“Юлда булсан, бул ?лгер, юл кагыйд?сен син бел!”
3-4 яшьлек балалар ?чен
Максат: урам бел?н танышу; транспортлар х?р?к?тен к?з?т?; светофорны к?з?т?, т?сл?рен ачыклау; урам аша чыгучылар бел?н танышу; урамда ?зе?не тота бел?.
Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по ПДД “Юлда булса?, бул ?лгер, юл кагыйд?сен син бел!”»
“Юлда булсан, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”
3-4 яшьлек балалар өчен
Максат: урам белән танышу; транспортлар хәрәкәтен күзәтү; светофорны күзәтү, төсләрен ачыклау; урам аша чыгучылар белән танышу; урамда үзеңне тота белү.
Шөгыль барышы.
Урамга чыгар алдыннан урам төшерелгән картина карала. Балаларның белемнәре тикшерелә. Урамга чыккач нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеге ачыклана.
1 нче бала:
Юлны аркылы чыкканда
Карыймын уңга, сулга.
Күрсәм якында машина,
Ашыгып басмыйм юлга.
2нче бала:
Светофорлы юлларда
Миңа юлдаш төс-яшел,
Кызылга аяк атламыйм,
Ялтыраса да яшен.
Знче бала:
Сары төс кайчак алдата,
Аның сүнгәнен көтәм.
Артыннан яшел кабынса,
Ашыкмыйм, кыю үтәм.
4нче бала:
Юкка гына әйтмәгәннәр:
“Ашыккан ашка пешкән”.
Юл тәртип ярата, диләр, -
Шуны чыгармыйм истән.
- Балалар, карагыз әле тирә-ягыгызга, күпме өйләр бар бу урамда. Менә биек ак өйдә кемнәр яши? Әйе, бик күп кешеләр яши. Ә менә мондарак нәрсә? Монысы почта булыр. Почтада гәзит-журналлар, хатлар өләшәләр, монда нәрсәләр тезелеп киткән? Әйе, бик дөрес, зур-зур матур кибетләр.
Менә моннан, балалар, нәрсәләр йөри? Күп-күп машиналар төрле якка узып кына торалар.Транспорт кара-каршы килгәндә бер-берсенә бәрелешмәс өчен юллар киң итеп ясалган, ә иң мөһиме светофор куелган.
Тәрбияче укый:
Урамнарны күзәтеп, узганнарны кисәтеп,
Чатта тора светофор, сакта тора светофор.
Янып тора өч күзе, күреп тора ич безне,
Әйтеп тора өч сүзне:
-Кузгалма! -ди кызыл күз.
-Сабыр! -дия сары күз.
-Ярый! -дия яшел күз.
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз.
Балалар белән бергә:
-Кузгалма! – ди кызыл сүз.
-Сабыр! -дия сары сүз.
-Ярый! -дия яшел сүз.
(“Светофорның өч сүзе” Ш. Галиев сүзләре.)
Хәзер инде нинди машиналар үтүен күзәтик. Монысы автобус. Анда кешеләрне ташыйлар.(Йөртәләр) Ә болары җиңел машиналар. Алар бик күп һәм бик кызу хәрәкәт итәләр. Тагын төрле-төрле йөк ташучы машиналар бихисап. Без йөри торган юл тротуар була. Тротуар – ул җәяүлеләр йөри торган юл. Димәк, без, җәяүлеләр булабыз инде. Урамда йөргәндә бик тыныч, кешеләргә комачауламыйча йөрергә кирәк.
Әйдәгез, хәзер юлны чыгучыларны күзәтик әле. Светофорның нинди төсе янгач юл ачык. Карыйк әле, кешеләр юл кагыйдәләрен бозмыйлармы? Без хәзер кайтыр юлга чыгабыз. Без нинди юлдан кайтырга тиеш? Дөрес, тротуардан.
Кайтканда берничә оешманы (предприятие), тукталышта торган транспортларны күзәтеп китәргә була. Группага кайткач, рәсемнәр буенча, алган белемнәр тикшерелә.