Татар халкында ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре (гендер тәрбиясе буенча)
            
                Просмотр содержимого документа
                
                «"Татар халкында ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре"»
            
            
                                                             Шөгыльнең темасы: “Татар халкында ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре”  
 Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү.
 Бурычлар:  
 - гендер тәрбиясе нигезендә балаларны татар халкының киемнәре белән таныштыру;
 -халык сәнгате аша балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү;
 -ир –ат һәм хатын-кыз киемнәре арасындагы аермалыкларны табу.
 Җиһазлар: милли киемендәге курчаклар, кисмә рәсемнәр, эш дәфтәрләре, ноутбук, экран.
 Шөгыльнең барышы:
 Исәнләшү.
  Әңгәмә: “Татар халкының милли киемнәре”.
 -Балалар, сез нинди киемнәрне беләсез? Әйдәгез, искә төшерик әле.
 Аларны кемнәр кия? Кайда һәм кайчан кияләр? (балаларның җаваплары)
 -Аларның ниди үзенчәлекләрен әйтергә була?  
 -Әйе, алар матур. Аларда төрле бизәкләр ясалган. Ул рәсемнәрне икенче төрле орнамент дип атыйлар.
 - Ир-атларның һәм хатын-кызларның да татар милли киемнәре орнаментлар белән бизәлгән.
 ( Татар милли киеме кигән кыз һәм малай курчакларны карау, аларның киемнәре турында фикер алышу).
 -Малай һәм кызның киеме нәрсә белән аерыла? (балаларның җаваплары).
 Ә хәзер ял итеп алыйк. Физминутка.
 Җырлы-биюле уен: “Түбәтәй”.
 Эш дәфтәрләрендә эшләп алу.
 Йомгаклау өлеше.
 -Балалар, татар милли киемнәре сезгә ошадымы?
 - Бу киемнәрне бүген еш кияләрме?
 -Ә сез аларны киеп йөрер идегезме?
 -Балалар, без бүген күп нәрсәләрне искә төшердек. Малайлар һәм кызлар киемнәрен карап үттек, аермаларны таптык.
 Аларның икесе дә бик матур. Бу киемнәр татар халкының мирасы булып санала.