Максат: балаларны су чистартуның яңа ысуллары белән таныштыру;
балалар белән пычрак су чистарту юлларын өйрәнү, мөстәкыйль су чистарту фильтры ясарга кызыксыну тудыру;
балаларны әйләнә- тирәдә ориентлашырга күнектерү һәм “унда”, “сулда”, “өстә”, “аста”, “уртада” сүзләрен кулланып җавап бирергә өйрәтү;
балаларның белемнәрен тупларга өйрәтү, үз белемнәрен кулланып ситуациядән чыгу юлларын эзләргә булышу;
балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерергә өйрәтүне дәвам итү;
үз алдына куйган максатны ахыргача эшләп чыгарга теләк булдыру ;
табигатьнең кеше тормышындагы әһамиятен аңлату, аның кадерен белергә өйрәтү, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга күнектерү.