ТР Әлки районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Тема: “Светофор - минем дустым.”
Кечкенәләр төркемендә интегральләшкән эшчәнлек.
Тәрбияче: Хайруллина И.С.
Базарлы Матак авылы, 2021 ел.
Алдан эшчәнлек: светофор, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшү, шигырләр уку, өйрәнү, әкиятләр уку. “Светофор”, “Автомобиль һәм чыпчыклар” уеннарын уйнау, тротуар, зебра, (җәяүлеләр йөри торган юл) ны карау. Төсләрне ныгыту.
Материал: серле тартма, төсле түгәрәкләр (кызыл, сары, яшел), уенчык светофор макеты, уен өчен руль, рәсемнәр, җәяүлеләр чыгу урыны- юл билгесе, мультимедия – проектор, экран.
Әдәбият: Л. Әхмәтшина, З. Камалова “Адымнар нык, юллар имин булсын”, "Туган телдә сөйләшәбез" укыту методик комплекты Хазратова Ф.В.
Эшчәнлекнең структурасы:
Кереш өлеш: исәнләшү, серле тартма алу, табышмак әйтү, тартманы ачу.
Төп өлеш:
Балалар белән әңгәмә.
Балалар шигырь сөйли.
Светофор турында әкият сөйләү.
Әкият буенча сораулар.
Ял минуты “Светофор уенын уйнау.
“Светофорның өч сүзе” шигырен бергәләп сөйләү.
Балалар үз светофорларын ясыйлар. Ябыштыру.
Җыр “Мин шофер”
Йомгаклау.
Максат: балаларга светофорның төсләрен, һәр төснең мәгънәсен, эшләү, хәрәкәте тәртибен аңлату, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, фикерләү сәлатен үстерү күнекмәләре тәрбияләү.
Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның юлда светофор төсләре буенча йөрү күнекмәләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, куркынычсызлык, нәфис - нәфәсәти үсеш.
Эшчәнлек барышы
(Ишектә шаку тавышы)
Тәрбияче: Балалар бу кем булыр икән?(ишеккә таба бара). Безгә серле тартма китергәннәр, ягез әле ачып карыйк, хаты да бар (уку)
Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир
Үзе усал, үзе кырыс
Үзе безгә якын дус.
“Җәен, кышын, яз, көзен
Ача, йома өч күзен,
Телсез әйтәдер сүзен,
Бик тиз аңлыйлар үзен.
Ул нәрсә?”
Балалар: - Светофор
Тәрбияче: - Әйе балалар, бу светофор. Светофор ул урам уртасында тора. Балалар серле тартмада безгә Светофор рәсемен дә җибәргәннәр.
Аның өч күзендә нинди төсләр бар?
Балалар: -Кызыл, сары, яшел.
Тәрбияче: балалар ә сез светофор турында нинди шигырьләр беләсез? әйдәгез әле тыңлап үтик.
1 бала: Алмаш- тилмәш өй күз яна.
Яшел, сары һәм кызыл
Урамда исән йөрергә
Булыша ул көнозын.
2 бала: Озын агайның өч күзе –
Кызыл, сары, яшел ут.
Икесе сүнеп торганда
Берсе яна шунда ук.
3 бала: Сары күз янса – “Көтеп тор!”
“Тукта” кызыл янганда.
“Тизрәк бул, алга бар”
Яшел күз елмайганда.
Тәрбияче: - Әйе балалар, өч төс: кызыл, сары, яшел. Алар туганнар сыман бер өйдә яшиләр. Ә аларның өйләре юл чатындагы биек багана башында. Менә шул турыда хәзер әкият тыңлап китегез. Башта өч туган дус бик тату яшәгәннәр. Бер- берсен тыңлап, чиратлашып кабынып, машиналар һәм кешеләргә юл күрсәтеп торганнар. Кешеләр аларны хөрмәт иткәннәр. Шулай тату гына яшәгәндә, туганнар арасында бәхәс килеп чыккан. Иң беренче булып кызыл төс башлаган: “Безнең арада иң кирәклесе, мин”- дигән. Сары төс тә аптырап тормаган: “Әгәр мин янмасам, яшел туганым да яна алмый, шулай булгач иң кирәкле төс мин түгелме соң?” – дигән. –“Туктагыз, әле туктагыз,”- диеп сүз башлаган яшел төс. Мин янмасам, машиналар, кешеләр бөтенләй хәрәкәт итә алмыйлар. Юк.Юк. иң кирәклесе мин- дип кычкырган яшел төс. –Юк. Юк. Иң кирәкле төс мин, - дигән кызыл төс, һәм менә бүгенге көннән башлап мин генә янам. Чөнки мин иң матур, иң мөһим төс, - дигән. Шул сәгаттән башлап Светофорда гел Кызыл төс кенә янган. Әти-әниләр эшләренә, балалар бакчаларына, укучылар мәктәпкә бара алмый, юл кырыена басып, аптырап торганнар. Балалар елаганнар, әти –әниләр Светофорны ачуланганнар, машиналар бик каты кычкырып сигнал биргәннәр.
-Менә күрдеңме инде, нәрсә булды мактануың белән, - дип орышканнар Кызыл төсне, сары төс белән Яшел төс.
Кызыл төс шунда гаебен таныган. Бөтенесеннән дә гафу үтенгән. Туганнары аны гафу иткәннәр. Шул көннән башлап өч туган бик тату, бер-берсен тыңлап, килешеп яшәп яталар, - ди. Алар тату яшәгәч, кешеләргә дә машиналарга да юлда йөрү бик җиңел һәм күңелле икән. (Әкият эштәлеге буенча сораулар).
Тәрбияче: балалар сез ничек уйлыйсыз, Кызыл төс үзенең гаебен аңлап, гафу үтенеп дөрес эшләгәнме?
Әгәр дә Кызыл төс гаебен аңламыйча, гел янып торса юлда, урамда нәрсә булыр иде?
Әйе, балалар, бөтен җирдә ыгы-зыгы, шау-шу булыр иде, бәлә-казалар килеп чыгар иде, ә Светофор юлдагы хәрәкәтне көйләп торучы.
Ә сары ут кына янса нәрсә булыр иде?
Кызыл ут янганда балалар, димәк чыгарга ярыймы?
Балалар: юк.
Тәрбияче: Сары ут янганда чыгарга ярыймы?
Балалар: Юк, туктап көтеп торырга, әзерләнергә кирәк.
Тәрбияче: яшел төс нәрсәне аңлата?
Балалар: яшел төс юл ачык, димәк юл аша чыгарга ярый.
Тәрбияче: җәяүлеләр юлны аркылы чыкканда нинди билге куелган урыннан чыгалар.
Балалар: җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны.
Тәрбияче: Ә хәзер, белемнәребезне ныгытып, “Светофор ”уенын уйнап алыйк.
Уен “Сфетофор”.
Балалар, кулларына рулләр тотып торып басалар. Алып баручы бүлмәнең бер почмагында өч төсле түгәрәк тотып басып тора. (Светофор төсендәге түгәрәкләр). Алып баручы Яшел төсне күрсәтсә, балалар барысы да түгәрәк буйлап йөриләр. Сары төстә бер урында хәрәкәт итәләр; кызыл төстә тик торалар. Уен вакытында тәрбияче, балалар белән бергәләп, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренискә төшерә: транспортта кычкырып сөйләшмә, чүпләмә, зурларга урын бирергә һ.б.
Балалар үз урыннарына барып утыралар.
Тәрбияче: балалар әйдәгез әле светофор турында шигырь тыңлап үтегез әле.
Светофорның өч сүзе
Урамнарны
Күзәтеп,
Ваемсызны
Кисәтеп,
Чатта тора
Светофор.
Сакта тора
Светофор.
Янып тора
Өчкүзе,
Күреп тора
Ичбезне,
Әйтеп тора
Өчсүзне:
— Кузгалма! – ди
Кызыл күз.
— Сабыр! – дия
Сары күз.
— Ярый! — дия
Яшелкүз.
Без дәаңа
Карыйбыз,
Күзебезне
Алмыйбыз,
Ни әйткәнен
Аңлыйбыз:
— Кузгалма!- ди
Кызыл сүз.
— Сабыр! — дия
Сары сүз.
— Ярый! — дия
Яшелсүз!
Тәрбияче: балалар, ә хазер әйдәгез әле без бергәләп үзебезнең светофорларыбызны ясыйк. (төсләрен дөрес итеп куеп светофор ябыштыру). Менә балалар без светофорлар да ясадык, әйдәгез әле бергәләп “Мин шофёр” җырын да җырлап китик.
Мин-шофер” җырын машиналар белән уйнап-җырлыйбыз
Машинам белән уйнарга.
Яратам мин, яратам.
Беркем дә узып китә алмый.
Чабалар минем арттан.
Мин – шофер. Мин – шофер.
Машинам нинди матур.
Тәгәрмәче әйләнә. Лә-лә-лә-лә.
Әтиемне-әниемне кунакка алып бардым.
Дусларга да урын җитте.
Берсен дә калдырмадым.
Мин – шофер. Мин – шофер.
Машинам нинди матур.
Тәгәрмәче әйләнә. Лә-лә-лә-лә.
Без бүген эшчәнлектә нәрсә турында сөйләштек.
Балалар: светофор,шигырь сөйләдек, әкият тыңладык, уен уйнадык, җыр җырладык, светофор ябыштырдык.
Тәрбияче:
Юлда йөрсәң, бул өлгер!
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен
Юлның билгеләрен бел!
-Бүгенге эшчәнлектә актив катнашканыгыз өчен сезгә барыгызга да рәхмәт балалар, Эшчәнлегебез тәмам.