Аларны юк итсәк нәрсә булыр? ( Ерткыч җәнлекләрне урман санитарлары дип атыйлар. Алар авыру хайваннарны юк итеп, төрле авырулар таралуга юл куймыйлар.)
Зәңгәр конверт:
Аристотель уйлавынча дөньяны өч матдә барлыкка китерә. Бу түбәндәге матдәләр: күкерт – металлар атасы, терекөмеш – металлар анасы. Сорау: өченче матдәне атагыз.
( Тоз - ныклык билгесе )
Карл Линней бу үсемлекне аллалар азыгы дип атаган. Ул нинди үсемлек?
( Какао)
3.Үзеңнең бердәнбер йортыңны сакларга һәм менә шундый кагыйдә буенча яшәргә кирәк: “ Иртән торып, юынып, үзеңне генә түгел, ә планетаңны да тәртипкә китер.” Бу кем сүзләре?
( А. Сент – Экзюпери )
4.Бу химик элемент 1811 елда ачыла. Бер галим савытка диңгез суүсемнәренең көлен сала һәм аны спиртта тота. Ә икенче савытта тимер белән күкерт кислотасы була. Мәче бу савытларны идәнгә бәреп төшерә һәм андагы сыеклыклар кушылалар. Шул вакытта идәннән зәңгәрсу-шәмәхә төстәге пар күтәрелә, ә аста метал ялтыравыклы начар исле кристаллар утырып кала. Бу элементны атагыз.
( Йод грекчадан- фиолетовый Куртуа француз )
Ак конверт:
Бу продуктлар нинди үсемлекләрдән ясалган?
Макарон (бодай)
Геркулес ( солы)
Кара ипи (арыш )
Крахмал (бәрәңге)
Кызыл конверт:
Авылыбыз биләмәләрендә төп пычрату чыганакларын атагыз.
( Көнкүреш һәм терлекчелек калдыклары)
2.Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында төп дошман дип нәрсәләрне атыйлар? (Ерымнар )
3.Авылыбыз биләмәләрендә төп туфрак төрен атагыз. ( Уңдырышлы кара туфрак )
4.Авылыбызга якын басуларда, кырларда кырмыскалар артуын нәрсә белән аңлатып була?( Басуларның эшкәртелмәве һәм агу, ашламаларны аз куллану )
Алып баручы:
Утырышыбызга нәтиҗә ясау өчен сүз укытучыга бирелә.
Укытучы җиңүче команданы атый ,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла