kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“ӘКИЯТ АЛАНЫНДА” темасына ачык шөгыль конспекты

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Әкият аланында" ачык шөгыль конспекты

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“ӘКИЯТ АЛАНЫНДА” темасына ачык шөгыль конспекты»


ӘКИЯТ АЛАНЫНДА” темасына ачык шөгыль конспекты


Максат: “Йомры икмәк” әкиятенә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятнең эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү

Белем бирү бурычлары: әкиятне табышмак буенча танып белү; әкият исемен истә калдыру; геометрик фигура һәм төсләрне танып белүне ныгыту

Үстерү бурычлары: сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чуклары мускуллары хәрәкәтен үстерү, чагыштырырга һәм нәтиҗәләр ясарга өрәтү; таныш әкияттәге персонажларны, геометрик фигураларны һәм төсләрне ныгыту; тәҗрибә һәм эксперимент эшчәнлеген куллану.

Тәрбия бирү бурычлары: әкияткә кызыксыну тәрбияләү; балаларда миһербанлык, дуслык хисләре тәрбяләү.

Җиһазлау һәм материаллар: фланелеграф, әби, бабай рәсеме, йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке; уенчыклар; геометрик фигуралар, сандык, 3 ачкыч, 2 тартма, магнит.

Эшчәнлек барышы:

  • Исәнмесез, балалар. Әйдәгез түгәрәк ясап басыйк, минем арттан шушы сүзләрне кабатлыйк: “Кулларга кул тотындык, бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга, рәхәт булды дусларга”

Балалар, хәлләрегез ничек? Мин әкиятләр яратам. Ә сез яратасызмы? Хәзер мин әкиятләр китабын алам һәм без сезнең белән бергә әкият укырбыз. Китап югалган. Балалар сез өстәлдәге китапны күрмәдегезме? (Юк).

Убырлы карчык тавышы: “Ха-Ха-Ха. Китабыгызны мин алдым һәм сандыкка яшердем. Ләкин сандыкны бикләдем. Сезгә аны ачар өчен өч ачкыч табарга кирәк булачак, шуларның берсе генә килешә. Ачкычларны табар өчен биремнәр үтәргә кирәк булачак”.

  • Балалар, димәк безгә сандыкны эзләп табарга кирәк. Аның өчен безгә әкиятләр иленә барырга кирәк. Ә без анда ничек бара алабыз? (балалр җаваплары). Минем тылсымлы көзге бар, әйдәгез шуның аша әкият иленә күчик. Ләкин көзге аша чыкканда, үзегез белгән әкиятне әйтергә кирәк булачак.

  • (“Шалкан” әкияте, “Йомры икмәк”,”Чуар тавык”,” Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, “Теремкәй”)

  • Булдырдыгыз, балалар. Афәрин.Сез бик күп әкиятләр беләсез икән.

  • Менә безнең беренче бирем. Башта табышмакка җавап бирергә кирәк?

Амбар төбеннән себерелгән

Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән

Тәрәз төбендә суытылган.

  • Бу нәрсә булыр икән балалар? (Йомры икмәк). Дөрес, балалар. Бу йомры икмәк. Хәзер безгә өстәлдәге предметлар арасыннан “Йомры икмәк” әкиятенә кагылышлы предметларны сайлап алып тартмага салырга кирәк. Ләкин игътибарлы булыгыз. Өстәлдә предметлар күп.

  • Булдырдыгыз, балалар. Барсын да дөрес эшләдегез. Беренче ачкычны таптык. Предметлар астыннан ачкыч табыла.

  • Әйдәгез, алга таба барабыз. Балалар, карагыз әле, монда күрсәткеч тора. Нәрсә язылганны укыйк әле.

Алга барсагыз бер ни дә тапмассыз, сулга барсагыз, урманга эләгерсез, уңга барсагыз, ачкыч табарсыз”

  • Балалар, ачкыч табар өчен безгә кайда барырга кирәк? (Уңга) Әйдәгез, уңга барыйк.

  • Килеп җиттек, балалар. Монда безне икенче бирем көтә. Конвертта геометрик фигуралар. Ләкин биремне эшли башлаганчы, “Йомры икмәк” әкиятен искә төшерик әле. Башта Әби белән Бабай яшәгәннәр. Нинди фигура Әби белән Бабайга охшаган? (Смайликлар). Дөрес, башта аларны куябыз. Аннары Әби Йомры икмәк пешергән. Нинди төстәге фигура Йомры икмәкне хәтерләтә? (Сары түгәрәк). Дөрес, куябыз. Аннары Йомры икмәк өйдән тәгәрәп чыгып китә Һәм юлында кемне очрата? (Куянны). Дөрес, нинди төстәге фигура Куянга охшаган? (Соры түгәрәк). Дәрес, куябыз соры түгәрәкне. Алга таба Йомры икмәк кемне очрата? (Бүрене). Ә нинди төәстәге фигура Бүрене хүтерләтә? (Соры турыпочмаклык). Дөрес, куябыз. Аннары кемне очрата?(Аю) Нинди төстәге фигура Аюны хәтерләтә? (Көрән квадрат). Дөрес, куябыз. Алга таба кемне очрата?(Төлкене). Төлке нинди фигурага охшаган? (Кызгылт сары овал). Дөрес, булдырдыгыз балалар. Икенче ачкыч табылды. Өстәлдәге конвертлар астыннан.

  • Әйдәгез, алга таба барабыз. Менә өченче бирем. Тартмада ачкыч ята. Аны алырга кирәк, ләкин кул белән тотарга ярамый. Ничек алып була, уйлап карыйк әле. (Тартманы әйләндереп, әйбергә эләктереп ...).

  • Балалар, тартма кырыенда магнит бар икән, аның белән алып карыйбызмы. Афәрин, алдың. Менә без эзләгән сандык та монда икән. Сандыкны ачканчы, бармакларга гимнастика ясап алыйк әле.

Ишектә йозак тора

Кем аны ача ала?

Бордык, тарттык, шакыдык

Һәм ачтык.

  • Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк. Кайсы ачкыч килешер икән? Ачылды, ә анда безнең әкият китабы. Таптык балалар. Барлык биремнәрне үтәдегез, афәрин. Хәзер безгә үзебезнең балалар бакчасына кайтырга кирәк. Аның өчен тылсымлы сүзләр кабатларбыз: “Бер, ике, өч түгәрәккә без бастык, әкият иле белән саубуллашып, (кулга кул тотынышу) бакчага кайттык”.

  • Кайттык, балалар. Бүгенге сәяхәттә сезгә нәрсәләр ошады, нәрсәләр истә калды? Афәрин, балалар. Рәхмәт сезгә. Чыннан да, сез әкиятләр яратасыз икән. Шуның өчен мин сезгә әкиятләр турында буягычлар бүләк итәм.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Дошкольникам

Скачать
“ӘКИЯТ АЛАНЫНДА” темасына ачык шөгыль конспекты

Автор: Фазлеева Айгуль Айратовна

Дата: 30.01.2026

Номер свидетельства: 681365


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства