kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ш???р буенча с?ях?т

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:  Ш???р буенча с?ях?т.

( Уртанчылар т?ркеме)

Максат: балаларны транспортта ??м ??м?гать урыннарында ?зл?рен тоту кагыйд?л?ре бел?н таныштыру.

Белем бир? бурычлары: балаларны транспорт чарасы буларак “автобус” т?шенч?се бел?н таныштыру; “пассажир”, “транспорт й?рт?че” “маршрут  буенча й?р?че транспорт чарасы” диг?н т?шенч?л?рне а?лату.

?стер? бурычлары: игътибар ??м х?терне, сорауларга ?авап бир? к?некм?л?рен ?стер?не д?вам ит?.

Т?рбиял?? бурычлары: маршрут буенча й?р?че транспорт чараларында ?зе?не тоту кагыйд?л?ре бел?н таныштыру.

?и?азлау: Автобус макеты, светофор, ??нлекл?рне? р?семн?ре, уенчык ??нлекл?р.

Д?рес барышы.

Ис?нмесез. Балалар сезне? с?ях?тт? булганыгыз бармы?

 -?йе, бар.

Балалар ? ничек ??м н?рс?л?р бел?н с?ях?тк? чыгып була?

- Машина, трамвай, пароход, троллейбус, самолет, поезд ?.б.

- Бик д?рес.

- ? без б?ген сезне? бел?н ш???р буенча с?ях?тк? юн?л?без. Без с?ях?тебезне автобус бел?н д?вам ит?рбез.

Т?земсезл?неп т?г?рм?чле ?йне к?т?без,

Ул килешк?, шундук эчен? кер?без.

Кондуктор кушкач, билетлар да алырбыз,

Т?г?рм?чле ?йне, й?, н?рс? дип атыйбыз? ( Автобус).

Буратино: Ай-яй-яй. Ярд?м итегез, ярд?м итегез.

Т?рбияче: Я Буратино, ник шулай бик кычкырасын, ни булды си?а?

- Мин юл кырыенда скейтта машиналар бел?н узыша-узыша шуа идем. Машина астына кер? яздым.

-Балалар Буратиноны? ялгышы нид??

-Ул юл кырыенда уйнаган.

-Машина астына кер? язган.

-Айдар ?йт ?ле, кайда уйнарга ярый?

-Балалар м?йданчыгында, ишек алдында.

-Бик д?рес.

-Буратино, без б?ген балалар бел?н берг?л?п с?ях?тк? чыгабыз. ??м юл у?аенда зоопаркка кер?без. Безне? бел?н барасы?мы Буратино? Балалар, Буратиноны  ?зебез бел?н алабызмы?

-?йе, алабыз.

-Балалар, ? х?зер барыбыз да парлап, тезелеп басабыз. ??я?лел?р й?ри торган юлдан автобус тукталышына ?т?без. ? анда безне автобус к?т?.

Мен? килеп т? ?иттек, ? х?зер автобуска р?хим итеп утырыгыз.

-Мин монда утырам, мин монда утырам.

-Буратино син кая ашыгасы? инде.

-Балалар бу урынга кем утыра?

-Машина й?рт?че, шофер.

-Балалар ? Буратино кайсы ишект?н керде?

-Автобуска керг?нд? кайсы ишект?н керерг? кир?к?

-Арткы  ишект?н.

-Балалар барыгызда ?кренл?п кен? арткы ишект?н кереп алга таба узабыз. Урыннарга  матур итеп, ?айлап утырабыз.

- Автобусыбыз  кузгалып китте, барыгызга да х?ерле юл.

Т?рбияче: Автобуска кер? бел?н без ??я?лел?рд?н кемн?рг? ?верелдек?

Балалар: “ Пассажирларга”.

Т?рбияче: Пассажирлар ?чен транспортта ?зе?не тоту кагыйд?л?ре бармы со?, кайсыгыз бел??

Балалар: Автобуста кычкырып с?йл?шерг? ярамый. Олы кешел?рг? урын бирерг? кир?к. Т?р?з?д?н башны тыгарга, салонда сикереп й?рерг?  ярамый.

Т?рбияче: Бик д?рес балалар.

Мен? без балалар килеп т? ?итк?нбез. Барыгызда автобустан ?крен ген? т?ш?без.

Балалар, карагыз  ?ле безне? каршыбызда н?рс??

-Олы юл.

-Безг? юл аркылы чыгар ?чен, нинди кагыйд?л?рне  ?т?рг?  кир?к.

-Светофорга, зебрага, у?га ??м сул якка карарга кир?к.

-Бик д?рес.

-Мин юл буенда уйнаганда кайбер машиналар светофор каршында да, зебра каршында да туктамадылар. ? ни ?чен алар шулай эшл?дел?р?

-Балалар ?йд?гез ?ле берг?л?п Буратинога а?латыйк, ни ?чен алар туктамадылар.

- Ашыгыч ярд?м,  янгын с?ндер?, полиция машиналары светофор каршында да ??м зебра каршында да туктамыйлар. Ч?нки ашыгыч ярд?м к?рс?т? машинасы кешел?рг? ярд?м ит?рг?, ? янгын с?ндер? машинасы янгын с?ндерерг?  ашыга.

-Бик д?рес балалар, а?лады?мы  Буратино. Балалар  х?зер без юлны чыгабыз  игътибарлы булыгыз, кагыйд?л?рне т?г?л ??м д?рес ?т?гез.

-Балалар у? якка карагыз ?ле, н?рс? дип язылган.

-Зоопарк.

-Зоопаркка кер?безме?

-?йе.

-? анда керер ?чен н?рс? алырга кир?к?

-Билет.

-Бик д?рес, билет. ? без б?ген билет алмыйбыз. Мин сезне? барыгызга да бер бирем бир?м. Мен? шушы ?ст?лд? кыргый ??нлекл?рне? р?семн?ре, тик алар киселг?н. Сезг? аларны тиз ??м д?рес итеп ?ыеп бирерг? кир?к.

-? без Буратино бел?н сезне к?з?т?без./балалар р?семн?рне ?ыялар/.

-Буратино син балалардан нинди ??нлекне ?ыйганнар шуны сорап ?т.

-Бу н?рс??

-Бу аю, б?ре, юлбарыс, фил..

-Балалар ?йд?гез берг?л?п зоопаркка ?т?без/ ??нлекл?р тавышы язма ты?лау/.

-Балалар ты?лагыз ?ле зоопаркта нинди ген? ??нлек юк, берг?л?п ты?лап ??м карап й?рик.

/Кин?т Буратино кулын ??нлекл?р яш?г?н читлекк? суза/.

Т?рбияче:

-Балалар ?йд?гез  Буратинога а?латыйк эле.

-??г?м? / ?з-?зебезне ничек тотарга кир?к/.??рбер баланы? фикерен ты?лау м??б?ри.

-? х?зер безг? ?зебезне? балалар бакчасына кайтырга вакыт та ?итте. ?зебезне?  автобусыбызга я?адан узарга кир?к. ?йд?гез берг?л?п ?йр?нг?н кагыйд?л?рне иск? т?шереп узабыз. Мен? безне? автобус, барыбызда ?з урыннарыбызга ?айлап утырабыз.

-Балалар барыбыз да бармы?

-?йе./ ??г?м? без  кайда булдык, юлны аркылы чыкканда нинди кагыйд?л?рне ?т?рг?, ?з-?зебезне ничек тотарга кир?к/.

- ? х?зер безг? Алин? бик матур шигыр с?йл?п бир?: /Минем таныш автобусым/.

- ?кренл?п автобусдан т?ш?без ??м барыбыз да минем яныма кил?без.

- Балалар сезг? с?ях?т ошадымы?

- ?йе.

- Буратино си?а ошадымы?

- Ми?а с?ях?т бик ошады. Мин ?зем ?чен бик к?п юл кагыйд?л?рен алдым. ??м минем балалар бел?н бер уен уйнап аласым кил?.

- Уен “Тылсымлы ?ч т?с”

-Сау булыгыз балалар.

 Буратино балалар бел?н саубуллашып чыгып кит?.

-Мен? без ?зебезне? с?ях?т ит?рг? кузгалып китк?н тукталышыбызга  кайтып та ?иттек. Шуны?  бел?н с?ях?тебез т?мам.

Т?з?чел?р:

Казан ш???ре, Идел буе районы

396 нчы номерлы балалар бакчасы т?рбиячелэре:

Сабирова Савия  Равиловна ( I категория),

Шайдуллина Фирая Абдулловна (I категория).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ш???р буенча с?ях?т »

Тема: Шәһәр буенча сәяхәт.

( Уртанчылар төркеме)

Максат: балаларны транспортта һәм җәмәгать урыннарында үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Белем бирү бурычлары: балаларны транспорт чарасы буларак “автобус” төшенчәсе белән таныштыру; “пассажир”, “транспорт йөртүче” “маршрут буенча йөрүче транспорт чарасы” дигән төшенчәләрне аңлату.

Үстерү бурычлары: игътибар һәм хәтерне, сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбияләү бурычлары: маршрут буенча йөрүче транспорт чараларында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Җиһазлау: Автобус макеты, светофор, җәнлекләрнең рәсемнәре, уенчык җәнлекләр.

Дәрес барышы.

Исәнмесез. Балалар сезнең сәяхәттә булганыгыз бармы?

-Әйе, бар.

Балалар ә ничек һәм нәрсәләр белән сәяхәткә чыгып була?

- Машина, трамвай, пароход, троллейбус, самолет, поезд һ.б.

- Бик дөрес.

- Ә без бүген сезнең белән шәһәр буенча сәяхәткә юнәләбез. Без сәяхәтебезне автобус белән дәвам итәрбез.

Түземсезләнеп тәгәрмәчле өйне көтәбез,

Ул килешкә, шундук эченә керәбез.

Кондуктор кушкач, билетлар да алырбыз,

Тәгәрмәчле өйне, йә, нәрсә дип атыйбыз? ( Автобус).

Буратино: Ай-яй-яй. Ярдәм итегез, ярдәм итегез.

Тәрбияче: Я Буратино, ник шулай бик кычкырасын, ни булды сиңа?

- Мин юл кырыенда скейтта машиналар белән узыша-узыша шуа идем. Машина астына керә яздым.

-Балалар Буратиноның ялгышы нидә?

-Ул юл кырыенда уйнаган.

-Машина астына керә язган.

-Айдар әйт әле, кайда уйнарга ярый?

-Балалар мәйданчыгында, ишек алдында.

-Бик дөрес.

-Буратино, без бүген балалар белән бергәләп сәяхәткә чыгабыз. Һәм юл уңаенда зоопаркка керәбез. Безнең белән барасыңмы Буратино? Балалар, Буратиноны үзебез белән алабызмы?

-Әйе, алабыз.

-Балалар, ә хәзер барыбыз да парлап, тезелеп басабыз. Җәяүлеләр йөри торган юлдан автобус тукталышына үтәбез. Ә анда безне автобус көтә.

Менә килеп тә җиттек, ә хәзер автобуска рәхим итеп утырыгыз.

-Мин монда утырам, мин монда утырам.

-Буратино син кая ашыгасың инде.

-Балалар бу урынга кем утыра?

-Машина йөртүче, шофер.

-Балалар ә Буратино кайсы ишектән керде?

-Автобуска кергәндә кайсы ишектән керергә кирәк?

-Арткы ишектән.

-Балалар барыгызда әкренләп кенә арткы ишектән кереп алга таба узабыз. Урыннарга матур итеп, җайлап утырабыз.

- Автобусыбыз кузгалып китте, барыгызга да хәерле юл.

Тәрбияче: Автобуска керү белән без җәяүлеләрдән кемнәргә әверелдек?

Балалар: “ Пассажирларга”.

Тәрбияче: Пассажирлар өчен транспортта үзеңне тоту кагыйдәләре бармы соң, кайсыгыз белә?

Балалар: Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый. Олы кешеләргә урын бирергә кирәк. Тәрәзәдән башны тыгарга , салонда сикереп йөрергә ярамый.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар.

Менә без балалар килеп тә җиткәнбез. Барыгызда автобустан әкрен генә төшәбез.

Балалар, карагыз әле безнең каршыбызда нәрсә?

-Олы юл.

-Безгә юл аркылы чыгар өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

-Светофорга, зебрага, уңга һәм сул якка карарга кирәк.

-Бик дөрес.

-Мин юл буенда уйнаганда кайбер машиналар светофор каршында да, зебра каршында да туктамадылар. Ә ни өчен алар шулай эшләделәр?

-Балалар әйдәгез әле бергәләп Буратинога аңлатыйк, ни өчен алар туктамадылар.

- Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция машиналары светофор каршында да һәм зебра каршында да туктамыйлар. Чөнки ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы кешеләргә ярдәм итәргә, ә янгын сүндерү машинасы янгын сүндерергә ашыга.

-Бик дөрес балалар, аңладыңмы Буратино. Балалар хәзер без юлны чыгабыз игътибарлы булыгыз, кагыйдәләрне төгәл һәм дөрес үтәгез.

-Балалар уң якка карагыз әле, нәрсә дип язылган.

-Зоопарк.

-Зоопаркка керәбезме?

-Әйе.

-Ә анда керер өчен нәрсә алырга кирәк?

-Билет.

-Бик дөрес, билет. Ә без бүген билет алмыйбыз. Мин сезнең барыгызга да бер бирем бирәм. Менә шушы өстәлдә кыргый җәнлекләрнең рәсемнәре, тик алар киселгән. Сезгә аларны тиз һәм дөрес итеп җыеп бирергә кирәк.

-Ә без Буратино белән сезне күзәтәбез./балалар рәсемнәрне җыялар/.

-Буратино син балалардан нинди җәнлекне җыйганнар шуны сорап үт.

-Бу нәрсә?

-Бу аю, бүре, юлбарыс, фил.....

-Балалар әйдәгез бергәләп зоопаркка үтәбез/ җәнлекләр тавышы язма тыңлау/.

-Балалар тыңлагыз әле зоопаркта нинди генә җәнлек юк, бергәләп тыңлап һәм карап йөрик.

/Кинәт Буратино кулын җәнлекләр яшәгән читлеккә суза/.

Тәрбияче:

-Балалар әйдәгез Буратинога аңлатыйк эле.

-Әңгәмә / үз-үзебезне ничек тотарга кирәк/.Һәрбер баланың фикерен тыңлау мәҗбүри.

-Ә хәзер безгә үзебезнең балалар бакчасына кайтырга вакыт та җитте. Үзебезнең автобусыбызга яңадан узарга кирәк. Әйдәгез бергәләп өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп узабыз. Менә безнең автобус, барыбызда үз урыннарыбызга җайлап утырабыз.

-Балалар барыбыз да бармы?

-Әйе./ әңгәмә без кайда булдык, юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне үтәргә, үз-үзебезне ничек тотарга кирәк/.

- Ә хәзер безгә Алинә бик матур шигыр сөйләп бирә: /Минем таныш автобусым/.

- Әкренләп автобусдан төшәбез һәм барыбыз да минем яныма киләбез.

- Балалар сезгә сәяхәт ошадымы?

- Әйе.

- Буратино сиңа ошадымы?

- Миңа сәяхәт бик ошады. Мин үзем өчен бик күп юл кагыйдәләрен алдым. Һәм минем балалар белән бер уен уйнап аласым килә.

- Уен “Тылсымлы өч төс”

-Сау булыгыз балалар.

Буратино балалар белән саубуллашып чыгып китә.

-Менә без үзебезнең сәяхәт итәргә кузгалып киткән тукталышыбызга кайтып та җиттек. Шуның белән сәяхәтебез тәмам.

Төзүчеләр:

Казан шәһәре, Идел буе районы

396 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячелэре:

Сабирова Савия Равиловна ( I категория),

Шайдуллина Фирая Абдулловна (I категория).



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Ш???р буенча с?ях?т

Автор: Сабирова Савия Равиловна

Дата: 13.09.2015

Номер свидетельства: 230498


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства