kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кече яшьтәге мәктәп балаларын баскетбол уйнарга өйрәтү

Нажмите, чтобы узнать подробности

Метока обучения младших школьников игре баскетболу

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кече яшьтәге мәктәп балаларын баскетбол уйнарга өйрәтү»




Кече яшьтәге мәктәп балаларын баскетбол уйнарга өйрәтү .

Физик тәрбия өлкәсендә балаларның туп белән уйнауларына беренче класстан ук зур урын бирелгән. Бу хәрәкәтләр елдан-ел катлаулана бара. Туп белән уен нәтиҗәсендә балаларның җитезлеге, сикерүчәнлеге, төз ату осталыгы, координациясе яхшыра, көче арта. Кече яшьтәге балалар хәрәкәтләрне бик төгәл башкара алмыйлар, ә туп белән теләсә нинди күнегү бу сыйфатның алга китүенә этәргеч бирә. Туп белән башкарылган күнегүләр кулның зур мускулларын гына түгел, ваграк мускулларын да эшкә җигә һәм бармак, беләзек, терсәкләрнең хәрәкәтләнүчәнлеген яхшырта. Баскетбол уйнарга өйрәнгән вакытта бала тиешле нагрузканы ала, бу хаҗәттән умыртка баганасын дөрес итеп тотуда катнашкан мускулларның ныгуы бигрәк тә әһәмиятле.

Баскетбол- коллектив уен. Ул балаларда ихътыяр көчен,максатчанлыкны,бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә бик яхшы чара булып тора.

Туп белән хәрәкәтле уеннар

1.”Уйна, ләкин тупны югалтма!”

Максат.Сигналны тыйлый белергә, туп белән идарә итәргә,уен мәйданында буш урын табарга өйрәтү.

Уен барышы. Балалар уен мәйданына таралып туп белән төрле хәрәкәтләр башкаралар (тупны идәнгә бәрәләр, өскә чөяләр, ераклыкка ыргыталар Һ.б.). Сигнал бирелүгә барысы да тупны ике кул белән тотып өскә күтәрергә тиеш. Соңга калучыга нинди дә булса җәза бирелә.


2. “ 10 тапкыр бирү”

Максат. Тупны төгәл итеп бер-береңгә бирү һәм тотып алуны, хәрәкәтләрен иптәшләре белән бергә башкарырга өйрәтү.

Уен барышы. Балалар 1,5-2 м. ераклыкта кара – каршы торып басалар. Бер парга бер туп. Сигнал бирелүгә тупны тиешле ысул белән бер-берсенә ата башлыйлар. Кайсы пар тизрәк, тупны җиргә төшермичә 10 тапкыр бирә, шулар җиңүче була.


3. “Тупны узып кит”

Максат. Тупны бер-береңә төгәл итеп бирергә һәм тотарга өйрәтү, команда өчен җавапчылык тәрбияләү.

Уен барышы. Балалар санына карап ике яки берничә команда уйнарга мөмкин. Командалар түгәрәкләнеп, уртага карап басалар. Һәр командага башлап җибәрүче билгеләнә һәм туп аңа бирелә. Сигнал булуга , туплы уенчы ,тупны уң як күршесенә бирә һәм сул яктан әйләнә буенча чаба башлый, шуннан үз урынына килеп баса. Ул килеп басуга туп тотып торган кеше тупны уң яктагы иптәшенә бирә һәм беренче уенчының хәрәкәтен кабатлый.Уен, туп беренче башлап җибәргән кешегә әйләнеп килеп җиткәнче дәвам итә. Кайсы команда беренче бетерә- шул җиңә.









4. “Туп артыннан”

Максат. Тупны күкрәктән ике кул белән бирергә һәм тотарга , югалып калмаска өйрәтү, иптәшләре каршында җавапчылык тәрбияләү.

Уен барышы. Балалар санына карап ике яки берничә команда уйнарга мөмкин. Һәр команда үз чиратында тагын икегә бүленә һәм кара-каршы баса. Балаларның яшьләренә карап, кара – каршы басып торган ара 2 м. яки аннан ераграк булырга мөмкин. Туп алда торган укучыда. Сигнал булуга тупны каршы команданың беренче кешесенә аталар һәм каршы як колонна артына чабалар. Тупны тоткан укучы, тупны каршы як колоннада торган беренче укучыга ата һәм каршы як колоннаның артына чаба. Уен шулай, һәр кеше үз урынына басып калганчы дәвам итә.


5. “Туп белән куу”

Максат. Тупны идәнгә бәреп барганда уйный торган мәйданны күрә белергә, тиз арада тизлекне һәм юнәлешне үзгәртергә өйрәтү.

Уен барышы.Барлык укучылар да уен мәйданына җәелеп, тупны бәреп төрле юнәлештә хәрәкәт итәләр. Алдан билгеләнгән укучы үз тубын бәреп бару белән бергә кайсы да булса иптәше артыннан куеп җитеп, аңа кагылырга тиеш. Сугылган кеше инде, үзе иптәшләрен куып кагылырга тиеш булып кала.


6. “Биш ату”

Максат. Төз ату сыйфатлары булдыру.

Уен барышы. Балалар туп тотып баскетбол кәрҗиненнән 2-3 м. ераклыкта таралып басалар. Сигнал бирелүгә барысы бергә тупны кәрҗингә аталар. Кем тизрәк 5 тапкыр кертә, шул җиңүче.


7. “ Тупны капитанга”

Максат. Туп белән күп төрле хәрәкәтләр башкарырга .Уен мәйданында үз иптәшләрен күрергә һәм табарга өйрәтү.

Уен барышы. Балалар ике командга бүленә һәм ике яка бүленеп баса. Һәр команда капитан сайлый. Капитаннар каршы як команданый түренә, акбур белән сызылган әйләнә яки обруч эченә баса. Уенчылар тупны бер-берсенә биреп, тупны үз капитанына алып барып җиткерергә тырышалар.

Методик аңлатма. Капитаннар билгеләнгән урыннан кузгалырга тиеш түгел. Тупны тотып чабу тыела, ул бер-берегә ыргытып кына алып барылырга тиеш. Басетбол уенының кагыйдәләре саклана (кулга сукмаска, кешеның киеменә ябышырга, этәргә, чалырга ярамый). Кагыйдә бозылган очракта туп каршы як командага бирелә. Һәр тупны тоту командага бер очко китерә һәм капитан алышына.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Физкультура

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кече яшьтәге мәктәп балаларын баскетбол уйнарга өйрәтү

Автор: Сабирзянов Наиль Фаилович

Дата: 02.07.2017

Номер свидетельства: 423610


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства