kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тылсымлы светофор ??м юл билгел?ре патшалыгына с?ях?т

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: 

- балаларны? юл й?р? кагыйд?л?ре буенча белемн?рен ныгыту;

- светофордан ??м юл билгел?ренн?н д?рес итеп файдалана бел? к?некм?сен ?стер?;

- активлык, игътибарлылык т?рбиял??;

- к?м?к уенда тату уйнарга ?йр?н?.

?и?азлау: плакатлар, юл билгел?ре, светофор билгесе, т?сле к?газьл?р, клей, кисточкалар, ак битл?р, магнитофон, поезд р?семе, куян уенчыгы, обручлар.

?д?бият:

  1.  Татар халык и?аты “Табышмаклар”
  2.  М?кт?пк?ч? яшьт?ге балаларны юлларда ?зл?рен х?вефсез тоту кагыйд?л?рен? ?йр?т? д?ресл?ре циклы
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тылсымлы светофор ??м юл билгел?ре патшалыгына с?ях?т»

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

 Максат: 

- балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту;

- светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен үстерү;

- активлык, игътибарлылык тәрбияләү;

- күмәк уенда тату уйнарга өйрәнү.

Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, светофор билгесе, төсле кәгазьләр, клей, кисточкалар, ак битләр, магнитофон, поезд рәсеме, куян уенчыгы, обручлар.

Әдәбият:

  1.  Татар халык иҗаты “Табышмаклар”

  2.  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы

Шөгыль барышы.

1.Оештыру.

    Тәрбияче: Исәнмесез балалар. Исәнмесез кадерле кунаклар. Рөхсәт итегез юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шөгылебезне ачып җибәрергә.

    Балалар бүген безнең гади гына шөгыль түгел. Без бүген сезнең белән коткаручылар ролен башкарырбыз. Мин күптән түгел радиодан хәбәрләр тыңладым, анда безнең яраткан урман җәнлегебез куянкай бәләгә эләккән. Ул куян дусларына кунакка барырга булган ләкин ике урман уртасында машина юлы икән аннан ничек чыгарга белми ди. Без куян дустыбызга булышырга әзерме?

   Балалар: әйе.

2. Төп өлеш:

1. Тәрбияче: Ләкин куянга булышыр өчен безгә тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгы иленә сәяхәткә барырга кирәк.

    Сәяхәткә барыр өчен табышмакларга җавап табарга кирәк:

Көн дә, төн дә утларым

Сигналлар биреп тора

Минем өч төрле төсем бар

Йә, әйтегез, кем булам

   Балалар.  Светофор бу.

 Тәрбияче: Бик дөрес, акыллыларым. Ләкин сәяхәткә барыр өчен безгә транспорт сайларга кирәк. Балалар , сез нинди транспорт төрләрен беләсез? Кайсыларына утырырга туры килде? ( җаваплар). Транспорт төрләре ниндиләргә бүленә? (су, һава һәм җир транспортлары турында әңгәмә)

   Ә хәзер нинды транспортта сәяхәтебезне башларга икәнен белер өчен табышмакка җавап табып карагыз:

Уф итәр, пуф итәр,

Төкренер дә пошкырыр,

Төкренсә дә алып китәр

Акча түләсәң, илтәр

   Балалар: поездь

  Тәрбияче: Әйе бик дөрес, әйдәгез балалар барыбыз да поездга утырыйк та сәяхәтебезне башлыйк. Сәяхәтне башлар өчен безгә күзләрне йомып 3 кә кадәр санарга кирәк. Менә без поездда юлга, дуслар. ( бер берсе артыннан басып куллары белән поезд хәрәкәтләре ясый ясый тукталышка килеп җитәләр)

2.1нче тукталыш “Юл билгеләре”

 Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик. Юл билгеләре турында табышмак ( билгеләрнең рәсемен күрсәтү)

Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап- ап шакмак?

(юл юк, машиналарга йөрергә ярамый)

Андый билге булган җирдә

Йөреп була велосәпид тә .

(велосипед юлы)

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

( ял итү урыны)

    Тәрбияче: Яхшы балалар әйдәгез әле юлны дәвам итик (тагы шулай ук китәләр)

2 нче тукталыш. “Җияүле юлын яса”

 Тәрбияче: Балалар җияүлеләр нинди юллардан гына йөрергә тиеш?

 Балалар : тратуардан, зебрадан.

 Тәрбияче: Әйе балалар дөрес зебрадан, ләкин безнең зебра дигән юл билгесе юк, аны без халык телендә зебра дип йөртәбез чөнки зебра хайванына охшаган, чын исеме бу билгенең җияүле юлы дип атала. Әйдәгез әле без дә төсле кәгазьдән куянга җияүле юлын ясап алып барыйк. (өстәл янына утыралар ясыйлар). Ясап бетергәч балаларга төрле җияү йөри алырдай юллар күрсәтелә (җир асты юлы, җир өсте юллары) Ә хәзер юлны дәвам итик.

3 нчы тукталыш “Мин уйныйм” дип атала

Балалар түгәрәккә басалар. Обручлар куелган була идәнгә, 2 командага бүленәләр, алып баручы Светофордан чык дигәч балалар уйнап йөриләр. Светофорга кер дию белән үз түгәрәкләренә кереп басарга тиешләр. Түгәрәкне бутарга ярамый. Игътибарлы булырга кирәк. Уеннан соң юл дәвам ителә.

4 нче тукталышСорау миннән, җавап сездән ” дип атала ягез әле сорауларга җавап биреп карагыз

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Нинди төсләр? (кызыл, яшел, сары)

- Җәяүлеләр өчен яшел төс янса, машиналар өчен нинди төс  янар?( кызыл)

- Машиналар өчен кызыл төс янса, җияүлеләр өчен нинди төс янар? (яшел)

- Җәяүле юлы.( тротуар, җияүлеләр юлы, җир асты һәи өсте юллары)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( җияүлеләр өчен яшел төс янганда җияүлеләр юлы аркылы)

(Урман анда куян)

 Тәрбияче: Менә балалар без куянны да таптык хәзер инде куянга юлда ничек йөрергә икәнен өйрәтеп китик:

 Балалар чиратлашып: Юл билгеләрен исеңдә тот. Бу билгеләр җияүлеләр өчен чыгу юлы.  Бу светофор ул безгә ярдәмче яшел төсе барырга ярый, сарысы игътибарлы бул, кызылы тукта. Светофорны хөрмәт ит. Ләкин җияүлеләр юлыннан бары тик светофорда яшел төс янганда гына чыгарга ярый.

 Тәрбияче: куянкай без сиңа ярдәм итә алдыкмы? Син хәзер инде машина юлларын ничек аркылы чыгарга икәнен аңладыңмы?

 Куян: Әйе, рәхмәт балалар мин хәзер юл аркылы йөри алам.

 Тәрбияче: Ярый алайса куянкай безгә балалар бакчасына да кайтыр вакыт җитте. Сау бул. Киттек балалар. Шундый ук хәрәкәт ясап баралар. Безгә сәяхәт иленнән чыгар өчен күзне йомып санарга кирәк 1, 2, 3 күзеңне ач. Менә безнең бакча рәсеме, димәк без үзебезнең бакчага кайтып җиткәнбез. (балалар өстәл артына барып утыралар һәм дәрескә йомгаклау ясала)

3 өлеш : Йомгаклау.

 Тәрбияче:

- Балалар сезгә безнең сәяхәт ошадымы?

- Балалар сез сәяхәттә нинди яңалыклар белдегез?

- Нинди яңа билгеләр белән таныштыгыз?

 Балалар: Җавап бирәләр.

 Тәрбияче: Яхшы, шушының белән безнең юл билгеләренә багышланган дәресебез тәмам. Балалар сез бүген дәрестә барыгыз да яхшы катнаштыгыз, молодцы!!!





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тылсымлы светофор ??м юл билгел?ре патшалыгына с?ях?т

Автор: Закиева Гульнар Наиловна

Дата: 20.01.2016

Номер свидетельства: 279762


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства