Работа учителя МБОУ «Бугадинская ООШ» Актанышского муниципального района РТ Сахауова ИльдараГайнетяновича.
Дәреснең темасы. “Атмосфера басымы”
Дәреснең максатлары: 1.Һаваның авырлыгы булуын тәҗрибәләр юлы белән исбатлау, атмосфера басымын аңлату.
2. Басым турында белемнәрне үстерү.
3. Атмосфера басымының җирдәге тереклек өчен әһәмиятен күрсәтеп экологик тәрбия бирү.
Дәреснең тибы: яңа белемне бирү дәресе.
ДӘРЕСНЕҢ ТӨРЕ: проблеманы чишү дәресе.
Методлар:беседа, сөйләү, демонстрация, эксперимент компьютер технологиясе.
ҖИҺАЗЛАР: компьютер, мультимедия, экран, таблицалар, сулы савыт, стакан, озын юка агач линейка, шприц, пластик шешә, суырту насосы.
Искәрмә: Алдагы дәрестә басым, авырлык көче темаларын кабатлап килү кушыла.
ДӘРЕСНЕҢ БАРЫШЫ.
1.Оештыру. Укучыларны барлау, дәрестә катнашкан кунаклар белән таныштыру.
2.Актуальләштерү:Куиз-куиз трейд структурасын эшлибез (карточкаларны алыштыру). Укучыларга авырлык көче, авырлык, Паскаль законы, газ басымы, сыеклык басымы темаларын кабатлап тема буенча берәр сорау кушылган иде. Бу сораулар җаваплары белән дәфтәр битенә язылган була. Укучылар бу сорауларны иптәшләренә биреп, белемнәрен тикшерәләр.
Газ басымы, авырлык көче, авырлык, Паскаль законына билгеләмәләр бирәләр. Авырлык көчен, басым исәпләү формулаларын аңлаталар.
Укытучы:1. Газлар нинди үзлекләргә ия?
2. Ни өчен, газны кысканда, газ басымы арта, ә газ киңәйгәндә-кими?
3. Укучыларны проблеманы аңларга әзерләү.
Гади тәҗрибәләр күрсәтү: 1) Шприцка су тутыру.
2) Стаканга су тутырып кәгазь белән каплап әйләндерү.
Укытучы: укучылар бу тәжрибәләрне аңлату өчен, бүгенге дәрес темасын ныклап өйрәнү сорала
4. Яңа теманы аңлату .
Тема: Атмосфера басымы. Слайд 1.
(укучылар теманы дәфтәргә язып куя)
Укытучы: Бу дәрестә без нинди физик зурлыклар белән танышабыз? (басым, атмосфера)
Эаргайд. Дәрес башында таблица тутырту
Укытучы: География фәненнән алган белемнәрне тикшерик. Атмосфераның төзелеше. Атмосфера җир өслегенең күпме биеклектә урнашкан?
Атмосфераны биш этаждан тора дип уйласак: (Слайдлар күрсәтү) Слайд 2.
Трапосфера. Биеклеге 16 км. чаклы. Анда болыт, җил, яңгыр,кар барлыкка килә
Стратосфера. Биеклеге 50 км. чаклы.
Мезосфера. Биеклеге 80 км. чаклы, һава сирәк бу катламда озон газы. Ультрамиләүшә нурлардан саклый .
Термосфера. Биеклеге 150 км. чаклы.
Экзосфера. Биеклеге 150 км. дан да югары. Һава тыгызлыгы бик нык сирәк.
Һаваның химик составы. Слайд 3.
Укучылар: Азот, аргон, кисларод, углекислый газ. (азот 78%, кислород 21 %, углекислый газ 0,03%)
Укытучы: Без һава газлардан торганын белдек. Молекулалар дөнья пространствосына нигә таралып китми?
Укучылар: Барлык җисемнәр җиргә тартыла, һава составындагы молекулалар җиргә тартылачак.
Укытучы: Җисемнәр 11,2 км. секунд тизлек алсалар жирнең тарту көчен җиңеп ташлап китә алалар. Атмосфера ни өчен жиргә утырмый?
Укучылар: Молекулалар тәртипсез хәрәкәттә.
Укытучы: Һаваның басымы бармы?, бу проблеманы чишү өчен түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк:
Һаваның авырлыгы бармы?
Һава катламының биеклеге калынмы?
Сорауга җавап табу өчен тәҗрибә ясап карала. Укучыларга проблемалы сорау куела.
Укытучы: үлчәү, герләр, пыяла шар, резина, көпшә, кыскыч, һава суыру насосы ярдәмендә һаваның массасын ничек билгеләргә мөмкин?(төркемдә уйлыйлар).
Укытучы: 0 градус температурада нормаль атмосфера басымы астында 1 м.куб күләмле һаваның массасы 1.29 кг. га тигез булуы тәҗрибәләрдә ачыкланган. Авырлык көченең тәэсире нәтиҗәсендә һаваның югары катлаулар, океандагы су кебек, түбәндәгәгерәк катлауларны кысалар. Турыдан-туры җиргә орынып торган һава катлавы барлык катлауларга караганда да ныграк кысылган һәм, Паскаль законы буенча, үзенә ясалган басымны барлык юнәлешләрдә дә күчерә. Шуның нәтиҗәсендә Җир өслегенә һәм андагы җисемнәргә һава басым ясый.
Укучылар: Атмосфера басымы билгеләмәсен дәфтәргә яза. Слайд 4.
Укытучы: Атмосфера басымы барлыгын практик яктан исбатлыйк. Моның өчен укучылар ике группага бүленә. 1 нче группа Герике тәҗрибәсен дәреслектән өйрәнә (19 нчы күнегү №2). 2 нче группа пешкәк кертелгән пыяла көпшә белән сыеклыкны күтәрү тәҗрибәсен параграф 40, 9 нчы абзац буенча өйрәнәләр.
Физминут (молекулалар хәрәкәте, сулыш алу)
Слайд 5.
Тәҗрибәне класста күрсәтеп аңлаталар.
Үткән материалны ныгыту:
Атмосфера басымының барлыгын раслаучы тәҗрибәләр күрсәтелә.
Дәрес барышындагы тәҗрибәләр аңлатыла.
Банканы кайнар су белән югач һәм капкач белән япкач ни өчен ачырга авыр?
Пластмас шешә белән тәҗрибә.
Авыр газета”
Атмосфера басымының барлыкка килүе.
Атмосфера басымының барлыгын ничек белергә мөмкин.
Тест эшләү.
Дәрес башында бирелгән карточканы тутыру. Бәяләү.
РЕФЛЕКСИЯ.
1. Дәрестә сезнең өчен төп яңалык нәрсә булды?
2. Дәрестә сезгә нәрсә ошады?
Йомгаклау, укучыларның белемнәрен билгеләү.
Өй эше: (слайд) параграф 41,42 укырга, 10 нчы бирем №1. Тәҗрибәне ясарга(тарелкага акча салып , күмелгәнче су салырга. Стакан, шәм ярдәмендә кулны юешләмичә акчаны алырга)
№ | Дөресме? | Дәрес башында | Дәрес азагында |
1 | Атмосфера – җирнең газлар сүрүе. | | |
2 | Атмосфераың составына керә кислород, углекислый газ, һава, пар | | |
3 | Җир атмосферасында катламнар юк. | | |
4 | Җир һәм ай атмосферасы бер берсеннән аерылмый | | |
5 | Атмосферадан башка яшәү мөмкин түгел. | | |
6 | Һава күренми, димәк авырлыгы юк. | | |
7 | Атмосфера басымы бөтен җирдә дә тигез | | |
8 | Авырлык көче булмаса, атмосфера да булмый. | | |
9 | Атмосфера басымы бар икәнен тәҗрибәләр ярдәмендә белеп була. | | |
10 | Атмосфера басымы бары тик зыян гына китерә. | | |