7 класс. Дәрес 22 Үткәрү вакыты 45 мин
Тема: Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү .
Максат: 1. Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләргә өйрәтү.
2. Тәҗрибәләр ясарга, анализларга һәм нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү.
3. Фәнгә кызыксыну уяту, белемле шәһесләр тәрбияләү.
Дәрес тибы: комбинированный.
Җиһазлау: ноутбук, экран, мультимедия проекторы, үлчәү, герләр, сабын, линейка.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты
Исәнмесез, укучылар . Утырыгыз.
II. Актуальләштерү.
Ә хәзер әйдәгез, белемнәребезне тикшереп алыйк әле.
Таблицадагы бирелгән буш шакмакларны физик зурлыклар һәм үлчәү берәмлекләре белән тутырыгыз.
Җавап: Ʋ-м/с; m-кг; t-с; S-м; p-кг/м3; V-см3.
Дөрес формулалар ничәнче саннар астында тора?
1.Ʋ=S/t; 2. Ʋ=S*t; 3. S= Ʋ*t; 4. P=m* Ʋ; 5. P=m/V; 6. m=p/V.
Җавап: (135)
СИ берәмлегендә языгыз.
4т= кг
500г= кг
150г= кг
35см= м
Җавап: (4000кг; 0,5кг; 0,15кг; 0,35м).
8900кг/м3 берәмлеген г/см3 рәвешендә курсәтегез.
Җавап: 8900кг/м3= 8900000г/1000000см3=8,9 г/см3
Молодцы!
III. Яңа материалны аңлату.
Яңа теманы үзләштерү өчен тәҗрибә эшләп алык.
Көянтәле үлчәүдән файдаланып сабынның массасын табарга.
Сабынның күләмен табарга (озынлыгын, биеклеген, киңлеген)
Нәтиҗәләрне таблицага тутырыгыз.
Җисемнең массасы m, г | Җисемнең күләме V,см3 |
| a | b | c |
| | | |
Балалар без тәҗрибә ясап җисемнең массасын һәм күләмен таптык. Бу нәтиҗәләр безгә мәсьәләләр чишкәндә кирәкбулачак.
Тәҗрибәдән чыгып без бүгенге дәреснең темасын әйтә алабыз “Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү”.
Моның өчен безгә үткән темадагы тыгызлык формуласын искә төшерергә кирәк:
ρ = m/V
Бу формуладан чыгып масса һәм күләм формуласын язык:
m = ρ V; V = m / ρ; V=a*b*c
m - масса ( кг, г )
ρ - плотность ( кг/ м³; г / см³ )
V - объём ( м³; см³ )
IV. Материалны ныгыту.
Белемнәребезне ныгыту өчен мәсьәләләр чишеп алык.
Сабынның массасын һәм күләмен билгеле булганда , сабынның тыгызлыгын табыгыз.
Бирелгән : Чишү
m = 140 г ρ = m/V
V = 8,5 х 3 х 4,5см
Табарга:
ρ - ? V =8,5см х 3см х 4,5см = 114,75 см³ ≈115см³
ρ = 140 г/115 см³ ≈ 1,21см³
Җавап : p= 1, 21см³.
Күләме 500см3 тигез булган бакыр борысның массасын табыгыз.
Бирелгән : Чишү
ρ = 8,9 г/см³
V = 500 cм³ m = ρ V
Табарга : m = 500cм³ х 8,9 г/ см³ = 4450 г = 4,45 кг
m - ?
Җавап : m=4450 г = 4,45 кг .
108 г массалы боз кисәгенең күләмен табыгыз.
Бирелгән : Чишү
m = 108 г
p = 0,9 г/cм³ V = m/ρ
Табарга : V = 108г: 0,9 г/см3 = 120см3
V - ?
Җавап: V=120см3
V. Рефлексия.
1. Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?
2. Дәреснең кайсы өлеше истэ калды?
3. Дәреснең иң кызыклы өлеше?
VI. Билге кую.
VII. Өйгә эш.
§ 22 укырга, сорауларга телдән җавап бирү, 8нче күнегү.