kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Н?рс? ул яхшы – н?рс? ул начар

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Н?рс? ул яхшы, н?рс? ул начар" темасына ?тк?релг?н эшч?нлек балаларда яхшы ??м начар сыйфатлар турында к?заллау булдыру,  сыйфатларны аера белерг? ?йр?т?, у?ай эмоциональ хал?т булдыру, яхшылык башкару тел?ге уятуны к?зд? тотып уздырылды. Эшч?нлект? татар халкыны? милли уеннары бел?н таныштыру аша берд?млек, дуслык хисл?ре т?рбиял?н?, с?йл?м телен ?стер?г? у?ай йогынты ясый.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Н?рс? ул яхшы – н?рс? ул начар »

Тема: Нәрсә ул яхшы – нәрсә ул начар

Максат:

1)Балаларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллаулар булдыру; начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү.

2) Уңай эмоциональ халәт булдыру; яхшылык башкару теләге уяту, яхшылык эшләргә омтылыш тәрбияләү.

Балаларның фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.

3) Балаларны татар халкының милли уеннары белән таныштыруны дәвам итү; бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия чарасы, битлекләр, смайликлар.

Әзерлек эше: “Нәрсә ул яхшы – нәрсә ул начар” әңгәмә, балалар белән уеннар өйрәнү, мәкальләрне искә төшерү, шигырьләр өйрәнү.

Матур әдәбият:

“Әхлак нигезе – матур гадәт” К.В. Закирова

Эшчәнлек барышы

  • Исәнмесез, хәерле иртә!

(Экранда ике куяннның йөгереп йөргәне күренә)

  • Балалар, карагыз эле куянкайлар болында йөгереп йөриләр, нәрсә эзлиләр икән алар?

(куяннар балалар янына йөгереп керәләр)

  • Исәнмесез, хәерле иртә!

  • Әй, дусларым, дусларым,

Инде кайларга барыйк

Нәрсә ул яхшылык,

Нәрсә ул изгелек

Без аны кайдан алыйк?

  • Йөрибез, йөрибез, һаман да тапмыйбыз.

  • Нәрсә булды сезгә, куянкайлар? Нигә шул кадәр күңелсезләндегез?

  • И-и, дусларым! Безнең бик тә яхшы буласыбыз, матур сүзләр өйрәнәсебез килә.

  • Куянкайлар, сез болай да бик яхшылар, матурлар бит.

  • Юк-юк безнең тагын да яхшырак буласыбыз килә. Нәрсә соң ул яхшылык? Аны кайда саталар, өләшәләр?

  • Ялгышасыз, куянкайлар, яхшылыкны сатмыйлар да, өләшмиләр дә. Аны бары тик эшләп, үзеңне яхшы яктан күрсәтеп, хезмәт итеп алалар. Яхшы булыр өчен бик күп кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Менә без бүген шул турыда сөйләшербез. Бүгенге шөгелебез гади генә тугел. Чыннан да, нәрсә икән соң ул яхшылык һәм киресенчә начарлык?

(балалар сөйләве)

  • Балалар, сез сәяхәт яратасызмы?

  • Әйдәгез, без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Юлда күңелсез булмасын өчен җырлап юлыбызны дәвам итик.

Җыр “Сәяхәткә”

Беренче тукталыш – “Әдәп” тукталышы

(әкиятләрдән экранда өзекләр күрсәтелә “Өч кыз”, “Су анасы”, “Куян кызы” әкиятләре, балалар белән әңгәмә алып барыла)

  • Бу әкияттә кайсы кыз анасын тәрбияли?

  • Малай нинди начарлык эшләгән?

  • Куян кызы ни өчен аягын авырттырган?

  • Балалар, әкиятләр безне нинди булырга өйрәтә?

( әниләрне хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле булырга, кеше әйберенә тимәскә һ.б.)

  • Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш – “Тылсымлы сүзләр”.

Физкультминутка. Уен “Ягымлы сүзләр”.

  • Юлыбызны дәвам итәбез. Мәкальләр-әйтемнәр тукталышы. Балалар, татар халкы элек-электән намуслы, башкаларны хөрмәт итә белгән, шәфкатьле кешеләрне бик яраткан, алар белән горурланган, ихтирам иткән. Ә менә намуссыз, комсыз, мәрхәмәтсез кешеләрне сөймәгән, алардан ерактарак булырга тырышкан. Бу татар халык әкиятләрендә дә, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәрендә дә ачык күренә.

Мәкальләр

Ялкаулык хурлык – тырышлык зурлык.

Эшләмәгән ашамый.

Яхшылык җирдә ятмас.

Иптәшең үзеннән яхшы булсын.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.

Кешегә кое казысаң, узен төшәрсең.

Агач беленә җимешеннән,

Адәм кыланмышыннан.

Кечегэ шәфкать ит,

Олыга хөрмәт ит.

Теле барның, иле бар.


Тәрбияче:

  • Балалар, менә бүген без сезнең белән күпме мәкальләрне искә төшердек. Тәртипле булып үсү өчен нәрсәләр кирәген белдек. Сез үзегез яхшы эшләр башкаргач сезгә рәхәт буламы, сез сөенәсезме? Ә менә Резедә безнең сөенеч турында матур шигырь белә. Әйдәгез аны тыңлап китик.


Егылганда иптәшемә сузсам кулны,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Я берсе мине сөеп, рәхмәт дисә,

Кызы кебек якын итеп, кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм.

Әнкәемне матур сүзләр белән сөендерсәм,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Ә ул мине сөя-сөя, кызым дисә,

Битләремә аның олы кулы тисә,

И сөенәм, и сөенәм.

Тәрбияче:

  • Хәзер без сезнең белән уйнап алабыз. Әйдәгез зур матур түгәрәк ясап басыйк. Мин сезгә шигырьдән өзекләр укырмын, ә сез яхшы сыйфат булса, кул чабарсыз, начар сыйфат булса – тыпырдарсыз.


Һәр көн иртән балалар

Бит-кулларын юалар!


Борыннарын, колакларын,

Тешләрен чистарталар!


Уенчыкларын алар

Җыярга яратмыйлар.


Һәм шулай ук, мендәрдә,

Бик оста сикерәләр.


Әниләре белән алар

Әкиятләр укыйлар.


Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар!


Елыйлар, киреләнәләр,

Юкка да сугышалар.


Әниләрне тыңлыйлар,

Олыларны зурлыйлар.

Уен “Ярый, ярамый”. (экраннан рәсемнәр карап, нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны смайликлар белән аңлату)

  • Балалар, сез үзегез нинди яхшы эшләр башкара аласыз?

(әти-әниләргә, әби-бабайларга булыша алабыз, дусларыбызга ярдәм итәбез, йорт хайваннарын караша алабыз һ.б.)

  • Балалар, без сәяхәтебезнең соңгы тукталышына килеп җиттек. Ул “Яхшылык” дип атала. Карагыз эле, балалар, безгә таба әби белән бабай килә. Әйдәгез аларга сүз бирик әле, алар фикеренчә, яхшылык һәм начарлык нәрсә микән?

(Балалар исәнләшәләр, әби мөнәҗәт әйтә, бабай сугыш турында сөйли)

- Күргәнебезчә, балалар, җирдә яхшылыклар начарлыктан күбрәк икән. Яхшы булу ул һәрберебезнең узеннән тора. Сез дә гел шулай акыллы, тәртипле, инсафлы балалар булыгыз. Бүгенге сәяхәт барыбызга да файдалы булды дип уйлыйм. Хәзер, бераз гына ял итеп, әби белән бабайның яшьлеген искә төшереп, җырлы-биюле уен уйнап алыйк.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Н?рс? ул яхшы – н?рс? ул начар

Автор: Усманова Насима Габдулхаевна

Дата: 04.10.2015

Номер свидетельства: 236053


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства