kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

1 сентябрь -сценарий

Нажмите, чтобы узнать подробности

1 сентябрь. Сценарий. 

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле: йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Хәерле көн!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«1 сентябрь -сценарий»



Сентябрь 2018 ел



( Җыр “ Белем бэйрэме ”)

Сөмбел

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле: йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Хәерле көн!

1алып баручы:

Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр hәм мөхтәрәм кунаклар!

2алып баручы:

Бездә бәйрәм бүген – беренче сентябрь! Ул – белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме!

Алып баручылар бергә:

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Мәктәп вальсы” яңгырап тора.

2а.б. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елында барыбызга сәламәтлек; укучыларга яңадан-яңа уңышлар; укытучыларга сабырлык; әти-әниләребезгә шатлык-куанычлар гына телибез!

1а.б. Тукта-тукта әле_____________барыбызга дип әйтәсең дә, монда 9 нчыләр күренми түгелме соң?! Кая киткән болар, әллә беренче сентябрь икәнен онытканнармы?

2.а.б. Кара, чынлап та, арабызда 9 нче сыйныф укучылары юк икән бит. Әллә җәй буе бик тырышып эшләп, арып-талчыгып, йоклап калганнармы?

1а.б. Юктыр, йоклап калмаслар. Беләсеңме нәрсә???... Алар ОГЭдан куркып качканнар! Әйе, әйе! Аларның бит быел ОГЭ бирәсе еллары килеп җитте!

2.а.б. Алай дисәң, бик курка торганнарга ошамаганнар иде бит, узган ел бик гайрәтле булып күренгәннәр иде.

1а.б.Һе, алай димә, ОГЭ дан бөтен кеше дә курка: әти-әниләр дә, хәтта укытучылар да!

2а.б. Минем әби курыккан эш хәерле була, ди. Куркып торсыннар, курыккач, ныгытып укырлар. Ә чынлап торып укыган кеше бирә дә бирә инде ул ОГЭ дигәннәрен!

9 сыйныфлар чыга.

1 укучы

Кем әйтте безне куркалар, дип? Бәйрәмгә матуррак киенеп килик дип, озаклап әзерләнеп яттык, шуңа гына соңгарак калдык без. Ни генә дисәгез дә, быел без мәктәпнең йөзек кашлары бит!

2 укучы.

Ә ОГЭга килгәндә, бирәбез без аны, менә әйткәннәр иде диярсез, укыйбыз да, бирәбез дә, алла бирса!

1а.б. Амин, шулай булсын!



“ ” җыры )

1алып баручы:

Балалар килә мәктәпкә

Хушлашып җәйләр белән.

Көз башы гөлдә, чәчәктә -

Тәбрикли бәйрәм белән.



1алып баручы:

Әйдәгез, әле безнең мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни дусларыбызны hәм аларның класс җитәкчесе Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызын зур алкышлар белән каршы алыйк.

(1нче сыйныф укучылары керә)



2алып баручы:

Менә алар: Ашуров Азиз, Даутов Сәмир, Нуруллин Нәргизләр.



-Исәнмесез, кадерле дусларым! Хуш киләсез. Сез бүген “Белем иленә” сәяхәткә китәрсез. Сер итеп кенә әйтәм – ул тылсымлы ил. Анда сез хәрефләр, саннар, сүзләр белән танышырсыз.

2алып баручы:

Иң матур, иң гүзәл “Әни”, “Туган ил”, “Тынычлык” дигән сүзләр шул илдә яшиләр. Сез укырга, язарга өйрәнерсез, ерак илләргә сәяхәт итәрсез.

Ә 9 нчылар быел соңгы елларын укып, мәктәп белән саубуллашалар.


2 нче алып баручы: – Хәзер 1 нчеләр өчен кыңгырау шалтыратабыз да, аларны 9 нчылар үз классларына озаталар. Каяле кыңгырау (эзли).


1 нче алып баручы: – Туктале, тукта, ашыкма, сабыр ит! Без 1 нчеләрне сынап карамадык бит әле!


2 нче алып баручы: – Әйе, алай булгач иң башта 9 нчыларны сынарга кирәк!

1 нче алып баручы: – Ярар, әйдә, синеңчә булсын!

1 нче алып баручы: – Әйдәгез, тикшереп карыйбыз. Без сезгә сораулар бирәбез, сез җавап бирерсез, башладык!

2 нче алып баручы: – 1. Безне кем бертуктаусыз: "Нигә? Ни өчен?" – дип яңгыраган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табарга өйрәтте? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – 2. Кем үзенең тавышьи җәлләмичә еллар буе да башка сыймаган әйберне бер тәнәфес эчендә башка сеңдерергә тырыша? (Укытучы)

2 нче алып баручы: – 3. Кем безне урам һәм телевизор йогынтысыннан коткару өчен 7-8 сәгатьлек өй эше уйлап таба? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – 4. Кем әти-әниләргә безнең уңышлар турында сөйләмичә бер генә көн дә яши алмый? (Укытучы)

2 нче алып баручы: – 5. Кемгә БЕР ЭШ КӨНЕНДӘ тәрбияче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, психолог, космонавт, артист, диктор, режиссер, психотерапевт булырга туры килә? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – Әлбәттә, безнең хөрмәтле укытучыларыбыз!



Жыр “ “

2 нче алып баручы:

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

1 нче алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле йөрәк җырың,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

2 нче алып баручы:

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген һәрбер укытучыга

Рәхмәт әйтәсе килә:


1 нче алып баручы:

- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!


2 нче алып баручы:

Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җыйдык кочак-кочак.


2 нче алып баручы:

Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй Белем бәйрәмен!



1алып баручы:Хәзер сүзне бүген беренче кат мәктәпкә аяк баскан нәни дусларыбызга бирәбез.

Бию “Матрос”

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Дәү булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.



Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?



Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.



Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.



Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар:

Иртәгә “5”ле алырга

Мәктәпкә барасым бар.



– Дусларым, Сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел, ләкин БЕЛЕМ ИЛЕНӘ керү өчен -- СЕРЛЕ АЧКЫЧ бар. Ул ачкычны кулга төшерү өчен Сезне сынаулар көтә. Ягез, сез әзерме? Иң башта МӘКТӘПКӘ НИЛӘР АЛЫП БАРЫРГА КИРӘК ИКӘН?—шуны ачыклап китик. Мин сорыйм, сез җавап бирерсез, килештекме? Сез миңа булышырсыз. Кирәген алырбыз, кирәк түгелен ташлап калдырырбыз. "Яхшылык"ны үзебез белән алабызмы?

Начарлык”ны алабызмы?

-Җыр - биюләрне алабызмы?

-Күңелле уеннарны алабызмы?

-"Тәртипсезлек"не алабызмы?

-2 ле белән 1 лене алабызмы?

-"Тылсымлы сүзләр"не алабызмы?

Нинди ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР беләсез икән, я әйтеп карагыз әле! Әйдәгез, үзем башлыйм: ~ Сәлам, дуслар! – дисәм, Сез ничек исәнләшерсез? –ИСӘНМЕСЕЗ!

  • Ә кайтып киткәндә: -САУ БУЛЫГЫЗ! – дибез, әйеме?!

– Килгән кунакларны каршы алганда: - ХУШ КИЛӘСЕЗ, РӘХИМ ИТЕГЕЗ! –дибез.

–Иртән торгач әти-әниеңә, якыннарыңа ни дибез икән? – ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!,

Ә кич йокларга ятканда: -ТЫНЫЧ ЙОКЫ, ТӘМЛЕ ТӨШ! –дибез.

–Сезгә яхшылык эшләгән кешегә ни дибез? – РӘХМӘТ! – Бик яхшы! Булдырдыгыз. Менә сезгә дуслар Белем ачкычы. Мин аны апагызга тапшырам, ул сезне белем иленә озатыр.



1алып баручы:

Ә хәзер сәхнәбез түренә – директорыбыз Хабибуллина Рузалия Наил кызын чакырабыз.

(Директорның котлау сүзе).



2алып баручы:

Рәхмәт сезгә, кунаклар!Ә хәзер кыңгырауны чылтыратабыз да дәресләрне башлыйбыз.шулаймы _______________, .

1алып баручы:

Балалар, туктагыз әле, hич тә көтелмәгән хәл килеп чыкты. Икелия фәннәрне әсир итеп алган,кыңгырауны урлап киткән.

2алып баручы:

Фәннәр дә,кыңгырау да булмагач, без яңа уку елын башлый алмыйбыз бит. Әлифбасыз без укырга да өйрәнә алмабыз инде. Әнә Икелия фәннәр белән үзе дә монда килә.

Икелия:

Тизрәк атлагыз, хәзер сез миңа буйсынасыз!

Математика (богауланган хәлдә):

Ай-ай! Богаулардан кулларым бик тә авырта.

Әлифба:

Икеленең кара көче күзләремне күрмәс итте (күзе бәйләнгән).

Физкультура (таякка таянгач):

Билемне тәмам имгәтте бу явыз Икелия.

Икелия:

Минем көчемә тәмам ышандыгызмы инде?

Укучылар, бүгеннән укулар булмаячак, сезгә үзегез теләгән кадәр каникуллар бирәм. Минем патшалыгымда балалар еш дәрес калдыралар, дәрескә соңга калалар, бары тик начар билгеләр генә алалар, мәктәптә hәрвакыт чабып йөриләр.

Бик җиңел hәм күңелле яшәргә теләсәгез, “2”ле патшалыгына рәхим итегез!

Укучы:

Юк, Икелия, сиңа безең арада урын юк. Фәннәрне тизрәк азат ит, үзең безнең арадан чыгып кит!

Икелия:

Балалар, биргән сорауларга җавап бирә алмасагыз, hәммәгезне фәннәрегез, кыңгыравыгыз белән бергә Белемсезлек патшалыгына алып китәм.

Беренче табышмак:

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.Нәрсә бу?

Укучылар:

Мәктәп.

Икелия:

Дөрес. Әйдәгез әле мин сезгә икенче табышмак әйтәм.

Кәкре-бөкре сызылган,

Хәрефләре сыгылган,

Асты бар, өсте бар,

Тырма кебек теше бар.

Укучылар:

Язу.

Икелия:

Ай-ай! Бу табышмакның да җавабын дөрес әйттегез. Ярар, өченче табышмакны әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

Агач түгел – тегелгән.

Тун түгел - тегелгән.

Укучылар:

Китап.

Икелия:

Җиңелдем, җиңелдем! Минем кара сихерем юкка чыкты. Фәннәрне үз арагызга алыгыз, мәгез кыңгыравыгызны, сез миңа иш түгел. Миңа начар балаларны башка мәктәптән эзләргә туры килер инде.

(Мәйданнан туп-туры капкага юнәлә).

1алып баручы:

Сау бул, Икелия. Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.

Жыр « «

1алып баручы:

Хәерле сәгатьтә, нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

Зур бәхетләр булсын юлдашың!

1алып баручы:

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән Белем көненнән

Уку елын башларга.

2алып баручы:

Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздә көмеш кыңгырау.



(Кыңгырау шалтырый).



1алып баручы:

Белем бәйрәменә багышланган тантананы ябык дип игълан итәм.Ә хәзер классларыгызга рәхим итегез!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Физкультура

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
1 сентябрь -сценарий

Автор: Абдуллина Ильфина Минирахмановна

Дата: 17.09.2018

Номер свидетельства: 477956

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(70) "Линейка 1 сентября Сценарий праздника."
    ["seo_title"] => string(39) "linieika1sientiabriastsienariiprazdnika"
    ["file_id"] => string(6) "270660"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1451227745"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Классный час 1 сентября в з классе."
    ["seo_title"] => string(39) "klassnyi-chas-1-sientiabria-v-z-klassie"
    ["file_id"] => string(6) "288144"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1454589811"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(33) "Сценарий 1 сентяря"
    ["seo_title"] => string(23) "stsienarii_1_sientiaria"
    ["file_id"] => string(6) "433805"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1508667839"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(36) "1 сентября, сценарий"
    ["seo_title"] => string(24) "1_sientiabria_stsienarii"
    ["file_id"] => string(6) "398927"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1489135378"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Сценарий "День красоты и здоровья""
    ["seo_title"] => string(32) "stsenarii_den_krasoty_i_zdorovia"
    ["file_id"] => string(6) "478349"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1537470482"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства