kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Йорт хайваннары. Мәчегә йомгак әвәләү"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Беренче кечкенәләр төркемендә әвәләү дәресе.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Йорт хайваннары. Мәчегә йомгак әвәләү"»



















Йорт хайваннары. Мәчегә йомгак әвәләү”

темасы буенча ачык дәрес.

(беренче кечкенәләр төркеме)













Тәрбияче:

Абдуллина Гүзәлия И.







Тема: “Йорт хайваннары. Мәчегә йомгак әвәләү”.

Бурычлар: танып белү, әвәләү.

  1. балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

  2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

  3. мәче баласына йомгак әвәләү;

  4. йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.


Сөйләм телен үстерү.

  1. сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру,тәрбияченең сорауларына җавап бирү;

  2. мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;

  3. башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.


Сәламәтлек.

  1. төз утырырга, төз басып торырга күнектерү;

  2. физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту;


Сүзлек өстендә эш: бозау, бәрән, колын, көчек.

Индивидуаль эш: Нуриев Ислам белән тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау.

Җиһазлар: тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, эт, мәче, бозау, бәрән, колын, көчек; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

Т: Балалар, бу безнең ишегалды. Ишегалдында нәрсәләр бар? Әйдәгез әле, аларны карыйк. Азалия, бу нәрсә?

Б: бозау. ( балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар)

Т: Балалар, бу хайваннар әниләрен югалтканнар икән. Алар әниләренә әйтмичә генә урамга чыгып киткәннәр. Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы?

Б: юк.

Т: Әйе, әниләргә әйтмичә, бер җиргә дә китәргә ярамый. Менә хәзер бозау, бәрән, колын, көчек елыйлар да елыйлар. Әйдәгез, аларга әниләрен табарга булышыйк әле. Булышабызмы?

Б: әйе.

Т:Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның әниләрен эзләп карыйк әле, бәлки табылырлар. Игътибар белән тактага карагыз әле. Нинди тәрәзәләр икән монда, анда кемнәр яшеренгән икән? Беренче тәрәзәне ачып карыйк әле. Балалар, бу нәрсә?

Б: сыер.

Т: бозау, син әниеңне ничек чакырасың?

Б: “Му-му-му!”

Т: Булдырдыгыз! Балалар, сыер безгә нәрсә бирә? Кайсыгыз белә?

Б: сөт

Т: әйе, сөт бирә. Ә сез сөт яратасызмы?

Б: балаларның җаваплары.

Т: Сөт бик файдалы. Аны эчсәгез, тешләрегез нык була.

-Балалар, бу нәрсә?

Б: сарык.

Т: Ә сарык нәрсәнең әнисе сон?

Б: бәрәннең әнисе.

Т: бәрән әнисен ничек чакыра?

Б: “бә-бә-бә”.

Т: балалар, ә сарык безгә нәрсә бирә икән? Кайсыгыз әйтеп карый?

Б: балаларның җаваплары.

Т: Әйе, балалар, бик дөрес. Җылы оеклар, бияләйләр кияр өчен сарык безгә йон бирә икән.

-Монда тагын нәрсә бар?

Т: әйе, ә ат кайда икән соң? Ул ничек кычкыра икән, балалар?

Б: “Ми-һа-һай”

Т: балалар, әйдәгез, бу тәрәзәне ачып карыйк. Анда нәрсә икән?

Б: эт

Т: бик дөрес. Ә эт безгә ничек ярдәм итә икән соң? Ул безнең йортыбызны саклый.

Т: Бозау, бәрән, колын, көчек, бүтән әниләрегезне югалтмагыз, сораусыз беркая да бармагыз. Әниләрегезне һәрвакыт тыңлагыз! Балалар, эт, сарык, сыер, ат һәм бозау, бәрән, колын, көчек сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз.

Т: ардыгызмы? Әйдәгез, ял итеп алыйк.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка,

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.


Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.


Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азра кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

Т: балалар, игътибар белән карыйк әле, әнисен тапмаган тагын бер хайваныбыз калган бит. Бу нәрсә икән?

Б: песи.

Т: бик дөрес. Бу мәче баласы елый, әнисен тапмаганга бик борчыла. Балалар, ә сез беләсезме, алар нәрсә белән уйнарга ярата?

Б: балаларның җаваплары.

Т: мәче баласы йомгак белән уйнарга ярата икән. Әйдәгез, аның күңеле булсын өчен, без аңа йомгаклар бүләк итик әле. Балалар, ә йомгак нинди формада икән, әйтеп карагыз әле.

Б: түгәрәк.

Т: мин пластилиннан түгәрәк әвәләдем. Аңа минеке генә аз. Әйдәгез, сез дә ясагыз.

(пластилиннан йомгак әвәләү)

Т: Молодцы, балалар! Бик матур йомгаклар килеп чыкты. Мин мәче баласына ничә йомгак әвәләдем?

Б: берне.

Т: Ә сезнеке белән никадәр булды?

Б: күп.

Т: Афәрин, балалар! Сез бүген мине шатландырдыгыз. Хайваннарга әниләрен табарга булыштыгыз. Мәче баласына йомгаклар бүләк иттегез. Ул бик шат. Сезгә дә шатлык-сөенечләр тели.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Йорт хайваннары. Мәчегә йомгак әвәләү"

Автор: Абдуллина Гузалия Идиятулловна

Дата: 06.01.2019

Номер свидетельства: 493986


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства