Тема: Ышкылу көче. Ышкылу табигатьтә, техникада һәм көнкүрештә.
Максат: Укучыларны ышкылу күренеше белән таныштыру, “ышкылу көче” төшенчәсен формалаштыру. Бу көчнең нәрсәгә бәйле булуын ачыклау.
Приборлар белән эшли белү, анализлау, тәҗрибә нәтиҗәләрен чагыштыра белү күнекмәләрен устерү. Укучыларның танвп – белү активлыкларын үстерү.
Ышкылу күренешенең табигатьтә, техникада һәм көнкүрештә куллану очракларын тикшереп, аның кеше тормышындагы ролен билгеләү.
Җиһазлау: агач борыслар, динамометрлар, 100 әр граммлы йөкләр – 2 шәр данә, агач, резина, пыяла өслекләр, роликлар. Компьютер, мультимедиа проектор, “Физика” программасы, компьютер презентациясе “Ышкылу көче”
Дәрес барышы:
Оештыру моменты.
Өй эшен тикшерү. ( 1 укучы тактада өйгә бирелгән мәсьәләне чишә. Аннан соң проектор ярдәмендә мәсьәләләрнең дөрес чишелеше бирелә. Укучылар үз – үзләренә бәя бирәләр).
Белемнәрне актуал ь ләштерү.
Сораулар: 1. Нәрсә ул көч?
2. Көч нәрсәләр белән билгеләнә?
3. Көч берәмлеге нәрсә?
4. Сез нинди көчләр беләсез?
5. Нинди көчне авырлык көче дип атыйлар? Ул кая юнәлгән?
6. Нинди көч бөтендөнья тартылу көче дип атала? Ни өчен без үзебезнең Җиргә тартылуыбызны сизәбез, ә партага - юк?
7. Эластиклык көче нинди көч? Аның юнәлеше турында сез нәрсә әйтә аласыз?
8. Авырлык көче белән авырлык арасында аерма бармы?
9. Бер үк җисемгә 2 көч куелса, бердәй тәэсир итүче көч нинди булыр?
Яңа тема.
Борыс белән тәҗрибә: Өстәлдәге борысны этеп җибәрсәк ни булыр? (тәҗрибә эшләнә). Сораулар:
Борысның тизлеге ничек үзгәрә?
Борыска нинди җисемнәр тәэсир итә?
Бу тәэсирләр сезнеңчә кая юнәлгәннәр?
Мондый күренешкә тормыштан, техникадан мисаллар китерегез.
Бер җисем икенче җисем өслегеннән хәрәкәт иткәндә барлыкка килгән һәм, хәрәкәт итүче җисемгә куелып, хәрәкәткә каршы юнәлгән көчне ышкылу көче дип атыйлар.
(“ФИЗИКА” ПРОГРАММАСЫ. 25нчы дәреснең 2, 3 ләре)
1 төркем. Ышкылу көченең өслекнең эшкәртелешенә (шомалыгына) бәйлелеген тикшерү.
Җиһазлар: борыс, динамометр, шома агач һәм ышкыламаган агач такта.
Эшләү тәртибе: агач борысны динамометрга эләктер һәм горизонталь юнәлештә агач өслек буенча хәрәкәткә китер. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага язып куй. Аннан соң тәҗрибәне пыяла һәм резина өслекләр буенча шудырып кабатла. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага яз.
№
Тәҗрибәнең эчтәлеге
Динамометрның күрсәтүләре, (Н)
1
Шома өслек буенча шуганда
2
Ышкыламаган өслек буенча шуганда
Нәтиҗә:_____________________________________________________________
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
(“ФИЗИКА” ПРОГРАММАСЫ . 25нчы дәреснең 6 нчысы – бик шома өслекләрдә ышкылу артуның сәбәпләре)
2 төркем. Ышкылу көченең борысның авырлык көченә бәйлелеген тикшерү.
Җиһазлар: борыс, динамометр, йөкләр.
Эшләү тәртибе: агач борысны динамометрга эләктер һәм горизонталь юнәлештә өстәл өслеге буеча хәрәкәт иттер. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага язып куй. Аннан соң тәҗрибәне борыс өстенә 1, 2 йөк куеп кабатла. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага яз.
№
Тәҗрибәнең эчтәлеге
Динамометрның күрсәтүләре, (Н)
1
Борыс өстенә йөк куймыйча
2
Борыс өстенә 1 йөк куеп
3
Борыс өстенә 2 йөк куеп
Нәтиҗә:_____________________________________________________________
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
3 төркем. Ышкылу көченең ышкылучы өслекләр мәйданына бәйлелеген тикшерү.
Җиһазлар: борыс, динамометр.
Эшләү тәртибе: агач борысны динамометрга эләктер һәм горизонталь юнәлештә өстәл өслеге буеча хәрәкәт иттер. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага язып ал. Аннан соң борысның икенче кыры һәм өченче кыры буенча шудыр. Динамометрның күрсәтүләрен язып ал.
№
Тәҗрибәнең эчтәлеге
Динамометрның күрсәтүләре, (Н)
1
1 кыр буйлап шудырганда
2
2 кыр буйлап шудырганда
3
3 кыр буйлап шудырганда
Нәтиҗә:_____________________________________________________________
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
4 төркем. Ышкылу көченең ышкылучы өслекләр төренә бәйлелеген тикшерү.
Җиһазлар: борыс, динамометр, агач, резина һәм пыяла өслекләр.
Эшләү тәртибе: агач борысны динамометрга эләктер һәм горизонталь юнәлештә өстәл өслеге буеча хәрәкәт иттер. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага язып ал. . Аннан соң тәҗрибәне пыяла һәм резина өслекләр буенча шудырып кабатла. Динамометрның күрсәтүләрен язып ал.
№
Өслекләр
Динамометрның күрсәтүләре, (Н)
1
Агач
2
Пыяла
3
Резина
Нәтиҗә:_____________________________________________________________
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
5 төркем. Тәгәрәгәндәге ышкылу көчеен үлчәү.
Җиһазлар: борыс, динамометр, роликлар.
Эшләү тәртибе: агач борысны динамометрга эләктер һәм горизонталь юнәлештә өстәл өслеге буеча хәрәкәт иттер. Динамометрның күрсәтүләрен таблицага язып ал. . Аннан соң тәҗрибәне борысны роликлар өстенә куеп кабатла. Динамометрның күрсәтүләрен язып ал.
№
Тәҗрибәнең эчтәлеге
Динамометрның күрсәтүләре, (Н)
1
Шуганда
2
Тәгәрәгәндә
Нәтиҗә:_____________________________________________________________
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
ПРЕЗЕНТАЦИЯ : таблица “Ышкылу көче нәрсәләргә бәйле?”
(“ФИЗИКА” ПРОГРАММАСЫ. 26 дәреснең 4, 5 нчеләре. Синовиаль сыеклык турында мәгълүмат бирү)
ПРЕЗЕНТАЦИЯ : Ышкылу техникада, көнкүрештә һәм табигат ь тә
Ныгыту. ( Компьютердагы биремнәрне бергәләп чишү: 25 дәрестән 1,2,7 һәм 26 дәрестән 1, 2, 3)
Йомгаклау. 1) Ышкылу көче һәм аның кеше тормышындагы роле.
2) Халык педагогикасын куллану.
- Мәкальләр һәм әйтемнәр үз эчләренә халык акылын, аның мең еллар буена тупланып килгән бай тормыш тәҗрибәсен сыйдырганнар. Аларда халыкның тормышка, хезмәткә, җәмгыятькә, гаиләгә, әхлак мәсьәләләренә абруйлы карашы һәм мөнәсәбәте белдерелә.
Ышкылуга багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр :
Ышкылмыйча асыл таш та ялтырамый
Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.
Кеше арба белән барганда, син чана белән барма.
Майламаган арба шыгырдый.
Кеше чанасы белән шуарга җайлы.
Арбаны –кыш, ә чананы җәй әзерлиләр.
Таймас тояк булмас.
Таба майлаган саен шомара.
Эш майлаган кебек бара.
Алма агачыннан ерак төшми.
Өй эше: § 30, 31, 32
Мәкальләр һәм әйтемнәрне өегездә әти - әниләрегез белән укыгыз һәм мәгънәләрен ачыклагыз.
Резедә Вәлиеваның “Бозлавык” шигырен уку.
Ишегалды бозлавык,
Таеп егылды тавык.
Ахры, тавыктан күрмәк,
Таеп егылда үрдәк.
Таеп егылда Гата,
Үкереп елап ята.
- Тукта,- дим,- үкермә син,
Кеше көлә күрмәсен.
Уйлап кара, - дим,- Гата,
Үзеңдә бит соң хата.
Әгәр иртәрәк торсаң,
Юлга ком сибеп куйсаң,
Булмас иде бозлавык,
Егылмас иде тавык,
Бәлки, тавыктан күрмәк,
Егылмас иде үрдәк.
Син дә егылмас идең,
Елап та тормас идең.
Дөрес түгелме сүзем?
Уйлап карале үзең!
Ямбакты урта гомуми белем бирү мәктәбе
(Мәктәп методик берләшмәсендә
физикадан үткәрелгән ачык дәрес)
Укытучы: Галәветдинова Фаизә Әсәтовна
Декабрь-2007