kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

«Көз » ( 5 яшьлек балалар өчен комплекслы шөгыль үрнәге)

Нажмите, чтобы узнать подробности

«Көз » темасына 5 яшьлек балалар өчен  комплекслы шөгыль  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
««Көз » ( 5 яшьлек балалар өчен комплекслы шөгыль үрнәге)»


Конспект «Көз » ( 5 яшьлек балалар өчен комплекслы шөгыль үрнәге)



Максат: балаларга көз турында гомүми мәгълүмәт бирү.

Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү. 

Үстерү бурычы: сөйләм телен үстерү эшен дәвам итү; буяулар белән эшләгәндә пөхтәлеккә ирешү.

Белем бирү бурычы: монологик һәм диалогик сөйләмнең гади төрләренә өйрәнү; сүзле уеннардан киң файдалану, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру.

Белем бирү өлкәләре: коммуникация, танып белү, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау:  төрле агач рәсемнәре ( каен, өрәңге, усак,имән,миләш), көзге агач яфраклары.

Кулланылган әдәбият: “Туган телдә сөйләшәбез” (методик әсбап),

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева “Үстерелешле уеннар”.

Л.Г. Гыйләҗева “Татар телендә сөйләм үстерү”.

 Эшчәнлек барышы:

Табышмак һәм сорауларга җавапларын әйтергә кушу.

Тәрбияче:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? / Г.Тукай/

Балалар: - Көз.

Тәрбияче:

- Балалар, нинди көз айларын беләсез?

Балалар:

- Сентябрь, октябрь,ноябрь

Тәрбияче:

-Бик дөрес, булдырдыгыз.

1 бала:

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде....

2 бала:

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.(К. Нәҗми).

Тәрбияче: Балалар, нинди көз билгеләрен беләсез?

( Балалар көз билгеләрен саныйлар)

Тәрбияче:

  • Көз көне җил исә, яфраклар коела, яңгырлар ява, уңыш җыела һ.б.

  • Ә хэзер без сезнең бер уен уйнап алырбыз. Ул “ Күңелле туп” дип атала.

Бу көзге тылсымлы туп,

Сезнең кулларга сикерер.

Җөмләнең башын әйтер,

Калганын әйтеп бетер.

Дөрес җавапка яфраклар бүләк итәрмен.

  • Көз көне яфраклар нишли? (Көз көне яфраклар коела...)

  • Көз көне яңгыр нишли? (Көз көне яңгыр еш ява...)

  • Көз көне кошлар нишли? (Көз көне кошлар җылы якка очалар...)

  • Көз көне агачлар нишли? (Көз көне агачлар яфракларын коялар...)

  • Хайваннар көз көне нишли? (Хайваннар көз көне кышка әзерләнә...)


Уен «Көзге яфраклар».

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, бу көзге яфраклар белән уйнап алыйк.

Җил көчәя,җил исә, (баш очында яфракларны селкетәләр)

Яфракларны селкетә.

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары- матур яфраклар

Качтым яфрак астына, (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар)

Карап алдым чак кына. (карап алалар)

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары- матур яфраклар (карап алалар)

Яфракларны бирмибез (яфракларны артка яшерәләр)

Кирәк булырлар дибез.

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары- матур яфраклар.

( Балалар белән төрле агач яфракларын тиешле агачы янына кую: каен яфрагын каен агачы рәсеменә, усакны , усак агачына һ.б.)

Тәрбияче:

  • Ә хәзер, без сезнең белән, көзге яфракларны төшерербез. Моның өчен безгә бер яфрак кирәк була. Һәрберегез үзегезгә ошаган яфракны сайлап ала, аны ак кәгазь өстендә көзге яфрак төсенә буйый, яфракны буялган ягы белән альбом битенә тошерә.

Балалар эшеннән күргәзмә ясала.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
«Көз » ( 5 яшьлек балалар өчен комплекслы шөгыль үрнәге)

Автор: Гимадиева Фания Махмутовна

Дата: 25.09.2019

Номер свидетельства: 520937


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства